Гали яшьләре ничек күңел ачкан?

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Халык арасында “Бәйрәме булганның эше дә бар” дигән әйтем йөри. Безнең Гали авылында хәзер дә бик матур мәдәни чаралар уза, элек тә шулай булган. Еракта калган вакытларда моның ничек булганын белү өчен мин 90га җиткән авылдашларыма мөрәҗәгать иттем.

Башлыча алар аулак өйләргә җыелып ял иткәннәр, кич утырганнар, каз өмәләрендә тырышып эшләгәннәр, кичке уеннарда катнашканнар, сабантуйлар үткәргәннәр.

Кич утырганда кызлар чигү чиккәннәр, шәл, оекбаш, бияләйләр бәйләгәннәр. Алар янына, гармуннарын тотып, егетләр килгән. Тик аулак өйнең сирәк хуҗабикәсе генә аларга өйгә узарга рөхсәт иткән, диләр.

Сабан туе бәйрәменә әзер­лек ел буе барган. Авылның яшь киленнәре бер-берсе бе­лән ярыша-ярыша матур сөл­геләр чиккәннәр. Ә армиягә китәргә тиешле егетләр гармунда уйнап-җырлап Сабан туена сөлгеләр җыеп, бөтен авыл урамнарын иңләп йөргәннәр. Әбиләр, апалар сандыкларында сакланган матур яулык­ла­рын, тукымаларын бүләк ит­кәннәр. Җыелган чиккән сөл­геләр Сабан туенда көрәш батырына, ат ярышларында җи­ңүчеләргә тапшырылган.

Элеккеге елларда безнең авылда армиягә китүче егет­ләргә кызлар бизәкле кулъяулыклар һәм өч бармаклы пер­чаткалар бүләк итә торган булганнар. Кызларның сөйгән ярларына биргән кулъяулыклары аларны хезмәттән көтеп алу вәгъдәсе символы буларак кабул ителгән.

Галидә элек-электән гармунчылар да күп булган. Ике йортның берсендә гармунчы егет яшәгән, диләр. Иң оста гармунчыларның берсе – Шә­рифулла Исхаков. Ул күп еллар авылдашларын моңлы көйләре белән куандырган. Клубларда кичәләр оештырганнар. Мәктәп укытучылары, авыл яшьләре концертлар, спектакльләр куйганнар. Укытучы Ленина апа Латыйпова, Ядкәр абый Гәрәев катнашындагы бер спектакль хәтта өлкә күләмендә беренчелекне алган. Авылның моңлы тавышлы җырчылары да мактап телгә алырлык. Әхмәдулла Сафиуллин, Руфия Морзаханова, Гөлия Латыйпова, Суфия Фазуллина, Нуршат Низаметдинов, Әминә Вакказова һәм башкалар авылның барлык чараларында да катнашып килгәннәр.

КВНнар, “Ягез әле, кызлар!” ярышларын бүген дә сагынып искә алалар олы яшьтәге авылдашларым. Ә 1970 елларда Сөләйман Латыйпов һәм Камил Вәлиев өйләре урынында авыл яшьләре “пятачок”ка җыелганнар. Ә 1 Май бәйрәмен – тау башында, 9 Май көнен атау­да ял итеп үткәргәннәр.

Колхозның алдынгы эшче­ләре өчен түрәләр атауда “Маевка” бәйрәмен үткәргәннәр. “Район җитәкчеләре дә килә, тәбрикләүләр, бүләкләүләр күп була иде. Зур табын корылып, күңелле ял итә идек”, – дип бүген ул елларны искә ала авылыбызның алдынгы сыер савучысы Мәдинә апа Сафина.

Көз җитү белән туйлар вакыты башланган. Алар матур итеп бизәлгән атларда төшкән. Егетләрне армиягә озату йолалары да бик матур узган. Кызлар, чиккән кулъяулыкларын өйләренең түренә элеп куеп, аны егет исән-сау әйләнеп кайтканчы шунда тотканнар.

Менә шулай рәхәтләнеп, матур, тәртипле итеп күңел ач­каннар безнең Гали авылы яшьләре.

Алсу СӘЛИМОВА

Гали авылы, Похвистнево районы.

Бердәмлек

Рәсемдә: Фәһимә МОРТАЗИНА-ЗАРИПОВА пионерлар оеш­масының 60 еллык юбилеена багышланган смотр-конкурста бию башкара.

 

Фикер калдыру