Гомерең бер гасырдан да узсын, Гөлчирә әби!

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Шушы көннәрдә Яңа Усман авылында яшәүче Гөлчирә әби САФУАНОВА 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Сугыш елларында тылда эшләгән хатын җилкәсенә үз гомерендә күп авырлык­лар төшкән: ач-ялангач Ча­паевскиның снаряд ясау заводында авыр эштә дә эшләгән, улының аянычлы үлемен дә кичергән, туган ягыннан аерылып та яшәгән… Тик бу кыенлыклар Гөлчирә әбине чыныктырган гына. Ә бүген ул балалары, оныклары, туруннары һәм авылның социаль хезмәткәрләре назында яши. Олы яшьтә булуына карамас­тан, һич тә төшенкелеккә бирелми һәм тормыш авырлыгына сукранмыйча, оныкларының оныклары туганны көтә.

Туганнары Гөлчирә әбине хөрмәт итеп: “Безнең бәхетле балачагыбыз өчен рәхмәт сиңа, әбекәй. Син безне намуслы, бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә өйрәттең”, - диләр.

Бәйрәм өстәле тирәле җы­елган балалар, оныклар һәм башка туганнар янына юбилярны күп еллар эшләп, авылны күтәрүгә керткән өлеше өчен котларга районның вәкилләр җыелышы рәисе, “Единая Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Фаил Шәймәрданов, өлкә сәламәтлек саклау министры урынбасары, Камышлы районы кураторы Сергей Кузнецов та килгәннәр иде. Соңгысы юбилярга Россия Президенты Владимир Путин имзасы куелган тәбрикләү хаты, ә Фаил әфәнде бүләкләр тапшырды. Ветеранны зур юбилее  белән Яңа Усман авылы җирлеге башлыгы Айдар Зарипов, социаль бүлек директоры Наилә Габидуллина, бу хезмәтнең территориаль бүлеге мөдире Гөлүсә Зарипова, социаль хезмәткәр Фирдәүс Төхвәтуллина да тәб­рикләделәр.

Раилә ГАЙНЕТДИНОВА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

 

Фикер калдыру