Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми

КатегорияӘкиятләр
Автор Администрация сайта

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына бар икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә дөньяда бу кызга сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә һәм бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр икән. Әмма кыз:
— Миңа мал-байлык кирәкми, миңа чын адәм кирәк, — ди дә бөтен башкодаларны тәмле тел белән озата икән.
Бу ип патшасының өйләнмәгән улы була. Патша малае бу кыз турында халыктан бик яхшы хәбәрләр ишетә дә, үз-үзен тыя алмыйча, кыз яшәгән авылга кызны карарга китә. Патша малае кызга бер күрү белән гашыйк була һәм шундук бу кызны үзенә хатынлыкка сорый. Ә кыз моңа:
— Дөрес, син — патша малае, сезнең кулда бөтен ил, шулай да патшалык һөнәр түгел ул. Әгәр миңа өйләнәсең килсә, нинди булса да берәр һөнәр өйрән. Шуннан соң мин сиңа хатынлыкка барырмын, — ди.
Патша малае, кызның мәрҗән кебек тешләре арасыннан чыккан бу сүзләрне ишеткәч, уйга кала. Шулай бераз уйлап торганнан сон:
— Ярар алайса, җанкисәгем, миңа бер ел вакыт бир. Мин бер ел эчендә үземә һөнәр өйрәнергә сүз бирәм, аннары сине алырмын, — ди дә саубуллашып чыгып китә. Егет сарайга кайта да, барлык палас тукучыларны җыеп:
— Кем мине бер ел эчендә палас тукырга өйрәтә ала, шуны дөнья малы белән бүләкләрмен, ә үзен баш тукучы итәрмен, — ди.
Шунда сиксән яшьлек бер тукучы бабай:
— Ярар, падишаһым-солтаным, әгәр әйткән сүзегездә торсагыз, мин сезне бер ел эчендә иң яхшы тукучы итәрмен, — ди.
Шуннан бабай патша малаен келәм-палас тукырга өйрәтә башлый.
Бабайлардан калган сүз бар: «Исәпле көн тиз үтә», — диләр. Шулай бер ел үтә. Егет тә тырышып өйрәнүе аркасында бик әйбәт палас тукучы булып китә. Шатлыгыннан тукучы бабайга әйткән сүзен дә үти: күп мал бирә, үзен баш тукучы итә.
Шулай итеп патша малае бу атаклы кызга өйләнә. Кырыс көн, кырык төн туй ясыйлар. Мин да аңда идем, халык эчте, мин иренемне яладым, күргәне күрде, күрмәгәне ишетте. Шулай итеп туй да бетте, болар яши башладылар.
Шулай әйбәт кенә яшәгәндә, көннәрнең бер көнендә бу яшь патша үзенең илен карарга чыга. Илне карап йөргәндә, бер шәһәргә килеп җитә. Шәһәргә керуе була, моның башына капчык кидерәләр дә бер арбага күтәреп салалар. Аннары, авызын, башын томалап, каядыр алып та китәләр. Шул көе азмы-күпме баргач, моның капчыгын салдырып алалар. Шунда күзен ачып караса, ни күрсен, бу бик олы бер бүлмәдә басып тора. Бүлмәдә моңардан башка да бик куп кешеләр бар икән, бөтенесе ярым ялангачлар икән. Патша, болармы күргәч, бик курка. «Йа Аллам, бу нинди могҗиза? Мин нинди бәлагә төштем? Мине монда нишләтерләр икән?» — ди дә телсез кала.
Шул килеш аптырап утырганда, моның янына бер кеше килә дә:
— Нәрсә шаккаттык? Моңда кием кирәк түгел, — дип, моның да киемнәрен салдырып алып китә. Менә моның янына башка ялангач кешеләр килеп:
— Син ничек бу ерткычлар кулына эләктең? — дип сораша башлыйлар. Хәйран калып бераз торгач, башына акылы килә, сөйли башлый бу:
— Бу нинди җир, нинди халык, мин кайда? — ди. Бу кешеләр моңа:
— Без фәлән шәһәрдә, ә безне нәрсә эшләтәләр, белмибез, һәр көнне арабыздан йөз кешене алып китәләр. Киткәннәрдән беркемнең дә кире кайтканы юк, — диләр.
Шулай сөйләшеп торганда, бүлмәнең икенче ягыннан ишек ачыла да, болар янына кулларына хәнҗәрләр, кылычлар тоткан берничә кеше килеп керә. Керәләр дә берничә кешене алып та китәләр. Шул төркемгә бу патша малае да эләгә. Тар, кысан җир асты юлы белән барганда, болар еем-өем итеп өелгән кеше сөякләре күрәләр. Ачлыктан, төрле җәфалардан, аннан да бигрәк авыр эшләрдән үлгән була ул адәмнәр.
Патша, бу хәлне күргәч, бик каты курка. Шулай да бер хезмәтче янына килә дә:
— Сезнең хуҗагыз кем, кая ул? Миңа бик кирәк иде ул, — дип сорый. Теге кеше моңа карап көлеп куя да:
— Хуҗаны күрмәсәң дә, синең майны ничек сыгарга белербез, — ди.
— Юк, син көлмә, мин аңа файда итәргә телим, — ди патша малае.
Бу каша, «файда» дигән сүзне ишеткәч:
— Әйт, нинди файда итәсең соң? — ди.
— Мин бик яхшы паласлар тукый беләм. Мин тукыган паласларны патша йортына илтеп сатсагыз, минем башка эшләремнән алган файдадан йөзләтә артык файда алырсыз, — ди моңа патша малае.
Шул вакыт теге кеше моны бер бүлмәгә алып керә. Боларның хуҗасы шул бүлмәдә икән. Патша малае үзенең бик яхшы паласлар суга белүен әйтеп бирә. Шуннан соң хуҗа аңа киемнәр кигертергә дә бер бүлмәгә палас тукырга илтергә куша.
Моңа киемнәр, палас тукырга кирәк-яраклар бирәләр. Шулай итеп, бу эшкә тотына. Бер ай дигәндә, бер бик әйбәт палас тукып бетерә. Моңа икенче палас тукырга кирәк-яраклар бирәләр. Ә паласны патша йортына сатарга алып китәләр.
Ярар, болар юлда барсыннар, патша малае паласын тукып ятсын, ә без сезнең белән патша йортына китик.
Патша малаеның хатыны иренең китеп кире кайтмаганлыгын беркемгә дә белгертми. Үзе, иренең киемнәрен, таҗын киеп, ил белән хөкем итә. Яшь патшаның югалганына ике ай тулганда, тегелер патша сарае янына килеп җитәләр, паласны күрсәтәләр. Патша йортындагы халык паласка бик сокланалар, сатып алмакчы да булалар, әмма паласка бик кыйммәт бәя сорыйлар икән. Бу хәбәр яшь патшаның хатынына ишетелә. Ул паласны карый да шундук аны ире тукыганлыгын танып ала, чөнки ире тукылган гөлләр арасына яшереп кенә үзенең исемен язып куйган була. Хатын, сатучылар сораган хакны биреп, паласны ала да:
— Шундый паласларыгыз булса, тагын миңа китерегез. — ди.
Шулай итеп, яшь патша тоткында ике ел ята. Шул вакыт эчендә ун палас тукый. Паласларыңа үзенең нинди шәһәрдә, нинди җирдә икәнлеген — бетенәсен яза. Ә теге палас сатучылар моны сизмиләр. Сатуларын гына беләләр икән. Унынчы паласны китергәч, хатын мондый әмер бирә:
— Мең солдатлы гаскәр әзерләргә, палас сатучыларны кулга алырга! — дип.
Әмер үтәлә: палас сатучылар кулга алына. Шуннан хатын, ак атка атланып, гаскәр белән ире тоткында яткан шәһәргә китә.
Шәһәр халкы патшаны бик хөрмәтләп каршы ала. Шулай да аның бу хәтле гаскәр белән килүеннән куркалар.
Патша хатыны паласларда язылган адрес белән барып керсә, ни күрсен, бу йорт шәһәр башлыгының йорты булып чыга. Ул йортны тентергә, йорт хуҗасын, бөтен йорт халкын кулга алырга әмер бирә. Бер бик олы подвалдан исәбе-хисабы булмаган кеше сөякләре, бер сарайдан кеше киемнәре чыгаралар, ә бер бүлмәдән сәләмә генә киенгән, сакалы, чәче бик озын булып үскен, үзе арыгаеп беткән патша малаен чыгаралар.
Хатын ирен күргәч үк таный, әмма беркемгә дә сиздерми. Тик:
— Моны, аерым Сер атка атландырып, патша йортына алып барыгыз, — ди.
Бер сарайдан шулкадәр алтын-көмеш чыга — исәбе-хисабы булмый. Бу эшкә бөтен халыкның исе китә.
— Без шәһәр башлыгыбызны бик яхшы, изге кеше дип белә идек. Ә ул кеше канечкеч ерткыч икән,  – диләр елар.
Шуннан патша хатыны шәһәр башлыгын, аның хезмәткәрләрен бер рәткә тезәргә, ә теге ялангач кешеләрне киендерергә куша, Бу эшләр беткәч:
— Бу шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән кем ничек үч аласы килә, шулай уч алыгыз, тик берәм-берәм генә. — ди.
Шуннан соң иң әүвәп шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән теге ялангач халык, аннан бөтен шәһәр халкы үч ала. Шулай итеп боларны җәзалап үтерәләр.
Патша хатыны барлык малны ярлыларга бүлеп биро дә, ирен алып, гаскәре белән өенә кайтып китә.
Патша йортына кайткач, ирен мунча кертә, сакалын-чәчен кыркыта, патша киемнәрен кидерә дә:
— Менә, сөеклем, һөнәрең үзеңне үлемнән коткарды, ә патшы булуың бер тиен дә файда бирмәде. Шуңа күрә бабайлар: « һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми», — дип әйткәннәр, — ди.
Шуннан патша хатынына бик зур рәхмәтләр әйтел, алар бик тату яши башлыйлар. Шунда әкият тәмам. Сөйләгәнне ишеткән идем, үзем күрмәдем.

Фикер калдыру