Гомәр әфәнде Батыршинның әнисе Рабига апаны искә алу кичәсе булып узды

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

17 мартта Алексей Толстой урамын­дагы Тарихи мәчеттә Гомәр әфәнде Батыршинның әнисе Рабига апаны искә алу кичәсе булып узды. Монда җыелган халык арасында Мәскәү каласыннан, Мордовиядән, Ульян өлкәсеннән, Татарстаннан Һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да бар иде.
Әлбәттә, мондый мәҗлесләр үткәрелүе – ул динне, гореф-гадәтләрне пропагандалау Һәм саклау рәвеше. Моның өстенә бу мәҗлес барыбыз өчен дә матур бер үрнәк булды. Ата-ананы искә алу, алар рухына багышлап догалар кылу – ул үзе бер изгелек.
Гомәр әфәнде Батыршин – Самара өлкәсендә генә түгел, татарлар яшәгән күп төбәкләрдә танылган шәхес. Мил­ләтебезне, Ислам динен үстерүдә, ким­сетелгән тарихыбызны торгызуда зур тырышлык күрсәтә.
Бүгенге көндә ул – “Булгар мирасы” исемле тарихи-мәдәни фонд оештыручыларның берсе. Бу фонд нәтиҗәле Һәм дәрәҗәле эшләр башкарып килә. Мәсәлән, Самара шәһәренең Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” исемле мәчет салуны ул үз өстенә алды. Заманында Булгар дәүләтенең чиге һәм таможнясы булган җирдә алты метр биеклектәге стелла урнаштырды. Күптән түгел матур итеп эшләнгән Һәм эчтәлекле “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китап басылып чыкты.
Гомумән, “Булгар мирасы”  фонды эшчәнлегенең төп максаты – ул заманында Урта Иделдә көчле дәүләт булып яшәгән булгар бабаларыбызның чынбарлык тарихын ачык­лау, халкыбыздагы динлелекне һәм аның милли рухын үстерү.
Бу мәҗлеснең Тарихи мәчеттә уздырылуы очраклы хәл түгел. Бүгенге көндә биредә моннан 120 ел элек башланган изге эшләр дәвам итә. Атеизм чорында бу мәчетне тартып алып, аны ташландык хәлгә китергән булсалар да, хәзер ул ис­китерлек гүзәл итеп төзекләндерелгән. Ләкин дә мон­да башкарылган эшләр – планда каралганнарның бер өлеше генә әле. Киләчәктә биредә мәдрәсә, балалар бакчасы, спорт залы, кунак­ханә Һәм динне, мәгърифәтне үстерү өчен кирәк булган биналар Һәм корылмалар төзе­ләчәк. Кызганыч ки, бу мәчет турында, аның киләчәккә карата булган планнары хакында әле күпләр белмиләр дә. Менә бу мәҗлес үзенә күрә халыкны шушы мәчет белән таныштыру чарасы да булды. Гомәр әфәнде Батыршин моны аталап, махсус рәвештә оештырды.
Әлбәттә, әти-әнине олылау, алар хөрмәтенә догалар кылу – ул Коръәндә макталган игелеклелек рәвеше. Моны Һәркем үзенең кулыннан килгәнчә, үз мөмкинлекләренә карап башкара. Уңышлы эшкуар буларак, Гомәр әфәнде әнисе хөрмәтенә багышланган бумәҗлесне киң, матур итеп Һәм рухи югарылыкта үткәрде.
Рабига апа иртә тол калып, өч бала­сын ялгызы тәрбияләп аякка бастырган. Яшәү дәверендә кылган изгелекләре, киң күңеллелеге өчен аны бик күпләр олы хөрмәт белән искә алалар. Менә хәзер Гомәр әфәнде кылган изге эшләрдә аның да зур өлеше бар. Чөнки
ул балаларында дингә, милләтебезгә карата хөрмәт тәрбияләгән. Бу мәҗлестә укылган догалар аның рухына барып ирешсеннәр иде.
Мәҗлес ахырында килгән Һәрбер кешегә югарыда телгә алынган «Булгарская цивилизация на Волге» китабын Һәм Мәскәү имамы Шамил Аляутдиновның вәгазьләре язылган дискларны бүләк итеп бирделәр.
Гомумән, бу мәҗлес Рабига апа рухына багышланган булса да, ул әле Ислам динен, татар милләтен, милли мә­дәниятебезне Һәм чынбарлык тарихыбыз­ны үстерүче бер матур чара да булды.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

“Ислам-Нур”.

Фикерләр

  1. Ринат

    Китабы кызык болай. Укыгыз!

Фикер калдыру