Ф.Б.Канюкаев дин кардәшләребезне Рамазан ае белән котлады

КатегорияКотлаулар, Өлкә татарлары, Өлкәбездәге дин, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Һәркемгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

 

Фикерләр

  1. Назирэ

    Зур рэхмэт! Рамазан котлы булсын.

Фикер калдыру