Интернет челтәрендә Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча уку турында фикер алышалар

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Интернет челтәрендә Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча уку турында фикер алышалар

Бу яңалык Казанда республика мөселманнары Диния нәзарәтендә кабул ителде һәм зур яңгыраш тапты

(Казань, 15 августа, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). 11 августта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте. Республика мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанның барлык имамнары бу яңалык өчен бертавыштан ризалык белдергән.

Әмма Россия һәм Татарстан өммәтендә мондый бердәмлек күзәтелми. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге матбугат сәркатибе Диләрә Әхмәтова белдергәнчә, бу карар практик мәгънәгә ия түгел һәм татар теле проблемасын хәл итми. Автор фикеренчә, бу шәһәр яшьләрен, урта яшьтәгеләрне, читтән килүчеләрне һәм дингә яңа килүчеләрне Татарстан өммәте тормышында актив катнашудан читләштерәчәк. Бу вазгыять әлеге категория кешеләрен башка конфессияләргә, секталарга, хәтта террорчылар оешмаларына мөрәҗәгать итүгә этәрәчәк, дип борчылуын белдерде Диләрә Әхмәтова. Мәкалә рус телендә язылган. Күпләр Исламны этнизацияләү – ул Россия таркалуга юл дигән фикерне хуплаган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин бу фикер белән килешми. Татар яшьләре лидеры бу пост турында татар телендә үз фикерен белдерде һәм мәчетләрдә татар теле буенча бушлай курслар дингә яңа килүчеләрне генә түгел, ә башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итәчәк, дип билгеләп үтте. “Рамил хәзрәт (Юнысов) татар телендә вәгазь укыды, һәм моның өчен ничә кеше террорчылыкка китте?” – дип сорый Яруллин. Аңа, киресенчә,  мөселман хөтбәсен рус телендә кабул итәргә авыр икәнен билгеләп үтә. Яшь җитәкче совет кешеләре бабайлары динен нәкъ менә туган татар телләре аша кабул итәләр дип саный. Уфадан Римма Колбарс та үз фикерен белдергән: “Үзгәртеп кору елларында беренче тапкыр мәчеткә кергәч, татар телендә сөйләшергә мөмкин булуы куандырды. Мин нәкъ менә мәчет татар телен саклаган дип уйладым”.

Интернет челтәрендәгеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карары актив чынга ашырылмаячак, чөнки оешманың контрольдә тоту механизмнары юк дип саныйлар.

“Мәчет туган тел, дин теле буларак татар телен саклау эшенә үз өлешен кертергә тиеш”, – дип саный республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Җомга вәгазьләрен татар телендә үткәрү карары – ул җәмгыяви инициатива, җирле ислам культурасының бер өлеше булган татар теле статусын сакларга чакыра.

http://tat.tatar-inform.ru

 

 

Фикер калдыру