Фитыр сәдакасын кемгә бирергә?

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен, ай ахырында фитыр сәдакасы бирелә. Сәдака фәкыйрьләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, яшәү өчен акчасыз калган юлчыларга – мосафирларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һәм башкаларга бирелә.
Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) әйтте: Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын һәрбер ир-ат, хатын-кыз, гомумән, өлкән һәм кече яшьтәге барча мөселманнарга фарыз кылды. Гаилә башлыгы үзе һәм гаиләсендә булган барча балалары, хатыны өчен бирергә тиешле. Әгәр балалары үсеп, акча эшли башлаган яки аерым яши икән, фитыр сәдакасын алар үзләре өчен үзләре бирә.
Фитыр сәдакасын гаеткә бер-ике көн кала бирергә мөмкин. Тик гает намазыннан да кичектерергә ярамый. “Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату өчен фарыз кылды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем гаеттән соңга калдыра, гади сәдакалардан китә”, дип фәтва бирә хәзрәтләребез.
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белдергәнчә, фитыр сәдакасын авыл имамнарына, мәдрәсләрдә укучы шәкертләргә бирү дә бик саваплы булыр иде.

Фитыр сәдакасының күләме гамәлдәге азык-төлек бәясеннән чыгып, бер «саг» микъдарында бирелә. Мәсәлән: дөге, он, карабодай, борчак, тары, шикәр, йөзем һ.б. «Саг» ул – билгеле бер күләмле савыт. Бер «саг» зур куллы кешенең дүрт куш учына тора. Бу, чама белән, 2,4 килограмм яки өч литр тирәсе була.

Әбү Хәнифә мәзһәбендә фитыр сәдакасын акчалата бирү дә рөхсәт ителә. Татарстан мөфтияте акчалата фитыр күләмен 50 сумнан алып 300 сумга кадәр билгеләде, ягъни һәр кеше, үз мөмкинлегеннән чыгып, 50 сумнан яки аннан күбрәк күләмдә бирә ала. Шунысы да бар: фитыр сәдакасын ризыклата бирү хәерлерәк, ди дин белгечләре.

intertat.ru

Фикер калдыру