«Галидә үткән бөтенроссия ат чабышы — геополитик юнәлешнең күренеше»

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самар өлкәсенең Гали авылына Русиянең 11 төбәгеннән  100 дән артык  җайдак  җыелды. Биредә татар конгрессы кубогына бөтенрусия татар авыллары арасында ат ярышлары узды. Галидә  мондый күләмле чаралар беренче тапкыр гына үтми. 2 ел элек биредә бөтенрусия татар авыллары Сабан туе башланып китте. Әлеге ат чабышын гади ярыш дип карарга кирәкми. Бу Гали авылының эчке потенциалы һәм, инде кагыйдә буларак, киләсе елларда ул башка төбәктә дәвам итәчәк.

 Галидә татар авыллары арасында бөтенрусия ат чабышын Самар татарлары үзләре оештыруны тәкъдим иткән. Ягъни ярышны уздыру теләген милли оешмалар, авыл эшмәкәрләре үзләре күтәрелеп чыга. «Самарда иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр оештырды. Без барыбыз бергә эшләдек, чөнки тиешле гамәл бу. Ат чабышы — элгәредән килгән гореф-гадәт. Моны халык таләбе дисәң дә була», — дип белдерде Татар заманына ат чабышын оештыручы, Гали эшмәкәре Расыйх Латыйпов. Татарстан, аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы бу идеяны күтәреп чыга. Чабыш татар конгрессы кубогына үтүе бер дә очраклы түгел. Русиягә сибелеп яшәүче милләттәшләребез татар конгрессы аша берләштерү бара. Бу сабан туйлары, имамнар, эшмәкәрләр җыены оештыруда ачык күренә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин: «Без бу чараны гади генә бер чара дип түгел, татар милләтен берләштерү ягыннан геополитик бер юнәлеш дип карарга кирәк», — ди ул.

Ат чабышы – дини тамырларның нык булуында

Гали авылы үзенең динилеге (авылда 3 мәчет) һәм кече эшмәкәрлекнең көчле булуы белән аерылып тора. Ат чабышында Самара өлкәсе министрлары, җитәкчеләре килде. Җыен нәкъ Коръән аяте белән башланып китте. Авыл аксакалы Госман хәзрәт Латыйпов белдергәнчә, ат чабышы — ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) заманыннан килгән йола. Авылда бүген аракы сатылмый, 3 мәчет, зур мәдрәсә эшли. Авылда берникадәр мәхәллә системасы да оештырылган, мәчетләр авылның башы-ахырында, уртасында урнашкан. 800 хуҗалыклы сала өчен бу шартлы рәвештә һәркемнең үз мәчетенә бүлүгә китергән. Халык минем мәчет дигән аң белән, үз хуҗалыгына якын мәчеттә гыйбадәт кыла, шуның өчен эшли. Шул ук вакытта дини аңлы авыл халкы хәләл кече эшмәкрлек белән шөгыльләнә. Бу Шыгырда, Тукай, Әләзән кебек үз көченә ышанучы, өстән нидер көтеп ятучы авыл түгел. Биредә 13 ел әүвәл теплица ясап, кыяр, помидор һәм башка яшелчәләр үстереп, сата башладылар. Ул тирә-якка да нык таралды, ә бүген авылның 3тән 1 өлеше шуның белән шөгыльләнә. Шулай ук биредә хәләл ит, хәләл казылык җитештерү көчәйгән. Гали эшмәкәре Расыйх Латыйпов биредә ит җитештерү комбинатын тота, һәм, әйтергә кирәк, төрле чаралар да нәкъ шуның ярдәме белән уза. Бу авылда традицияләр сакланган, атка мәхәббәт сакланган. Шуңа да Галидә күп атлар тоталар, 10лап кына спорт атлары бар. Шушы әйберләр ат чабышын оештырырга, аны Русия дәрәҗәсендә татар төсмере белән күрсәтергә мөмкинлек бирде. Һәм, иншаллаһ, киләсе елда башка төбәктә дә ул шушы Русиядә федераль сабан туе кебек татар факторын көчәйттер.

Бу һәркемгә ачык ярыш

Ярышка Русиянең 11 төбәгеннән, аерым алганда, Самар, Пенза, Оренбур, Сарытау, Пермь, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан, Мородовия, Мари Иленнән җыелдылар. Галилеләр ат чабышын күптәннән көтеп алган. Ядегәр Латыйповка 53 яшь, бәйгегә туганнары белән бергә бара . Эш җиңүдә түгел, Галине күрсәтүдә. Авылда бүген 8ләп җайдак. Шуның 6 сы Русиянең 11 төбәгеннән килгән ярышчылар арасында катнаша. Ядегәр абый бик гади генә итеп: «Латыйпов Әбүбәкер 64 яшендә, үзе чыга чабышырга. Тагын аның малае, оныгы. Һәм мин үзем. Без авылны күрсәтергә тиеш», — диде.

Ат чабышына җыелучыларны ярышның милли төсмереннән тыш, аның һәркем өчен ачык үтүе дә шатландыра. Бәлки татар ат чабышы нәкъ шундый булырга тиештер дә. Чистай районыннан килгән Шәрипҗан Хәсәнов Татар заманына белдергәнчә, машина биргән ат ярышына гадирәк кешеләрне бик кертмиләр, бу хәтта Татарстанның кайбер чабышларында була. Ачык так ачык! Башкортстанның Илеш районыннан Рүзил Мостафин чабышырга кызы һәм улы, барлыгы 3 ат белән килгән.

«Җайдаклар әзерләүче мәктәп кирәк»

Гали авылы бүген Русиядә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне җыючы бер мәйданга әйләнде. 2 ел элек монда бөтенрусия татар авылы сабан туе башланып китте, хәзер илнең төрле төбәкләреннән татар ат чабышкылары җыелды. Гали авылы эшмәкәре Расыйх Латыйпов киләчәктә ат чабышкы клубы ачуны фаразлый. «Безндә 350 бала мәктәптә укый, аларның атта йөрисе килә, аларны өйрәтергә кирәк, бу эш оештырылырга тиеш», — диде ул.

Гали авылы чаралары башлангычы, билгеле булганча, башка төбәкләрдә дә таралачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин белдергәнчә, бөтенрусия татар авыллары арасындагы ат чабышы дәвамлы булып, киләсе елларда да үтәчәк.

 P.S.: Галидә халык тирә-юнь авыллардан җыелып,  ат чабышлары белән бергә концерт тамашаны да күзәтте. Ә Татар конгрессы кубогын һәм Татарстан президенты бүләге Lada Priora машинасы Татарстанның Әлмәт шәһәреннән Марат Нәфыйков эләкте.

Әмирхан Исхакый

Татар заманы

Фикер калдыру