Гыйлем таратучы Гомәр хәзрәт

КатегорияЕлховский район, Өлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Хәзер татар авылларында да кайбер хатын-кызларны яртылаш шәрә килеш күрергә мөмкин. Яшүсмерләрнең кулларына сыра шешәләре тотып йөрүләре дә, ир-атларның көпә-көндез җыелышып, аракы эчеп утырулары да искитәрлек күренеш түгел.

Әлбәттә, халыкта иман сакланса да, дин тоту ят бер нәрсә булып калган. Шуңа да дини тәрбия бирер өчен күбрәк тирән гыйлемле кешеләр кирәк.

Елховка районындагы Мулла авылы – матур татар авылларының берсе. Ул артык зур түгел (барлыгы 300гә якын йорт), урамнары чиста, ямьле, hәрвакыт җыештырылган. Кешеләр бер-берсенә ярдәмле, дус яшиләр.

Күмәк хуҗалык рәисе булып биредә озак еллар эшләгән Рафаэль Габдрахман улы Салюков авылдашларын мәчет салырга күндерә. 1991 елда яңа мәчет төзелеп бетә. Анда имам итеп Каюм хәзрәт Рязаповны куялар.

1993 елда Уфа шәhәренә дини конференциягә баргач, Каюм бабай бик тә дини, гыйлемле Гомәр Әхмәтвәлиевне очрата. Ныклап танышып китәләр.

Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиев Самара шәhәрендә туып үсеп, кечкенә чактан ук котырган атеизм заманнарында да дини тормыш алып барган кешеләрнең берсе икән. Заводта эшләгәндә дә, кеше күрмәгән вакытта, станогы артына намазлык җәеп, намазларын укый торган булган. 60нчы елларда Гомәр хәзрәт Әнисә апа белән Татарстанның Аксубай районындагы Ибрай авылына Габделхак хәзрәт Саматовка гарәп телен өйрәнергә йөргән. Чистай шәhәре мәчете имамы Нурулла хәзрәт Мөфлиханов аларга китаплар белән күп ярдәм иткән, үзләренә укытучы да табып биргән. Фатыйх бабай, ике күзе сукыр булса да, күпләргә гарәп телен, Коръәнне укырга өйрәткән.

Каюм хәзрәт Рязапов, Гомәр хәзрәтнең укымышлыгын күреп, аны гарәп телен, Коръәнне өйрәтер өчен Мулла авылына чакырып ала.

Гомәр хәзрәт үзе белгән гыйлемне башкаларга да җиткерергә тырыша, аның улы Әмир дә, оныклары да кечкенәдән Коръән Кәримне укырга өйрәнеп үскәннәр.

1995 елда Гомәр хәзрәт Хаҗга барып кайтканнан соң, тормыш иптәше Әнисә апа белән Мулла авылына бөтенләйгә күчеп килә һәм авыл халкына гарәп хәрефләрен, соңыннан намаз уку тәртипләрен өйрәтә башлый. Баштарак ул халыкны мәчеттә җыеп укыта, аннары мәктәптә «Гарәп графикасы» дигән түгәрәк оештыра. Көндезләрен балалар белән эшләсә, кичкырын өлкән кешеләрне дин гыйлеменә өйрәтә. Мәктәптә укучы малайларның барысы да диярлек азан әйтергә өйрәнгәннәр. Олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә Гомәр хәзрәткә һәм Әнисә абыстайга рәхмәт сүзләре әйтәләр: «Сез булмасагыз, без надан калган булыр идек», – диләр.

Мулла авылында шулай 4 – 5 ел эшләгәннән соң, Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиевне күрше Тупли авылы мәчетенә имамлыкка чакыралар.

Каюм хәзрәт Рязапов 2009 елда, мин хәзер картайдым инде диеп, Гомәр хәзрәтне үз урынына имам булырга Мулла авылына чакырып ала. Менә хәзер Гомәр хәзрәт өч ел инде авыл мәчетендә имам булып тора, биредә үткәрелгән төрле җыелышларда, кичәләрдә актив катнаша, мөмкинлеге булганда һәрвакыт халыкка вәгазь сөйли.

Соңгы вакытларда мәчеттә намаз укып, Коръән мәҗлесләреннән кайтучы әби-бабаларыбызның йөзләренә карасаң, аннан ниндидер илаһи нур бөркелүен күрәсең. Каюм һәм Гомәр хәзрәтләрнең тырышлыгы белән алар дин юлына басып, Коръән кануннары буенча яшиләр. Ә Коръәнне уку-белү – үзе бер бәхет тә, дәва да бит ул.

Гөлләр ХАЛИКОВА.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру