Игелекле һәм саваплы гамәл

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бик күп хәдисләрендә агач утыртуның, үсентеләр үстерүнең әһәмияте турында әйтеп калдырган. Анда, агач утырткан кешесенә һәрдаим тәсбих әйтеп торачак, аңа кошлар утырып ял итсәләр дә, кешеләр һәм хайваннар ышыклансалар да савабы зур, диелгән.

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары да сыйныф җитәкчеләре Лилия Мидхәт кызы Сәлахова белән мәчет йортындагы корыган агачларны кистеләр, җыелган чүп-чарны түктеләр, түтәлләргә төрле матур чәчәкләр утырттылар.

Яшүсмерләрнең әнә шулай мәчет кебек изге урыннарга хөрмәт белән карауларына куанып, аларның барсына да матур теләкләр юллыйсы килә.

Габдулла МӨХӘММӘД-КӘРИМ,

Иске Ярмәк авылы мәчете имамы, мөхтәсиб.

Камышлы районы.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру