Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән …

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Рафаэль Латыйпов башкаруындагы бу җырны әбием үзгәртеп: “…Үткән чакта тотып алып, кирәген бирсәң икән”, – дип шаяра иде. Менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы урта мәктәбен 1966 елда тәмамлаган укучылар 40нчы очрашу кичәсенә җыелуларына да 5 ел вакыт узып киткән бит инде. Без укып бетергән елда авылыбыз мәктәбе өч класс чыгарган иде – бер унберенче һәм ике унынчы.

1960 – 1970 еллар – авыл­ларның чәчәк аткан, гөрләп торган чагы. Көчле укытучылар коллективы иҗат чаткысы белән эшли, ә укучылар аларның һәр сүзен йотлыгып тыңлый торган вакыт. Шул елларда укыган балаларның күпчелеге югары уку йортларын тәмамладылар, үзләре теләгән урыннарда эшләделәр, балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар, әби-бабайлар булып җитештеләр… Кыска гына булып тоелган кырык ел гомер үткән дә киткән, һәм менә инде хатын-кызларның күбесе пенсиягә чыккан, ә ир-егетләр аңа әзерләнә башлаган…

Моннан биш ел элек үт­кә­релгән шул очрашу кичәсенә килгән укытучылар Сәхия апа Шә­вәлиева, сигезенче класска кадәр математика укыткан Гайшә апа Ваһаҗева, өл­кән классларда математика укы­­тучысы булып эшләгән Салих абый Шәрәфетдинов, татар теле укытучысы Әнисә апа Әхмәдуллина кичәнең үзәге бул­дылар.

Очрашудан соң үтеп киткән биш ел эчендә Салих абый да, Әнисә апа да, 60нчы елларда мәктәптә баянчы булып эшләгән Нурсәхи абый Йосыпов та арабыздан китеп барганнар. Барысының да урыннары оҗмахта булсын иде.

Мин еш кына шушы матур кичәне искә төшерәм. Галибә Идиятованың аны ничек матур итеп башлап җибәрүе күз алдыма килеп баса. Ул маладис та бит инде. Шигырьләр дә язарга, сценарий төзергә дә өлгерә. Бу очрашуда да сүзләр җырлар белән, җырлар шигырьләр белән уралып барган иде.

Салих абый Шәрәфетдинов һәр укучысы турында тәф­силләп сөйләгән иде. Нинди хәтер булган бу кешедә! Барысын да белә, һәрберсенең бала чактагы шуклыкларына кадәр хәтерли иде ул.

Әнисә апа Әхмәдуллина моннан кырык ел элек мамык шәленең очын бөтерә-бөтерә татар әдипләре турында ничек сөйләгән булса, бу көнне дә шулай ук әби-бабайлар булып беткән укучыларына киләчәк тормышка киңәшләр биргән иде. Ә Сәхия апа белән Гайшә апа укучылары белән горурланулары турында әйттеләр.

Менә тагын очрашу миз­гелләре күз алдына килеп баса. Элек мәктәбебездә җыр дә­рес­ләре укыткан, аннары Та­тарстанның Баулы шәһәренә күчеп китеп, баянчылар ансамб­лен оештырган Нурсәхи абый Йосыповның баяны кулыннан төшмәде бу кичәдә. Аңа кушылып барыбыз да җырладык та, биедек тә. Бигрәк тә аның хәләл  җефете, шушы класста укыган Бадия ханымның башкорт биюен башкаруын исебез китеп карап тордык. Ә Тәлига Сафина моңлы җыр сузып җибәргәч, барыбыз да тынып калдык. Рәйхан Җәләев белән Фәрит Сабитов “Ярмәк вагы”на сиптергәндә, урынында утырып калучы булмагандыр. Хәтта бик олы яшьтәге Әнисә апаның да аякларын тыпырдатып утыруын хәтерлим.

Шундый матур узган бу кичә ахырында классташлар ун елдан соң тагын очрашырга сүз куешканнар иде. Тәгаенләнгән көнгә  биш кенә ел калып бара бит инде. Барыбызга да бу көнне исән-имин каршыларга язсын иде.

Роза ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Иске Ярмәк авылы -

Самара шәһәре.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру