Россия фигуристы, 2018 елның олимпия чемпионы Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде.
Агымдагы елда Казанда узган Халыкара Татар кызы бәйгесендә Удмуртия кызы — Диләрә Гыйльметдинова җиңү сәбәпле, икенче елга бәйгенең финал өлеше Ижау шәһәрендә үтәргә тиеш.
Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында «Татарлар элемтәдә» дип исемләнгән рубрикада дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезнең видеомөрәҗәгатьләре, сәламнәре урнаштырыла. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.
Озакламый безне, кешеләрне, Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе. Кешелеккә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ирләр, әкренләп, хатын-кызга әверелә бара”, – дип чаң суга ирләр сәламәтлеге клиникасы хуҗасы, уролог-андролог Любовь Мумладзе. Ир-атларның сәламәтлеге мәсьәләләре белән 40 елга якын шөгыльләнә инде ул.
Бүген Мәскәүдә «Этникара диалог һәм гражданлык татулыгын үстерүдә Россиянең милли-мәдәни автономияләре роле” конференциясе уза. Бу чара Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына багышланган. Әлеге әһәмиятле вакыйгада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.З.Закиров катнаша.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Казан» аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте.
Казанның Бакый Урманче музеенда Шиһабетдин Мәрҗанинең гипстан ясалган сыны бар. Танылган рәссам сынчы галимне олпат, мәгърур, җанлы итеп ясаган. Шушы сын мәрмәрдән эшләнеп, Мәрҗани мәчете каршында урын алыр да, шәһәрнең бер матур бизәгенә әйләнер дигән өметләр 2015 елда ук пәйда булган иде инде. Ниһаять, ул тормышка ашты.
Татарстанның «Мулла» һәм «Байгал» картиналары бу көннәрдә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә уза торган XIV Халыкара Шакен Айманов кино фестиваленең төп бәйгесендә катнаша. Бу хакта ТР «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә “БалаФест” дип аталган фестивальдә балалар Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы, Убырлы образлары белән танышты. “Голос” тапшыруы ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанова килгән кунакларга җырлар бүләк итте.
Татарстанда балаларның үз-үзен үтерү очраклары арткан. 2017 елда 13 бала үз-үзенә кул салган булса, 2018 елның соңгы тугыз аенда гына 15 бала үлем юлын сайлаган. Казанда исә балалар суициды өч тапкырга арткан: быел җиде бала тормыш белән хушлашкан.
Күптән түгел генә “Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек булган җырчы Алсу, декрет ялыннан соң, 10 ноябрьдә, Казанда концертын куйды. Концерттан соң җырчы үзенең иҗади планнары турында сөйләгән һәм гаиләдә татар телен саклау турындагы сорауларга җавап биргән.
«Хозур ТВ» мөселман телеканалын Башкортстанда, Түбән Новгородта һәм Оренбург өлкәсендә карый алачаклар. Бу хакта «Хозур» PR бүлеге хәбәр итә.
Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Бу хезмәт Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына Татарстанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителде.
2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының пленар утырышында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән бу чыгышта милли-мәдәни тәрәккыять, татар халкы язмышы турында шактый саллы әйтелде.
Рөстәм Миңнеханов (уңнан сулга) һәм Ринат Закиров пленар утырышта.
Казанда авыл эшмәкәрләре җыены булып узды. Аның эшендә катнашырга Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләре килгән иде. Самара өлкәсеннән дә кырыклап кеше булып, араларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә, кырчылык һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Күбрәк Похвистнево районыннан килүчеләр күзгә ташланды. Атаклы Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев үзе белән авылның алдынгы крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын – Камил Исхаковны һәм Халит Йосыповны алып килгән. Ә менә Сәйфулла Маннанов сәүдә тармагында эшли икән.
Якташыбыз, классик көрәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә уздырылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңүчесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына – 22 мартта 85 яшь, вафатына – 4 апрельдә 1 ел тула.
“Ак калфак” оешмасы әгъзаларының бер төркеме Айсылу Әбдиевага кушылып җырлый.
Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән
килдек без…
Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә үзләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да,“Дуслык” оешмасы президенты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповада, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдиновада бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән.
Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә – кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, – дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер.
Гимнастчы борысларда ярышып, Россия җыелмасына сигезенче алтын медаль китерде

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төрле төбәкләрдәге яшьләр тормышына игътибарлы булуын ассызыклады. “Яшьләр хәрәкәте куәтле булмый икән, Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлегенең мәгънәсе булмаячак”, – диде ул. Аның сүзләренчә, Россия төбәкләрендә 100 дән артык татар яшьләре оешмалары бар.
Ринат Закиров татар авылларын торгызу, саклау буенча махсус проект – Татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылуы турында сөйләп узды. “Бөтен төбәктән татар эшмәкәрләре килә, алар авылларның икътисадын булдыручылар”, – диде ул һәм татар авылларында яшәүче яшьләрне авылны үстерү өчен эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә өндәде.
Шулай ук һәр елны татар дин әһелләрен очраштыру җыеннары уздырылуын да әйтеп китте. “Бу бик мөһим. Халкыбыз иманга килмәсә, аның киләчәге икеле”, – диде ул һәм ил буенча соңгы елларда илдә 3 меңнән артык, шул исәптән Татарстанда 1 меңгә якын мәчет төзелүен хәбәр итте. Ринат Закиров мәчетләрдә, янәсе, татарлардан тыш анда башка милләт вәкилләре дә йөри дигән сылтау белән, вәгазьләрне рус телендә уку гадәткә кереп киткәнен дә әйтте. “Бу алай булырга тиеш түгел. Вәгазьләр татар телендә укылырга тиеш. Яшьләр бу мәсьәләдә аеруча сизгер булсын иде. Мәчетләр – милләтне саклый торган урыннарның берсе”, – диде.
Ринат Закиров Казанда татар хатын-кызлары форумын үткәрүне дә күркәм гадәткә әйләнеп киткәнен искәртте. “Гомер-гомергә татар хатын-кызлары милләтне саклау юлында булган”, – диде. Ул шулай ук читтән килгән ватандашларны уку йортларына кертү буенча эш алып барылуын да әйтте һәм яшьләрне Казанга укырга чакырды.

Бельяниновны Федераль таможня хезмәтеннән җибәрделәр, ә өч өлкә һәм Севастопольдә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Пәнҗешәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин ышынычны югалту, үз теләкләре белән һәм башка эшкә күчү сәбәпле берничә төбәк башлыгын оставкага җибәрде. Ә Премьер Дмитрий Медведев Федераль таможня хезмәте башлыгы, күптән түгел контрабанда эше буенча шаһит булган Андрей Бельянинов урынына яңа җитәкчене билгеләде, дип яза “Интерфакс” агентлыгы.
28июль көнне имзаланган карарда әйтелгәнчә, Таможня хезмәте башлыгы Бельянинов үз теләге белән отставкага җибәрелде. Аның урынына Төньяк-Көнбатыш федераль округта РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителгән Владимир Булавин билгеләнде.
Бүгеннән Кырым федераль округы бетерелде, Россия Президенты аны Көньяк федераль округ составына кертте. Кремльдә билгеләп үтүләренчә, бу “Дәүләт хакимияте федераль органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында” эшләнгән.
Моңа бәйле рәвештә, Кырым федераль округында Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасы кирәксез булып калды һәм аны биләгән Олег Белавенцев Төньяк-Кавказ федераль округында шундый ук урынны биләде.
Әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә эштән азат ителгән Төньяк-Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил Сергей Меликов Илкүләм гвардиянең Федераль гаскәрләр хезмәте директоры урынбасары – Илкүләм гвардия гаскәрләре баш командующие итеп билгеләнде.
Россиянең кайбер төбәкләренә дә үзгәреш җиле кагылды. Пәнҗешәмбе көнне Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых “ышанычны югалту сәбәпле” эштән азат ителде. Искәртеп узабыз: ул бер ай элек коррупциядә шикләнелеп кулга алынган иде.
Әлеге отставкадан соң Киров өлкәсен вакытлыча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән идарә иткән Игорь Васильев җитәкләде.
2014 елда референдумнан соң Россия составына кергән Севастопольдә дә үзгәрешләр бар. Әлеге шәһәрнең губернаторы Сергей Меняйло Россия Президентының Себер федераль округындагы вәкиле вазифасына күчте (шул рәвешле, ул Николай Рогожкинны алмаштырды).
Меняйло урынына вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Овсянников билгеләнде. Ул 2015 елның декабреннән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшләгән иде. Ул шәһәр белән губернатор сайлаган зат үз вазифасына керешкәнче җитәкчелек итәчәк.
Ярославль өлкәсендә дә яңа җитәкче. Губернатор Сергей Ястребов үз теләге белән эштән китте. Эчке эшләр министрының элккеге урынбасары Дмитрий Миронов аның урынына төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.
Россия Президентының отставка турындагы тагын бер указы Калинград өлкәсенә кагыла – 2010 елдан бирле губернатор вазифасын биләгән Николай Цуканов Владимир Путинның Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булды. Аңа алмашка төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Евгений Зиничев билгеләнде. Аңа икенче төбәктән күченергә кирәкми – ул бер елдан артык Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Калининград өлкәсе буенча идарәсе белән җитәкчелек итте.

Искәртеп үтик: 4-7 августта Казанда уздырылачак VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан, шәһәрләреннән 900ләп делегат катнашуы көтелә. Шуларның 15 проценты гына гаиләле, калган 85 проценты – ялгызлар, диде Тәбрис Яруллин.
Форум рәисе сүзләренчә, шул рәвешле, җыен дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче парсыз татар егетләрен, кызларын үзара таныштыру, кавыштыру мәйданчыгы булып та тора. Әйтик, 2 ел элек үткәрелгән форум Санкт-Петербург егете Әнвәр белән Кырым кызы Зәнифәне кавыштырган. Алар, гаилә корып, бүген Кырымда яши. Форумда тиң ярын тапкан татар яшьләре арасында соңрак Казанга күчеп килүчеләр һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән эшчәнлекләрен дәвам итүчеләр дә аз түгел, диде ул.
“Бу үзенә күрә бер матур гадәткә әверелде. Нәтиҗәләр сөенерлек. Кызларны, кияүләрне алып китеп торалар. Гөрләтеп туйлар уздыралар. Узган җәйдә генә Австралиядә яшәүче татар яшьләре Татарстанга килеп, берсе кияү, берсе кыз алып китте”, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров.
“Туризм өлкәсендә шәһәрләрнең генә түгел, авылның, аерым утарларның танылуы да мөһим. Яшь буын мәгълүматны Интернет челтәрендә эзли. Менә шул үзенчәлекле кунак йортларын табу өчен берәр корал кирәк. Ул ачык фотосурәтләрдән, кызыклы видеодан, утар хуҗасының кыскача аңлаешлы сөйләменнән гыйбарәт булырга тиеш. Игътибарны теләсә нәрсә җәлеп итәргә мөмкин – кемдер, мәсәлән, агачтан уелган бизәкле эшләнмәләр ясый, берәр хуҗабикә үзенчәлекле әйбер белән сыйларга әзер һәм башкалар. Күпчелек Интернеттан, Яндекс карта, Гугл картадан эзләгәч, интерактив карта кирәктер дип уйладык”, – дип аңлатты Сергей Маслехин. Ул моны, әйтик, туристик компанияләргә мөрәҗәгать итмичә, велосипедта каядыр юл тотучыларга уңайлы булачагын әйтте.
Сергей Маслехин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, карта булдыру өчен авылларның, төрле хуҗалыкларның йөзен күрсәтүче “утар паспорты”н формалаштыру кирәк. “Анда бераз текст һәм игътибарны җәлеп итә торган визуаль элементлар булырга тиеш. Аннан инде шул утарларны картага төшереп булачак. Әмма ул үтемле булырга тиеш. Мәсәлән, каядыр барасың икән, Гугл карта шундук хәбәр итәргә тиеш – хәзер борылып, 5 км барсагыз, анда шул-шул әйбер булачак дип. Бу – идеалда инде, моның өчен кешенең кайдалыгы күзәтелеп торырга тиеш. Әмма бу чынга ашырып булмаслык нәрсә түгел”, – дип сөйләде Сергей Маслехин.
Аның әйтүенчә, үзендә туристлар күрергә теләгән һәр кунак йорты, хуҗалыклар, авылларга паспорт тутыру тәкъдим ителәчәк. Паспортта объекттагы шартларга, мөмкинлекләргә галочкалар куелырга тиеш. Мәсәлән, “кунакларны шимбә-якшәмбе генә кабул итә алам”, я булмаса, “бәдрәф урамда” дип. Турист исә шунда үзен кызыксындырган әйбергә галочка куя ала. “Без фантазиябезне эшкә җиктек тә, баксаң, берничә мең пункт була ала икән. Маршрутлар формалаштыру да кирәк. Һәр турист та үзенә нәрсә кирәген белеп бетермәскә мөмкин. Әгәр аңа 1 мең пункт тәкъдим итсәк, аның башы әйләнәчәк. Шуңа күрә популяр маршрут тәкъдим итәргә кирәк. Мәсәлән, “бал” дигән пунктны сайласа, картада барлык объектлар күрсәтелергә тиеш булачак. Турист үзенә кирәкле критерийларны сайлап ала да, күрәсе килгән нокталарыннан маршрут төзеп, юлга кузгала алачак”, – дип аңлатты Сергей Маслехин. Ул бу эшнең бик күләмле булуын билгеләп узды. “Үзенә туристлар җыярга теләгән меңләгән авыл хуҗалыкларын колачлап була. Тик һәрберсе белән эшләргә, анкета тутыру, фото, видео, аудио урнаштыру таләпләрен аңлатырга кирәк. Кемдәдер, фотограф, видеооператор булмаса, авыл туризмы төбәк ассоциациясе үз белгечләрен тәкъдим итә ала”, – диде Сергей Маслехин. Ул хуҗаларның үзләре тәкъдим иткән хезмәтләр өчен тулысынча җаваплы булырга тиешлеген ассызыклады. Әйтик, атларым бар ди икән, анда терлекчесе дә, атлар белән ниндидер интерактив программалар, ашату өчен ризыгы да булырга тиеш.
Әлеге интерактив карта Татарстанның Авыл туризмы ассоциациясенә тәкъдим ителгән. Соңгылары, үз чиратында, аны хуплаган. Сергей Маслехин әйтүенчә, бу картага туроператорлар да кушылып, билгеле бер турлар җыелмасын төзи ала.