Иң матур тел

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Камышлы тулы гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район китапханәсе хезмәткәрләре Ту­ган тел көненә һәм Әлифба дәреслеге авторы, Татар Байтуганы авылында туып үскән якташыбыз Сәләй ага Вәгыйзовка багышлап оештырган кичәдә катнаштылар.  Кеше кайда гына яшәсә дә,  туган теленең изге чишмәсеннән, рухи хәзинәдән аерылмаска тиеш. Кечкенәдән гаиләдә ана телендә сөйләшеп үскән бала, беренче сыйныфка килгәч, Әлифбаны кулына ала. Ә бу китапны  якташыбыз, Байтуган авылында туып- үскән Сәләй Гатат улы Вагыйзов язган бит.

 Бу кичәдә Сәләй Гата улы Вагыйзовның исемен туган ягында мәңгеләштерү уе белән янып йөргән Нурания ханым Абзалова балаларга галимнең тормыш юлы, Байтуганда аның хөрмәтенә музей оештырылачагы  турында сөйләде, фотоларын күрсәтте. Үз чиратларында укучылар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, китап­ханә хезмәткәрләре биргән сорауларга, табышмакларга җа­вап эзләделәр, җырлар башкардылар.

Очрашу кичәсе бик тә эч­тәлекле, күңелле үтте. Нурания Абзалова, китапханә хезмәткәрләре Зөлфия Яруллина, Сиринә Әһлиуллина, Эльмира Әхмәтвәлиева балаларга күчтәнәчләр, бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Гарипова күңелле кичә оештырган өчен аларга чын күңелдән  рәхмәт белдерде.

Ә мин балаларның саф чиста татар телендә сөйләшүләренә, шигырьләр укуына куанып утыр­дым. Үсә-үсә аларның тел байлыгы тагын да артыр, ру­хи дөньялары баер, аралашу офыклары киңәер. Кечкенәдән татар телендә сөйләшкән, укыган, шигырь сөйләгән бала беркайчан да теленә хыянәт итә алмас.

Фәния КӘРИМОВА

Камышлы авылы.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру