Госман ага Садртдинов белән хушлашу

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Госман Харис улы Садртдинов Самара шәһәренең һәм өлкәсенең ислам-татар җәмгыятенә яхшы таныш иде. Аны үзенең тыныч холкы, төпле фикер йөртүе белән дини җәмгыятебездә абруй казанган кеше буларак белделәр. Фани дөньяда тормыш мәктәбенең олы юлын үткән кеше ул.

Госман Харис улы Куйбышев шәһәрендә туып, традицион татар, мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән. Башта техникум, соңрак Куйбышев авиация институтын тәмамлап, озак еллар Фрунзе исемендәге берләшмәдә эшләгән. Үзгәрешләр чоры башлангач, хезмәтен башка өлкәдә дәвам итә.

Бервакытта да татарлыгын һәм мөселманлыгын югалтмаган шәхес җәмгыять тормышында да актив катнаша. Соңгы елларда Г.Х.Садртдинов Самара шәһәренең Җәмигъ мәчетендә ревизион комиссия рәисе булып эшләде.

Госман ага – татар һәм мөселман халкының дини һәм милли яңарышына зур өлеш керткән кеше. Ул – башка милләттәшләренә үрнәк булырлык шәхес.

tarihi-mechet.ru

Фикер калдыру