Гомер изге эш-гамәлләр белән үлчәнә ул

КатегорияЧелно-Вершинский район, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Китаплардан укып белүемчә, элекке заманда Локман Хәким исемле бер галим булган, ди. 1000 ел яшәгәннән соң, үлем сәгате килеп ирешкәч, ул Газраилгә: “Дөньяда яшәп туймадым әле мин. Аның бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыктым гына”, – дигән, ди.

Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында 100 яшен тутырган Миңҗиһан әби Минсаф кызы Насретдинова да тормышны, яшәүне, элеккеге тормыш хатирәләрен бүгенгедәй исенә төшереп сөйләргә ярата. Бер гасыр дәвамында бу әбекәйнең ниләр кичергәнен тормыш тәрәзәсеннән карыйк әле.

Яңа гына унсигез яше тулган Миңҗиһан язмышын Минегали исемле егет белән бәйли, һәм алар бергәләп тормыш корып җибәрәләр. Тик яңа кавышкан парлар авылда озак яшәмиләр: вербовка буенча Төньякка – Коми якларына эшкә китеп баралар. Биредә дә озак эшләргә һәм яшәргә туры килми аларга, илебездә Бөек Ватан сугышы башлана.

Минегали яшь хатынын туган авылына алып кайта да үзе фронтка китеп бара. Озак та үтми, Минҗиһанга иренең яралануы һәм госпитальдә  дәвалануы турында хәбәр килеп ирешүгә, ул Минегалине Самара (элеккеге Куйбышев) шәһәреннән эзләп таба. Тик савыккан Минегалине яңадан фронтка озаталар. 1943 елда ул бер аягын сугышта калдырып, бер колагы саңгырауланган хәлдә авылга кайтып төшә. Ир кадерен белгән Минҗиһан ирен, шундый хәл­дә булса да, бик теләп каршы ала.

Алар биш кызга гомер бирәләр. Минегали фронттан аяксыз, сәламәтлеген югалтып кайтса да, башта аңа өченче группа инвалиды таныклыгы гына бирелә. Бер өзелгән аяк урынына яңасы үсми шул инде. Шулай булса да, Минегали һич тә тик ятмый, колхозда атлар караучы да, кыр станында эшләүчеләргә су ташучы булып та хезмәт итә.

Миңҗиһан да бөтен гомерен колхоз эшенә багышлый. Еллар үтеп, бер-бер артлы кызлары тормышка чыккач та, 25 яшьлек Нурбисәл кызының ире үлеп киткәч, Минҗиһан аңа яхшы кияү таба да аның кызларын тәрбияләргә алына.

Язмыш бу гаиләгә сынау артыннан сынау җибәреп тора. Кайгы яңадан аларның ишеген шакый. Минегали абзый нык авырып китеп, бераздан фани дөнья белән бөтенләйгә хушлаша. Өченче кызлары Сәфәрҗанның да ире яшьли гүр иясе була. Олы йөрәкле Минҗиһан апа бу кызын да үз нигезенә кабул итеп, алты ятимәне үз куенына сыендыра.

- Безнең алты ятим бала тәр­бияләнгән нигездә беркайчан да дош­манлык булмады, бер йодрык булып, бик тә матур, тәртипле яшәдек. Хәтта безне мактаучылар да табылды. Абзар тутырып терлек асрадык, кайсыбыз терлек асты тазарта, кайсыбыз чишмәдән су китерә, сыер сава, кайсыбыз өйне җыештыра. Әле әнкәйгә кырда чөгендер үстерешергә дә өлгерә идек. Ә әбекәебез безгә ипи салып, гәрәбәдәй уңган, сап-сары коймаклар пешерә, аяк-кулларыбызны җылы оекбашлар, бияләйләр белән тәэмин итеп тора иде.

Хәзер без барыбыз да югары белем алып, үз оябызны булдырдык инде. Әле дә еш кына туган йортыбызда җыелышып, сөйләшеп туя алмыйбыз. Шундый яхшы тәрбия һәм зур көч түккәннәре өчен әбиебез белән әниебезгә зур рәхмәтлебез, – дип сөйли Совет Норлаты авылы мәктәбендә балаларга рус телен һәм әдәбиятын укытучы Саҗидә Мәүлетова.

Бүгенге көндә җир йөзендә Минҗиһан әбинең  дүртенче буыны дәвам итә инде. Аның 100 оныгы һәм оныкчыгы бар. Алар бөтенесе дә өлкән яшьтәге әбиләрен яраталар, тирән хөрмәт итәләр. Хөкүмәтебез Минҗиһан әбигә фатир да биргән.

Әнисе белән гомер иткән, аны яшь баладай тәрбия кылучы Сәфәрҗан апа яңадан тормышка чыгып, икенче ире белән уллары Рамилне үстергәннәр. Эчми-тартмый торган бу егет хәзерге көндә үзенең шәхси тракторында кешеләргә җир сукалап, башка эшләрдә булышып тормышын алып бара. Кызлар колагына сер итеп кенә: “Мондый яхшы егетне кулдан ычкындырырга ярамый!” – дип әйтәсе килә.

Шушы олы йөрәкле йөз яшьлек Минҗиһан әби турында бу юлларны яздым да уйга калдым. Аның бай, катлаулы тормыш юлы турында берничә китап язып булыр иде кебек.

Язмам башындагы гыйбарәне искә төшерсәк, бу дөньяда яшәү ул бер мизгел генә, төрле борчу-мәшәкатьләр бе­лән аның үтүе сизелми дә кала икән. Минемчә, кешенең бу дөньяда күпме яшәгәнлеге вакыт белән түгел, ә Мин­җиһан әбекәй  кебек кылып яшәгән иң изге эш-гамәлләре белән үлчәнә торгандыр.

Нурсинә ХӘКИМОВА

Рәсемдә: 100 яшьлек Минҗиһан әби оныгы Саҗидә белән

 

Фикерләр

  1. Яшәү барыбер кызык

    Минҗиһан әбигә ныклы сәламәтлек бирсен Ходай.

Фикер калдыру