Россия мөселман эшмәкәрләре ислам банкингыннан файдалана алачак

Партнерлык банкингы үзәге белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоцициясе хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалаган

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Партнерлык банкингы үзәге белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоцициясе хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалаган. Әлеге документ белән ислам финансларын, икътисад һәм банк эшчәнлеген үстерү өлкәсендә уртак эшнең өстенлекләре һәм юнәлешләре билгеләнгән.

Меморандум кысаларында кайбер белем бирү проектлары һәм фәнни-тикшеренү эшләрен тормышка ашыру, шулай ук мөселман бизнес-берләшмәләре вәкилләре арасында хезмәттәшлекне арттыру ниятләнә. Моннан тыш, яклар юридик затларга расчет-касса хезмәте күрсәтү буенча махсус тарифлар һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм партнерлары өчен ташламалы шартлар кертү турында да килешкән.

Әйтергә кирәк, Партнерлык банкингы үзәге Россия Банкы, Татарстан Республикаксы буенча Милли банк, Татфондбанк, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам үсеш банкы (Согуд Гәрабстаны) ярдәмендә төзелгән. Шунысы да мөһим, Ислам банкы үзәгенең барлык продуктлары да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән килештерелгән.

Путин: “Россия допингка катнашы булганнарның барысын да җавапка тартачак”

Путин: “Россия допингка катнашы булганнарның барысын да җавапка тартачак”
Фото:tass.ru

 Президент билгеләп үткәнчә, Россия үзенең “чиста” спортчыларын дисквалификацияләү белән ризалаша алмый һәм закон нигезендә дөреслек даулаячак
 (Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Россия допингка катнашы булганнарның барысын да, кайсы чинда булуына карамастан, җавапка тартачак һәм “чиста” спорт өчен көрәшәчәк. Бүген бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия олимпия җыелма командасы белән булган очрашуда игълан итте, дип белдерә ТАСС.“Без допинг белән бәйле җәнҗалларга катнашы булганнарның барысын да, чиннарына һәм хезмәтләренә карап тормастан, җавапка тартып кына калырга җыенмыйбыз, иң мөһиме – спортка допингны катыштырмаслык нәтиҗәле система да формалаштырырга ниятлибез”, – дип басым ясап әйтте дәүләт башлыгы.

Президент билгеләп үткәнчә, Россия үзенең “чиста”, ягъни допингтан азат җиңел атлетларын дисквалификацияләү белән ризалаша алмый һәм закон нигезендә дөреслек даулаячак.

“Мин моны басым ясап әйтәсем килә: без үзебезнең допингтан “абсолют чиста” җиңел атлетларыбызны дәлилсез дисквалификацияләү белән килешә алмыйбыз, – диде Россия лидеры. Аның сүзләренчә, Россия ”ачыктан-ачык дискриминация” булганда, моның белән “килешмәячәк”. “Бу тулысы белән олимпизм принципларына туры килми. Шулай да, дөреслеккә фәкать закон тәртибендә ирешәчәкбез, катгый рәвештә Олимпия хартиясенә туры китереп эш итәчәкбез”, – дип нәтиҗә ясады Путин.

Президент шулай ук допинг-контрольга бердәм халыкара таләпләр эшләргә һәм ул процедураның ачыклыгын тәэмин итәргә өндәде.

Бөтен илләрнең дә допинг белән бәйле проблемалары була, дип билгеләп үтте ул. Шулай да, Путин фикеренчә, бу өлкәдә төрле илләрнең атлетларына карата таләпләр аерыла. “Допингка каршы сайлап алып түгел, ә, чыннан да, нәтиҗәле көрәшү өчен бердәм халыкара допинг-контроль таләпләре эшләү кирәк дип инанам. Һәм, билгеле, спортчылар үзләре һәм җанатарлар тикшерүләр нәтиҗәләрен, кемнең, кайда, кайчан, ни рәвешле тикшеренә алуы, нинди нәтиҗәләр чыгарылуы ачык форматта күрә алырга тиеш”, – диде Россия лидеры.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында “Татар-информ”да белергә була

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 28 июль көнне 11.00дә “Татар-информ” агентлыгында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзраханов катнаша.

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-infom.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.

Татаристика югары мәктәбе филология, тарих, археология һәм культурологияне берләштерергә тиеш

Татаристика югары мәктәбе филология, тарих, археология һәм культурологияне берләштерергә тиешФото:kpfu.ru

 ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында әйтте
 Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУның Симуляцион һәм имитацион белем бирү үзәгендә булды. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәктә ТР Дәүләт Киңәшчесе Фундаменталь медицина һәм биология институты җитәкчеләре һәм профессорлар белән аралашты. М.Шәймиев сәламәтлекне саклауның бөтенләй яңа системасын формалаштыруның төп элементы буларак университет клиникасын үстерү кирәклегенә басым ясады. “Көнбатышта барлык алдынгы технологияләр кешеләргә университет клиникалары аша килә. Бүген мин безнең университетта да яхшы мөмкинлекләр күрәм.  Кыска гына вакыт эчендә бу актуаль фәнни уку юнәлеше дөнья дәрәҗәсендәге җиһазлар белән тулыланды. Алга таба да бу юнәлешне үстерү зарур”, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, бу уникаль инфраструктура һәм университетның әйдәп баручы галимнәре башкалар тәҗрибәсен генә өйрәнеп калмыйча, үз тәҗрибәсен дә тарата ала.

Лаборатор корпуста КФУ ректоры Илшат Гафуров хәзер университетның медицина кластерында эшләнүче проектлар турында сөйләде. Аның фикеренчә, классик университетның төп өстенлеге – институтларның күп юнәлешле булуында. “КФУда һәр өлкәдән диярлек белгечләр табарга була. Бу уртак нәтиҗәгә ирешү өчен көчләрне берләштерү мөмкинлеген бирә”, – диде Гафуров.

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар телен, милли мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләрне саклап калу турында сөйләштеләр. “Татар филологиясен меңләгән студентлар өйрәнә, ә күптән түгел төзелгән  Татаристика югары мәктәбе катнаш юнәлешләр: филология, тарих, археология һәм культорологияне берләштереп, әлеге эшне ныгытырга тиеш”, – дигән фикерен җиткерде М.Шәймиев.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында да шул теманы дәвам иттеләр. Анда тарихчылар Татарстан Дәүләт киңәшчесенә милли мирасны өйрәнгән вакытта филологлар һәм тарихчыларның хезмәттәшлек традицияләре турында бәян итте.

“Бу хакта күбрәк сөйләшергә кирәк. Сез нинди нәтиҗәләргә ирешүегезне белеп торырга тиеш”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев КФУга сәфәре азагында.

КФУның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча татар телен саклап калу һәм үстерү аспектлары турында фикер алышуны түгәрәк өстәл артында дәвам итү карары кабул ителгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

Мөфтинең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында булганы юк иде – Рөстәм Батров

4 нче август көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тавышы белән яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары – матбугат секретаре Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр итте.

Рөстәм Батров әйтүенчә, Коръәнне тулысынча яздыру өчен бик күп вакыт киткән. “Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөфтиләре арасында беренче Коръән хафиз. Һәм ул Коръәнне тулысынча бөтен кагыйдәләре белән яздырып укып чыкты. Эш барышын шәехлар, зур галимнәр тикшереп торды. Авазларны әйтү ягыннан хаталы урыннары булса, аны дөресләтеп бардылар. Аудио Коръән бөтен тәҗвит кагыйдәләре, мәкам буенча дөрес итеп эшләнелгән. Мөфтинең, дин белгеченең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында әле булганы юк иде. Моны тарихи вакыйга дип тә атарга мөмкин. Төрле мөфтиләрнең Коръәнгә кагылышлы китаплар язганнары бар иде. Коръәннең бер өлешен яздыручылар да булды. Ә мондый форматтагы тулы Коръән беренче мәртәбә тәкъдим ителә.”

Аудио Коръән ике дискка яздырылган. Дисклар бушлай да тартылыр, сатуга да чыгарылыр дип көтелә.

Олимпия чемпионнары өчен премияләрне Татарстан күтәргән, Россия – юк

Олимпия чемпионнары өчен премияләрне Татарстан күтәргән, Россия – юк

5-21 августта Рио-де-Жанейрода старт алачак XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды/ 5-21 августта Рио-де-Жанейрода старт алачак XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү урын яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды. Әлеге сумма ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә.

Татарстан спортчылары һәм тренерларына дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы документта әйтелгәнчә, Олимпиада һәм Паралимпиада җиңүчеләренә – 4 миллион, көмеш медаль ияләренә – 2,5 миллион, ә бронза медаль яулаучыларга 1,7 миллион сум акча түләнәчәк. Тренерларга шул сумманың 50 проценты күләмендәге премия биреләчәк.

Әйтергә кирәк, стимул күләме узган Олимпия уеннары белән чагыштырганда, шактый арткан. Чагыштыру өчен: 2012 елда Лондондагы Уеннардан соң Татарстан спортчыларына 3,3 млн., 2 млн. һәм 1,3 млн. сум түләнгән иде. Тренерларына шул сумманың 50 проценты күләмендә акча бирелде.

Быелгы җәйге Олимпиадада Татарстан данын 16 спортчы яклаячагы хакында хәбәр ителгән иде. Әмма исемлектән волейболчылар Евгения Старцева һәм Виктор Полетаев төшеп калды. Россия спортчыларына карата Халыкара Олимпия комитеты кабул иткән карарда алдагы елларда допинг белән бәйле шау-шуларга тарыган спортчыларны бу ярышларга кертмәскә дигән пункт буенча Уеннарда велоузышчы Илнур Закаринның катнашмау мөмкинлеге бар.

4+4=8: Татарстан чемпионнарына баю мөмкинлеге

Әгәр дә Олимпия уеннарында чемпион калсалар, Татарстан спортчылары 4 кенә түгел, бәлки 8 миллион сум күләмендә акча алачак. Тагын 4 миллионны Россия хөкүмәте түлиячәк. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев ел башында ук имзалаган иде. Көмеш һәм бронза медальләр суммасы да Татарстанныкы белән тәңгәл.

Шунысы кызык, ил җитәкчелеге быел спортчыларга артык юмарт булырга җыенмый булып чыга. Кайбер фактларга гына игътибар итик. 2012 елдагы Лондон Олимпиадасында да, 2014 елгы Сочидагы кышкы Олимпия уеннарында да җиңүчеләр алган акчалата бүләк нәкъ быелгы күләмдә булган. Тотрыклылык, күркәм күренеш, әлбәттә. Спорт нәтиҗәләре дә шундый ук булса бигрәк тә. Икътисадта индексация, инфляция дигән төшенчәләр дә барлыгын онытсаң, быел ил данын күтәрүче спортчыларны моннан дүрт ел элек шундый ук уңышка ирешүчеләр белән чагыштырганда, бик начар бәяләнәчәк булып чыга. Лондон Олимпиадасы вакытында доллар да 30 сум тирәсе тора иде.

Рөстәм Миңнеханов: “Рубин” Европада уйнасын дип телик!”

Рөстәм Миңнеханов: "Рубин" Европада уйнасын дип телик!"

Кичә Казанның “Рубин” футбол командасын тәкъдим итү фанфесты үтте

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Кичә башкаланың Гаилә үзәге янәшәсендә Казанның “Рубин” футбол командасын презентацияләү фанфесты үтте. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов команда җанатарларына видеомөрәҗәгать белән чыгып, аларны яңа сезон башлану белән котлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Президенты Татарстан командасының җанатарлар мәхәббәтенә һәм игътибарына мохтаҗ булуына басым ясады. “Рубин” Европада уйнасын дип телик, аның уңышларына сөенергә язсын”, – диде Президент.

Фанфестта шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. “Без “Рубин” тарихындагы алтын белән уелып язылачак вакыйгаларның, зур җиңүләрнең шаһитлары булдык. Җиңүләрнең тагын буласына ышанычым зур”, – дип мөрәҗәгать итте мэр һәм клубка ярдәме өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.

“Рубин” фанфестында җанатарлар игътибарына клубның яңа уенчылары, логотибы, уенчылар формасы да тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов: “Юлларны вакытында дәваларга кирәк”

Рөстәм Миңнеханов: "Юлларны вакытында дәваларга кирәк"<br />
Татарстан Президенты район башлыкларына юлларның торышын күзәтергә кушты

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлшат Ганиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юллар төзелешенең сыйфатына аерым игътибар бирүне, ә район башлыкларына аларның торышын күзәтүне йөкләде.

Республика башлыгы бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әйтте. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

“Юл салу буенча объектның 81ендә эшләр бара. План 51 процентка үтәлгән”, – дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Быел торак пунктларга 40 км юл салачаклар һәм 370 км төбәк юлларын ремонтлаячаклар.

30 августка Кама аркылы күпернең икенче чиратын төзү дә тәмамланачак. “Быел Россиядә 2 генә күпер – Татарстанда һәм Удмуртиядә генә төзелә”,  - искәртеп үтте министр. Шул ук вакытка Зәй районында юл үткәргече дә салына. Ике объект та бер үк вакытта файдалануга тапшырылачак.

Графикка сыешмаган бердәнбер объект – федераль трассаның 941 нче юлы. “Волгомост” подряд оешмасы эшкә керешмәде дип хәбәр итте юл транспорты министры. “Быелга планлаштырылган эшне “Каздорстрой” башкарачак дигән карарга килдек. Ә тегесе белән без килешүне өзү процедурасын башладык”, – диде министр.

Республика көненә Татарстандагы торак пунктлардагы асфальт юлларны ремонтлау да төгәлләнеп килә. Бу эшләр төп программа буенча да, Татарстан Президенты фәрманы белән кабул ителгән өстәмә программа нигезендә дә башкарыла.

Татарстан Президенты республикада кабул ителгән югары стандартлардан бер генә миллиметрга да читкә китмәскә кушты: “Без юлларны ремонтлау һәм төзү өчен зур акчалар бүлеп бирәбез. Алар  тиешле ресурсны үтәмәсә, бик кызганыч. Сез республика өчен эшлисез, һәм юлларны үзегезгә эшләгән кебек салырга бурычлы. Стандарт бик катгый булырга тиеш. Казанда гына түгел, барлык эре шәһәрләрдә, бөтен җирдә дә. Кеше федераль юл, төбәк, муниципаль дип аерып тормый. Юл яки бар, яки юк”,

Пландагы эшләрдән тыш, агымдагылары да бар, алар турында да онытырга ярамый дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Әгәр юлларда ярыклар барлыкка килә икән – моңа шунда ук игътибар итәргә һәм проблеманы чишү өчен акча табарга кирәк. Ярыкны ямау җиңелрәк. Вакытында, зур чокырлар барлыкка килеп, юл сафтан чыкканчы  дәваларга кирәк”, – диде ул район башлыкларына.

КФУдагы бүгенге имтихан татар бүлегенә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте

КФУдагы бүгенге имтихан татар бүлегенә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте

Бүгенге сынауны татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә дәвам итте. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.

“Без бакалавриатка абитуриентларны филология (татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме); педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле), (татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы) юнәлешләре буенча кабул итәбез. Шушы 3 юнәлешкә барлыгы 70 бюджет урыны каралган. Бу илнең башка вузларындагы милли юнәлешләр белән чагыштырып караганда, бик яхшы сан. Милли тел, әдәбият бүлекләренә бер генә бюджет урыны да бирелмәгән уку йортлары бар”, – дип сөйләде бүлек мөдире, профессор Әлфия Юсупова.

Абитуриентларның рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ баллары, шулай ук татар теленнән имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына. Бүгенге сынауны әлеге фәннән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза. Әйтик, филология юнәлеше буенча гариза тапшырган 172 кешенең 47сенең БДИ нәтиҗәләре инде бар, шуңа күрә алар бүгенге имтиханнан азат ителгән.

Бүлек мөдире кабул итү сынауларының БДИ белән традицион имтихан кушылмасыннан гыйбарәт булуын әйтте, ягъни анда тест өлеше дә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәр дә бар. Шул ук вакытта абитуриентлардан мәктәп программасы күләмендә генә белем таләп ителә.

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән<br />

Камил хәзрәт Сәмигуллин гайбәтләрне кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымга бармаска чакыра

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Гөлшат Ганиева). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты.

Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән:

“Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек. Ә без, яшьләр, бу хакта берни дә белмибез. Бу хәбәрне раслагыз яки инкарь итегез әле, зинһар өчен. Дөрес икән, акчаны кая күчерергә икәнен, ничек ярдәм итеп булганын әйтегез”.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәгълүматны кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымнарга бармаска чакыра:

“Кайвакыт Интернетта үзең һәм гаиләң турында әллә никадәр кызыклы “яңалыклар” белергә була…Кемдер дөнья челтәрендә, имеш, минем әти-әниләрнең өйләре янган һәм, имеш, республиканың мескен пенсионерлары Татарстан Мөфтие гаиләсенә ярдәм итәр өчен 1000 шәр сум акча җыялар (яки җыярга тиешләр) дигән гайбәт тарата. Мондый хәбәр яки махсус таратылган ялган яки минем ир һәм кыз туганнарымның ялгышуы. Нинди генә очрак булса да: “Рәхмәт!” – диясем килә. Нинди генә максаттан эшләнүгә карамастан, Аллаһ аларга яхшы сыйфатлар бирсен. Мөгаен, һәрчак күз уңында булган кешеләр тирәсендә аларның үзләреннән дә күбрәк белгән кешеләр йөрүенә ияләнергә кирәктер инде. Мөгаен, тормыш шулай яратылгандыр”, – дип мөрәҗәгать иткән ул.

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Бүгенге форум татар телендә, милли рухта үткәрелә.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген мөселман яшьләре форумының алтынчы көне. Ул тулысынча татар телендә, гомумән, милли рухта уза. Форум кысаларында милли бәйрәм – Сабан туеның оештырылуы моңа дәлил булып тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте вәкиле Айзирәк Гәрәева сөйләде.

Искәртеп үтик: мөселман яшьләренең II форумы Болгарда үткәрелә. Анда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым республикаларыннан, Ростов, Төмән, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән 120ләп делегат катнаша. 16 июльдә башланган форум иртәгә төгәлләнәчәк. Атна дәвамында мөселман яшьләре аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күздә тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашты, чит илләрнең һәм Татарстанның күренекле дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, белән очрашты.

Бүгенге чаралар иртәнге сәгать 10да башланган. Иң элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләгән. Ул яшьләргә гыйлем алу үзенчәлекләрен аңлаткан. Аннары егетләрне, кызларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм әлеге район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сәламләп, аларга үзләренең нәсыйхәтләрен әйткән. Шуннан соң кунаклар һәм яшьләр Ак мәчеткә җомга намазына җыелган. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барган. Җомга вәгазендә ул бәрәкәтле чорда яшәвебезне билгеләп: “Бүген Татарстанда 1,5 меңләп мәчет эшли. Бөтен республикага нибары 13 мәчет калган заманнар да булган. Хәзер исә динебез үсештә, иманлылар саны көннән-көн арта бара. Бүген дә республикабызның иң матур мәчетләренең берсендә җыелдык”, – дигән. Ул яшьләргә ялган сүзләргә ышанып, ялгыш юлга кереп китүдән сакланырга, галимнәрнең хезмәтләренә таянып эш итәргә киңәш иткән.

Улюкаевның Төркия министры белән Казанда буласы очрашуы Мәскәүгә күчерелгән

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Нихат Зейбекчи Татарстанда Рөстәм Миңнеханов белән төрек капиталы кергән предприятиеләрдә булырга тиеш иде.

Иртәгә, 26 июльдә, РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Мәскәүдә Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи белән очраша. Министрлар анда ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында сүз алып барыр дип көтелә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Моңа кадәр Алексей Улюкаев белән Нихат Зейбакчи очрашуны 26сы Казанда уздырачагы турында хәбәр булган иде.Татарстан башкаласына килгәч, Нихат Зейбекчи ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән төрек капиталы кергән 2 предприятиедә булып, җитештерү мәйданнары ачар дип планлаштырылган иде.

Татарстанда хезмәт хаклары 8 процентка арткан

Республика халкы айга уртача 29,4 мең сум акча эшли

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). 2016 елның беренче яртысында Татарстанда уртача хезмәт хакы 8 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Экспертлар санап чыгарганча, республика халкының табышы бер айга уртача 29,4 мең сум тәшкил итә.

Татарстанстат хәбәренә караганда, республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләргә 29 мең 397 сум хезмәт хакы исәпләнгән. Ә бу узган елгыдан 7,9 процентка күбрәк.

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

 Конкурста киләсе елга шамаилләр музее ачылачагын игълан иттеләр
 Бүген Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Икенче тапкыр үткәрелгән бәйгегә Казан, Азнакай, Мамадыш, Яр Чаллы калаларыннан, Россиянең Владимир, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләреннән юлланган 200дән артык заявка теркәлгән.

Бәйгенең шорт-битенә кергән шамаилләрдән “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 3 мәйданчыгында күргәзмәләр эшләнелгән. Ислам мәдәнияте музее исә “Гаилә мирасы буларак шамаил” конкурстан тыш номинациясендә шамаилләрне тәкъдим иткән.Оештыручыларның һәм жюри әгъзаларының берсе, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, быелгы бәйгенең аермасы конкурска профессиональ эшләр күп юлланылган булуда.

“Конкурска җибәрелгән эшләр, минем фикеремчә, профессиональ яктан бик нык үскән. Катнашучыларның саны узган елгы кебек бер тирәдә, әмма былтыр балалар эшләре бик күп иде. Быел исә без ул номинацияне булдырмадык, шуңа да карамастан, “Минем гаиләмнең шамаиле”ндә шактый күп кеше катнашты”, – диде ул. Аның сүзләренчә, бу бәйге турында күп кенә профессиональ рәссамнар ишетеп белә башлаган. Приз фонды да былтыргыга караганда зуррак. Иҗатчыларга бераз булса да матди ярдәм күрсәтү максатыннан, урыннарны берничә кешегә бүлеп түгел, ә бер катнашучыга гына тапшырырга ниятләгәннәр.

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда Санкт-Петербург көннәрен уздыру дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыта”

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда Санкт-Петербург көннәрен уздыру дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыта"Фото:prav.tatarstan.ru

Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлек юлларын барлый

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко җитәкчелегендә зур делегация килде. Татарстанга сәфәрләренең төп максаты – Санкт-Петербург һәм Татарстанның бизнес-берләшмәләре арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышу, эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бүген кич С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ТРда Санкт-Петербург көннәре ачылачак. Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булачак.

Казанның “Корстон” комплексында Татарстан һәм Санкт-Петербургның үзара хезмәттәшлеге буенча төбәкара форум узды. Аның нәтиҗәсе буларак, ике як предприятиеләре бер-берсенең продукциясен алмашу мөмкинлекләрен барларга тиеш булачак.

Форум ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул зур делегацияне сәламләүгә шат булуын белдерде. Бүгенге форумның Татарстанда Санкт-Петербург көннәре кысаларында узуын искәртте. “Без хезмәттәшлекне җанландыру, ике як өчен дә кызык булган актуаль проектлар турында фикер алышу, предприятиеләребез арасында туры багланышлар урнаштыру мөмкинлеген югары бәялибез. Санкт-Петербург – безнең стратегик партнер”, – дип, Президент төбәкләр арасында товар әйләнешенең 17 млрд сум тәшкил итүен һәм аны берничә тапкыр арттырырга кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Петербургка йөк һәм җиңел автомобильләре, комплектлау детальләре, химия һәм нефть химиясе сәнәгате продукциясен, туклану продуктлары, суыткычлар, дәвалау препаратлары юллавын билгеләп узды. Ә Петербургтан республикага шулай ук җиңел машиналар, лифтлар, тракторлар, җиңел сәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе, лак-буяу материаллары кайтарыла. “Иң мөһиме – безнең күп кенә әйдәп баручы предприятиеләребезнең Санкт-Петербург оешмалары белән эшлекле элемтәләре булуы”, – дип белдерде Президент.

Энгель Фәттахов: “Баланы 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә бернинди законлы нигез юк”

Энгель Фәттахов: “Баланы 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә бернинди законлы нигез юк” 19 июль 2016,16:36
Фото:mon.tatarstan.ru

Балаларны 9 нчы сыйныфтан соң 10 нчыга кабул итмәү буенча шикаятьләрне министр раслады

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр килүне Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов раслады. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ул бу гамәлне закон нигезендә башкарылмавын билгеләп үтте.

“Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга да карамастан, 9 нчы сыйныфтан соң балаларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә бернинди законлы нигез юк. Директорлар да, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә, республика районнарындагы башка затлар да баланы 10 нчы сыйныфка кабул итүгә каршы була алмый. Без балаларны белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин итәргә тиеш”, – диде Э. Фәттахов.

Ул шулай ук быел Татарстанда 600ләп белем бирү учреждениесенең база мәктәбе булачагын хәбәр итте. “Мәктәптә кимендә 80 бала укыса, ул база мәктәп була. Алар белем бирү сыйфатын гарантияләргә тиеш”, – дигән фикердә министр.

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен бары татарча гына уку турында карар кабул ителергә мөмкин

 

Бу хакта мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде, дип хәбәр итә “Татар информ”. “Әлеге тәкъдим белән кайбер хәзрәтләребез чыкты. Мин дә бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса – гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗани.

Шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, – диде ул.
Мөфти билгеләп үткәнчә, бу карар татар телен аңламаган кешеләрне вәгазь тыңлау, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә дигән сүз түгел. Рус телендә вәгазьне башка көннәрдә оештырырга була. Хәтта җомга да, әйтик, ахшам намазы алдыннан. Ләкин вәгазьләребез, гыйбадәтләребез, мәчеттә аралашу да татарча булса, яхшы булыр иде, диде ул.
“Казанда берничә мәчеттә генә русча сөйлиләр. Татар теленә өйрәнү авыр түгел. Өстәвенә, мәчетләр каршында рус телле якшәмбе курслары эшләп килә. Хәтта безнең Галиев мәчетендә дә дәресләр атнасына 6 тапкыр русча һәм нибары 1 мәртәбә татар телендә үткәрелә”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Шул ук вакытта ул җомга вәгазьләренең генә фәкать татар телендә алып барылачагын ассызыклады.
Карар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында кабул ителергә мөмкин. Пленумның Корбан гаетенә кадәр уздырылачагы билгеле (Корбан гаете быел 12-14 сентябрьдә була).

Гүзәл Уразова яңа клибын ничек төшергән? (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың “Килче, килче” җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Әлеге шаян клипны кайда төшергәннәр, төшерү процессында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән – бу хакта Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.

– Владимир Федоров көенә, Анна Попова сүзләренә иҗат ителгән “Килче, килче” җырының клибы Казаннан ерак түгел урында – ямьле Идел елгасы буенда төшерелде. Су өстендәге сал селкенеп торгач, урын әз булгач, биергә кыенрак булды. Әмма аның кызыгы да шунда иде. Сал су буйлап агып китмәсен өчен гер ясап, кирпечкә бәйләдек. Ә ярга йөзеп килү өчен үзебез белән таяк алдык. Әмма су төбе тирән булу сәбәпле, таякны ишкәк урынына файдаланырга туры килде, – дип сөйләде Гүзәл Уразова.
Җырчы сүзләренчә, бию күренешләре төшерелгән салны кору өчен берничә транспорт җәлеп итәргә туры килгән. Җыр сезон дәвамында башкарылгач, бию алдан ук куелган булган. “Үз эшенең осталары белән эшләгәч, клипны 2 көн эчендә төшереп бетердек”, – ди Гүзәл.
“Килче, килче” җырының клибында җырчы Илдар Хәкимовны да күрергә мөмкин. Клип эчтәлеге буенча, балыкчы Илдар су буена балык тотарга төшә. Күп тә үтми, янына чибәр кыз – Гүзәл килеп утыра. Менә хикмәт: Илдарның кармагына суүсемнәр эләксә, Гүзәл берсеннән-берсе зур балыклар тота! Егет белән кыз кавышырмы – җавабын клипны карагач белерсез!

2016 елда бер миллион россияле бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаган

2016 елда бер миллион россияле бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаган

Быелның алты аенда приставлар 197,5 мең әҗәтленең милкенә арест салган

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). 2016 елда Россиянең бер миллион кешесенә, бурычлары аркасында, чит илгә чыгу тыелган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәте башлыгы Артур Парфенчеков үзенең Twitter челтәрендәге битендә хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның беренче алты аенда приставлар бурычлыларга карата 961,7 мең карар чыгарган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырагн вакытта 336 меңгә артыграк дигән сүз.

Агымдагы елның алты аенда приставлар 197,5 мең әҗәтленең милкенә арест салган. Ә 2015 елның гыйнвар-июнь аенда әлеге күрсәткеч 30 меңгә кимрәк булган.

Суд приставлары федераль хезмәте башлыгының бәясе “Е заем” микрофинанс компаниясенең әлеге хезмәт мәгълүматалыран таянып эшләнгән исәпләүләреннән аерыла. Алар мәгълүматына караганда, 2016 елның алты ае нәтиҗәләре буенча чит илгә чыгарылмаган әҗәтлеләрнең саны 2 млн кешегә якын тәшкил иткән. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы банклар һәм микрофинанс оешмалары заемчылары булган.

Алсу мәхәббәт турында: «Fashion дөньясында аның брендының копияләре бихисап»

Күпләрнең яраткан җырчысы, якташыбыз Алсу Сафина инстаграмда ире белән рапс басуында төшкән фотосын урнаштырган. Өченче баласын көтүче Алсу хисләргә бирелеп, мәхббәт турында фәлсәфә дә корып алган.

Аның татарчасы якынча болайрак яңгырый: “Мәхәббәтне акчага сатып алып та, аңа тәэсир итеп тә булмый, ул иң нәзберек һәм сирәк материя, fashion дөньясында аның брендының копияләре бихисап, әмма аны тудыручы һәрвакыт чынбарлык, әгәр сезгә килгән булса, йөрәгегездәге мәхәббәтне  бернәрсә белән дә бутамассыз.”

Данил Салихов: “Яшьләр белән эш авыр бара”

Язучы яшьләр белән эшләүне берлекнең бурычы дип саный. Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланганчы, Данил Салихов үзенең бүгенге әдәбият турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Дөресен генә әйткәндә, Язучылар берлеге эшләмәде түгел, эшләде. Берлек рәисе Рафис Корбанны эшләмәде дип әйтеп булмый. 12 илдән килгән төрки халыклар катнашында шигърият бәйрәмнәре үтте. Нинди генә әдәбияткә кагылышлы дата булмасын – Тукай, Җәлил көннәре, язучыларның түгәрәк даталары – барысы да үткәрелде. Әмма күңел рәнҗеше бар – олуг классикларыбыз, Туфан Миңнуллиннар, Хәсән Туфаннар кебек шәхесләр юбилейларын Тукай клубында гына түгел, зур залларда, Камал, Тинчурин театрларында үткәрергә кирәк иде. Бу алар өчен түгел, киләчәк буын өчен кирәк. Укучыларыбыз шул шәхесләргә тиңләшсен өчен кирәк. Без боларны Тукай клубындагы 150 пенсионер апа-абыйларыбызга гына күрсәтеп, әдәбиятыбызны алга ыргыта алмыйбыз. Шуңа күрә ул аудиторияләрдә яшьләр утырырга һәм катнашырга тиеш.

Аннары яшьләр белән эш авыр бара. Без аларны үзебезгә җәлеп итә алмадык. Бүген республикада “Калеб” яшьләр оешмасы бар. Алар рәссамнарны, композиторларны, гомумән, киләчәктә олуг шәхес булырдай яшьләрне җыеп, кичәләр уздыралар. Алар безнең белән үзара эшләсәләр, тагын да матуррак булыр иде.

Бүгенге корылтай сагындыргандырмы, бик ошады. Безнең бер генә ялгышыбыз булган – зуррак бинага җыелырга кирәк иде. Теләгән һәркем дә залда урын таба алмады. Рәис урынбасары булырак, ялгышымны таныйм.

Чыгышларга язылалар. Язылалар икән, димәк ниндидер үсеш, кызыксыну бар. Язучыларда борчылу дигән әйбер бар. Бу әйбер сөендерә. Берәү дә чыгыш ясамаса, ул чагында әдәбиятка караш сүнгән, бу берәүгә дә кирәкми дияр идек. Бүген укучы китап укудан читкә китте. Әгәр монда да бәхәсләр булмаса, – милләт үлеп бара дигән сүз. Шуңа күрә дә залларның шыгрым тулып торуы шатландыра.

- Еш кына укучылардан “безнең 400 гә якын язучы, китап кибетенә керсәк, укырга әйбер аз”, дигән сүзләр ишетелә.

- 337 язучы. Мин моны аңлата алам. Ни өчен дисәң, язучыларның китаплары, иң күп дигәндә, 3 мең данәдә чыга. Үзгәртеп кору башлангач, һәр кибетнең үз хуҗасы барлыкка килде, хәтта районнарда да татар китапларын сатмый башладылар. Укучыга китапны китереп тапшыру авырлашты. Китаплар 2-3 мең экземпляры чыга, җитәкчелегебез аларның 80 процентын китапханәләргә җибәрә, китап кибетләренә 150 данә кала. 150 данә ул күпме? Шуңа күрә китап кибетләрендә китаплар юктыр дип уйлыйм, – диде Данил Салихов.

Татарстан Президенты Италия компаниясе белән хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде

Татарстан Президенты Италия компаниясе белән хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде Фото:prav.tatarstan.ru

 «Сайпем С.п.А.» компаниясенең төбәк директоры “Түбән Кама Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте өчен корылмалар төзү буенча тәкъдимнәр белдерде
 (Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Италиянең «Сайпем С.п.А.» компаниясенең Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге һәм Балтия илләре буенча төбәк директоры Джанлука Алиотта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республикада тормышка ашырыла торган нефть, газ, химия комплексында эре проектлар буенча хезмәттәшлек итү буенча фикерләштеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинны Ульяновск өлкәсендә мөселманча җирләделәр

Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинны Ульяновск өлкәсендә мөселманча җирләделәр

 Очучыга Россия Герое исеме бирелергә мөмкин
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллин бүген туган ягында – Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында мөселман кануннары буенча җирләнде. Очучы белән хушлашырга меңнән артык кеше килгән.

Искәртәбез: 8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар булалар. Вертолет бәреп төшерелә. Ми-25 экипажы – очучы инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак була.

Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уеннарын популярлаштыра

Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уеннарын популярлаштыра

 Бу уеннарны төбәкләрдә эшли торган татар яшьләре оешмаларына тарату ниятләнә
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уены демоверсиясен әзерләгән. Уен “Акыллы көрәш” дип атала. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Татар яшьләре көннәре делегаты, Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе рәисе – тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре егете Наил Шабанов сөйләде.

“Акыллы көрәш” уены нигезендә – татарның үткәне һәм бүгенгесе, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган сораулар. Алар ярдәмендә татар яшьләре, гаиләләре, гомумән буш вакытын файдалы уздырырга теләгән һәркем уен формасында татар тарихына, мәдәниятенә бәйле кызыклы фактлар белән таныша ала. Әйтик, уен карточкаларында Казанга ничәнче елда нигез салынуы, Идел буе Болгарында ничә хан идарә иткәнлеге хакында сораулар бар. Аларга җавап биреп, уенчылар баллар туплый. Уен тартмасындагы милли бизәкле график сурәтләрнең барысын да яшьләр үзләре ясаган.

Икенче өстәл уены “Әкият” дип атала. Ассоциацияләргә корылган бу уенны татар рәссамнары белән берлектә әзерләгәннәр. Соңгылары арасында танылганнары да, рәсем сәнгатендә беренче адым ясый торганнары да бар. Әлеге рәссамнарның 84 иҗади эше карточкаларга төшерелгән. Уен кагыйдәләре буенча, катнашучыларга берничә карточка өләшенә. Уенчы аларның үзендә нинди ассоциация тудыруын, шулай ук алып баручы карточкасының нинди булуын әйтеп бирергә тиеш. Сүз уңаеннан, өстәл уеннарының икесендә дә миллилек йөреш ясый торган кечкенә фигураларда да чагыла: аларны Казан гербындагы зилант рәвешендә эшләгәннәр.

Римма Ратникова: “Дәүләт Думасына кандидатлар арасында хатын-кызлар һәм яшьләр аз”

Римма Ратникова: "Дәүләт Думасына кандидатлар арасында хатын-кызлар һәм яшьләр аз"

 “Бердәм Россия”дән кандидатларның гомуми исемлегендә һәр дүртенче кандидат – хатын-кыз
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Максим Кирилов, Гөлшат Ганиева). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан күрсәтелгән депутатлыкка кандидатлар арасында яшьләр һәм хатын-кызлар аз булуга зарланды. Бу хакта ул “Партия лигасы” дискуссия клубының чираттагы утырышында белдерде.

Татарстан парламенты вице-спикеры журналистларның сораларына җавап биреп, Дәүләт Думасына депутатлыкка Татарстаннан күрсәтелгән кандидатлар арасында хатын-кызлар (Әлфия Когогина һәм Ольга Павлова гына) һәм яшьләр аз булуны әйтте.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев праймериз тәмамлангач, алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән канәгатьсез кешеләр булмауга гаҗәпләнүен әйтте. Ул гына да түгел, элек партия әгъзасы булмаучылар да праймериздан соң партия эшенә актив кушылырга тели. “Бу “Бердәм Россия” башкарган процедураның тагын бер казанышы һәм уңай ягы. Без чыннан да таяна алырлык кешеләр алдык”, – дип белдерде Кондратьев.

Шул ук вакытта партиянең Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары – Төбәк һәм технологик эшләр идарәсе җитәкчесе Андрей Парфенов ил буенча гомум исемлектә һәр дүртенче кандидатның хатын-кыз булуын әйтте. Ә яшьләре 30 яшькәчә булганнар – 15 кеше.

Искәртәбез: бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясенә VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеге һәм “Бердәм Россия” партиясеннән бер мандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеге тапшырылды.

Төбәк исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде, икенче урында – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Исемлектә праймеризда иң күп тавыш җыйган 14 кандидат бар. Тагын алты кандидат бер мандатлы сайлау округлары буенча көрәшкә кушыла.

Татарстанда яшьләрнең конфессияара форумы узарга мөмкин

ТР мөфтие Татарстанның Дагыстан үрнәгенә иярмәкче булуын әйтте

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның күп кенә өлкәләрдәге проектлары тәҗрибәсен башка төбәкләр өйрәнсә дә, республика үзе дә читтәге кызыклы тәҗрибәләрне үзендә файдалана. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Мөфти сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанда яшьләрнең конфессияара форумы узуы ихтимал. “Без үзебез дә кайбер кызыклы тәҗрибәләрне кулланабыз. Мисал өчен, Дагыстанда кызыклы тәҗрибә бар. Владыка Феофан Кавказда булганда, яшьләрнең конфессияара форумы булган. Мөселман, православие вәкилләре бер-берсенең мәдәниятен өйрәнгән. Хәзер без атакай белән монда ничек итеп үткәрергә дип сүз алып барабыз”, – диде.

Камил хәзрәт, төбәкләрнең бер-берсенең тәҗрибә алмашуына килгәндә, изге эшләрдә ярышырга тиешлекне әйтте. “Кемнең беренче башлавы мөһимдер, әлбәттә. Әмма принципиаль түгел. Татарстан күп очракта беренче, бәлки бу безнең халыкның инициативалылыгы белән бәйледер. Без 10 мең кеше катнашында Ифтар мәҗлесе үткәргән иде. Бездән күреп, башка төбәкләр тагын да күбрәк кеше җыеп Ифтар ясады. Әмма без беренче булдык”, – диде мөфти.

Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы”нда Сабан туе да булачак

Форум кысаларында әхлакый тәрбия, экологик, спорт юнәлешләре дә колачланачак(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы” нда Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимерова белдерде.

“Форумдагы яшьләр татар халкының милли көнкүреше, традицияләре белән якыннан таныша алачак. Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдән килгән яшьләр татар халкы традицияләре белән бик тә кызыксына. Бу максаттан Сабан туе уздырачакбыз”, – диде Айгөл Биктимерова.

Спикер әйтүенчә, икенче форумны Болгарда чатыр лагере территориясендә уздыру яшьләрнең күңеленә бик хуш килгән. “Без моны оештыра алуыбызга бик шатбыз. Әлеге читкә чыгып оештырылган форум – саф һава сулау, изге җирдә рухи, дини азык алу өчен яхшы мөмкинлек. Анда ел дәвамында барлыкка килгән тыгыз элемтәләр көчәя”, – диде ул.

Айгөл Биктимерова башка төбәкләрдә дә мөселман яшьләре белән очрашулар мөһим булуын, аларның форумны ел буе көтеп алганын билгеләп узды. “Былтыр да бар кеше дә вакытында теркәлергә өлгермәгән. Кемнәрдер бу хакта соң ишеткән булып чыкты. Бу форум үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу да, читтәгеләр безгә үзләре турында сөйли. Яше тулмаганнар инде киләсе форумны көтә, бу безне сөендерә”, – диде.

Айгөл Биктимерова яшьләрнең белемгә тартылуын билгеләп үтте. “Быел да күренекле дини тәгълиматчы Абдерәхим Лакримның киләчәгендә шик тумады. Яшьләр үзләре дә алдан ук форумга кемнәр килүе белән кызыксынды. Шуңа күрә форумның планын, программасын төзегәндә, моңа игътибарны юнәлттек. Көн саен лекция, әңгәмәләргә вакыт бүләчәкбез. Форумга кадәр кемнең ни белән кызыксынуы, кайсы өлкәдә белемен баетырга теләве турында сораштык. Яшьләргә кызыклы лекторларны чакырдык”, – диде ул.

Судан Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели

Казанда Судан Республикасы делегациясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре очрашты

Бүген Татарстанга эшлекле визит белән Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер җитәкчелегендәге делегация килде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм ТР МДН аппараты җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев каршы алды.

Мөхтәрәм кунаклар белән очрашуда “Хәләл” стандарт комитеты, “Вакыф” Фонды җитәкчелеге, Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе, мөселман табиблары берлеге, Партнерлык банкингы үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм хәләл хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашты.

Ике як үзара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, очрашу барышында перспективалы юнәлешләрне барладылар.
Аерым алганда, Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Татарстанда хәләл продукция җитештерү өлкәсе шактый алга киткән булуын билгеләде.

“Суданда күбесенчә мөселманнар яши һәм без сезнең белән барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Аеруча, хәләл-медицина өлкәсен үстерүдә нәтиҗәле эшли алабыз. Шулай ук вакыфлар системасы тәҗрибәсе белән дә бүлешә алабыз. Мәсәлән, безнең Мәккәдә һәм Мәдинәдә вакыфлы милкебез бар. Бу тәҗрибә белән без, һичшиксез, уртаклашачакбыз”, – дип белдерде илче.

Судан Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең киңәшчесе Ахмед Халифа Мохамедали Идрис һәм Судан Илчелегенең РФ дәге хәрби атташе урынбасары Мохамед Рахма “Хәләл” стандарты буенча продукция чыгаручы Татарстан җитештерүчеләре белән элемтәләрне җайга салырга вәгъдә иттеләр.
Искәртеп үтик, бүген Судан Республикасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Якын арада Судан башкаласы Хартумга хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем җибәреләчәк.

“Алабуга” Европада иң яхшы махсус икътисади зона дип табылган

"Алабуга" Европада иң яхшы махсус икътисади зона дип табылган<br />
Бу хакта “Алабуга” МИЗның 10 еллыгына багышланган утырышта оешманың генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде/(Алабуга, 5 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлшат Ганиева). “Алабуга” МИЗ зур проектлар өчен Европаның иң яхшы махсус икътисади зонасы дип табылган. Бу хакта МИЗның 10 еллыгына багышланган утырышта “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде. Ул  алынган дипломның кечерәйтелгән күчермәсен истәлек өченРөстәм Миңнехановка  тапшырды.

Территорияне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, Тимур Шаһивәлиев хәзерге вакытта глобаль икътисади вәзгыятьнең яхшылардан булмавын билгеләп үтте. Россия икътисадына көнбатыш инвестицияләре күләме 92 процентка кимегән. Кытай инвестицияләренә өметләр дә әлегә акланмаган.

“Мондый шартларда потенциаль партнерларга тәкъдимнәр мөмкин кадәр отышлы булырга тиеш”, – дип саный Тимур Шаһивәлиев. Инвесторлар бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар: территория, инфраструктура, комплектлаучылар, сервис, чимал һәм энергия чыганаклары булган җиргә килергә тели.

“Татастан дәүләт компаниясен булдыруга 70 млн сум акча салды. Нәтиҗәсе – 16 млрд сум инвестицияләр”, – дип белдерде МИЗ генераль директоры. “Кытай шундый ук тәкъдимнәр кертә. РФ Икътисади үсеш һәм Пекин дәрәҗәсендә уртак проектны тормышка ашыру турында карар кабул ителде”, – дип хәбәр итте Тимур Шаһивәлиев. Россия ягыннан аны тормышка ашыру бәясе – якынча 10 млрд сумга якын. Кытай әзер мәйданчык, структура, эшләүче бизнес, ә “Алабуга” 60 яңа резидент һәм күпмиллиардлы инвестицияләр ала.

Тагын бер перспективалы юнәлеш – “Алабуга-2″ мәйданчыгы. Нефть химиясе производстволарын эшләтеп җибәрү буенча чикләүләрне алу өчен индустриаль парк ачылачак. Ел азагына кадәр Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге резидентлары исемлеген төзәргә туры киләчәк.

Татар әдәбиятыннан имтиханны республикада нибары бер укучы гына тапшырган

Татар әдәбиятыннан имтиханны республикада нибары бер укучы гына тапшырганМөслим кызы үзенең китап яратуының сәбәбен 20 хуҗалыклы авылда тууы белән аңлата

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Сәрвәр Хафизова). Быел Татарстанда 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны нибары бер генә укучы тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр итте.Бердәнбер укучы Флүзә Гиздуллина Мөслим районының 20 хуҗалыклы Сикия авылында яши. Татар теленнән – 92, рус теленнән – 91, әдәбияттан – 72 балл җыйган, ә математикадан база өлешеннән “5”ле алган. Тик кызганыч, шулкадәр тырышып укыса да, вузга үзе теләгән белгечлек буенча укырга керә алмаячак.

Флүзә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланган. Укытучысы, теория өлеше бик авыр бит, дип кисәтсә дә: “Миңа укырга керү өчен шул фән кирәк”, – дип җавап биргән. Ләкин Флүзә җәмгыять белеменнән БДИ бирмәгән. Шуңа күрә аны бу белгечлеккә кабул итмәгәннәр. Хәзер көллияттә башлагыч сыйныф укытучысына укырга җыена. “Татар әдәбиятыннан сынауны берүзем тынычлап бирдем. Әмма биремнәр катлаулы иде”, – ди ул.

“Флүзә безнең мәктәпкә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач килде. Мин дәрестә берәр зур романнардан өзек китерсәм, икенче көнгә ул инде аны укып та килә иде. Үзе дә башка китапларны сорап укыды. Мин аңа анализ ясарга өйрән дип күп итеп китаплар биреп җибәрә идем. Әле барысын җыеп, пакетларга тутырып китергән. Мин белмәгән нәрсәләрне дә белә иде хәтта. Мин аңа этәргеч кенә биргәнмендер дип уйлыйм. Ул үзе бик кызыксынучан, тырыш кыз. Сыйныфыбызда матур әдәбият белән кызыксынучы балалар шактый иде. Күбесенә әдәбияттан “5ле” куйдым”, – ди Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Даутова.

Флүзә әйтүенчә, ул китапны бер көндә дә укып чыга ала. Гадәттә көнгә 4 сәгать укырга тырыша. Үзенең ничә китап укыганын санамаган. Аларның саны бик күп, ди. Татар, рус, чит ил әдәбиятын – барысын да укый. Китапны исә интернеттан түгел, кулына тотып укырга ярата. Башкача аның тәмен тоймый. Бигрәк тә Әмирхан Еники, Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан иҗаты күңеленә якын.

«Ак калфак»лылар эшсез утырмыйлар!

Кичә, 24 Рамазан ае кичендә,  «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы канат астында эшләп килгән  «Ак калфак» оешмасы әгъзәлере мастер-класста очраштылар. «Ак калфак» оешмасының рәисе Разия-ханым Аюпова, җыелган хатын- кызлар өчен кулъяулыклар чегү һәм кулъяулыкның очларын крючок белән бизәргә өйрәтте. Бу җыелыш, «Ак калфак» оешмасының Бөек җиңү көненә әзерләнү максатыннан, чөнки чегү бик тиз эш түгел, шуңа күрә  хәзердән әзерләнә башларга кирәк, дип ачыклады Разия-ханым.

S1340019

S1340042Разия-ханым игътибарлы итеп бар хатын-кызларга күрсәтеп- өйрәтте

Кубань хакимияте Сириядә һәлак булган очучы Рәфәгать Хәбибуллин гаиләсенә миллион сум түләячәк

Рәфәгать Хәбибуллин белән хушлашу чарасы 12 июль көнне Краснодар крае Кореновск шәһәрендә узачак

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Краснодар крае Сириядә һәлак булган 55нче аерым хәрби авиация полкы командиры, полковник Рәфәгать Хәбибуллинның гаиләсенә ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Интерфакс” агентлыгы яза.

“Губернатор йөкләмәсе буенча очучының туганнарына бер миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк”, – дип белдергән агентлык әңгәмәдәше.

2016 елның 8 июлендә Россия хәрби очкыч-инструкторлары Ми-25 вертолетында хәрби биремне үтәгәндә “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме тарафыннан бәреп төшерелгән һәм Сирия Хөкүмәте армиясе контролендәге территория тирәсенә төшкән. Экипаж әгъзалары – командир Рәфәгать Хәбибуллин һәм очучы-инструкторы Евгений Долгин һәлак була.

Рәфәгать Хәбибуллин белән хушлашу чарасы 12 июль көнне Краснодар крае Кореновск шәһәрендә узачак, шул ук көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районының Вязовый Гай авылында җирләнәчәк.

“Кол Шәриф” мәчете яңа кәгазь акчалар өчен символлар исемлегендә

Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгеләрендә нәрсә сурәтләнәчәген россиялеләр үзләре тәкъдим итә ала

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). “Кол Шәриф” яңа банкноталар өчен символлар исемлегендә пәйда булды, дип хәбәр ителә твоя-россия.рф порталында. Мәчет Россиянең тугыз федераль округы символлары картасында билгеләнде, элегрәк аңа Казан Кремле дә кертелгән иде.

Искәртеп узыбыз: 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар өчен символлар сайлауны Россия банкы игълан итте. Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгеләрендә нәрсә сурәтләнәчәген россиялеләр үзләре тәкъдим итә ала. Сайлау өч этапта узып, 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак.

8 июльгә твоя-россия.рф сайтында яңа банкноталарга символлар өчен 450 мең кеше тавыш биргән. Кулланучылар 3,7 меңнән артык символ тәкъдим итсә дә, 5 мең тавыш чиген нибары 15е генә узган.

Яңа банкноталарга шәһәр символларын 28 июльгә кадәр тәкъдим итеп була.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

Биредә милли йолалар, авыл туризмы юнәлешендә бик күп чаралар үткәреләчәк

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Актанышта булачак. Әлеге оешманың Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында барлыкка килгәнен искәртик. 13, 14, 15 июль көннәрендә Актанышта узачак чаралар турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә оешманың рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.

Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150 ләп делегатның авылларга 5 төркемгә бүленеп баруы ниятләнә.

“Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, – дип белдерде Кадрия Идрисова.

Ислам университеты төзелә башлады

19 – 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган

VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде

Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус – 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык.

- Быел форумга әлегә кадәр Болгарны күрмәгән мөфтиләрне, имамнарны һәм мәчетләребезнең актив әгъзаларын алып бардык. Шулай эшләгәндә, борынгы Болгарыбызны күбрәк кешеләр күрә ала, татарның кайдан чыкканы, тамыры кайдан булуын белә башлый. Гомумән, үзен татар дип белгән һәр кеше Болгарга барып, борынгы бабаларыбызга зиярәт кылып кайтырга тиеш, дип уйлыйм.

Безнең автобус Казанга барып җиткәндә иртәнге тугызлар тирәсе булгандыр. Кунакханәләргә урнашып беткәч, безне төрле биналарда – “Казан” үзәге, Университет, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясендә урнашкан секцияләргә бүлделәр. Без “Татар яшьләре һәм ислам дине” секциясенә туры килдек. Җитәкчебез дә бик зыялы, бик укымышлы имам Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ләкин Самара татарлары да төшеп калганнардан түгел. “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов сүз алып, яшьләр арасында уздырыла торган чаралар, конференцияләр һәм форумнар, җәйге лагерьларда алып барыла торган дини тәрбия эшләре турында тәфсилләп сөйләгәч, Җәлил хәзрәтнең хуплавын ишеттек. Казаннан читтә яшәп тә татар мәктәпләре, мәчетләр, мәдрәсәләр булдырасыз, дин һәм мәгариф өлкәсендә хәерле хезмәт күрсәтәсез, дип күңелләребезне үсендерде ул.

Ураза гаетендә Казан җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтә йөри башлый

5 июльгә җәмәгать транспорты өчен махсус режим пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен кертелә

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Быел 5 июльдә билгеләп үтелә торган Ураза гаете көнендә Казанның җәмәгать транспорты махсус режимда эшләячәк. Автобуслар һәм троллейбуслар пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен 4.30 сәгатьтә маршрутка чыгачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91-нче номерлы автобус һәм 1, 2, 12-нче номерлы троллейбус маршрутлары шәһәрлеләрне Казан мәчетләрендәге бәйрәм чараларына илтеп җиткерәчәк.
5 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы 6.30 сәгатьтә башланачак. 7.00 сәгатьтә гает намазы башлана, соңыннан хөтбә укылачак.
Татарстан башкаласында, Ураза гаете уңаеннан, төп чаралар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак.

Татарлыкны саклау өчен рус телендә дә мәкаләләр бастырабыз – “Татар дөньясы” газетасы редакторы

Татарлыкны саклау өчен рус телендә дә мәкаләләр бастырабыз  – “Татар дөньясы” газетасы редакторы

Фото:Рамис Латыпов

 Омскида чыгучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы милли матбугатның иң зур проблемасын тел бетүдә күрә
 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Әхмерова фикеренчә, төбәкләрдә татар телен саклап калу юллары икәү генә – мәктәптә укыту һәм гаиләдә өйрәнү.

Омск өлкәсендә 2003 елдан бирле чыгып килүче “Татар дөньясы” газетасының тиражы бүгенге көндә 2500 данә тәшкил итә. Гөлсинә Әхмерова газетада татарча да, русча да материаллар бастыруларын әйтте. Рус телендә милли темаларга язмалар татар телен белмәүче милләттәшләрнең татарлыгын саклап калырга мөмкин, дигән фикердә ул.

“Төбәкләрдә татар теле юкка чыга, шуңа милли матбугатның хәле аяныч ”, – диде Гөлсинә Әхмерова. Аның фикеренчә, телне бары тик ике генә юл белән саклап була – аны мәктәптә укытып һәм гаиләдә өйрәтеп. Омск өлкәсендә татар теле факультатив буларак шәһәрдәге бер генә мәктәптә, төбәктә 15 мәктәптә керә. Хәтта электән үк милли укытуга көчле басым ясаган Үләнкүл авылы мәктәбендә дә татар теле предмет буларак берничә сыйныфта гына калган. Әмма, журналист сүзләренчә, татар теле дәресләре рус телен укытуга зыян салмый: Үләнкүл мәктәбе укычыларының халыкара рус теле олимпиадасында урыннар алуы – моңа дәлил.

Гөлсинә Әхмерова татар телен укыту проблемасын хәл итү юлын да билгеләде. “Мәктәпләрдә 4 базис планы тәкъдим ителә, ата-аналар, мәктәп берсен сайлап, шуның буенча балаларын укыта ала. Шул рәвешле татар телен дә укытып булыр иде”, – дигән фикер җиткерде ул.

Мөселманнар Кадер кичәсен көтә

Ул Рамазан аеның соңгы 10 көнендә була

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мөселманнар өчен айлар арасында Рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Мөселманнар аны бүген булыр дип өметләнә. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” МА корреспондентына белдергәнчә, Кадер кичәсе Рамазан аеның 27 нче көненә туры килә, әмма бу төгәл билгеле түгел. “Бу Ходайга гына мәгълүм, шулай да без өметләнеп көтәбез инде”, – диде хәзрәт.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелә.

Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».

Татарстанда коточкыч зур еланга тап булганнар (ФОТО)

Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә Балтач районының «аскы ягы»ннан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклар булган.

Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр.

Павел Астахов Рөстәм Миңнеханов белән Әсгать Сәфәровка рәхмәт белдергән

Омбудсмен аларга Истанбулдан балалар бию коллективын эвакуацияләүдәге ярдәме өчен рәхмәт әйткән

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов instagramдагы битендә: “БИСЕРИНКИ балалар бию ансамбле Истанбулдан Россиягә исән-имин кайтып җитте. Көтмәгәндә Истанбул аэропортындагы теракт “тоткыны” булган 15 кыз (11-12 яшь) иртә таңнан Казанга кайтып җитте. Татарстан җитәкчеләре, шәхсән Р.Н.Миңнехановка һәм Ә.А.Сәфәровка кызларны оператив төстә коткарган өчен бик зур рәхмәт! Балаларны саклагыз!” – дип язган.

Искәртәбез: Чаллы балалар бию коллективы Истанбул аша Болгариядә узган конкурстан кайта иде. 15 бала һәм аларны озата йөрүче җитәкчеләре “яшел коридор”ны узган вакытта, аэропортта шартлау яңгыраган. Рейсны кичектерделәр һәм балалар документларсыз һәм акчасыз чит илдә калырга мәҗбүр булды. Республика җитәкчелеге тиз арада балаларны Татарстанга кайтару мәсьәләсен хәл итте. Хәзерге вакытта “Бисеринки” кызлары өйләрендә инде.

Истанбул һава аланындагы шартлауларны оештыручылар билгеле

Шартлаулар чыгышлары белән Россия, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан булган кешеләр тарафыннан оештырылган

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Истанбулның Ататөрек исемендәге һава аланындагы шартлауларны чыгышлары белән Россиядән, Кыргызстаннан һәм Үзбәкстаннан булган кешеләр оештырган. Бу хакта, Рейтер агентлыгына сылтама белән, “РИА новости” хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 28 июнь кичендә Истанбулның Ататөрек исемендәге халыкара һава аланында өч шартлау булды. Соңгы мәгълүмат буенча, теракт нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган, шул исәптән 13 чит ил гражданы. 239 кеше яраланган.

Төркия Премьеры Бинали Йылдырым хәбәр иткәнчә, җыелган дәлилләр терактның “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россия Федерациясендә тыелган) тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтә. 

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге 30 июнь 2016,17:14

 Милли басмаларны саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк дигән фикердә ул
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта бүген Казандагы “Корстон” комплексында Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы кысаларында уздырылган семинарда Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта редакцияләрдә штат кыскартыла. Кризис шартларында журналистика трансформация кичерә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш. Юк икән, аның урынына башкалар килә, дип сөйләде Маргарита Лянге.

Шулай да, аның сүзләренчә, кризис шартларында күсәкнең иң авыр башы басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә. Милли матбугат аудиториягә тугрылыгы, һәркемгә якын, әһәмиятле, кызыклы булырдай темаларны яктыртуы белән аерыла.

Маргарита Лянге фикеренчә, милли матбугат чараларын саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Ул басмаларның интернет-версиясен үстерү, штат санын кыскартып, булган хезмәткәрләрне “мультимедиалылык”ка өйрәтү, төрле акцияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар үткәреп, үз-үзеңне рекламалау, шул рәвешле, аудиториядә генә түгел, хакимияттә дә ММЧга карата лояль караш булдыру мөһимлеген ассызыклады. Киләсе 5-7 елда журналистика тармагының гаҗәеп үзгәрешләргә дучар булачагын билгеләп, алардан курыкмаска өндәде.

Искәртеп үтик: Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Форумның пленар утырышы иртәгә, 1 июль көнне, “Корстон” комплексында була.

Буада яңа мәдрәсә салына

Хәзерге мәдрәсәдә урын җитми

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Буада яңа мәдрәсә төзелә башлады. Бу хакта районның “Байрак” газетасы хәбәр итә.

Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә чагыштырмача яңа ич әле. Тагын бер мәдрәсә төзү кирәкме, дигән сорау куя газета.

“Хәзер мәдрәсә урнашкан урында элек тулы комплекс булган. Күптән түгел мәдрәсә территориясендәге аннан алынган җирләрне кайтаруга ирештек. Анда май-сыр комбинаты биналары иде. Озак “эшсез” тордылар. Безгә территорияне анда мәдрәсә төзү шарты белән кайтардылар. Гамәлдәге гыйлем алу йорты гөрләп тора. Анда яшь шәкертләр дә, олылар да дин сабагы алалар. Мәдрәсәдә укучыларга кысан була башлады. Күз алдына китерегез, шунда тулай торак, ашханә, уку бүлмәсе, уңайлыклар чамалы гына. Яңа бинада, иншалла, барысы да әйбәт булыр иде. Территорияне дә төзекләндерергә уйлыйбыз”, – дип белдерә директор Рәшит хәзрәт Маликов җирле басмага.

Мәдрәсә тарихи урынына кайтарыла. Элеккеге мәдрәсә агачтан булган, хәзер таштан төзелә. Тәрәзәләрдә, кәрнизләрдә элеккеге мәдрәсәнең архитектура стиле кабатланачак. Гамәлдәге мәдрәсәдә дә тәрәзәләр элеккечә ясалган.

2015 елның 10 октябрендә булачак мәдрәсәнең истәлек ташы салынган. Төзелешкә халык, оешма-предприятиеләр хәлдән килгәнчә ярдәм итә. 500 мең сум акча хәйрия акчасы җыелган. Бу эшкә буалыларның өлеш кертүләренә ышаналар. Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итә.

“Ярдәм”дә бүгенге ифтар Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы булышлыгында үткәрелә

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне

 (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Күрү сәләтен югалткан кешеләрне укыту-тернәкләндерү эшләре белән гомуммәгълүм “Ярдәм” үзәге һәм мәчете биләмәләрендә быел да рамазан ае дәвамында ифтар ашлары уздырыла. ТР Диния нәзарәте андагы рамазан чатырында бүгенге ифтарны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә үткәрә. Бу хакта Генераль консуллык хәбәр итә.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” вәкиленә бүгенге ифтарның традицион дини мәҗлес булуын, бер яктан да үзгә түгеллеген әйтте. Казанда яшәүче төрекләр дә киләчәкме икәнлеге турында мәгълүматы булмавын әйтте. Сукырлар, начар күрүчеләр һәм мәчетебезгә даими йөрүчеләр булачагын әйтте. “Төркия консуллыгы былтыр да ифтар уздыруда катнашкан иде, бу шушы матур багланышның дәвамы”, – диде Илдар Баязитов.

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне үткәрелә. Рамазан аенда “Ярдәм” мәчете чатырына ифтарга журналистларны, язучыларны, шагыйрьләрне бергә җыю традициягә әйләнде. Ул инде 3 нче ел рәттән шулай үткәрелә. Чираттагы ифтарда милли-мәдәни, шигъри программа тәкъдим ителәчәк. Шагыйрьләр яңа дини шигырьләрен укый, әдипләр хикмәтле сүз әйтәчәк, дип вәгъдә бирде аны оештыручы “Ярдәм” фонды.

Чаллының “Бисеринки” коллективы Истанбулдан Казанга очты

Татарстанда елан чагу очраклары тагын да арткан

Соңгысы очрак кичә теркәлгән

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда елан чагудан зыян күргән кешеләр саны 6 га җиткән. Мондый очракның соңгысы кичә теркәлгән, республика буенча — 27очрак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына Токсикология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

Соңгы 5 ел эчендә елан чагып, Казандагы Токсикология үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында үлү очраклары булмаган. “Елан чагудан кеше үлми. Моның өчен еланнар оясына эләгергә кирәк. Бит һәм муен тирәсен чакса гына кеше һәлак булырга мөмкин. Шулай ук елан агуы балаларны үтерергә мөмкин. Кара еланда кешең аңын җуйдырырлык яки комага китәрлек нейротроп агу юк”, – дип аңлатма бирде табибә. Аның сүзләренчә, кара еланның агуы канның оешучанлыгына тәэсир итә. Бу исә зыян күрүчедә тромбоза (кан тамырларында кан төерләре) китереп чыгарырга мөмкин.

“Кан тамырларыннан кан элеккечә аксын өчен, елан чакканнан соң жгут салырга ярамый. Чөнки, нәтиҗәдә, очлыкны саклап кала алмавыбыз бар. Әгәр дә барлык кагыйдәләр дә үтәлә икән, еланнан зыян күрүчеләр 3-4 көндә хастаханәдән чыга”, – диде Алия Насыйбуллина.

Фамилиясен әйтергә теләмәгән Әлфия ханым елан чакканнан соң 6 көн Кайбыч район хастаханәсендә ятып чыккан. “Елан җиләк җыйганда, тау башында чакты. Мин аны күрмәдем дә, кара башы гына чалынып китте. Башым әйләнә, йөрәгем каты тибә башлады. Беренче ярдәмне авылдагы шәфкать туташы күрсәтте. 2 сәгать үткәнче, район хастаханәсенә барып җиттем. Анда агуга каршы дарулар биреп, уколлар кададылар”, – диде зыян күрүче.

Сүз уңаеннан: Татарстанда ике төрле агулы елан бар – кара елан һәм бакыр елан. Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан булган.

“Рубин” тренеры: “Без Россия чемпионатының беренче турына көчле хәлдә керешергә тиеш”

"Рубин" тренеры: "Без Россия чемпионатының беренче турына көчле хәлдә керешергә тиеш"<br />

Фото:Михаил Захаров

Казан клубы быелгы ике сезон арасында икенче ачык күнегү үткәрде

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов, Гөлшат Ганиева). Бүген Казанның “Рубин” клубы үзенең “Крылья Советов” паркындагы базасында быелгы ике сезон арасында икенче ачык күнегүне үткәрде. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе күнегүләрнең беренче 20 минутын күзәтеп, команданың баш тренеры Хавьер Грасиянең чираттагы дипломатик чыгышын ишетте.

“Рубин” составында беренче яңа уенчы, Швейцария сакчысы Мориц Бауэрның пәйда булуын әйтеп узарга кирәк. Ә менә икенче яңа уенчы, Испания саксычы Серхио Санчес мәйданчыкта күренмәде. Владимир Дядюн белән Данияр Билалетдинов та яңа состав белән шөгыльләнмәде. Күптән түгел операция салган Олег Кузьмин уен кырына таякка таянып һәм Сергей Рыжиков ярдәмендә чыкты.

Грасия Кузьминның кайчан сафка басачагын әйтмәде, бары “Рубин” капитанының сезон башында уеннарда катнашмаячагын гына аныклап үтте.

Журналистлар белән аралашкан вакытта остаз авызыннан бернинди яңалык та ишетелмәде, әмма Казан клубы белән үткәргән беренче эш атнасыннан канәгать калуын таныды.

“Беренче атна бик яхшы узды. Алда иптәшләрчә матчлар, Австриядә узачак җыеннар вакытында тизлекне арттырачакбыз. Составны көчәйтү дәвам итә, эшләр тулы куәтенә бара, без Россия чемпионатының беренче турына көчле хәлдә керешергә тиеш”, – диде Грасия.

29 июнь көнне “Рубин” Австриягә җыенга китә, анда 1 июль көнне Венаның “Рапид” командасы, аннары кайбер Англия командалары белән уйнаячак. Җыен программасы  “Рубин”га Грасия килгәнче төзелгән булган. “Мин спарринг-партнерларны бик җентекләп сайлыйм, – дип шәрехләде уен челтәрен казанлыларның остазы. – Иң мөһим эш күнегүләр кырында бара дип саныйм”.

“Рубин”ның ике сакчы сатып алган трансфер кампаниясе турында сөйләгәндә, Грасия команда нәкъ менә сактан төзелергә тиешлеген белдерде. “Йорт нигездән башлап салына, ә соңыннан күп катлар төзергә була. Барысы да акрынлап эшләнелә. Без уенчыларны базар вазгыятенә карап сатып алдык, җиңелрәк алып булганнарны сайладык. Башкаларына караганда, нәкъ менә сакчы позицияләрен ябу җиңелрәк булды”, – диде ул.

Грасия беренче Австрия җыенында команданың составын атап тормады. “Хәзерге вакытта команда белән шөгыльләнүчеләр җыенга барачак. Бәлки без үзебез белән яшьләр составының берничә уенчысын да алырбыз. Мин үз карамагымда булган футболчыларны күзәтүне дәвам итәм. Бары шуннан соң гына көчәйтү турында әйтеп булачак”, – дип аныклап узды команда остазы.

Уен кырында булмаган Дядюн, Билалетдинов һәм башка футболчылар турында сөйләгән вакытта Грасия алар буенча карарлар “Рубин”га ул килгәнче үк кабул ителгән булуны әйтте. “Әлеге уенчылар дубльдә түгел. Мин Казанга килгәнче үк төп составта һәм яшьләр составында уйнаячак футболчылар исемлеге бар иде. Мин әлеге уенчылардан канәгать түгел дияргә ярамый”, – дип белдерде ул.

 

Мәскәү татар яшьләре “Рамазан чатыры”нда катнаша

Мәскәү татар яшьләре “Рамазан чатыры”нда катнаша

Фото:shater-ramadana.ru

Яшьләр үзләре дә ифтарлар оештыра

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүнең Мемориаль мәчете каршындагы мәйданда оештырылган “Рамазан чатыры”нда бүген яшьләр кичәсе уздырыла. Анда Мәскәү татар яшьләренең дә катнашып чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин хәбәр итте.

“Рамазан чатыры” – Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән, ел саен оештырыла торган үзенчәлекле агарту-мәдәни проекты. Чатыр көн саен 600гә якын кешене җыя. Анда мәдәни программалар һәм бәйрәм мәҗлесләре үткәрелә.

Эмиль Фәйзуллин әйтүенчә, Мәскәү татар яшьләре Рамазан аенда аеруча актив. Бүген, әйтик, “Рамазан чатыры”ндагы яшьләр кичәсендә кимендә 50 егет һәм кыз катнашуы планлаштырыла. Алар арасында ифтар мәҗлесен оештыруга ярдәм итүчеләр, ягъни волонтерлар да бар. Программа 19.50дә башлана, ифтар 21.18дә була.

Татар яшьләре үзләре дә бәйрәм мәҗлесләре оештыра. Мисалга, Рамазан ае башында Мәскәү татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән шундый ифтарларның берсе 80ләп егетне һәм кызны җыйган. Иртәгә исә башкаланың Битца паркында ифтар оештыру ниятләнә.

Эмиль Фәйзуллин 30 июньдә “Рамазан чатыры”нда Татарстан кичәсе уздырылачагы, анда да татар яшьләренең күпләп катнашачагы турында әйтте.

“Kazan-Arena” медиафасадында Евро-2016ның ярымфинал һәм финал матчлары күрсәтеләчәк

Футбол буенча Европа чемпионатының ярымфинал матчлары 6 һәм 7 июль, ә финалы 10 июль көнне узачак УЕФА “Kazan-Arena” стадионының медифасадында футбол буенча Европа чемпионатының ярымфинал һәм финал матчларын туры трансляцияләүне хуплаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үз чыганакларыннан мәгълүм булды.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Евро-2016ның хәлиткеч матчларының туры трансляциясен оештыру мәсьәләсе Европа чемпионаты башланганчы ук стадион җитәкчелеге тарафыннан уйланылган. Әмма башта УЕФАның җавабы тискәре булган. Тик озак дәвам иткән сөйләшүләрдән соң оешма медиафасадта турнирның ике ярымфинал һәм финал матчларын трансляцияләүгә ризалык биргән. Футбол буенча Европа чемпионатының ярымфинал матчлары 6 һәм 7 июль, ә финалы 10 июль көнне узачак

Җанатарлар матчларның трансляциясен  автокинотетар һәм кинотеатр форматларында карый алыр дип ниятләнә. Беренче вариантта тиешле сәгатьтә стадион янындагы парковкага килү дә җитә. Ә кинотеатр форматын оештыру өчен утыру урыннары мәсьәләсе хәл ителә. Медиафасад каршына стадионда республика ифтарыннан соң калган эскәмияләр куелырга мөмкин.

“Без аншлаг булыр дип көтәбез” , – дип белдерде агентлыкның әңгәмәдәше. Хәзер Евроның хәлиткеч матчларын “Kazan-Arena” медифасадында күрергә теләгән җанатарларның күпме булачагы санала.

 

Татарстан кызы – Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

Татарстан кызы - Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

 Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була
 (Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Дөньяның матур һәм талантлы хатын-кызлары арасында үткәрелгән Mrs. Planet 2016 халыкара конкурсында беренче тапкыр татарстанлы җиңде. Финал Болгариядә Кара диңгез яры буенда узды. Ике конкурсант Россия данын яклады, аларның берсе Татарстаннан – Рада Кузьмина.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмәсендә конкурсны оештыручыларның берсе Наталья Киселева гүзәллек ярышының икенче ел рәттән ни өчен Болгариядә үткәрелүе хакында сөйләде. «Mrs. Planet 2016 конкурсы Mrs. World, Mrs. Universe кебек рейтингка кергән матурлык конкурсларының берсе санала, 7 ел үткәрелә. Конкурста катнашучылар арасында кастинг дөньяның төрле почмакларында конкурсның лицензияле вәкилләре тарафыннан үткәрелде. Катнашучылар матурлык, талант һәм ниндидер өлкәдә уңышлары буенча сайлап алына”, – дип аңлаттты агентлык әңгәмәдәше.

“Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була, киләсе елга Татарстан Mrs. Planet 2017 конкурсын кабул итәр дип ышанабыз. Узган ел конкурста Украина вәкиле җиңде, әмма ,анда тотрыксыз сәяси вазгыять булу сәбәпле, оештыручылар аны икенче ел рәттән Болгариядә үткәрергә карар итте”, – диде Киселева.

Жюри әгъзалары Бразилия, Сербия, Болгария, Грузия, Эстония, Украина, Албания, Франция һәм Россиядән булган.

Финалда Татарстан гүзәле Украина, Македония, Сербия, Эстония, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапур вәкилләре белән гүзәллектә үзен сынаган.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

Татарстанда татарлар өчен “Дуслык” төбәкара балалар сменасы ачылды

Сменада Россиянең 23 төбәге һәм өч чит илдән 300ләп укучы катнаша (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Кичә “Костер” Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар балалары өчен “Дуслык” төбәкара сменасы ачылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Төбәкара смена 8 июльгә кадәр гамәлдә була. Сменада Россиянең 23 төбәгеннән һәм 3 чит илдән – Казакъстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстаннан – барлыгы 300ләп укучы катнаша. Алар арасында – олимпиада, конкурсларда җиңүчеләр, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары.

“Дуслык” сменасында катнашучылар өчен галимнәр, вуз укытучылары, язучылар, республиканың сәләтле яшьләре белән очрашулар була. Алар шулай ук Кырлайда, Казанның истәлекле урыннарында экскурсияләрдә булачак, татар телендәге спектакльләр караячак.

Казан Кремле “Хәзинә”сендә – Башкортстанның заманча сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе

Казан Кремле “Хәзинә”сендә – Башкортстанның заманча сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе

 6 залда барлыгы 99 картина һәм 4 сын тәкъдим ителә
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казан Кремлендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Башкортстан Республикасының заманча рәсем һәм сынлы сәнгать үрнәкләреннән торган күргәзмә ачылды.

Бу көннәрдә Татарстан рәссамнары хезмәтләренең Уфада тәкъдим ителүен билгеләп узыйк. “Хәзинә”дәге күргәзмә исә шуңа җавап рәвешендә оештырылган. Аны ачу тантанасында Башкорстаннан килгән тулы бер делегация катнашты.

ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәре Гүзәл Минһаҗева кунакларны министр Айрат Сибагатуллин исеменнән сәламләп, без сезнең килүне күптән көттек, иҗатыгызны күрүгә бик шатбыз, диде.

Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов Башкортстан рәссамнары хезмәтләрен берләштергән шундый күләмле күргәзмәнең Татарстанда моннан 30 ел элек оештырылганын билгеләп үтте.

Россия Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Хатыйп Фазылов татар һәм башкорт халыкларының рухи якынлыгын, тугандашлыгын искәртеп, без һәрвакыт бергә булырга тиеш, диде. Ул үзара хезмәттәшлекнең дәвамлы, кызыклы, ике як өчен дә файдалы булачагына өмет баглады.

Тантанада Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашты. УлмТатарстан белән Башкортстан арасындагы дуслык, туганлыкның, хезмәттәшлекнең күптәннән килүен, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар арасында тыгыз элемтә барлыгын билгеләп үтте. “Әмма, ни үкенеч, рәссамнар арасында андый иҗади бәйләнешләр, ни өчендер, моңа кадәр булмады. Бу очракта гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Әмма бу хезмәттәшлек ике халык өчен дә бик кирәк”, – дип сөйләде анда Роберт Миңнуллин. Аның фикеренчә, Башкортстан рәссамнары хезмәтләре күпкә миллирәк булуы, төркилекне, борынгылыкны, халык авыз иҗаты төсмерләрен чагылдыруы белән аерылып тора.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). IV Республика ифтары уңышлы узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чара төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шул хакта әйтте.

“Минемчә, ифтар бик әйбәт, уңышлы узды. Шулай да, нәтиҗәләр соңрак ясалачак, әлегә берни әйтеп булмый”, – дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтик: чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Республика күләмендә дүртенче мәртәбә үткәрелгән мәҗлестә 10 меңләп кеше катнашуы көтелгән иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин шул сандагы кешегә исәпләнгән чакыру билетларының кичә тулысынча таратылып бетүен әйтте. Бүген иртән килеп тә, билет таләп итүчеләр булган.

“Кеше шул рәвешле билет таләп итә икән, ул, һичшиксез, килергә тиеш иде. Без аларның килгәнлегенә ышанабыз” – диде мөфти. Шул ук вакытта ифтарда күпме кеше катнашуын төгәл генә санау мөмкин түгеллеген искәртте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, ифтарда катнашучыларның составын исәпкә алганда, чараны халыкара дип атарга да була. Республикакүләм мәҗлестә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Бахрейн Корольлегенең РФдагы вәкиле Әхмәд Абдулрахман әс-Саати катнашты. Мөфти сүзләренчә, соңгысы шундый күләмле ифтарны Бахрейнда уздырып карау нияте барлыгы, ислам илләрендә стадионнарның футбол уйнау өчен генә түгел, намаз уку өчен дә файдалану кирәклеге турында әйткән.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, уздырды, анда 800ләп волонтер эшләде. Соңгылары арасында респбулика районнарыннан килүчеләр дә бар иде.

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән. Кемдер акчалата, азык-төлекләтә ярдәмен күрсәтсә, икенче берәүләр төзелеш материаллары, казаннар белән тәэмин иткән, волонтерлар җыярга булышучылар да булган

Татар дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге – Казанда тәкъдим ителде

Татар  дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге - Казанда тәкъдим ителде

Фото:Михаил Захаров

 Каюм Насыйриның иң олы фәнни хезмәтен галимнәр революцион ачыш дип бәяли
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды. Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүчеләр, Россия ислам институты студентлары һ.б. лар килгән иде.

Каюм Насыйриның Казандагы музей йорты директоры Рушания Шәфигуллина сүзләренчә, моңа кадәр КФУда һәм Россия ислам институтында китап белән таныштырганнар.

Басма үзе 2 томнан тора. Беренче том Казанда 1861 елда “Кәлам  Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсеннән гыйбарәт. Икенче том Каюм Насыйриның “Казан Шәриф” басмасына нигезләнеп төзелгән сүзлекне тәшкил итә. Ул “Мифтах әл-Коръән” дип атала. Әлифба тәртибендә төзелгән сүзлектә 46,2 мең сүз теркәлгән. Аларның югарыда телгә алынган “Кәлам Шәриф”тә нинди сүрәдә һәм кайсы сәхифәләрдә урын алганлыгы да күрсәтелгән. Татар галиме төзегән әлеге хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданс сүзлеге  булып тора.  (Конкарданс сүзлек – сүзләрнең мәгънәсен һәм конкрет текстта ничек кулланылганын күрсәтүче сүзлек). К.Насыйрига кадәр “Кәлам Шәриф” бүлекләргә бүленмәгән һәм бит саннары да куелмаган булган. Галим исә изге китап битләренә саннар куйган. Шулай ук сүзлек аерым бүлекләргә (бабларга) бүленгән. Аларның саны — 28. Баблар, үз чиратында 160 бүлекчәләргә бүлеп күрсәтелә.

“Әлеге хезмәтләр ислам дөньясында, исламны өйрәнүдә искиткеч зур мәртәбәгә ия. Ул  Коръәннең татар дөньясында язылган беренче сүзлеге. Бу хезмәткә без зур игътибар бирдек, зур көч куйдык. Бу кулъязма 130 ел дәвамында якты дөнья күрмәгән дияргә мөмкин. Язылып бетеп, бер гасырдан артык вакыт узгач кына ул бастырып чыгарылды”, – диде Рушания Шәфигуллина. Аның сүзләренчә, Каюм Насыйри әлеге хезмәтен 70 дән артык фәнни эшләре арасында, иң олысы дип билгели. Ул аны 4 ел язган.

Россия ислам институты өлкән укытучысы Резеда Сафиуллина бу хезмәтнең табылуын искиткеч уңыш, аның әһәмияте, һичшиксез, зур диде. “Үзебезнең нинди байлыкка ия булуыбызны һәм кем булуыбызны аңлар өчен читтән карарга кирәк. Бу китапны беренче тапкыр тәкъдим итү чараларыннан соң күпме вакыт үтте, тик без әле һаман да аның кыйммәтен аңлап бетерә алмыйбыз. Бу — революцион ачыш”, – диде ул.

Китап татарларга хас яшел төсле тышлыкта эшләнгән. Анда ярты агач рәсеме сурәтләнгән. Әгәр дә ике басманы бергә янәшә куеп карасаң, алар бербөтен агачны тәшкил итә.

Басмалар 100 данә тираж белән, фермер Марат Бәхтияровның матди ярдәмендә басылган. Китаплар белән республиканың зур китапханәләрендә танышырга мөмкин.

Казан мэры “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды

Казан мэры "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды<br />

Татарстанда яшәүчеләрнең республикада басыла торган газета-журналларга язылу өчен нибары ике көн вакыты калган

(Казан, 23 июня, «Татар-информ»). Казан шәһәр Думасы депутатлары да “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” республика акциясендә катнашкан. Дума сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хезмәттәшләрен балалар һәм картлар йортлары өчен газета-журналларга язылып, әлеге чарада катнашырга чакырды. Илсур Метшин үзе республикадагы өч интернат-йорт һәм Казанның ун социаль учреждениесен “Казанские ведомости” газетасына яздырган.

Искәртәбез: “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” проекты “Татмедиа” АҖ җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган. Аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка хакимият вәкилләре һәм республиканың танылган шәхесләре кушылды.

Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме ел саен 10-15 процентка арта бара

Татарстандагы хәләл продукция базары 100 млрд сум тәшкил итә(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Татарстанда хәләл индустрия искиткеч зур тизлек белән үсә һәм азык-төлек сәнәгатен генә түгел, тормышның медицина, туризм, көнкүреш хезмәтләре һәм башка өлкәләрен дә колачлый. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов хәбәр итте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда хәләл базар күләме 100 млрд сумлап тәшкил итә, дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Марат Низамов Татарстан җирлегендә хәләлнең, ислам дине кебек үк, мең елдан артык гамәлдә булуын ассызыклады. Ислам яңарыш кичергән чорда – узган гасырның 90нчы елларыннан хәләл төшенчәсенә күбрәк игътибар бирелә башлый, кешеләрдә аңа карата кызыксыну арта. Ул чакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итә. Бу тема технологлар, инженерлар белән берлектә җентекләп өйрәнелә башлый. Шул рәвешле, узган гасырның 90нчы еллары ахыры – 2000 еллар башында хәләл продукция кулланучылар һзм җитештерүчеләр өчен шактый актуаль мәсьәләгә әверелә.

“Хәләл индустриясе мәчетләр каршында эшләп килгән кечкенә генә кибетләрдән башланды. Бүген исә зурдан-зур агрохолдинглар, сәнәгать компанияләре меңәрләгән тонна хәләл продукция җитештерә. Әйтик, 2004 елда республикадагы предприятиеләрнең берсе 40 тонна хәләл продукция җитештергән булса, бүген бу сан елына 12 мең тоннага кадәр җитә”, – дип билгеләп үтте ул.

Республикада “Хәләл” стандарты буенча комитет дистә елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә йөздән артык предприятие сертификацияләнгән. Хәләл ризыклар, ислам кануннарына җавап бирүдән тыш, сыйфатлы һәм файдалы булуы белән аерылып тора. Шуңа хәләл продукцияне мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә сатып ала, диде әлеге комитет рәисе. Шул ук вакытта хәләл дигәндә ризыкны гына күз алдында тоту дөрес түгел, бу – яшәү рәвеше икәнен дә билгеләп үтте.

“Хәзерге вакытта без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәләл медицина стандартларын әзерлибез. Республиканың Икътисад министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты белән дә уртак эшчәнлек алып барабыз”, – дип сөйләде Марат Низамов. Аның сүзләренчә, Россиядә хәләл индустриягә карата кызыксыну елдан-ел арта.

Арчада Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл куелды

Арчада Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл куелды

 Бөек татар шагыйренә бюстны ачу тантанасында министр Энгель Фәттахов катнашты.
 (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Розалия Зиннәтова, Ләйсән Исхакова). Бүген Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.

Министр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусына ия булуын искәртеп, аның республика балалар бакчалары, мәктәпләре өчен милли кадрлар әзерли торган төп уку йорты булырга тиешлеген һәм бу юнәлештә эшнең инде алып барылуын әйтте.

“Бездәге милли рух белем бирү процессында да, тәрбия чараларында да чагылыш таба. 50 ел элек оешып, бүген дә сәхнә тоткан ансамбльләребез, “Тылсым” яшьләр театры, миллилекне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән сәнгать кичәләре студентларның милли рухын баета”, – дип билгеләп үтте Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Педагогия көллиятенә (ул чакта училище) узган гасырның 60 нчы елларында ук Габдулла Тукай исеме бирелгән була. Тик, ниндидер сәбәпләр белән, бу хактагы документлар кайтып җитмәгән. Архивларда эзләнә торгач, 5 ел элек бу документлар табыла.

Бүген шулай ук Энгель Фәттахов катнашында Арча районы Наласа мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасы булды.

Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсем куйган

Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсем куйган

Фото:instagram.com/rusminnikhanov

 Татарстан Президенты “Якты хәтер!” дип язып куйган
 (Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсем куйган.

Республика лидеры урнаштырган рәсемдә Мәңгелек ут, Җиңү ордены сурәтләнгән һәм “22 июня”, “День памяти и скорби” дип язылган.

Рөстәм Миңнеханов анда: “Светлая память!” – дип язып куйган.

Республикакүләм IV ифтар 10 меңгә якын кешене җыйды

Республикакүләм IV ифтар 10 меңгә якын кешене җыйды<br />

Кунакларга 800ләп волонтер хезмәт күрсәтте

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Kazan-Arena” стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.

Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.

Кунакларны кичке 6дан кертә башладылар. 7дә ифтар программасында каралган чаралар башлады. Иң элек Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллин изге Коръән аятьләре укыды. Аннары кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чарага җыелганнарны Рамазан ае белән котлады, берничә истәлекле вакыйганың бер көнгә туры килүен билгеләп үтте.

“Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне. Моннан тыш, Рамазан аеның 17 көненә ислам тарихындагы хәлиткеч вакыйга туры килә. Бу – Бәдер сугышы башланган көн. 22 июньдә бөтен дөньяда Хәләл көне дә билгеләп үтелә. Ифтар – ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм изге гамәлләр кылуда берләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Алга таба ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады.

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанган кешеләрнең генә ураза тота алуын искәртте.

“Кешедә даими рәвештә акыл белән нәфес көрәше бара. Шушы көрәштә акыл җиңә икән, кеше Аллаһы Тәгалә каршында фрештәләрдән дә өстен була. Раббыбыз акылыбызны 5 вакыт намаз белән, нәфесебезне ураза ярдәмендә тәрбия кылу мөмкинлеге биргән”, – дип сөйләде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, бүген күпләр балаларының БДИ тапшырып, югары уку йортына керүе, кеше булуы турында хыяллана. Әмма динсез, имансыз гына кеше булу мөмкин түгел. Иманнан мәхрүм кеше корган агачка тиң, дип саный ул.

“Бүген ничек кенә зарлансак та, кибетләрдә ризык күп, көн саен ни телсәк, шуны ашый алабыз. Эш артык күп булмагач, өстәлләр тулып торгач, нәфес котыра, шуңа күрә зарланабыз, шөкер итә белмибез, – диде ТР баш казые һәм бу мәсьәләдә балалардан үрнәк алырга киңәш итте. – Кечкенә баланың тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, ул шат күңелле була”.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бүген ифтарда мөселманнарның гына түгел, республикада гомер итүче башка конфессия вәкилләренең дә катнашуын әйтте.

“Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда изге Коръәнне иңдергән һәм үзенең рәхмәт ишекләрен ачкан. Бу айда без кешеләр күңелен җылытырлык изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләргә омтылабыз. Бүгенге ифтар – изге Рамазан ае рәхмәтенең бер чагылышы. Берничә ел элек без шундый күләмле чара турында хыяллана да алмый идек”, – дип сөйләде ул. Рөстәм хәзрәт Батров бүген илебездә ислам динен тотучыларга барлык мөмкинлекләр булдырылуын, мәчетләр ачылуын, ил башлыгы карары белән Болгар ислам академиясенә нигез салынуын искәртте, мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга өндәде.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазь сөйләде. Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи һәм Абу Яхья, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.

Р.Миңнеханов “Монголия – Татарстан” эшлекле форумында катнаша

ТР Президенты Монголия җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Улан-Баторда “Монголия – Татарстан” эшлекле форумы ачылды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кичә Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре белән Монголиягә килүен искәртик. Шушы дәүләт башкаласында ТР Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм ике яклы товар әйләнешен арттыру буенча кайбер сөйләшүләр үткәрергә ниятли.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Монголия Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашачак.  Моннан тыш, Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг, Монголия тышкы эшләр министры, Россия-Монголия Хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн, Монголия Сәнәгать министрлыгы дәүләт секретаре Даваагийн Нямхуу белән очрашулар көтелә.

Татарстан Президенты программасында “Гоби” кәшемир эшләнмәләр фабрикасында булу, «Монголия – Татарстан» икътисади форумында катнашу һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булу каралган.

Тольяттида Татарстан җитештерүчеләренең күчмә ярминкәсе ачылды

Тольяттида Татарстан җитештерүчеләренең күчмә ярминкәсе ачылды

 Анда Яр Чаллының 8 җитештерүчесе үз продукциясен тәкъдим итә
 (Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген Тольяттиның үзәк мәйданында Татарстан җитештерүчеләренең беренче күчмә ярминкәсе ачылды. Бу хакта Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы шәһәрнең башкарма комитеты белән бергә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләрен этәрү буенча “Алга, Татарстан” яңа проектын ачтылар.

23 майда Чаллы һәм Тольятти шәһәрләре җитәкчелеге парнерлык турында килешү имзалау сәбәпле, беренче ярминкәне дә тугандаш шәһәрдә оештырырга булганнар. Анда автошәһәрнең 8 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Алар – икмәк, ит продукцияләре, туңдырма, алкогольсез эчемлекләр, шулай ук кием-салым, сумкалар, тун һәм пәлтәләр.

Проектның төп максаты Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен Россия Федерациясе төбәкләренә этәрү дип белдерде Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин . Аның сүзләренчә, бу төрле продукция җитештерүчеләрнең Татарстаннан читтә беренче тапкыр уртак ярминкә уздырулары. “Безнең максат – Татарстан продукциясен республикадан читтә тәкъдим итү. Безнең җитештерүчеләр ярминкәгә бара. Без аларны урын, палатка, сак хезмәте, реклама белән тәэмин итәбез. Алар бары тик саталар гына. Бу аларга хәзерге катлаулы вакытта өстәмә акча эшләү чыганагы”, – дип аңлатты Иван Шигин.

Төбәк сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе сүзләренчә, эшмәкәрләр ярминкәдән канәгать калган. Беренче көнне үк 8 предприятиенең 2се бөтен продукциясен диярлек сатып бетергән. Оештыручылар фикеренчә, беренче ярминкәләрдә катнашучыларның тәҗрибәсе ярминкәләр уздыру юнәлешен үстерүгә этәргеч булырга тиеш. Ел ахырына кадәр Сәүдә-сәнәгать палатасы Башкортстан, Пермь крае шәһәрләрендә 40 тан артык компания катнашында 10 күчмә ярминкә планлаштыра, ә киләчәктә чит илләргә бару да күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторда Татарстанның сәнгать осталары концертында булды

Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторда Татарстанның сәнгать осталары концертында булды

Фото:prav.tatarstan.ru

 Концерт Татарстан-Монголия элемтәләрен оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч бирәчәк, дип ышана ТР Президенты
 (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Монголия башкаласы Улан-Баторга эш сәфәре кысаларында бүген Монголия дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстанның сәнгать осталары концерты узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертка кадәр Рөстәм Миңнеханов музей комплексында Богдо-гэгэн резиденциясендә булды, шулай ук Монголия милли музее экспозициясе белән танышты.

Театр холлында фотокүргәзмә һәм халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.

ТР Президенты чара кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның белән Монголия башкаласына министрлыклар җитәкчеләре, Россиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес-структура вәкилләре килүен билгеләп үтте. Бу Татарстанның Монголияне перспективалы сәүдә партнеры буларак каравы турында сөйли, диде республика лидеры. Әмма, икътисадтан тыш, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерү зарур.

“Концерт Татарстан-Монголия элемтәләрен оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч бирәчәгенә ышанам, – диде ул. Бүген җирле музейда булдык, Монголиянең тарихы һәм мәдәнияте турында күп нәрсә белдек. Без сезнең белән бик якын”.

Монголия Мәгариф, мәдәният һәм фән министрлыгының Дәүләт секретаре Шагдарсурэнгийн Булга-Эрдэнэ билгеләп узганча, бу концерт Россия белән Монголия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 95 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. «Татарстан Республикасының күп гасырлык традицияләре, бай тарихы һәм уникаль мәдәнияте бар. Бүгенге кичтә искиткеч музыка дөньясына чума аласыз. Рөстәм Миңнехановка татар мәдәниятенең бер өлеше белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул.

Аннары тамашачылар алдында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Ригина Вәлиева, «Болгар кызлары» чыгыш ясады.

«Рубин» яңа уенчы белән килешү төзеде

Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). «Рубин» футбол клубы Швейцариянең 24 яшьлек сакчысы белән килешү төзеде. Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак, дип хәбәр итә “рубинлы”лар матбугат хезмәте.

Мориц Бауэр 1992 елның 25 гыйнварында Швейцаринең Винтертур шәһәрендә туган. Аның төп позициясе – уң сакчы. Шулай ук сул сакчы һәм кырый ярымсакчы позицияләрендә дә уйнарга сәләтле. «Винтертур» клубы футбол мәктәбендә тәрбияләнгән. 2010-2016 елларда «Грассхопперс» командасы өчен уйнаган. 2015/16 сезонда үз клубының уң сакчысы буларак 35 матч уйнаган. 2012/13 сезонда Швейцария кубогы иясе. Швейцария үсмерләр һәм яшьләр клублары өчен чыгыш ясау тәҗрибәсе бар.

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

 Комиксларны беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын тәкъдим итте.

Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Ләйсән Мәрданшина үзе хәбәр итте. Аның сүзләренчә, комикслар татар һәм рус телләрендәге аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күргән. Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып татарча комиксларны Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда ачылган “Бала-сити” балалар бакчасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр. Дизайнерлар җыентыкларны күптән түгел Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә (ВДНХ) үткәрелгән “Күпмилләтле Россия” фестивалендә дә тәкъдим итәргә өлгергән.

“Татар телендәге комикслар юк дәрәҗәсендә, ә балалар, яшьләр арасында бу жанрга ихтыяҗ бар. Хәзер, әйтик, Американың “Marvel Comics” оешмасы комикслары буенча төшерелгән фильмнар бик популяр. Боларның барысын исәпкә алдык та, бу эшкә алынырга булдык. Комикслар Габдулла Тукай иҗатын популяштыруга да хезмәт итә”, – дип сөйләде Ләйсән Мәрданшина. Аның әйтүенчә, татар телен аңламаучы яки аны начар белгән кеше дә комикс рәсемнәренә карап, әсәрнең нәрсә турында икәнен аңлый ала. 12 битлек җыентыклар чикләнгән тираж белән дөнья күргән. Киләчәктә аларны күпләп бастыру планлаштырыла.

Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар традицион татар бизәкләрен һәм орнаментларын заманчалаштыра һәм шуларны файдаланып, свитшотлар, футболар, телефон тышлыклары, постерлар, открыткалар, календарьләр әзерли. Төп теләкләре – татар дизайнын дөнья күләмендә таныту. Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Айдар белән Казан кызы Ләйсән Санкт-Петербургта укыганда танышып кавышканнар. Татар дизайны белән дә шул чакта кызыксына башлаганнар. Бу юнәлештә эшләүләренә дә быел 10 ел була. Хәзерге вакытта татар гаиләсе Мәскәүдә яши.

“Милли стиль чагылыш тапкан продукциягә ихтыяҗ шактый зур. Аеруча яшьләр арасында”, – дип билгеләп үтте Ләйсән Мәрданшина.

Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә

  Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының “2016 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү турында”гы указы белән 5 июль көнне Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм алды көнне яки 4 июльдә эш көне яки смена 1 сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 2016 елның 5 июле – эш көне булмаган бәйрәм көне.

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

 Чара илнең төбәкләреннән 750 үсмерне җыйган, Казахстаннан төркем белән килгәннәр
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана. “Сәләт” фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева “Татар-информ” хәбәрчесенә әзерлек эшләре хакында сөйләде.

Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.

Гөлшат Гыймадиева хәзерге вакытта делегатларны Казаннан автобусларда озату эшләре баруы хакында сөйләде. Болгарга якын районнарда яшәүчеләр үзләре киләчәк. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, Россиянең 13 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан 14-17 яшьлек 750 яшүсмер катнаша. Былтыр чарада 600 делегат катнашкан. Казахстан Республикасыннан быел 17 кеше килә.

“Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әйдаман булып эшләячәк студентларны да кертеп, “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында барлыгы 800 кеше катнаша.

Форум бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 18енә сәгать кичке 5кә билгеләнгән. Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, язучы Рабит Батулла, Спас районы хакимияте җитәкчелеге катнашуы көтелә. Шулай ук КФУның Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чакырулы.

Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыру, Болгар буенча сәяхәт кылу күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов: “Һөнәри осталык буенча чемпионат бөтен ил өчен мөһим”

Рөстәм Миңнеханов: "Һөнәри осталык буенча чемпионат бөтен ил өчен мөһим"

“Стратегик инициативалар агентлыгы” һәм “Ворлдскиллс Россия” Татарстан белән килешү төзеде

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Стратегик инициативалар агентлыгы” автоном коммерцияле булмаган оешма, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шул хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйдылар.

Документ сәнәгый үсешне тәэмин итү өчен төбәк кадрлар стандартын кертүне күз алдында тота.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри осталык буенча чемпионатны үткәрү бөтен ил өчен мөһим. Аның сүзләренчә,  кызганычка каршы, соңгы вакытта эшче һөнәрләр әһәмияте кимеде. Россиянең “Ворлдскиллс”ка керүе һәм әлеге хәрәкәтне хуплавы аның кирәклеген раслый. Ул яшьләргә – киләчәк эшче кадрларга һәм эшкуарларга да  - киләчәктә эш белән тәэмин итүчеләргә кирәк.

“Без спортчыларыбыз, Олимпия чемпионнарыбызны беләбез һәм горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, – ләкин эшче һөнәрләр чемпионнарының дәрәҗәсе кимрәк түгел – алар илгә хезмәт итә, аның иминлеге өчен тырыша, аларның хезмәте ил икътисадына файда китерә.

Имзалау ахырында барысы да Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышына юнәлде, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын “Яңарыш” фонды проектларын тормышка ашыруга юллаган

Илсур Метшин республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын мэрия башлангычына кушылырга чакырды

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын “Яңарыш” фондына Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү өчен күчерде, дип хәбәр итә Казан порталы.

Шәһәр башлыгы республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын Казан мэриясе башлангычына кушылырга  чакырды.  “Бу изге эш республика халкын берләштерәчәк, ә мирасыбыз оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга калачак”, – дип саный мэр.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Яңарыш” фонды 6 елдан артык эшләп килә. Фондның 2 төп проекты – Зөя һәм Болгар – Татарстанның яңа энҗе бөртегенә әйләнде, алар йөз меңләгән туристны җәлеп итә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аларны яңарту эше үз акчаларын әлеге изге эшкә керткән Татарстан халкы, эре компанияләр һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме һәм булышлыгында гына тормышка ашырыла.

Бу елда “Яңарыш” фонды республиканың рухи үзәген яңарту белән бәйле булган яңа проектлар эшләде. Халык бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Илсур Метшин фикеренчә, бу – республика халкы өчен зур вакыйга булып тора.

“Традиция буенча мондый проектлар безнең илдә бөтен Җир шары белән тормышка ашырыла. Биредә шәһәрнең һәм республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кеченә елгалардан зур диңгез барлыкка килгән кебек, әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора”, – дип билгеләп уза мэр үзенең мөрәҗәгатендә.

Кытай журналистлары Татарстанның туристлык мөмкинлеге белән танышты

Тәкъдим итүдә төп игътибар Казан, Зөя, Болгар һәм Алабугага бирелде

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген  ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында кунакта Кытай ММЧ вәкилләре булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Әлеге очрашу Татарстан буенча матбугат турын тәмамлый, ул 12-16 июнь көннәрендә узды.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Кытай кунакларына республика турында презентация тәкъдим ителде, анда аның туристлык мөмкинлекләре турында сөйләнде. Тәкъдим итүдә төп игътибар Казан, Зөя, Болгар һәм Алабугага бирелде. Моннан тыш, кунакларның Татарстанда күрелгәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә булды.

Әйтергә кирәк, республикага сәфәрләре барышында Кытай журналистлары Казанның истәлекле урыннарны белән танышты, Бауман җәяүлеләр урамы буенча узды, В.И.Ленин исемендәге музей-йортында булды, Болгар белән Зөягә барды, елга трамваенда Идел буйлап кичке сәяхәткә чыкты, җирле продукция белән танышты.

Моннан тыш, аларның КХР халкы арасында бик популяр саналган шоппинг өчен дә вакытлары җитте.

Казанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында макулатура җыю эше оештырылган

Кәгазь тапшырганнан кергән акча хәйрия максатларына тотылачак. Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә макулатура җыю эше оештырылды. Аннан кергән акчаны хәйриягә тоту күздә тотылган иде. Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, алар “Зәкят” фонды белән берлектә, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында шушы эшне оештырырга булган.

“Дөресен генә әйткәндә, башта үз оешмабыздагы артык кәгазьләрне генә тапшырырга булган идек, социаль челтәрләрдә, нәзарәт сайтында игълан язгач, хәйран гына кеше макулатура китерде. Инде акцияне рамазан ахырынарак тагын уздыру ниятләнә”, – дип сөйләде Айгөл. “Зәкят” фонды мохтаҗ гаиләләргә дип бүләк каплары әзерли, макулатура тапшырганнан кергән акчага кирәк-ярак алып, шушы капларга өстәргә иде исәп, дип ачыклык кертте әңгәмәдәш.

Бүген нәзарәт бинасында акция активистларын бүләкләү тантанасы булган. Нәзарәттән хәбәр итүләренчә, анда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге вәкилләре катнашкан. Шундый акция оештыру макулатура җыю чималның янә файдаланылышка керүенә һәм яшь буында табигатькә карата сакчыл караш булдыруга этәргеч булса иде, ди Рөстәм хәзрәт. Ул бу эшнең, хәйрия чарасы булудан тыш, шушы уңай ягы да булуын әйтте.