Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, Татарстан мөфтие мөрәҗәгать белән чыкты

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Илдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итә.

“21 май Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен
рәсми кабул иткән көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы да мәгълүм: Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бабаларыбыз Ислам юлын бу вакыттан күпкә иртәрәк чорда сайлаган – бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән тарихи чыганаклар шул хакта сөйли. Бүген без, Аллага шөкер, – бабаларыбыз сайлаган Ислам юлын дәвам итүчеләрдән. Исламның күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк аңларга, рухи мирасыбыз хикмәтенә төшенергә һәм аны үзебездүн соң килгән буынга җиткерер өчен тырышабыз.

Ислам динен рәсми кабул итү көне ул, мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына да бер дәлил. Күп гасырлар дәвамында илебездә мөселманнар өммәте динебезгә таянып эш йөрткән, тормышларын алып барган.

Дин – бар буын кешеләре өчен дә Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәте, нигъмәте. Күп гасырлар дәвамында Ислам татар халкының алга алып баручы рухи көче, иманы булган һәм җәмгыятьнең әдәп-әхлак нигезен тоткан. Алга таба да, Иншаллаһ, шулай булырга язсын.

Барчабызга да Раббыбызның иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!” – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәсми мөрәҗәгатендә.

tatar-inform.ru

Фикер калдыру