Фестивале булгач, киносы да булсын иде…

КатегорияТатарлар турында
Автор Администрация сайта

IX Казан халыкара мөселман кинофестиваленә Татарстаннан барлыгы 20 гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан кинопроект конкурсында бары тик алтысы гына катнашачак.

”Конец игры” – кыска метражлы нәфис фильм, “В центре внимания – человек” тулы метражлы документаль фильм һәм анимация: “Шүрәле”, “Арбуз”, “Туган як әкиятләре”, “Мактанчык чыпчык” әсәрләре иң яхшы мөселман тасмалары номинацияләре өчен көрәшәчәк.

Татарстан режиссерларының хезмәтләре аз булуы кәефне кырса да, фестивальдә Рудольф Нуриев кебек шәхесләребез игътибарга алынуы сөендерде. Бөек балет биючесенең 75 еллыгы хөрмәтенә аерым программа каралган. 6 сентябрь көнне “Мир” кинотеатрында истәлекле очрашу көтелә. Анда биючене якыннан күреп белгән Илзе Лиепа, Тамара Сташевская киләчәк. Нуриевның Санкт-Петербург музейларында сакланучы шәхси әйберләреннән торган күргәзмә дә эшлиячәк. Ә Мария театры артистлары исә концерт программасы тәкъдим итәргә җыена. Р.Нуриев иҗатын һәм тормышын чагылдырган ике документаль фильм да (аның берсе Татарстанныкы) дөньякүләм танылу яулаган татар егетенә дан җырлар дип көтелә. Нуриев әнисенең туган ягы булган Әлки районының Базарлы Матак авылында да биючегә багышланган чаралар оештырыла.

Бүген Хөкүмәт йортында узган брифинг вакытында Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белдергәнчә, башкалабыз Казанда тугызынчы тапкыр оештырылып килүче мөселман киносы фестиваленең абруе елдан ел арта. Кинопроектта катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны да сизелерлек үсә. Хәтта кызыл келәмннән бушлай гына атларга теләк белдергән кино әһелләре дә бар икән. Елдагыча Голливуд йолдызларының килүе көтелсә дә, әлеге дөньякүләм танылган йолдызлар исемлеге аталмады. Шулай да Россиянең атаклы артистлары: Владимир Меньшов, Валентина Толызина, Александр Панкратов, Дмитрий Дюжев һ.б. кинофестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашыр дип көтелә.

“Мәдәниятләр багланышы аша – мәдәни аралашуга!” шигаре астында узучы проектның бюджетына килгәндә, ул алдагы еллардан әлләни аерылмый, ди Гүзәл ханым. “Җәмгысе 15 миллионны тәшкил итә. Биредә Татарстан Президенты гранты, мәдәният министрлыгы бюджетыннан каралган һәм спонсорлар акчасы да керә”, – диде ул.

Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары, гадәттәгечә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Конкурс программасына кертелгән фильмнар “Родина” кинотеатрында тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез, форум конкурсына барлыгы 50 фильм узды. Шуларның 20се нәфис, 20се документаль, 10сы анимация жанрында. Мәртәбәле жюри төркемендә халык шагыйре Разил Вәлиев та бар.

Башка еллардан аермалы буларак, фестиваль барышында паралель программалар тәкъдим ителә. Конкурска кермәгән фильмнарны “Мир”, “Сувар Плаза”, “Киномакс” кинотеатрларында һәм Халыклар Дуслыгы йортында тамаша кылырга мөмкин булачак.

Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

Фикер калдыру