Интернетта – “Идел дулкыны” радиосы сөйли

КатегорияБелдерүләр, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Якын вакытларда Самара шәһәрендә FM ешлыгында “Татар радиосы” эшли башлая­чагы турында хәбәр ителгән иде инде. Бүгенге көндә моның өчен лицензия алу буенча эш алып барыла. Самара Җәмигъ мәчетенең “Нур” мәдрәсәсе бинасында радионың яхшы итеп җиһазландырылган тавыш студиясе дә булдырылган инде. Нәкъ шуннан 23 июньдә интернет челтәре аша “Татар радиосы – Самара” сайтында “Идел дулкыны” дип аталган радионың беренче тапшыруы яңгырады. Андагы әңгәмәдә Самара өлкә Сабан туе турындагы фикерләре белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономия­се рәисе Илдар Гыйльметдинов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самараның Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур хәзрәт Сабиров һәм башкалар уртак­лаштылар.

Шушы көннәрдә “Идел дул­кыны” радиосы интернет чел­тәрендә даими эшли башлая­чак. Аның тапшыруларында милләттәшләребез тормышы турында өлкә яңалыкларын, халкыбыз тарихын, Ислам дине нигезләрен, җомга вәгазьләрен тыңлый алачаксыз. Тиздән “Татар радиосы – Самара” сайтында, “Бердәмлек” газетасында һәм башка мәгълүмат чараларында булачак тапшыруларның вакыты күрсәтеләчәк. Тәүлек әйләнәсендә Казаннан “Татар радиосы” тапшыруларын да тыңларга мөмкин.

“Идел дулкыны” һәм “Татар радиосы” тапшыруларын www.str63.ru (“Татар радиосы – Самара”) сайтына кереп тыңлый аласыз. Сездән сайт аша һәм шулай ук 212-06-45 телефоны буенча туган көннәр, юбилейлар, башка истәлекле вакыйгалар белән котлаулар, тәбрикләүләр, белдерүләр кө­тәбез.

Ирек НУРИЕВ,

“Татар радиосы – Самара” директоры.

Фикер калдыру