Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?

news_10824Әлмәт районының Чупай авылы мулласы Нәфис абый Ханнанов хатын-кызларны мәчеткә кертми, дигән хәбәр килеп иреште редакциягә. Барып тикшергәч, моның имеш‑мимеш түгеллеген ачыкладык. Җитмәсә, мулла миңа: «Шестерка булып йөрмә», – дип «киңәш бирде». Кемнән кемнән, тик руханидан мондый «киңәш» ишетермен дип, башыма да китермәгән идем.

Мулла йорты түгел – Аллаһ йорты

Быелның февраль ахырында авыл мулласы булып куйган Нәфис абый турында республиканың икенче бер басмасына язган идем инде. Шул вакытта ук ул үзен закон юлы белән сайланган мулла дип атаган иде. 700 кеше исәпләнгән авылда мулла сайлауда 32 кеше генә катнашкан. Җыелышның протоколы да бар, янәсе, әмма мулла миңа аны күрсәтмәгән иде. Дини белеме булмаган мулланың мәчеткә хуҗа булуы авылның кайбер кешеләрендә канәгатьсезлек уяткан иде. Ул вакыйгалардан соң салада дини тормыш рәтләнгәндер дисәм… Кая ул! Һаман ызгышалар.

Инде яз башында ук Нәфис Ханнанов егермеләп хатынны, шул исәптән ике остабикәне мәчеткә кертми башлаган, шуңа да мөслимәләр дини белемне авыл мәктәбендә алырга мәҗбүр. Инзилә апа Маннанова да шулар сафында. Чупайда туып үскән, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә өч еллык курсларда белем алган. Нәфис абый муллалыкка килгәнче, бу хатыннар мәчеттә тыныч кына дин белемен укып йөргән. Әмма хәзерге мулланың үз йортына түгел, ә Аллаһ йортына ни өчен кертмәвен үзләре дә белми. Авыл мөслимәләрен инде берничә ел Чупайга Әлмәттән килеп йөрүче Миңнегөл апа Мостафина укыта. Мулла хатын-кызларга: «Укытучыгыз белем бирер­гә миннән рөхсәт сорасын», – дигән.

“Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе була

halial29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә 60ка якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.

Ярминкә кысаларында төрле мәдәни чаралар, конкурслар һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру да каралган.

Ярминкәне ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Хәләл” индустриясе милли ассоциациясе һәм “Казан” агросәнәгать паркы оештыра.

“Казан” агросәнәгать паркындагы ярминкә 8.00-15.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Агар урамы, 2 нче йорт (“А”залы) адресы буенча үткәрелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте электрон китапханәсенә татар галимнәре китаплары урнаштырылды

Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр”  халыкара фәнни-гамәли конферециясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында хәбәр итте, дип яза ТР Мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә теләгән һәркем ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе − күп томлы басмалар. “Диния нәзарәте татарларның рухи мирасын тергезү бурычы куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар, күбесенчә, инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар”, – ди мөфти.

Татарстан мәчетләрендә, моннан бер ел элек авиаһәлакәттә гомере өзелгәннәр рухына багышлап, дога кылыначак

kulБу атна җомгасында һәм шулай ук 17 ноябрьдә республика мәчетләрендә, бер ел элек авиаһәлакәттә гомере өзелгәннәр рухына багышлап, догалар кылыначак. Татарстанның барлык мәчетләрендә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәт түрләреннән итүне, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыячаклар.

“Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, – диделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

Искәртеп узабыз: узган ел 17 ноябрьдә “Казан” аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып, күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы “Boeing 737-53A” самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә юлыкты. Авиаһәлакәттә берьюлы  50 кешенең гомере өзелде. Бу кайгылы көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге, дин әһелләре, гади халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды. Казанда 30лап Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды.

Фатих Сибагатуллин: “Кайсы Алла дөрес?” (ФОТО, ВИДЕО)

азат(1)Русия Дәүләт думасы депутаты, профессор, язучы Фатих Сибагатуллин 2014 елда басылган “Кайсы Алла дөрес?” (“Какой Бог правильный?”) китабы чыгу уңаеннан Азатлыкка әңгәмә бирде. Ул безгә Татарстан президенты атамасы, авыл хуҗалыгы, Тукай премиясенә бәйле соңгы фикерләре белән уртаклашты.

Фатих Сибагатуллин белән телефон аша алдан очрашу вакытын билгеләп, Казан дәүләт аграр университетының бер бүлмәсендә әңгәмә кордык. Сүз уңаеннан, ул бу уку йортында дәрес тә бирә икән.

Тәңречелек – бүгенге диннәрнең чишмә башы

Фатих әфәнде бездән алдан килеп, “Кайсы Алла дөрес?” (“Какой Бог правильный?”) дип аталган яңа китабын өстәлгә куеп, әңгәмәдә кирәк булырга мөмкин фактларны кәгазь битенә язып, әзерләп куйган иде. Сөйләшүебез үзеннән-үзе “Кайсы Алла дөрес?” дигән сорауга җавап эзләүдән башланып китеп, ике сәгатьтән артык кызу әңгәмә барды. Әлеге язмада дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллин белән язылган әңгәмәнең кызыклы урыннарыннан өзекләр тәкъдим итәбез.

– Фатих әфәнде, быел “Какой Бог правильный?” дигән рус телендә китабыгыз чыкты, татарча да басылачакмы?

– Татар телендә дә булырга мөмкин. Иң элек рус телендә укучыларга дөньядагы диннәрнең килеп чыгышын белгертәсе килде. Бүгенге көндә дин кешелек өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә яшь буынны өйрәтергә, акыллы, туры юлга кертергә кирәк. Кайсы Алла дөрес соң? Һичшиксез, ул кеше кыяфәтендә түгел. Бу хакта мин 1967 елдан бирле кызыксына, өйрәнә башладым.

Казанда “Мөслимә хатын-кыз. Хәзерге заманда кеше хокуклары” конференциясе ачылды

musulmanki(1)Бүген Казан Ратушасында “Мөслимә хатын-кыз. Хәзерге заманда кеше хокуклары” темасына конференция башланып китте.

Анда РТ Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФдә БМО системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда, РФ та Европаның программалы офис җитәкчесе Петр Зих, РФ Дәүләт Думасы депутаты Сәлия Морзабаева, Таҗикстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләте вәкил Зариф Ализода, “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Президенты Аппаратыннан, министрлыклар, ведомстволардан һәм Россиянең 18 төбәгеннән вәкилләр, дин әһелләре катнашты.

Конференцияне Сәрия Сабурская ачып җибәрде.

“Кешелек тарихының башында ук ир-егетләр өстен саналган, әмма хәзерге заманда ирләрнең хатын-кызлардан югарырак торуы — узган заман күзаллавы булып санала. Хатын-кызларыбыз тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде һәм актив социаль тормыш алып бара, – диде ул чыгышын башлап һәм конференциядә катнашучыларны сәламләп. – Безнең бүгенге конеференциябез хатын-кыз хокукларына гына түгел, ә ислам динен тотучы мөслимәләребез хокукларына багышланган. Ислам — дөньядагы бик күп кешеләрнең дине булып тора, һәм безнең Татарстанда да ул төп диннәрнең берсе. Конференциягә килүчеләр республикада конфессияара мөнәсәбәтләрнең нинди булуын да күрә алыр.”

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова конференциядә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Узган елның Корбан бәйрәмендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәген ачу өчен акча җыюга юнәтелгән телемарафон уздырган иде. Җыелган акчалар ярдәмендә Теләче районында ике бина сатып алынды. Узган ел эчендә бик зур әзерлек эше алып барылды. Хәзер без бу биналарны ата-ана карамагыннан мәхрүм калган инвалид балаларны кабул итүгә әзерлибез.

ТР мөселманнары ДН яңадан сезне бу изге эштә булышырга чакыра. Бүген, изге Корбан бәйрәме көнендә, без республикабызның барлык мәчетләрендә дә яңа ачылачак тернәкләндерү үзәге өчен акча җыябыз. Биналарда ремонт ясарга, балалар өчен махсус җайланмалар сатып алырга, шулай ук приют территориясен дә рәткә китерергә, балалар өчен микроавтобус сатып алырга кирәк. Көчләребезне берләштерсәк, һичшиксез, без бу зур эшне башкарып чыга алачакбыз.

Бүгенге марафонда катнашу өчен 7715 номерына “ЗАКЯТ” сүзен язып СМС җибәрергә кирәк һәм сезнең телефон счетыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сум тирәсе акча алыначак (төгәл сумма операторыгыздан тора). Сезгә сәдака бирергә теләгегезне раслауны сорап, җавап СМС киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитмәячәк. Әгәр дә сез зуррак сумманы күчерергә телисез икән, “ЗАКЯТ” сүзеннән соң пробел куеп, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга онытмагыз.

Хаҗиларны бәянең кыйммәт булуы куркытмый

28 сентябрьдә Татарстаннан 200ләп кешедән торган соңгы төркем Казанның һава аланыннан Согуд Гарәбстанына очты. Араларында Азатлык хәбәрчесе Сания Мирхалиева да бар иде.

25 сентярбрьдә Казаннан 220ләп хаҗи инде Гарәбстанга очкан иде. 28 сентябрь көнне 200ләп кешедән торган соңгы төркем иртәнге сигезенче яртыда Казанның һава аланына җыелды. Көндезге бердә генә очып киттеләр. Ни өчен шулай иртән чакырып дүрт-биш сәгать һава аланында булырга тиешлекне төгәл аңлатмадылар, изге сәфәргә җыенучылар өчен ул мөһим түгел иде.

“Аллаһ ризалыгы өчен барлык сынауларга да әзербез!”, ди хаҗилар.

Берничә тапкыр баручы төркем җитәкчеләре генә үзара сөйләшкәндә ун сәгатьтән артык Мәскәүдә очкыч көтүләрен искә алып китте. Хаҗилар төркемнәргә бүленгән иде. Иң күп санлысы Чаллы, Казан булды.

Татарстанлылар Казаннан хаҗ сәфәренә кузгала

HAJJ25 сентябрь көнне “Казан” халыкара аэропортыннан татарстанлыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанының Җидда каласына туры рейс белән хаҗ сәфәренә кузгала. Аерым алганда, “ДУМ РТ хадж” программасы буенча 6 имам-җитәкче озатуында 220 кеше әлеге ерак юлга чыга, быел исә, гомумән, 1800 татарстанлы Мәккә, Мәдинәдә хаҗ гамәлләре кылып кайта. ТР Хөкүмәте ярдәме белән, хаҗга баручыларны 15 табиб та озата бара, алар үзләре белән кунакханәләрдә һәм хаҗ гамәле кылган урыннарда медицина пунктлары оештырырлык җиһазлар, медикаментлар алып китә.

Изге юлга чыгучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатырга ниятли (шул уңайдан журналистлар Казанның Тукай ур., 3 адресы буенча урнашкан үзәккә иртәнге 7гә чакырулы).

ТР мөфтие чит ил кунакларына корбан чалу өчен махсус комплексны күрсәтте

Кичә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркия кунакларына корбан чалу өчен махсус комплексны күрсәтте.

Профессор, доктор, Төркиянең Дин эшләре идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Эрбаш, шулай ук Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегенең дин эшләре буенча киңәшчесе, доктор Айгюн Дурсун Казанга мәдрәсә һәм мәчетләр каршындагы курс укытучыларының квалификациясен артыру курсларында катнашу өчен килгән иде.

Мөфти Камил хәзрәт чакыру буенча алар ТРның Лаеш районы Сокура бистәсендә корбан чалу өчен комплекс белән таныштылар. Мәртәбәле кунаклар фикеренчә, әлеге комплекс барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры килә. Татарстанда беренче корбан чалу өчен махсус комплекс Корбан бәйрәме уңаеннан бүген рәсми рәвештә ачыла.

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән “Әл-Хәләл” ҖЧҖ белән берлектә, Казан мәчетләре янында чалынган корбан хайваннарының калдыкларын эшкәртүгә озату оештырыла. Моның өчен махсус контейнерлар бүлеп бирелә, аларны башта республиканың Лаеш районына, аннары эшкәртү өчен Алабугадагы заводка җибәрәләр. Бу хезмәт санитар нормаларны үтәү максатларында бушлай күрсәтелә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.      

Рөстәм хәзрәт Батыр: «Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

news_10310Милләтара һәм динара дуслык-бергәлек гомер-гомергә Татарстанның «визит карточкасы» саналды. Казан Кремле территориясендәге «Кол Шәриф» мәчете белән Благовещенск соборының үзара янәшә басып торуын да без милләт-дин дуслыгы-татулыгының бер символы дияргә яратабыз. Ә гади халык тормышында бу дуслык нидә чагыла? Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр белән без шул хакта сөйләштек.

– Динара дуслыкның тагын бер мисалы дип көндәлек яшәешебезне китерер идем. Үзара хөрмәт, ярату ул ниндидер һәйкәлләрдә түгел, ул безнең бер-беребезгә булган дустанә мөнәсәбәттә чагыла. Иңгә‑иң яшәп, тыныч тормыш төзегәнбез икән – нишләп әле аны мисал итеп китермәскә? Иң мөһиме менә шул, ә калган нәрсәләр барысы да икенчел күренеш. Чынлап торып уйлап карасаң, кешелек җәмгыяте өчен ул зур бер байлык.

Сораштырулардан билгеле булганча, татарлар Әзәрбайҗан, Кавказ халыкларына караганда русларны якынрак күрә икән, гасырлар буе күрше яшәгән русларны үз гаиләләре әгъзалары сыман тоялар. Димәк, бездә үзара тынычлык дию ул ниндидер чаралар барышында әйтелгән бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз. Аны исә сакларга, кадерен белергә кирәк.

Казанда “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр конкурсына 4 млн. АКШ долларыннан артык суммада акча каралган

TurkvisionКазанда “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр конкурсын тәкъдим итү чарасынан 2 ай узгач, бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республиканың төп ММЧ журналистларын җыеп, конкурс ярымфиналы һәм финалы турында ачыклык кертелде. Матбугат конференциясендә исә ТР Мәдәният министрлыгының халыкара һәм милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Виктория Даутова, “TURKVIZION” конкурсы генераль координаторы – “ТМВ-ТV” ТК генераль директоры Ислам Баһиров, “Мәйдан” музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин, конкурсның жюри әгъзасы – ТРның һәм РФнең халык артисты Венера Ганиева, шушы халыкара конкурсның былтыр беренчесендә катнашып, 4 нче урын алган җырчы Алинә Шәрипҗанова катнашты.

Төркиянең Искешәһәр каласында 2013 елда башланып киткән, быелгы “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр конкурсының Татарстаннан сайлап алу туры – зона этабы 20 сентябрьдә Казанның “Пирамида” комплексында була.

ТР мөфтие Женевада БМО Советы сессиясе эшендә катнаша

8Бүген, 18 сентябрьдә, Женевада БМО Советы сессиясе үздырыла. Сессия кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Ислам – тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү” (“Ислам религия мира: гармоничное сосуществование конфессий”) дигән темага сөйләшү оештырылды. “Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл Татарстанның динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашудан гыйбарәт булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзаларын республика мөселман өммәте һәм татарларның Ислам тарихы белән таныштырды. Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, юнәлешләре тәкъдим ителде, республикадагы мөселманнарга, дини вәзгыятькә багышланган видеолар күрсәтелде, дип хәбәр иттеләр Татарстан мөфтиятеннән.

Татарстан мөфтиятенә Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде

image_0_1Кичә кич Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Әлеге очрашуда мөхтәрәм дин әһелләре ике Диния нәзарәте арасында төрле юнәлештә алып барылган хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Шулай ук дин әһелләре мөселманнар өммәтендәге вәзгыять хакында фикер алыштылар.

Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән таныштырды, якын киләчәккә ниятләнелгән эшләр хакында сөйләде.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗ кылырга җыенучылар дөньяда яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы турында белеп торырга тиеш

iРоссия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе, хаҗ кылырга җыенучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәфәр кылырга ниятләүче затларга, дөньяда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру буенча эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы турында хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта дөньяда яңа коронавирус белән йогышлану буенча лаборатор юл белән расланган 856 очрак билгеле.

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе аеруча Согуд Гарәбстанында, шулай ук, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Иорданиядә, Катарда, Кувейтта, Мисырда, Гыйракта, Ливанда, Туниста, Алжирда, Бөекбританиядә, Франциядә, Грециядә, Италиядә, Малайзиядә, АКШта теркәлгән.

27 нче августтан 30 нчы сентябрьгә кадәр Россия хаҗиларының Согуд Гарәбстанына хаҗ сәфәре оештырыла. Аларның 9 нчы октябрьдән 9 нчы ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында кайтуы планлаштырыла.

Станциядә мәчет төзелә

120818231242_minaret_kazan_304x171_bbc_nocreditКайбыч районының Колаңгы станциясендә күп милләтле халык яши. Хәзер биредә мәчет төзелеше тулы куәтенә дәвам итә. Алга таба часовня да төзеләчәк.

“Мәчетнең бурасын Гает бәй¬рәменә кадәр үк кү¬тә¬реп куйган идек. Узган атнада яңадан эшли башладык. Хәзер бер-ике көннән түбә калае кайтачак, түбәсен япкач, манарасын урнаштырачакбыз. Идән, түбә такталары әзер, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән, тирә-ягын җыештырасы, рә¬шәт¬кәләп тотасы гына кала. Бер атна эчендә эшне тө¬гәлләргә исәплибез”, – дип эш барышы турында белдерә төзелеш бригадасы җитәкчесе Заһир Зарипов “Кайбыч таңнары”газетасына.

Казан мөселман киносы фестивале урысча флешмоб белән танытылды

X Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең ачылышына бер көн кала Бауман урамында флешмоб оештырылды. Теләгән һәркем биеп катнаша алган акциядә кинофестивальнең киноларын карарга бушлай билетлар таратылды. Флешмобны оештыручылар башта узып баручыларга ак шарлар таратты. Аннан теләгән һәркемне Бауманның сәгате янында биергә чакырды. Флешмобта фестиваль биюе башкарылачак дип әйтелгән булса да чара гадәти чит ил һәм урыс көйләре астында узды. Алып баручы урыс телендә кинофестивальне карарга чакырды. Тик ахырдан гына татарча бию көе яңгырагач җыелган яшьләр татарча биеп кинофестиваль алдыннан күңел ачты. Биюдә үз осталыкларын күрсәтүчеләргә фестиваль киноларын карарга бушлай билетлар тапшырылды. 5 сентябрьдә Казанда X Халыкара Казан мөселман кинофестивале ачылачак. Көндезге сәгать унбердә кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзалары белән, сәгать уникедә исә рәсми матбугат конференциясе оештырылачак. Сәгать өчтә “Ике хатын-кыз” фильмы тәкъдим ителәчәк. Кичке алтыда Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә кинофестивальнең рәсми ачылышы уздырылачак.

 

Мөселманнар һәм православиеле христианнарның уртак аллеясы булачак

Бу айда Казанда мөселман һәм православиеле христиан яшьләре, бергәләшеп, агачлар утыртырга ниятли. Яшьләрнең лидерлары шушы гамәл ике конфессия яшьләренең уртак нәтиҗәле эшчәнлеге башы булачак, дип саный. Дуслык аллеясы кайда буласы әлегә килештерү дәрәҗәсендә, ягъни аныкланмаган.

Гомумән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән Казан епархиясе яшьләр бүлекләре җитәкчеләре мөселманнар һәм православиелеләр арасында социаль хезмәт итү мәсьәләләрендә багланышларны яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә киңәшмәләр уздырган, алдагысы – аллея урынын билгеләү буенча.

Татарстан метрополиясе шундый хәбәр таратты.

Борис Щербаков Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасын алып барачак

SherbakovКазанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале, гадәт буенча, мәртәбәле кунакларны каршы алудан башланып китә. Кунакларны каршы алу фестиваль ачылышы тантанасына кадәр 1 сәгать алда  башлана.

Шул рәвешле, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында кинофорумның ачылу тантанасы 5 сентябрь  кичке 7гә билгеләнгән.  Аны РФның халык артисты Борис Щербаков алып барачак, дип хәбәр итә оештыручылар “Татар-информ”га.

Шуңа кадәр 1 сәгать алдан, кичке 6дан, кызыл келәм буйлап Голландия режиссеры Йос Стеллинг, Россиядә авторлык кинематографиясе юнәлешендә танылу алган Россиянең халык артисты Константин Лопушанский, актриса һәм режиссер Вера Глаголева, режиссер һәм сценарийлар авторлары Рөстәм Ибраһимбәков, Али Хамраев һәм кино сәнгатенең башка танылган йолдызлары узар дип көтелә.

Коръән уку конкурсында “Ярдәм” мәчете шәкертләренә тиңнәр булмады

Казанның Апанай мәчетендә башкаланың ир балалары арасында Коръән уку конкурсы уздырылды. Гомумшәһәр конкурсын, ТР буенча Диния нәзарәте ярдәме белән, Апанай мәчете һәм “Зәкят” фонды үткәрде.

Ике номинациядә – изге Коръәннең бер иҗазын яттан һәм яртысын сөйләү буенча барган әлеге конкурста “Ярдәм” мәчете шәкертләре җиңү яулаган. Әлеге мәчеттән шул хакта хәбәр алынды.

Аерым алганда, изге Коръәннең бер иҗазын яттан сөйләү буенча беренче урынны Мөхәммәдали Расулов беренче, Мостафа Сангаков икенче, Инсаф Вәлиев өченче урынга лаек дип табылган. Аларга велосипед, телефон һәм электрон Коръән бүләк ителгән.

Ярты иҗаза сөйләү буенча шулай ук “Ярдәм” мәчете шәкерте Данил Нестеров беренчсе булган һәм велосипед белән бүләкләнгән.

Гомумән алганда, “Ярдәм” мәчетендә яшь 40 шәкерт Коръән хафизлыкка тәрбияләнә.

ТР мөфтие Бөтендөнья мөселман галимнәре шурасына әгъза буларак кабул ителде

63056-INNERRESIZED600-600-image-22_0_thumb_medium300_23720-22 августта Төркия башкаласы Истанбулда үткәрелгән Бөтендөнья мөселман галимнәре шурасы Генераль ассамблеясының IV сессиясендә Россия делегациясе составында катнашкан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге шурага әгъза буларак кабул ителгән. Димәк, алга таба мөфти хәзрәтләре әлеге дөньякүләм оешма эшчәнлегендә ул актив катнашачак.

Татарстан мөфтиенең Бөтендөнья мөселман галимнәре шурасы генераль секретаре шәех доктор Али әл-Карадаги белән очрашуы барышында шул хакта билгеле булган. Әлеге сөйләшүдә Мәскәү, Дагстан, Чечня, Кабарда-Балкария, Чита, Ставрополь крае һәм Россиянең башка төбәкләре мөфтиләре дә катнашкан. Генераль секретарь шулай ук Россия галимнәренә дә әлеге оешмага керергә һәм үз илләре мөмкинлекләрен исәпкә алып фәтвә бастырырга, ислам мәгарифе системасын заманчарак итеп эшкәртергә тәкъдим иткән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шул хакта хәбәр алынды.

Коръән тәрҗемәсенә каршы чыккан Салманны Казан мәчете имамы итмәкчеләр

4DD89F31-CAFC-470D-84AB-8BC012B60357_w268_r1_cx0_cy11_cw0Казанның Мәскәү районында яңадан төзелеп килүче элекке “Әл-Ихлас” мәчетенә имам итеп Фәрит Салманны куйганнар дип хәбәр бар. Ул инде мәчет мөтәвәллияте белән очрашкан.

Казанның Мәскәү районындагы экстремистик дип ябылган һәм имамы иректән мәхрүм ителгән элекке “Әл-Ихлас” мәчете урынында яңа гыйбадәт йорты төзелеп килә. Аның инде ишеге, тәрәзәсе, түбәсе, манарасы һәм ае бар, әмма эчке ягында эшлисе эшләр әлегә күп.

Узган атнада тирә юньдәге мөтәвәллият җыены узган. Анда мөфтият ягыннан Коръән үзәге җитәкчесе Фәрит Салман килгән. Мөтәвәллият Салман сүзләреннән чыгып, аның мәчеткә имам итеп билгеләнүен аңлаган.

Моны ачыклауны теләп Азатлык Татарстан мөфтиятенә шалтыратты. Мөфтиятнең идарә җитәкчесе Ришат Хәмидуллин: “Мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнмим, шуңа әйтә алмыйм. Мине әле күптән түгел генә мөфтият идарәсе җитәкчесе итеп билгеләделәр. Соңрак шалтыратсагыз, мин сезгә кемгә мөрәҗәгать итеп булачагын хәбәр итәрмен”, диде.

Халыкара мөселман киносы фестивале тамашачыларга “Юл чаты” фильмын тәкъдим итә

17343993_on_this_side_of_the_screen_02Халыкара мөселман киносы фестивале узган елгы программасы фильмнарын тамашачыларга күрсәтүне дәвам итә. Иртәгә кичке 5 тә Казанның “Мир” кинотеатрында төрек режиссеры Фейсал Сойсаланың “Юл чаты” (“Перекресток”) фильмын карарга мөмкин. Фильмнан соң фикер алышу да оештырыла.

Режиссер Фейсал Сойсал Төркиянең Батман шәһәрендә туган. 21 яшендә ул медицина көллиятен ташлап, шигърият һәм киноны өйрәнә башлый. 2007 нче елда исә Фейсалга Иранның Тәһһран университетында кинорежиссер белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсе бирелә. Уку дәверендә ул кыска метражлы 4 фильм төшерә һәм ул картиналар Халыкара фестивальләрдә җиңү яулый.

Аның “Юл чаты” фильмы 2013 нче елда төшерелгән һәм, 8 Халыкара фестивальдә катнашып, призлы урыннар яулаган.

“Хәләл” стандарт комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин: Хәләл – Аллаһ бренды

news_10112Көн саен өчәр-дүртәр тапкыр ашарга утырабыз. Табыныбызга нинди ризык куела? Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Бу сораулар замана кешесен, һичшиксез, кызыксындыра. Соңгы вакытта бигрәк тә хәләл ризык куллану киң тарала бара. Ул мөселманнарның гына түгел, ә башка дин тотучыларның да игътибарын җәлеп итә.

Интернет чыганаклардан билгеле булганча, Америка югары уку йортларында белем алучыларның 60 проценты хәләл туклануга өстенлек бирә икән. Бу аңлашыла да, чөнки андый ризыкның энергетикасы башка, ул дөрес һәм хәерле туклану дигән сүз.

“Хәләл” стандарт комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында 2005 елда оешкан. Ул үзенең эшчәнлеген ике нигезгә таянып алып алып бара. Беренчесе Коръәни Кәрим булса, икенчесе – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) хәзрәтләренең сөннәте. “Маидә” сүрәсендә Аллах Раббыбыз: “Хәләл һәм чиста булган ризыкларны һәм нигъмәтләрне кулланыгыз” дигән. Хәдисләрдә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хәләл билгеле һәм харам билгеле. Алар арасында шөбһәле нигъмәтләр бар” ди. Шушы шикле әйберләрне һәм гомумән Хәләл продукцияне контрольдә тотучы “Хәләл” стандарт комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин әлеге комитетның эш-гамәлләре белән якыннанрак таныштырды.

Ижау мөселманнары мәчет ачылуын көтә

01970146-24C9-416D-B3DD-5EC7CD890491_w640_r1_s_cx0_cy1_cw0Ижау шәһәренең үзәгендә төзелеп килүче мәчет әле тулысынча сафка басмаса да, анда быел ифтарларга өчәр йөз ураза тотучы килде, тәрәвих намазын биредә укыды. Иман йортының эчке эшләре инде тулысынча тәмамланган. Хатын-кызлар һәм ир-атлар залларында идәннәргә мәчетләрдә кулланылган келәмнәр җәелгән. Хәзер бинаның тышкы ягын матурлау,  мәчет тирәсендә юлларны тигезләп, асфальт җәясе кала. “Бу эшләрне башкару өчен әле тагын ун миллион акча таләп ителә”, диде Удмуртия мөфтиенең мәчетләр төзү һәм төзекләндерү буенча ярдәмчесе Нәгыйм Каюмов.

Татарстан мөфтие Әл-Мостафа халыкара университеты вәкилләре белән очрашкан

nKGkZbW13B0Дин әһелләре бер-берсенә китаплар бүләк итешкән. (Казан, 7 август, “Татар-информ”). Кичә, 6 нчы август, Татарстан Республикасы мөфтие Әл-Мостафа (Иран, Кум) халыкара университетының Россиядәге вәкилләре белән очрашкан. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Университет вәкиле Хәмит Реза Сулки уку йорты хакында сөйләгән. Аерым алганда, ул университетның хәнәфи мәзхәбе буенча белгечләр әзерләү юнәлеше, төрле телләр курслары турында мәгълүмат биргән. Ул, шәхсән, мөфтине уку йортына килергә һәм уку-укыту программалары белән университетта якыннан танышырга чакырган. Хәмит Реза Сулки университет эмблемасы төшерелгән бүләк һәм университет турындагы китаплар бүләк иткән.

Казанда сөрген корбаннарына багышланган фильм күрсәтелде

Бу атнадан башлап Казанның “Мир” кинотеатрында журналистларга X мөселман киносы фестивале програмы кысаларында күрсәтеләчәк кайбер фильмнар тәкъдим ителә башлады. 5 августта күрсәтелгәне Азәрбайҗан режиссеры Октай Мир-Касыймның “Үткәннәрдән хатлар” дигән фильмы. Ул XIX гасыр башларыннан алып 1941 елга кадәр Азәрбайҗан җирендә алманнарның яшәве, азәрбайҗан-алман милләтенең дустанә мөнәсәбәте, алманнарның сөрелү тарихына нигезләнә.

“Депортация кайгысын кичерүчеләргә багышлана”

Фильм “Депортация газабын кичерүчеләргә багышлана” дигән сүзләр белән 1941 елда алманнарның сөрелү күренешеннән башланып китә.

Биредә азәрбайҗан егете Салман белән алман егете Гюнтерның дуслыгы, аларның күп еллардан соң Гюнтерның оныгы – Рихард аша бер-берсенә хәбәр җиткерүе, Гюнтерның соңгы теләге – алманнарны сөрергә ярдәм иткән алман егете Маркустан үч алу теләге тасвирлана.

Фильм сөргенлек вакыйгасы, хәзерге буынның үз тарихын онытуы, дөньяда кешелеклелек, кичерү, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларның өстен булырга тиешлеге күрсәтелә.

Мөселман яшьләре беренче онлайн фестивальгә әзерләнә

30 июльдә Татарстан диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында Русия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров әйтеп узганча, чараның төп максаты яшьләргә дини гыйлем тарату, Русия мөселманнарына дөньякүләм галимнәрдән белем алу мөмкинлеген бирү булып тора.

“Кешеләрнең эш белән мәшгуль булулары яки буш вакытларын интернетта үткәрүләре аркасында дини китап укырга, мәдрәсәгә барырга вакытлары һәм көчләре дә калмый. Моны аңлап без Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгать иттек”, дип сөйләде Марсель Сабиров.

Фестиваль online-islam.ru сайтында онлайн рәвештә узачак. Катнашу өчен  сайтка теркәлү моннан ике атна элек башланган. Аның беренче көнендә үк меңнән артык кеше теркәлгән. Барлыгы фестиваль утыз меңләп тыңлаучы җыяр дип планлаштырыла.

Ураза бәйрәме хәйрия концертында чит ил һәм татар музыкантлары катнаша

Беренче августта «Казан Арена» стадионында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның мөбарәк бәйрәме Ураза гаете уңаеннан  хәйрия концертын оештыра. Концертта дөньякүләм танылган  нәшид башкаручылар Месут Куртис һәм Седат Учан, шулай ук татар мөнәҗәтчеләре катнаша.

Концертның башлану вакыты: сәгать 18.30 да, керү ирекле.

Үткәрү урыны:  “Казан Арена” стадионы, Ямашев проспекты, 115а.

Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның  чыгышы  һәм башка мөхтәрәм дин әһелләре вәгазьләре дә көтелә.

Мөфти Әлмәт мөселманнары белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөселманнары белән очрашты. Аерым алганда, ул җирлектәге мөселманнарны кайгыртып һәм районда алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләшү ниятеннән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән күреште. Очрашу вакытында сүз мөселман өммәтенә кагылышлы мәсьәләләр турында барды. Мәдрәсәне  яңа уку елына әзерләү, авыллардагы мәчетләрне тоту, эшләтү кебек сораулар тикшерелде.

Камил хәзрәт районның җәмигъ мәчетендә булып, мәхәллә халкы белән аралашты. Имам-мөхтәсиб мөфтине мәхтәсиб эшләре, уздырырга ниятләнелгән чаралар белән таныштырды һәм кайбер оештыру эшләренә кагылышлы сораулар буенча киңәшләште. 

Түбән Кама мөселманнары физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә рамазан бүләге ясадылар

Түбән Кама җәмигъ мәчете шәһәр инвалидлары белән очрашуга “Рамазан – изге гамәлләр ае” кысаларында иман йорты ишек төбенә махсус җайланма- пандус урнаштырды. Узган елларда дин әһелләре белән очрашуга килгән коляскалы инвалидларны мәчет баскычларыннан күтәреп диярлек алып менәләр иде. Бу юлы исә алар мәчеткә үз юллары буйлап керделәр.

Бүген мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле булган 160 кеше  Ураза бәйрәменә җыелды. Әлеге чараны уздыру шәһәрдә күркәм бер традициягә әверелде. Узган еллардан аермалы буларак, быел инвалидлар өчен хәйрия чарасы чыгымнарын мәчеткә йөрүчеләр үз өстләренә алдылар. Элек чыгымнарны мәчет күтәрә иде. Шулай итеп мәхәллә халкы тормыш авырлыкларына дучар булганнарга хәйрия ярдәме күрсәтеп, аларга бәйрәм ясадылар.  

Х Халыкара мөселман киносы фестивале фильмнарын күрсәтә башлыйлар

Иртәгә Казанның “Мир” кинотеатрында Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең фильмнарын ябык күрсәтү башлана. Проект кинофестиваль белән кызыксынучыларны конкурс программасы белән якыннанрак таныштыру максатында оештырыла. Мондый чара узган ел да үткәрелгән иде һәм кино яратучыларда зур кызыксыну уятты. Фильмнарны фестиваль ачылганчы һәр атнада карарга мөмкин булачак.

Бу юлы тамашачыларга ябык режимда 6 картина күрсәтеләчәк. Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы 1 августта гына формалашып беткәнлектән, иртәгә тамашачыларга узган елгы фестивальдә җиңү яулаган “Круги” (режиссеры Срджан Голубович) картинасы тәкъдим ителә. Әлеге фильм быел “Оскар” премиясенә дә дәгъва кылды, дип “Татар-информ”га хәбәр итә оештыручылар.

Балалар хосписында Ураза күчтәнәчләрен өләштеләр

Нәзарәтнең хәйрия бүлеге хезмәткәрләре “Зәкят” хәйрия фонды белән берлектә Балалар хосписына барып, сабыйларны Ураза бәйрәме белән котладылар, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Казанда ачылган беренче Балалар хосписы – коммерцияле булмаган шәхси медицина учреждениясе. Биредә медицина ярдәме Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы ярдәмендә, хосусый-дәүләт килешүе нигезендә, тормышка ашырыла.

Балалар Ураза күчтәнәчләренә бик сөенделәр. Хоспис директоры Владимир Вавилов исә нәзарәт вәкилләренә биредә дәваланучы балалар хакында сөйләде, шулай ук яңа төзелеп килүче биналарны күрсәтте. Киләчәктә биредә кышкы бакча һәм тагын 18 урынлы бина булдырырга телиләр.

Мәскәүдә Ураза гаете намазына 230 мең мөселман килгән

Кичә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итте. Гает намазы Мәскәүнең 6 мәчетендә укылды. Анда якынча 230 мең мөселман җыелган.

Мәскәү янында гает намазы өчен тагын 29 мәйдан булдырылган иде. Алар Балашиха, Звенигород, Наро-Фоминск, Одинцов, Воскресенск, Домодедово, Можайск һ.б. шәһәрләрдә урнашкан.

Мәскәүнең Выползов тыкрыгында урнашкан шәһәрдә иң зур мәчетнең гыйбәдәтләр залы иртәнге 5 тә үк ачылды. Анда РФ Мөфтиләр Шурасы, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин дә катнашты.

Мөселманнарны Ураза гаете белән РФ Президенты Владимир Путин да котлады. “Мөселманнар җәмгыяте Россия тормышында актив катнаша, халыклар конфессиясе диалогы үсешенә сизелерлек өлеш кертә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, хәйрия һәм агарту эшләренә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә хезмәттәшлек итә”, диелгән РФ Президенты котлавында.

Тиздән – мөселманнар җыены

Әгерҗе районы мөселманнарының олы җыенын Саклау чишмәсе буенда уздыру матур традициягә әйләнде. Быел чара 9 августка билгеләнде, ул сәгать 10да башлана.

Җыенда районыбызда дин өлкәсендә эшләнгәннәргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар барланачак. Тәрбияви вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән уку догалар уку белән чиратлаштырылачак. Тәбрикләүләр дә көтелә.

Хәләл ризыклардан казанда пешкән ризык ашап, Саклау чишмәсе суыннан кайнатылган чәйдән авыз итү дә җанга шифа бирәчәк. Чишмәдән шифалы су алып китәр өчен савытлар алып килергә окирәк булыр. Шулай ук мөселман товарларын, шул исәптән китаплар сату да оештырылачак, дип игълан итте “Әгерҗе хәбәрләре” басмасы.

Нурлатта соңгы ифтарны район башлыгы уздырды

27 июльдә Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров ифтар ашы үткәрде.

“Яшьлек” ресторанында узган әлеге мәҗлескә район имамнары, картлар чакырулы иде. Иң элек район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов уразаларны матур узуын билгеләп үтте, һәм шундый изге мәҗлесләр оештырган өчен, җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Аннан Коръән сүрәләре укылды, ил-көнгә тынычлык, бәндәләргә саулык теләп догалар кылынды. Район башлыгы Равил Кузюров та район картларына активлыклары, дин эшен матур, пөхтә алып барганнары өчен рәхмәт әйтте.

Әлеге ифтарда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин,ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та катнашты, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

Камил хәзрәт: “Кешеләргә йомшак мөгамәлә күрсәтү дә, бер җылы сүз әйтү дә сәдака була”

Бүген, 28 июльдә, мөбарәк Ураза гаете көнне республика мәчетләрендә бәйрәм намазы һәм хөтбәсе укыла. Республикабызның төп бәйрәм чарасы уздырылган Кол Шәриф мәчетенә мөселманнар иртәнге дүрткә үк җыела башладылар.  Таң белән шәһәр үзәгенә мәчеттән Коръән аятьләре аһаңе таралды.

Сәгать биш тулганда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен сөйләде.
“Әлхәмдүлилләһ, ай буена ураза тоттык, тәравих намазларын укыдык, ифтар ашларын уздырдык. Коръән – Кәрим аятьләрен тыңлап, вәгазьләр ишетеп иманнарыбызны ныгыттык. Ифтарларны оештыручылар белән бергә бик күпләрне дин юлына өндәдек. Бүген исә җәмәгать булып, бәйрәм намазына җыелдык”, -дип, шөкер кылудан башлады сүзен мөфти хәзрәтләре. Аннары ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты  Владимир Путинның мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлауларын җиткерде.

Төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый

Бу көннәрдә Ураза бәйрәме уңаеннан нәзарәткә йөзләгән санда котлаулар киреп иреште.  Татарстан мөселманнарына һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәткә республиканың төрле районнарында яшәүче якташларыбыз, төрле төбәкләрдә гомер итүче дин кардәшләребез  мөбарәк Ураза бәйрәме белән котлап, җылы теләкләрен җиткерәләр. Шулай ук котлауларга чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез дә кушылды.

Мәсәлән, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез: Ислам җәмәгате рәисе Атик Али, чит илләр белән эшләүче Харис Бәдретдин, имам Рамил Биләевтән килгән котлауда: “Финляндиядә яшәүче мөселман татар халкыбыз исеменнән Сезне һәм Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенә табиг булган дин кардәшләребезне ихлас күңелдән рамазан бәйрәме уңаеннан тәбриклибез. Изге Рамазанда тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз һәм барча кылган изге гамәлләр кабул булсын иде дигән догада калабыз”,- диелгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете белән тәбрикли

Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ураза гаете уңаеннан, халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

“Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк Ураза гаете белән котлыйм!

Бүген барча мөселманнар шатланып-сөенеп Ураза гаетен бәйрәм итәләр. Без ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкерана кылабыз һәм бәйрәм итәбез. Бүген – көн буена ифтар, дияргә була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) рамазан хакындагы бер хәдисендә әйткән: “Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ифтарлар аша исламга килүчеләр артты

“Казан нуры” мәчетенә җәмәгать намазларына килгән саен алма төшәр дә урын юк. Ифтар мәҗлесләренең дә йөзләрчә кеше белән зурлап үтүен үз күзебез белән күреп кайттык. Өлкәннәр өстәл артларында ризыкланса, яшьләр “Шамил” мәдрәсәсенең идәннәренә җәеп куелган табыннарда авыз ачты.

“Һәр көнне уртача 300ләп кеше авыз ачты. Бу мәҗлесләрне уздырырга иганәче булган, ярдәм иткән ир-егетләргә Алланың рәхмәте яусын.  Ифтарлар аша кешеләр намаз укый, мәчеткә тартыла, ураза тота башлый. Дин йола булудан тыш, яшәү рәвешенә әйләнде. Ифтарда кешеләр таныша, аралаша, дуслаша. Баштагы елларны 40лап кеше өчен мәчет бинасында әзерли идек, узган елны “Шамил” мәдрәсәсен төзеп бетерүгә зур ифтарлар оештыра башладык”, ди Алмаз хәзрәт.

Хәзрәттән дини мәҗлесләрнең артуы, моңа охшаш чараларның еш үткәрелүе белән дә кызыксындык. Чөнки быел Казан мәчетләре ифтарларны бер-берсе белән ярышып оештырды диярсең. Ул моны кешеләрнең рухи якка, чын күңелдән яхшылык кылуга игътибар итә башлаулары белән аңлатты.

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

28 июльдә мөселманнарның мөбарәк Ураза бәйрәме. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнелә.

Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт вәгазь сөйләячәк.  5.20дә – гает намазы укыла, 5.30 да – хөтбә.

“Яңа гасыр” каналыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляция 4 сәгать 40 минутта башлана. 

Россия Иҗтимагый палатасы ифтары уздырылды

Россия Иҗтимагый палатасы һәм Мәскәү мөфтияте беренче тапкыр бергә Мәскәүдә ифтар уздырдылар. Әлеге чарада Россия сәясәтчеләре, депутатлары, хокук саклаучылар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле дин әһелләре мөселманнарны якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котладылар.

 24 июльдә уздырылган Ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт ифтарга җыелганнарга ТР МДНнең эшчәнлеге,  Татарстан мөселманнары хакында сөйләде. Шулай ук Россия мөселманнары өчен Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның роле хакында билгеләп узды. “Шушы мәҗлескә җыйган Әлбир хәзрәт Крганов хакында берничә сүз әйтергә телим. Аны Татарстанда бик хөрмәт итәләр. Шулай ук без аңар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең билгеле бер проектларын хуплавы өчен рәхмәтле.  Аллаһы Тәгалә аңар Россиянең күп милләтле халкына, мөселманнар өммәтенә хезмәт итәргә көч, ныклык бирсен иде”, – диде ул.

Татарстан мәчетләрендә, Ураза гаете уңаеннан, бәйрәм намазы 4 сәгать 50 минутта башлана

Быел Ид әл-Фитр (Ураза гаете) 28 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның бөтен мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Татарстанда төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә.

Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт вәгазь сөйләячәк, 5.20дә гает намазы укыла, 5.30 да – хөтбә.

Ураза гаетеннән туры трансляция “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы буенча  4 сәгать 40 минутта башлана.

Русия мөселманнары Газзәдәге фәлестиннәргә теләктәшлек белдерә

Газзәдән фәлестиннәрнең ракета һөҗүменә җавап итеп Израил 8 июльдә һава һөҗүмнәрен башлаганнан бирле фәлестиннәр ягында һәлак булучылар саны 640тан артты, дүрт меңләп кеше яраланды. БМОның балалар идарәсе UNICEF мәгълүматларына караганда, 120ләп бала үлгән, 120 меңләп кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булган.

17 июльдә Израил җир өсте һөҗүмнәре башлаганнан бирле Израилнең 28 хәрбие һәм ике тыныч кеше һәлак булган дип белдерелә.

Русия мөселманнары изге Рамазан аенда Газзәдә күпләп мөселманнарның һәлак булуын да искә алып, аларның рухларына догалар кыла.

Мөселман онлайн-фестиваленә рәхим итегез!

1-15 август көннәрендә Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан  беренче мәртәбә Мөселман онлайн-фестивале   оештырыла.

Фестивальдә 30га якын дин белгече катнашыр, ә сөйләшүләрне 30 меңгә якын кеше  тыңлар дип көтелә. Сөйләшүләр бары тик интернетта алып барыла. Аларны тыңлау өчен online-islam.ru  сайтына теркәлергә кирәк.

Мөселман онлайн-фестиваленә багышланган матбугат очрашуы ТР МДНдә 30 июльдә, сәгать 10.00дә уздырыла.

Католиклар бер көн ураза тоттылар һәм мөфти янына ифтарга килделәр

Үткән кичтә “Тынычлык” мәчетендә гадәти булмаган бер ифтар уздырылды. Белгәнебезчә, рамазанның соңгы ун көнендә Татарстан мөфтие биредә  игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кыла. 23 июльдә Камил хәзрәт янына кунакка католиклар килде. Кичә алар мөселманнар белән бергә ураза тоттылар. Шул рәвешле мөселманнарга карата үзләренең хөрмәтләрен белдерделәр.

Мөфти янында кунакта Казанның Изге Христос Воздвижение рим-католик приходы настоятеле Диогенес Уркиза атакай  җитәкчелегендәге Германиядән килгән католиклар делегациясе булды.

Кунаклар мәчеткә килгән мөселманнарның мөфти белән бергә кичке намазны укуларын сабыр гына көтеп тордылар. Аннары исә ифтар мәҗлесендә катнаштылар. Ифтар ахырында хәзрәт догалар әйтеп, республикабызга, халкыбызга бәрәкәт, тынычлык сорады.

Вәгазьдән соң католиклар һәм мөселманнар арасында дустанә аралашу дәвам итте. “Казан кунакчыл һәм бик матур шәһәр. Без атна дәвамында мондагы күп төрле мәдәнияткә сокланып йөрибез. Өйләребезгә бары яхшы тойгылыр һәм күп сандагы фотолар алып кайтырбыз. Без бүген мөселманнарга хөрмәт күрсәтеп бер көн ураза тоттык. Мөселманнар уразасы бик зур сабырлык, тырышлык һәм Аллаһы Тәгаләне яратуны таләп итә”, – диде Германиядән килгән епископ Франц-Йозеф.

Камил хәзрәт кунакларга килүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Рамазан ае дәвамында республика күләмендә оештырылган чаралар хакында сөйләде. Республикада дин һәм милләтара күркәм мөнәсәбәтләр саклануы өчен җитәкчелекнең һәм гадәти кешеләрнең дә зур тырышлык куюлары турында сөйләде, Татарстанда 115тән артык милләт вәкиле яшәве хакында әйтте.

Россия мөслимәләре шурасы Казанда ифтар мәҗлесе үткәрә

Бүген Казанда, Рамазан ае уңаеннан,  ифтар мәҗлесе үткәрелә. Аны “Россия мөслимәләре шурасы” федераль иҗтимагый оешмасы уздыра.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә әлеге оешма рәисе Наилә Җиһаншина белдергәнчә, ифтарда 100 гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында күп еллар дәвамында ислам нигезләренә өйрәтүче абыстайлар, ислам вузлары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре, хәйриячеләр, мөнәҗәтләр башкаручылар, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һ.б. катнашачак.

Кырым һәм Дагыстан мөфтиятләре хезмәттәшлек турында килеште

Кырым мөфтие Эмирали Аблаев Дагыстан мөфтияте вәкилчелеген Кырымдагы дини вазгыять белән таныштырды. Акмәчеттә булган очрашу вакытында ике мөфтият арасында хезмәттәшлекне җайга салу турында килешенде.

Дагыстан мөфтие урынбасары Магомед Магомедов Кырым мөселманнарына Дагыстаннан ярдәм вәгъдә итте. 

Ураза бәйрәмендә ял итәчәкбез – 28 июльТатарстанда бәйрәм көне дип игълан ителде

Ураза бәйрәме, “Татарстан Республикасындә бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы” республика Законы нигезендә бәйрәм көне дип санала. Татарстан Президентының “2014 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы” Указы нигезендә, Ураза бәйрәме 28 июльдә билгеләп үтелә һәм ул ял көне булып раслана, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйды

3 июльдә Казанның “Иман” Ислам мәдәнияте үзәгендә Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыя башлаганнар иде. Бу акциядә Казанның мөселманнар өммәте, шулай ук битараф булмаган башка мөселманнар да катнашты.

Бүген 10.00 сәгатьтә Украинаның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәмне Казаннан төяп җибәрү эшендә барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Моның өчен Казан шәһәре, Сәетгалиев урамы, 6 йорт, 1 кат адресы буенча килергә кирәк, дип хәбәр итә “Иман” үзәге матбугат хезмәте.

Ураза гаете җитә. Татарстанда төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла

28 июльдә Ураза гаете була. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла, шул исәптән Казанның 53 мәчетендә Ураза гаетенә багышланган намазлар, бәйрәм вәгазьләре укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә.

Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләячәк, 5.20дә гает намазы укыла, 5.30 да – хөтбә.

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе 4 сәгать 40 минутта башлана.

Ураза бәйрәме вәгазьләре Казанның 53 мәчетендә үткәреләчәк

28 июль көнне Ураза гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе Казанның 53 мәчетендә узачак. Алар 4.50дә башланачак.

Кол-Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрәчәк.

Иминлек максатыннан, бәйрәм вәгазе узачак мәчетләр янында полиция торачак.

Казанның Апанай мәчетендә Вәлиулла хәзрәт Якупов хөрмәтенә ифтар уздырылды

Казанның Апанай мәчетендә Вәлиулла Якубов (1963-2012)турында хәтер яңартып, ифтар уздырылды. Танылган дин белгече, 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә һәлак булганчы, әлеге мәчеттә имам-хатыйб буларак хезмәт иткән иде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире булып эшләде.

Моннан 2 көн алдарак дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек, диндарлар Вәлиулла хәзрәтнең каберен яд иткән иде. Анда ТР мөфтие Камил Сәмигуллин гаепсезгә һәлак ителгән Вәлиулла Якуповның рухына багышлап дога кылды. Җомгадан башлап, Татарстан мөфтие иттикяфта, шуңа күрә ул Апанай мәчетендәге ифтарда катнаша алмады.

Изге Рамазан аеның кадер кичәсе көннәре башлана

Мөселманнар өчен айлар арасында рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә.

Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының берьеллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди.

Камил хәзрәт Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 8 июльдә Казанда икенче мәртәбә зурлап үткәрелгән Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелгән очрашуда бер төркем эшкуарлар катнашты. Аерым алганда, “Бәхетле” кибетләр челтәре, “Питрәч” -”Пестречинка” сәүдә йорты,  Күмәч-кондидетр комбинаты- “БКК” ,  “Чаллы-ит” -”Челны-мясо”, «Вкуснотеевъ» компанияләре вәкилләре килгән иде. Аларга “Хузур” нәшрият йорты нәшер иткән  китаплар бүләк ителде. Шулай ук чарада нәзарәтнең “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов булды.

Камил хәзрәт ифтар мәҗлесенә үз өлешләрен керткән оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде. Мөфти алга таба да өммәтебез өчен уздырылган чараларда берләшергә, үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.   

Равил Гайнетдин Мәскәү метросы фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты

Мөфти Равил Гайнетдин, мөселманнар өммәте, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, Мәскәү метросы фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты.

“Һәлак булучыларның гаиләләре кайгысын уртаклашабыз. Мөселманнар, бер гаепсез һәлак булучыларның җаннарын кабул итүне һәм аларның туганнарына һәм якыннарына сабырлык сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәчәк”, – диелгән Россия мөфтиләре шурасы сайтындагы кайгынамәдә.

Донецки мөселманнары, сугышка карамастан, ифтарга җыелырга тырыша

Рамазан аенда Донецки мөселманнары башка еллардагы кебек  җәмигъ мәчетенә бергәләп җыелып ифтарлар оештыра алмый. Бу хакта “Умма” Украина мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлов әйтте.

“Донецкидагы Русия террорчылары комендант сәгате кертте һәм төнлә йөрергә рөхсәт итмиләр. Шуңа мөселманнар ифтар һәм тәравих намазына “Әл-Әмаль” дигән кечкенә мәчеткә генә килә. Кеше бик аз була. Шул якында яшәүче 70-80 кеше җыела. Нигездә татарлар һәм украиннар йөри. Ислам динен кабул иткән украиннар бик күп. Безнең диния нәзарәте Киевта урнашкан, Донецкида мөселманнар җәмгыяте бар. Мин үзем Киевта да, Донецкида да яшим”, ди ул.

Исмәгыйлов даими рәвештә Facebook социаль челтәрендә Донецкида барган хәлләр турында яза. Аеруча христиан руханиларының югалуына борчылу белдереп, аларны эзләү өчен үз өлешен кертергә тырыша.

Күптән түгел ул Украина мөселманнарын илнең христианнары белән диалогка чакырып мөрәҗәгать ясады.

Казанда дини агарту юнәлешендә яңа ислам мәдәният үзәге ачылды

Казан шәһәре мөхтәсибәте башлангычы белән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге “Ислам мәдәният үзәге” үз эшчәнлеген башлады. Әлеге иҗтимагый оешманың максаты – хәйрия, социаль, мәдәни эшчәнлекне гамәлгә ашыру, рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызу һәм милли традицияләрне саклау. Үзәкнең башкарма директоры Алсу Идрисова хәбәр иткәнчә, яңа ачылган үзәк хәйрия эшчәнлеге, ярдәмгә мохтаҗларның мәнфәгатен кайгырту, эшсезләр һәм инвалидларны социаль реабилитацияләү белән шөгыльләнергә ниятли. Болардан тыш “Ислам мәдәният  үзәге”ндә җәмгыятьтә гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф чаралары уздыруга зур әһәмият биреләчәк. 21 нче июль көнне Әл-Мәрҗәни мәчете биләмәсендә корылган чатырда Ифтар ашы вакытында әлеге үзәк киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

Түбән Камада мүрхүмнәрне дин кушканча соңгы юлга озату урыны – “Ихсан” ачылды

15 июльдә Түбән Камада “Ихсан” дип аталган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкару үзәге ачылды. Әлеге җеназа кылу урынын ачу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР Дәүләт  Советы депутаты Разил Вәлиев, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры  Азат Гайнетдинов, шәһәр хакимияте вәкилләре, кунаклар, мәхәллә халкы катнашты.

Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие игътикяфта үткәрергә ниятли

Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие игътикяфта – мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт кылуда үткәрәчәк. Рамазан аенда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә шулай эшләгән. Мондый гамәл кылу өчен кимендә бер тәүлек кирәк.

Журналистларны җыеп ифтар уздырганда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы рамазан аенда да шундый нияте булуын белдерде. Догалары белән ул Аллаһы Тәгаләдән илгә-көнгә тынычлык, республика халкына һәм аның җитәкчеләренә карата мәрхәмәтле булуын сорарга ниятләп тора. “Алдагы 3 көнне генә авыррак, чөнки бу дөньядан тулысында “китеп” торасың, дөрес, аннары күнегелә”, – дигән иде хәзрәт ул вакытта.

Искәртеп үтәбез: 28 июль – Ураза гаете, ягъни ураза беткән көн.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның күптән түгел дөнья күргән “Ураза” китабыннан игътикяф хакында язылганнарын тәкъдим итте.

Мөселманнар һәлак булган Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның каберен зиярат кылырга чакырыла

Иртәгә, ягъни 17 июльдә мөселманнар танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы булган Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) каберен зиярат кылачак, аның рухына багышлап догалар укылачак. Чара Казан мөселман зиратында сәгать 11.00дә башлана, ә җыелу – “Апанай” мәчете янында сәгать 10.00 да.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте шундый игълан таратты.

Россиянең һәм Татарстанның танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 19 июльдә инде 2 ел тула.

Белешмә.
1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшрияты мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

Мөселманнарның онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

1-15 август көннәрендә мөселманнар өчен беренче онлайн-фестиваль узачак. Чарага online-islam.ru сайтында теркәлергә мөмкин. Онлайн-фестиваль Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла. Катаншучылар онлайн-режимда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Мәскәү, Украина, Белоруссия, Коми Республикасы, Ханты-Манси автоном округы, Төньяк Осетия мөфтиләре, танылган мөселман җырчысы Мәхер Зәйен, дин галимнәре, журналистлар, исламга күчкән православ дине әһеле һәм башкаларның чыгышларын тыңлый алачак. Чыгышлар 15 телгә тәрҗемә ителәчәк. Әлегә катнашырга теләүчеләрнең саны 1000нән арткан.

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы һәм Мәҗлес Кырым мөселманнары хокукларын яклаячак

“Украина 2005 елда Ислам Хезмәттәшлек Оешмасына күзәтүче булып керү тәкъдименнән баш тартмаган булса, бүгенге көндә ясалган кайбер катлаулы хаталарны булдырмый калып булыр иде”, дип саный Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

Чубаров Украинаның “Громадське ТВ” каналына биргән әңгәмәдә, Украина Кырым мәсьәләсендә төрки һәм гарәб илләре белән хезмәттәшлекне җанландыра, диде. Моны ул Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белән очрашудан соң әйтте.

“20 миллионлап мөселман яшәгән Русия андый тәкъдимнән баш тартмады. Киләчәктә халыкара оешмаларның ярдәме һәм яклавы булсын өчен, бүген Украина хакимиятләре дә шундый ук адымга барырга тиеш”, диде Мәҗлес рәисе.

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы белән Мәҗлес арасында берлектә Кырымда мөселманнарның хокуклары торышын күзәтү эшен башкару мөмкинлеге турында сөйләшү булган иде.

“Апанай” мәчетендә Төркия консулына “Иман” нәшрияты китаплары бүләк ителде

Казанның “Апанай” мәчетенә кичә Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы килде. Әлеге очрашуда шулай ук Төркиядән килгән Коръән-хафиз Сәләхетдин Оҗаклы катнашты. Коръән-хафиз биредә тәравих намазларын үткәрә һәм Коръән-хәтем чыга.

Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров мөхтәрәм кунакны иман йорты тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашу вакытында дин әһелләре һәм кунаклар татарларның һәм төрекләрнең дини гореф-гадәтләре, бүгенге көндә алып барылган үзара хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Нияз хәзрәт Төркия консулына “Иман” нәшриятында дөнья күргән китапларны бүләк итте, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Җәмәгатькә җиткерәсе килгән фикеребез журналистлар аша бара, ә ул фикерләрнең төгәл тапшырылуы мөһим”

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген республиканың ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды. Дини мәҗлес, традиция буенча, изге Коръән сүрәләре, вәгазьләр укудан башланды. Ахшам намазына исә ММЧ вәкилләренең күпченлеге басты, бу күренеш һәм ураза тотучылар күплеге дин әһелләрен гаять куандырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның үзенчәлекләрен искәртеп, бу айда укылган сүрәләрнең һәрбер хәрефе аны укучы өчен савабы меңгә тапкырлап исәпләнә, диде. Бүген бәндәләргә диндә яшәү ифрат җиңел: дин тоткан, мәчеткә кергән, ураза тоткан өчен акча түлисе түгел, дин гыйлеме алу мөмкинлекләре бар – кешенең шуңа фәкать теләге булу, бигрәк тә Аллаһы Тәгаләне тану һәм Ул кушканнардан тайпылмау гына кирәк, ә бу кешенең киләчәге өчен әһәмиятле, дип өндәде.

Диния нәзарәтенең ММЧ баш мөхәррирләрен, журналистларны җыеп ифтар уздыруы гадәткә кереп китте. Шулай ук Татарстаннан читтә белем эстәүче яшьләребез белән дә ифтар оештырыла, республика ифтарын үткәрүдә эшләгән волонтерлар өчен дә ифтар мәҗлесе уздыру ниятләнә, киләсе елга исә Казанда федераль дәрәҗәдә ифтар үткәрү күздә тотыла, дип мөфти хәзрәтләре планнары белән уртаклашты.

Уфалар мәчеттә ифтар оештырырга чиратка язылган

Башкортстан мәчет-мәхәлләләрендә Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләрен оештыру дәвам итә. Уфадагы “Ихлас” мәчетендә  аның чираттагысы үтте.

“Ихлас” мәчетендә ифтар мәҗлесләре һәр елны берничә тапкыр оештырыла. Аллаһ йорты мөтәвәллияте үзе дә аны үткәрә, шулай ук ошбу мәчетне якын күреп аңа даими йөрүчеләр дә (хәлле мөселманнар, билгеле) үзләре алдан ук мөрәҗәгать итеп куеп, оештыра ифтар мәҗлесләрен.

Быелгы Ураза ае башланганнан бирле, 10 июльдә, өченче тапкыр ифтар кичәсе үтте “Ихлас”та. Аны Уфада яшәүче эшкуар Салават Яналинның матди ярдәме белән әзерләгәннәр. Бәйрәм башланганчы, киң күңелле кардәшебез белән әңгәмәләшеп алдык.

Мөфти Иранның Татарстандагы Генераль консулы белән очрашты

 Бүген ТР МДНдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран республикасының Татарстандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян белән очрашты, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Очрашуда сүз нәзарәт белән консуллык арасында алып барылган хезмәттәшлек хакында барды. Шулай ук сөйләшүдә катнашучылар бүгенге заман мөселман дөньясындагы хәлләр турында фикер алыштылар.

Кытайда ураза тоткан уйгыр студентларына уку йортыннан куу белән яныйлар

Кытайның Кашгар көллиятендәге уйгыр мөселман студентларына Рамазан тотуны дәвам иткән очракта уку йортларыннан куу белән яныйлар.

«Көллият җитәкчелеге уйгырларга ураза тотуны һәм Рамазанның башка шартларын үтәүне катгый тыйды. Ураза тотудан баш тартмаучылар кара исемлеккә кертелгән һәм аларның исемнәре Кытай коммунистик партиясе җитәкчелегенә җибәрелгән», диде үз исемен әйтергә теләмәгән бер укучы кыз.

Моннан тыш, уку йортына якын булган барлык рестораннарга студентлар авыз ача алмасын өчен ифтар вакытына ябылу боерыгы бирелгән.

Мәгариф министрлыгында мөселман уку йортлары өчен әзерләнгән яңа стандартлар хакында сөйләштеләр

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында 3 дәрәҗәле урта мөселман һөнәри белем бирү стандартлары хакында сөйләшү булды. Уку-укыту стандартлары ТР МДНнең Уку-укыту методик берлеге тарафыннан әзерләнде, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Россия Ислам институты ректоры, уку-укыту методик берлеге җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм башкалар катнашты.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләшүдә катнашучыларны  берлек эшчәнлеге белән кыскача таныштырды. Әлеге берлек дини мәгариф өлкәсен камилләштерү максатыннан оештырылуы хакында әйтте.

“Каzan-Arena” стадионында II республикакүләм ифтар үткәрелде, анда Татарстан җитәкчелеге дә катнашты

Кичә Татарстан башкаласының “Каzan-Arena” футбол стадионында, республика күләмендә икенче мәртәбә буларак (беренчесе 2011 елда булды), ифтар уздырылды. Килгән халыкка ишек төбеннән үк намазлык һәм су тутырылган шешәләр таратып, волонтерлар кая барасын күрсәтеп торды. Башта садионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка саф татарча вәгазьләр сөйләде, ислам дине кыйммәтләрен төшендерергә тырышты. Һәркайсы шушындый зур залга бөтен республикадан халыкны җыеп (ә бирегә автобусларда ерактан килүчеләр дә күп иде) ифтар оештырганнарга, ачык рәвештә дин тотарга рөхсәт һәм бүгенге кебек ифтарлар үткәрү мөмкинлеге биргән дәүләт һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә мөхтәрәм җәмәгатькә сөйләгән вәгазенең эчтәлеге дингә тартылуның, Рамазан уразасын тотуның, намаз укуның мөселманнар өчен әһәмияте турында булып, болар дини гыйбарәләр китереп расланды, изге Коръән сүрәләре белән дәлилләнде.