Ике төрле Шәмсемөхәммәт: “Безнең буын юморы бетте, үлде”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

«Мунча ташы» эстрада театрын оештыручы һәм аның элекке җитәкчесе Шәмси Закирга чылтыратканда, ул мунча ягып йөри иде (эчемнән генә, мунча кешесе шул дип, көлеп тә куйдым әле). Татарстанның халык артисты, атказанган мәдәният хезмәткәре авылга кайтып киткән икән. Телефон аша гына сөйләштек. Әңгәмәбез башында ук Шәмси абый: «Туганда мин Шәмсемөхәммәт Закиров идем, – диде. – Бөтен кеше исемен кыскарта дип, Шәмси Закир булып гомер иттем. Ләкин авылда миңа берәү дә Шәмси дими. Балаларга да кабер ташыма тулы исемемне яздырырга кушам. Сеңлем, син дә исемемне шулай тутырып яз инде, яме? Үләр алдыннан булса да, Шәмсемөхәммәткә әйләним».

– Шәмсемөхәммәт абый, хәлләрегез ничек?

– Аллага шөкер! 62 яшемне тутырдым. Кем әйтмешли, болай озак яшәрмен дип уйламаган идем. Бер 30ларда теге дөньяга китеп барырмын дип яши торгач, шуңа өстәп тагын 32 ел яшәлгән. Ходайга мең кат шөкер, әлегә сау-сәламәт. Авылга кайттык әле менә. Монда хәзер рәхәт, яз!

– Тормышта да кеше көлдерәсезме?

– Ю-юк, мин – бик “серьезный” кеше. Бәләкәй генә булса да нәчәлник идем бит инде: Питрәчтә, Түбән Камада мәдәният бүлеге мөдире, район советы депутаты, коммунистлар партиясе члены, коммунистларга атнасына бер тапкыр дәресләр дә укыта идем… Шуңа күрә кеше көлдереп йөрмәдем. Артистлык – ул минем хобби гына. Гомерем буе дәүләт эшендә эшләдем, хезмәт кенәгәмдә “артист” дип бер генә сүз дә язылмаган. 44 ел стажым бар минем. Артист булырга уйламаган да идем. Ходай шулай яраткандыр инде, сәхнәгә менгәнемә дә 45 ел була.

– Шәмсемөхәммәт абый, ничек уйлыйсыз, тамашачы Шәмси Закирны яратамы?

– Яратты, Аллага шөкер! Түбән Камада “Җидегән чишмә” дигән әдәби-музыкаль берләшмә оештырдым бит инде (ул чагында миңа бик күпләрнең ярдәме тиде, рәхмәт яугырлары, кайберләре мәрхүм инде). Шунда 15 ел кичәләр алып бардым. Үземнең дөньяга мөнәсәбәтемне чәчри-чәчри, очына-очына сөйли идем. Ә “Мунча ташы” ул – үзенә күрә эстрададагы публицистика. Мин бит журналист булырга хыялланып үскән малай. Менә шул хыялымны – журналистиканы мин сәхнәдә тормышка ашырдым.

– “Мунча ташы”ннан ник киттегез?

– Вакыты җиткәндер инде. Оештырдым, 25 ел алып бардым. 2002 елда Казанга күчеп, Салават белән мәдәният һәм сәнгать институтында эстрада кафедрасы ачып, шунда доцент вазыйфасында укыткан булып йөри башладым. 2005 елда инде гаиләбез белән тулысынча Казанга күченеп беттек. (Шул елның апрелендә “Мунча ташы”на 25 яшь тулган – авт.) Малай мәктәптән соң ук Казанга киткән, университетны укып бетергәч тә, шунда аспирантурага калган иде. Хатыны да Казанныкы. Кияү белән кыз да Казанга килделәр. Балалар белән бергә без дә күчендек. Аннары “Мунча ташы”нда әйтәсе сүземне әйтеп тә бетергән идем инде. Шул елның сентябрендә: “Гамил, миннән булды, җитте, хәзер үзегез карагыз”, – дидем. Мин киткәч, анда яшьләр җыелды, халык аларга йөри, молодцы. Гамил – бик көчле администратор, ул – бер ишектән куып чыгарсалар, икенчесеннән керә торган кеше.

– Шәмсемөхәммәт абый, 62 яшегездә ирешкән иң зур уңышыгыз нинди?

– Гомерем буе хөкүмәткә каршы сөйләсәм дә, хөкүмәт миңа мактаулы исемнәрне кызганмады. Мин – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның халык артисты да. Аннан соң, социализм чорында Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре була иде, аның медальләре дә бар әле. Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары күп: горкомныкы, обкомныкы, химиянеке, шәһәрнеке… Үземә күрә ярыйсы гына дәрәҗәле кеше. “Татар халкына азатлык!” – дип кычкырып йөрүче, Түбән Камада татар иҗтимагый хәрәкәтен башлап җибәрүче дә бит әле ин.

– Тормышыгыздан канәгатьме соң сез?

– Канәгать, Аллага шөкер! Җүләр үзен мактар ди, Ходай миңа акыл биргән. Бер-ике карауда кемнең-кем икәнен чамалыйм. Беркемне дә беркайчан да үземә якын җибәрмәдем. Ләкин 19 яшемдә үк гаилә кордым. Ходай Тәгалә миңа Галия исемле кызны бүләк итте. Бергә яши башлаганыбызга – 43, танышуыбызга 44 ел. Бик акыллы, уңган хатын булып чыкты, хәзер ул – абыстай, Коръәнне яттан белә. Ир дип хөрмәт итеп, баласыдай тәрбияләп яшәде, шуңа күрә мин бик бәхетле. Ике бала үстердек. Шөкер, алар исән-саулар, үзләренең икешәр балалары бар. Һәрберсе урнашкан, авыл кешесе әйтмешли, зур урыннарда утыралар. “Әти, акча бир әле”, – дип килмиләр, үзләре эшләп табалар. Без хәзер күбрәк авылда, яшелчә, тавыклар үстереп, мунча ягып, балаларны каршы алып, озатып, ашыкмыйча, байлык җыймыйча гына, тыныч кына гомер итеп ятабыз.

– Гаиләгезне идеаль дип саныйсызмы?

– Шулайдыр инде. Үзем идеаль кеше түгел, ләкин Галия апаң – минем өчен утка-суга керә торган хатын. Шаккатам аңа. Мин иреклерәк
холыклы егет идем, азрак уңга-сулга да йөргәләдем, нәчәлник кеше дә булгач. Галия апаң барысын да кичерде, безнең өйгә тавыш кермәде, Аллага шөкер. Без бик тыныч кына яшәдек һәм яшибез.

– Кечкенә Шәмси нинди бала иде?

– Туганда мин бик таза, бик матур булып, үзебезнең өйдә кече якта сәкедә туганмын. Кендегемне күрше Мәликәттәй кискән. Биш яшьләргә хәтле таза гына булып үскәнмен. Аннары әти белән әни мине Уралга, абыйларга кунакка алып киттеләр. Кыш иде. Поездга хәтле ат белән бардык, юлның эзе дә юк… Менә шунда миңа туберкулез дигән чир эләгеп, мин бик юаш, тыныч, чирле бер малай булып үстем. Китаплар күп укый идем. Авыл һәм мәктәп китапханәләрен булдыра алганча укып бетердем. 8 нче класста гәҗит-журналларга яза башладым, миңа шагыйрь дигән кушамат тактылар (ул кушамат 19 яшемә кадәр ияреп барды әле). Мәктәптә “4”кә, “5”кә укыдым, “3”ле физкультурадан гына чыкты бугай. Балалар белән дә уйнаштыра идем. Җәй көне җиләккә күп йөрдек. Үсә башлагач, “уфалла” арбасы тартып, печәнгә йөри башладык. Габделфәт Сафин җырлый бит әле, “Уфалла арбасы” җырындагы малай ул шул Шәмси инде. Җиденче класста укыганда әти сәпид алып бирде, аннары сәпид белән аланнардан, чокырлардан, кукуруз арасыннан печән ташулар! И-и, алабута йолкыган өчен колхоз рәисеннән качулар… Социализмның бөтен мескенлекләрен күреп үстек. Ләкин ач утырмадык, сыер асрадык, малларыбыз күп иде. Минем әни – әтинең икенче хатыны. Ул мине 44 яшендә тапкан, мин туганда әтигә 58 яшь, беренче хатыныннан биш баласы булган. 1950 елда әтинең беренче хатыны үлгәч, әти күрше авылдан минем әнине алып кайткан. Шулай итеп, списоктан тыш, мин туган. Галия апаң һаман: “Сине Ходай карт белән карчыктан минем өчен тудырган. Мин ирсез каласы булган”, – ди.

– Ә бүгенге Шәмси нинди кеше?

– Төрлечә инде. Еш кына миндә дөньядан тую дигән халәт була. Ник йөрим инде мин бу дөньяда, нигә кирәк инде бу дөнья миңа, дим. Ни өчен туяммы? Чөнки бөтен җирдә ялган: дәүләт, җитәкчеләр, дуслар… ялганлый. “Гел ялганга корылган дөнья ни пычагыма сиңа, Шәмсемөхәммәт, хәзер балаларың да үсеп бетте”, – дим… Дөньядан туям дигәч тә, дөрес, яшисе килгән чаклар да булгалый. Син чылтыратканда да, сыерчыклар сайравын тыңлый-тыңлый, мунча ягып йөрим әле менә! Көн аяз, кояш. Дөнья матур… Минем күңел гомер буе ике яклы булды. Тормышка, кешеләргә карата миндә сарказм бик көчле иде. Шуңа мине сөеп тә бетермәделәр. Конфликтка керергә яратмыйм үзем, ләкин миндә астан кисү дигән әйбер бар. Эчемдәгеләрне сәхнәдән рәхәтләнеп сөйләдем. Сәхнәдә мин – икенче кеше. “Мунча ташы”нда Камил абый уйный иде, ул миңа: “Шәмси, син бит гел ике төрле”, – дия торган иде. Хәзерге 62 яшьлек Шәмси – телевизордан алдашуларны карап, әкрен генә, үз көенә генә яшәп ята торган бер бабай инде.

– Соңгы вакытта нәрсәдән рәхәтләнеп, дөньягызны онытып көлдегез?

– Әле менә кичә Салават төркемендәге егетләр – Раиль, Рифатлар Әтнәгә барганда безгә кереп чыкканнар иде. Өй салдым дип мактанып йөрим бит инде, күрәселәре килгән. Чәй эчеп утырдык. Рифат Зарипов миндә укыган, мин аны “Кыек шәүлә”дә уйнаткан идем (Шәмсемөхәммәт абый укыта башлагач, дүрт кешедән торган, “Кыек шәүлә” дип аталган эстрада театры оештыра – авт.). Менә шул Рифат дигән малайдан үлдем көлеп. Узган ел алар Салаватка пародия ясаганнар. Рифат 60 яшьлек Салават образында – үлеш!.. Ә хәзерге юмордан мин көлә алмыйм, караганым да юк, ташладым. Бүгенге яшьләрнең юморын бөтенләй кабул итмим, урысчасын да, татарчасын да. Алар, иң беренче чиратта, кыланалар, әйтергә теләгән фикерләре юк. Яшьләр кабул итәдер инде аларны, ләкин безнең буын юморы бетте, үлде.

– Шулай да, кайсы шәкертләрегезгә өмет баглыйсыз?

– Миндә укыдылар да, миннән өйрәнделәр дигән сүз түгел бит әле ул. Тормыш – үзе остаз. Мәсәлән, мине берәү дә юмор остасы итеп укытмады. “Бу минем остаз иде”, – дип телевидениегә баргач, әйткән буласың инде аны. Ләкин барысы да Ходай кулында, талант тумыштан килә. Дөрес, азмы-күпме миннән дә өйрәнәләрдер инде. Минем әллә кайчангы монологларымны кайбер артистлар хәзер яттан сөйләп йөри.

– Гомумән, юморның киләчәген күрәсезме?

– Ансыз дөнья бармый. Юмор бит ул тормышта. Тормыштагы юмор сәхнәгә менә. Дөнья бетмичә, юмор бетми. Ә дөнья кайчан да булса ер бетәчәк, анысына мин ышанам. Бөтен галактика туфракка, тузанга әйләнәчәк, тарих та юкка чыгачак. Шуңа күрә тарих, тарихта калам дип яшәүчеләргә мин би-ик елмаеп карыйм. “Каласың, пычагым, син лутше Коръән укы”, – дим эчтән генә. Тарихта калам дип, берүк интекмәсеннәр.

– Хатын-кызда ир-кешегә караганда юмор хисе азрак диләр, килешәсезме?

– Килешәм-килешәм. Гомумән, хатын-кызның юмор белән сәхнәгә чыкканын кабул итә алмыйм. Яшь кызлар күренгәли бит. Үзләренә дә әйтә идем: “Йөрмә, кеше көлдермә, синең эшең бала табу”, – дип. “Мунча ташы”нда стажлы хатын-кыз ул Ульяна Князева гына. Калганнары килделәр дә киттеләр. Ульяна да бер китеп йөргән иде, ләкин ул аннары кире кайтты, чөнки “Мунча ташы”нда уйнау аның иң яраткан эше булып чыкты. Татар эстрадасында юмор белән чынлап торып шөгыльләнгән бүтән хатын-кызны мин белмим. Ә, гомумән, миңа калса, хатын-кыз шар ярып, теләсә-нәрсә сөйләп, пародия күрсәткән булып йөрергә тиеш түгел. Ислам шәригате дә шулай куша (хәзер, Аллага шөкер, исламны яхшы беләм, Коръәнне кат-кат укып чыктым). Хатын-кыз өйне карап, бала үстереп, хуҗабикә булырга тиеш. Юмор – ул ир-ат эше.

– Иң истә калган, яраткан монологыгыз?

– Андыйлар күп булды. Илфак Шиһаповның монологларын шактый укыдым бит инде мин. “Акча заманы” дигәне нык исемдә. Аны телевидение дә күп тәгәрәтте. Бүген бөтен нәрсәнең нигезендә – акча. Дөньяның, идеологиянең акчага корылуы турындагы бу монолог миңа бик ошый иде. Монолог персонажын мин КГБның подполковнигы дәрәҗәсенә менгездем, партком партиясе хикмәтләрен, үзем белгәннәрне кыстырып сөйли идем.

– Бүгенге җитәкчеләр турында ни уйлыйсыз?

– Әйттем бит инде, бөтен нәрсә алдауга һәм акчага корылган. Шуңа күрә мин җитәкчеләрне – Мәскәүнекеләрне дә, үзебезнекеләрне дә, керфек астыннан гына карап, аларның вәгъдәләреннән көлеп: “И-и, абзый, синең кем икәнеңне беләм бит инде”, – дип тыңлап утырам. Ялганга корылган сәясәт безнең Русиядә бик нык чәчәк атты, хәзер ул бөтен җир шарында таралган булып чыкты инде. Хуҗа дигән әйбергә сарказм белән карыйм. Үзем беркайчан да буйсынмаска тырыштым. Нәрсә генә әйтсәләр, кушсалар да, акрын гына гел үземчә эшли идем. Менә мин шундый кире, башбирмәс, бераз астыртынрак, бер яктан караганда, куркак та инде, икенче яктан үз сүземне бирми торган бер адәм булып яшәдем.

– Бүген нинди хыялларыгыз бар?

– Хыяллар юк. Шушы тормышымның азагында, инде артык нык чирләмичә, кеше кулларына калмыйча, җиңел генә үләсе иде.

P.S. Шәмсемөхәммәт абый – гаҗәп кызык, жор телле, мәзәк, туры сүзле кеше. «Тормышта мин җитди», – дисә дә, дөресен әйтим, аның көтмәгәндә әйтеп куйган кайбер җөмләләреннән көлеп җибәрәселәрем килде. Аннары шуңа игътибар иттем: аның телендә гел Алла боерса, Алла теләсә. Бүген ул әнә шулай Ходайга табынып, үзе әйтмешли, әкрен генә, җайлап кына яшәп ята. «Укучыларның миңа сораулары булса, газетага язсыннар, мин аралашырга һәрчак әзер», –диде ул.

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА

Татарстан яшьләре

Фикерләр

  1. Көлке көлә килә, арттан куа килә

    Мәсәлән, мине берәү дә юмор остасы итеп укытмады))))))

    Эллэ узен юмор остасы дип саный микэн?

    Артистлыгы белэн килешэм,чонки то коммунист,то юморист.Телэсэ кайсы заманга яраклаша белуе сизелэ.

    Хатын-кызда юмор хисе аз тугел,жаннарым.
    Матбугат Ру юмористларын искэ алу да житэ.
    Хатын-кыз юморы ул тупас тугел,ирлэрнекеннэн шунын белэн дэ аерыла.

    Хатыны белэн бэхетле яшэу эле ул,калган хатын-кызларга ничек яшэргэ ойрэтергэ момкинлек бирэ дигэн суз тугел.

Фикер калдыру