Гали чабышкылар көтә

КатегорияБелдерүләр, Ил һәм дөнья татарлары, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Агымдагы елның 14 июлендә Самара өлкәсенең Гали авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты кубогына ат чабышлары уздырылачак. Бәйге Русиянең татар авыллары арасында оештырыла.
Ат чабышлары элек-электән татар авылларында уздырылучы милли бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булган. Бүген мондый бәйгеләр татар авылларының берләшүе, атка карата мәхәббәтне кире кайтару өчен кирәк.
“Атларга игътибар соңгы елларда бик кимеде, татар авылларында да аларның саны азая бара, – ди оештыручыларның берсе – Самара өлкәсе, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Гали авылы эшмәкәре Расих Латыйпов. – Һичьюгы чабышкы атларны булса да саклап калып, яшьләрне компьютер артыннан тартып торгызып атка атландырасы килә”.
Чабышларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Самара өлкәсе, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы, “Русиянең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Похвистнево районы хакимияте оештыра.
Гали авылында чабышларны уздыру өчен ипподром әзер инде. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2012 елның 1 июленә кадәр 89276025428 телефоны буенча кабул ителә.

“tatar-congress.org”. 

Фикер калдыру