Гомерләрнең әле башы гына, туегызның бары көмеше!

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Мәхәббәт төрлелек ярата, дип язган бер акыл иясе. Ул бу сүзләре белән һәркемнең мәхәббәте үзенчә башлануы һәм башкаларны кабатламыйча дәвам итүен шулай кыска гына әйтеп биргән. Гаиләле кешеләрнең ничек танышулары, кавышулары белән кызыксынсаң, һәркайсының тарихы аерым, башкаларны кабатламый кебек тоела. ә нигездә һәркайсының бер-берсен яратуы, башкалардан өстен күреп, бары анда гына үзенең гомер юлдашын күрә белеп, аны хөрмәтләп яшәве тора ләбаса. әнә шундый, йөрәкләрендә көчле сөю уты янганнар һәм аны гомер буе сүндерми саклый белгәннәргә генә ул һәрвакыт барыр юлларын яктыртып янып тора ала.
Ай уза ла гомер, уза ла! әле кайчан гына Кызыл туйларын бәйрәм иткәннәр иде Раилә белән Раил, инде 25 ел вакыт үткән дә киткән, Көмеш туйлары да җиткән икән. 25 яз, шулкадәрле җәй, көз, кыш узган. әгәр ул ел фасылларын елга күчерсәң, бер гасыр вакыт булыр иде. 25 ел вакыт узса да, алар әле һаман элеккедәй чибәр, яшь, тик күзләре генә бераз җитдиләнгән.
Чирек кенә гасыр әүвәл-
Егет чаклар, кыз чаклар…
Бүген инде: зур кайнар мич-
Сез кабызган учаклар.
25 ел элек никахлары укылып, чәчләре-чәчкә бәйләнгән Раилә белән Раил “авырлыклар килсә уртаклашыйк, шатлыкларны бергә бүлешик”, дигән вәгъдәләр биргәннәр дә, гаилә учагы кабызганнар.
Икесе дә Камышлыда, бик матур гаиләләрдә туып үскән егет белән кыз-сыйныфташлар. Мәктәптә бер-берсенә әллә ни игътибар бирми алар. ә менә 1986 елның Яңа ел кичендә сыйныфташлар белән очрашу кичәсендә күңелләре бер-берсенә тартыла. Кыз тулып пешкән булса, егет тә буйга үсеп, чибәрләнеп киткән. Армия сафларында да хезмәт итеп кайткан егет бик үзгәргән була. Шушы кичтән соң алар дуслашып китә. Ике студент (Раилә педагогия институтында, Раил авыл хуҗалыгы техникумында укый торган чаклары) кышкы каникул буена очрашып йөриләр. Аннан хатлар алышып тору.
1987 ел алар  тормышында иң истәлекле елларның берсе булып тора. Шушы елның 7 феврале көнне яңа гаилә-Хәкимовлар гаиләсе барлыкка килә, гөрләтеп туй уздырыла. Бик матур пар булып, ике яклап та әти-әниләрне, туганнарны тигез күреп, тормыш сукмагыннан атлап китә яшь пар. Бәхетле парның бәхетен тагы да тулыландырып  бер елдан кызлары дөньяга аваз сала. Раил колхозда, Раилә мәктәптә эшлиләр, үз оялары булгач тагын бер кызлары дөньяга килә. Тату гаиләдә кызлар да бик матур, сылу, тәртипле булып үсеп җиттеләр, яхшы укыдылар. Аделя югары уку йортын тәмамлап, Самара шәһәрендә зур төзелеш  оешмасында белгеч булып эшли, Гөлназ Мәскәү педагогия институтының Самара филиалында 2 нче курста укый, булачак юрист. Кызларга үзләре кебек тәүфыйклы, чибәр ярлар насыйп булсын, берүк. Раилә менә 20 ел инде паспорт өстәле җитәкчесе булып, ә Раил торак-коммуналь хуҗалыгында мастер булып эшли. Җаваплы эштә булуларына карамастан, Хәкимовлар гаиләсе ял итәргә дә өлгерә, мәдәни чараларда катнашырга да.
7 февраль көнне Раилә белән Раилне Көмеш туйлары белән котларга әти-әниләре, дуслары, якыннары җыелыр. әти-әниләре аларга: “Тормышыгыз матур, күркәм, тигез. Бу бәхетегез озын гомер буе сузылсын. Балаларыгызның бәхетен күреп, шәфкатьлелеген тоеп яшәргә насыйп итсен”, – диярләр. Сезнең исемгә тагын-тагын бик матур теләкләр яудырырлар. Мин дә аларга кушылып, сезгә изге теләкләремне юллыйм һәм шигырь юллары белән язмамны тәмамлыйм.
Раилә! Раил! Сезнең бәхет диңгезе иксез-чиксез булсын. Туйлар көмешме ул, алтынмы, энҗе-мәрҗәнме, брилиантмы-картаямыни соң йөрәк! ә йөрәкләрне яшь тотар өчен кайнар хисләр кирәк. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен.
Гомерләрнең әле башы гына,
Туегызның бары көмеше.
Алтын, алмаз туйга чаклы шулай
Дус яшәгез сөеп, килешеп.

Рәисә Төхбәтшина.
«Камышлы хәбәрләре».

Фикер калдыру