” Гаиләдә атаны зурлаган хатынның балалары акыллы була”

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Мине һәрвакыт халык арасында зур абруй казанган кешеләр сокландыра. Андыйлар белән башкалар санлаша, алардан үрнәк алалар, киңәш сорыйлар, хөрмәт итәләр. Ә иң мөһиме – мондый кешеләрнең, гадәттә, балалары да тәртипле була.

Гали авылында туып-үскән Габделхәй углы Габделхәмит Асылгәрәевка шундый сүзләр туры килә.

Туган авылында 36 ел буена участок милиционеры булып эшләгән подполковник званиесендәге Габделхәмит турында үз эшен җанын-тәнен биреп башкара, диләр. Бик тә сирәк кешеләр генә бер урында шулкадәр озак эшлиләр. Бигрәк тә шушындый авыр хезмәттә.

Озак эшләү – бер нәрсә, ә менә үз хезмәтен лаеклы башкару – бу инде икеләтә мактауга лаек. Габделхәмит әфәнде – шундый уңышларга ирешкән кеше. Асылгәрәевлар – полиция династиясе.

Габделхәмит әфәнденең өч улы да, әтиләре эзеннән китеп, шушы хезмәтне сайлап алганнар.

Асылгәрәевлар гаиләсеннән дүрт кеше иртән полиция хезмәтен башкарырга чыгып китә! 

Олы углы Ринат 35 яшендә, подполковник званиесендә Похвистнево районының эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт итә. Ул Самарда милиция мәктәбен, аннары, читтән торып, Чебоксар шәһәренең дәүләт университетында юридик факультет тәмамлаган.

Икенче углы – 31 яшьлек Илфат шулай ук Похвистнево районында, әтисе кебек, участокның полиция хезмәткәре, капитан званиесендә.

Кече углы Наилгә 22 яшь. Ул районда патруль-пост хезмәтен башкаручы сержант. Илфат белән Наил дә Самарда югары юридик белем алганнар.

1954 елда туган Габделхәмит мәктәпне тәмамлагач, армиягә алына. Минск шәһәрендә милиция батальонында ике ел хезмәт итеп кайткач, читтән торып, Самарда автомеханик һөнәрен үзләштерә, колхозга машина йөртүче булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта партиягә дә керә.

Гали авылының участок милиционеры урыны бушагач, парторг бу вазифаны егеткә тәкъдим итә. Армия сафларында хезмәт иткән чагында Асылгәрәевның командованиесе аның турында колхозга мактау хатлары җибәргән була. Шушы уңышларын, Габделхәмитнең башка уңай сыйфатларын күргән парторг нәкъ бу егеткә шундый вазыйфалы йөкне ышандырырга мөмкин, дигән карарга килә, күрәсең.

Шулай 24 яшьлек Габделхәмит үзенең хезмәтенә керешә. Шул көннән бирле инде күпме сулар аккан. Тик ул читтән карап торганда гына җиңел, ә шушы дәвердә аңа күпме тырышлык, күпме көч-куәт кирәккән, ничәмә тапкырлар үлем куркынычы белән күзгә-күз очрашырга туры килгән!

Милиция эше – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Көнгә-төнгә карамыйча, теләсә нинди җинаять – янгын, гаиләдә гауга чыкса да, урлашу, үтереш булса да, участок милиционеры кирәк.

Авыр булуына карамастан, Асылгәрәев үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Шушы дәвер эчендә аңа шәһәр җирләрендә башка төрле лаеклы вазифалар тәкъдим ителә. Тик туган авылында үз халкына хезмәт итүдән ямь-тәм тапкан Габделхәмит әфәнде берсенә дә ризалашмый.

Аның карамагына Похвистнево районының төрле авылларыннан торган төньяк участогы керә. Ә үзәкләре Гали авылында. Габелхәмит Асылгәрәев биредә җинаятьчелекне киметер өчен, көчен аямыйча эшли. Шундый хезмәтнең нәтиҗәсендә ел эчендә  хәтта бер генә җинаять тә кылынмаган вакытлар еш була.

-          Әлбәттә, монда үзең генә уңышка ирешә алмыйсың. Халыкның да ярдәме, аның сиңа ышанычы кирәк. Һәм, шөкер, кешеләр мине һәрвакыт ихтирам итеп, хуплап тордылар, рәхмәт яугыры, – ди әңгәмәдәшем.

Соңгы 24 ел эчендә Гали авылы мәктәбе укучылары арасында җинаять юлына баскан бер генә бала да булмаганы турында да горурланып сөйли Габделхәмит абый. Аның сүзләренчә, монда укытучылар коллективының, ата-аналарның, дини тәрбиянең роле зур.

Әйе, хәзерге вакытта кайберәүләр полициягә зур ышаныч белдермиләр. Тик анда Габделхәмит Асылгәрәев кебек кешеләр хезмәт иткәндә бу фикер белән килешеп булмый.

-          Җинаятьчеләр арасында төрлеләре була бит. Аларны тоттым да, хөкемлеккә тапшырып, котылдым һәм минем бурычым шуның белән тәмам, дип эшләү минем өчен түгел. Мин җинаять кылучының ата-аналары, әби-бабайлары нинди булганнарына, бу кешенең тормышындагы, хезмәтендәге казанышларына карыйм. Кыскача, шәхеснең уңай сыйфатларын игътибарга алам.

Әйтик, бер тапкыр ялгышканга гомерлеккә “җинаятьче” исемен тагарга ярамый бит инде. Мондый кешеләр белән мин тәрбия әңгәмәләре үткәрәм һәм җәзаның да тиешлесен бирәм.

Кызганыч, хәзерге заманда, коммунизм вакытындагы кебек, җәмәгатьчелек тәрбиясе юк. Элек “Иптәшләр суды”, “Хатын-кызлар советы” дигән оешмалар бар иде. Бүген идеология дигән нәрсә юк. Ә бу мондый эшләрдә зур роль уйнар иде, – дип уртаклашты Габделхәмит әфәнде.

Районыгызда нинди җинаятьләр ешрак очрый? – ди сорадым мин аңардан.

Элгәрерәк чуваш авылларында үтерешләр еш очрый иде. Ә Галидә соңгы 20 елда бер генә үтереш булды, анысы да читтән килеп урнашкан кешеләр арасында. Урлашу күбрәк.

Әфьюнчылар (наркоман) бармы? 

Шөкер, бездә андый нәрсә юк дияргә була. Милициягә урнашкач, районыбызда наркотикларны булдырмау – мөһим бурычларымнан булды. Бер-ике әфьюнчы бар. Алары да шәһәрдән килеп урнашучылар.

Лаеклы хезмәте өчен Габделхәмит абый күп Мактаунамәләр, медальләр белән бүләкләнгән. Ә исемле (именной) пистолет – аның өчен иң газизе. Россиянең эчке эшләр министры тарафыннан бирелгән мондый бүләк күп еллар милициядә хезмәт итеп, югары казанышларга ирешкән сирәк кешеләргә генә татый. Габделхәмит әфәнде сүзләренчә, исемле пистолет – ул һәр офицерның күңел түрендәге хыялы.

Милләттәшебез белән сөйләшкәндә аның лаеклы милиция хезмәткәре булуыннан тыш, улларын тәрбияләүгә нинди әһәмият бирүе дә сокландыра.

- Балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Ата-ана үзләре лаеклы булса, моны нарасыйлары күреп үсә. Шуңа күрә иң мөһиме – үз-үзеңә таләпчән булу.

Әлбәттә, монда хатын-кызның да роле зурдан. Әгәр ул гаиләдә ата кешене югарыга куя икән, балалары акыллы була. Мәсәлән, шуны күзәткәнем бар. Хатын-кыз хәтта эчүче ирен дә санга санаган гаиләләрдә тәртипле балалар үсә.

Шөкер, улларыбыз яхшы, әти-әни хакын беләләр, олыларны хөрмәт итәләр. Без һәрвакыт бергә, аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Киңәшләребезгә “колак салалар”.  Хәләл җефетем Халисәгә балаларыбызга дөрес тәрбия бирергә ярдәм иткәне өчен мин бик рәхмәтлемен. Ул гаиләбездә минем, ата кешенең, абруен  һәрвакыт улларына сеңдереп килде.

Хатыныгызның тагын нинди сыйфатларына сокланып яшисез?

Халисә дә Гали авылыннан. Ул миннән бер яшькә кечерәк. Әле мәктәптә укып йөргәндә үк аның тыйнаклыгын ошаттым. Әти-әниләре дә – лаеклы кешеләр. Хәзер, еллар үтә торгач, аның никадәр акыллы булуына шаккатам. Мин бит көне-төне эштә. Хезмәткә төнлә дә торып китәсең, иртән генә кайтып керәсең. Аның сабырлыгына, мине аңлаганына сокланам.

Татар язмышында динебез Исламның роле нинди?

Дин – тормышыбызда иң мөһиме. Шул ук тәрбиядә генә дә аның әһәмияте әйтеп бетергесез. Дини кеше физик яктан да, рухи яктан да сәламәт була.

Сез холкыгыз белән кемгә охшаган?

Әтием Габделхәйгә. Үз-үземә һәм башкаларга таләпчәнлек, тәртип ярату, принципиальлек кебек сыйфатлар аңардан күчкән. Мин дә, әтием дә: “Булса – йөз процентка булсын”, дигән шигарь (девиз) белән  яшибез. Шулай ук аның: “Кешене санга сана, улым”, – дигән сүзләре бер дә исемнән чыкмый.

Әнием Әминәгә дә мин бик рәхмәтле. Ул гаиләбездә безгә әтиебезнең мөһим ролен күрсәтә белде.

Күңелегез тулып, елыйсы килгән чакларыгыз булдымы?

Әйе, әтиемнең: “Рәхмәт, улым, битебезгә бер дә кызыллык китермәдең”, дигәненнән күземә яшьләр килгәне исемдә. Атаңның шундый сүзләре – бу инде тормышта иң мөһим бәя.   Хәзер менә яраткан хезмәтемнән пенсиягә озатканда да күз яшьләрмне тыеп булмастыр, дип уйлыйм.

Нинди дә булса ялгышлыкларыгызга үкенгәнегез бармы?

Иң мөһиме – төзәтә алмаслык ялгышлыклар эшләмәскә кирәк, дип саныйм. Хезмәтем, тормышым белән, гомумән, канәгать мин. Начар яшәмәдем, берникадәр уңышларга ирештем. Халык бит барысын да белеп, күреп тора. Эшемдә бер генә тапкыр да ришвәт (взятка) алмаганым белән горурланам. Вак-төяк ялгышлыклар булды инде ул. Ә менә төзәтә алмаслыкларыннан ерак булдым мин.

Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?

Әгәр әти-әниең синең белән горурланалар икән, бу – зур бәхет. Ә инде үзең дә шушындый лаеклы балалар үстергәнсең икән, бу – икеләтә бәхет. Бернинди байлык та, хезмәт уңышлары да гаиләңне, балаларыңны алмаштыра алмый. Дөньяда безнең максатыбыз – үзебездән соң догалы, тәрбияле балалар калдыру бит.

Хәмит Асылгәрәев белән Миләүшә Газимова серләште

tatarlarsamara.org

Фикер калдыру