Финляндия татарлары оешманың яңа рәисен сайлады

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Финляндиядәге татар оешмасына яңа рәис сайланды. Озак еллар аның рәисе булып торган Окан Дахер әлеге вазифадан китте.

Финляндия “Ислам” җәмгыяте мөтәвәли хәятенең яңа рәисе итеп татарлар Атик Алины сайлап куйган. Атик Али – юрист, Финляндиядә шактый абруйлы кеше. Атик Алиның әтисе Абдуллаһ Али да 1982-1988 елларда мәхәллә рәисе булып торган. Ул узган елда вафат булды.

​​Шулай итеп, шактый озак ел эшләгәннән соң Окан Даһер әлеге вазифаны бушатты. Яңа рәисне сайлауда оешмага кергән барлык татарлар да катнашкан. Анда оешманың тулысынча яңа башкармасы сайланган.

Бүгенге көндә Финляндиядә 800ләп татар яши. Аларның Һелсинкида биш катлы биналары бар. Анда мәдәни үзәк, намаз уку бүлмәсе, спорт клубы, якшәмбе мәктәбе, китапханә бар.

“Азатлык”.

Фикер калдыру