Ир икән – ир булсын!

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

“Алмазны бик яратып кияүгә чыктым. Аның матур теле, сөйкемле карашлары үзенә гашыйк иткәндер инде. Бәхетебезгә кеше көнләшерлек иде. Очрашып йөр­гән­дә иремнең кайчак салгалаганына игътибар да итми идем. Ә яши башлагач, андый хәлләр ешая башлады. Кияүгә чыккан икән, түзеп яшәргә кирәк, дидем үз-үземә. Мине шулай тәрбияләделәр чөнки.

Шулай итеп, улыбыз туды. Бала булгач, ирем бераз үзгәрерме дигән идем – булмады. Мин декретта утырганда эшен дә ташлап кайтты. Хәер, барыбер куган булырлар иде аны. Исерек хез­мәткәр кемгә кирәк булсын? Авыр көннәр башланды. Болай да акча юк, баланы ашатырга, киенде­рергә кирәк. Өстәвенә ирем эшкә урнашырга уйламый да. Иртән каядыр чыгып китә, кайчак икешәр көн кайтмый. Шалтыратып, кайдалыгын сора­саң, акча эшлим, ди. Ә аннары исерек килеш кайтып керә, акчасы да юк.

Кечкенә баламны ияртеп үземә эшкә чыгарга туры килде. Шәф­кать туташы булып эшләгәч, массаж ясарга да өйрәндем, уколлар сала башладым. Шулай итеп тормыш җайланып китте. Эш урынымнан ипотекага фатир бир­деләр. Ә ир дигәнең үзгәрмәде. Кайчак куып та чыгарасы килә – тик кеше сүзеннән, әти-әнидән куркып барысына да түздем. Фатирга күчкәч тә, бер тамчы ярдәм ит­мәде ирем. Үзем тырышып җи­һазлар алдым. Ә ул кайтып йоклый гына. “Үз фатирың – теләсә нишлә! Нигә әле мин сиңа акча бирергә тиеш?” – ди. Соңыннан моның минем иң якын дустым белән очрашып йөргәнен җиткерделәр. Миңа акча юк ди, сөяркәләргә таба. Бу хакта әниемә дә әйттем. Тормыйм дип тә карадым. Ә алар: “Авылдашлар ни әйтер? Кодагый ни дияр?” – дип мине туктаттылар.

Улыбызга бер тапкыр да уенчык алып бирә белми торган кеше булды ирем. “Синең балаң бит. Ал да бир”, – дип кенә әйтә иде. Минем дә күрше хатыннар кебек ирем, балам белән бергә ял итәсе, каядыр барасы килә. Бервакыт Алмазны җайлап, улыбыз белән Бауман урамына киттек. Бер кафега кереп чәй эчтек. Һәркем үзенә түләде, баланыкын икегә бүлдек. Ирем шулай теләде. Өйдәге сантехника ватылса да ярдәм итми. Су аккач, кибеткә биш тапкыр барып, кирәкле кранны алып кайтып төзәтеп куйдым. Бу тормышта хатын да, ир дә булудан ардым. Баланы үстерер, ипотеканы түләп барыр өчен өч эштә эшлим. Ирем әле дә мин эшләгәнгә риза булып яши. Нишләргә дә белмим. Алга таба ничек яшәргә? Иремне үзгәртеп булмас микән? Берәр киңәш бирегезче, зинһар?”

Мәдинә

Мәдинә ханымның хатына психолог Эльвира Сафина җа­вап бирә:

– Хатын өстеннән көн күрүче ирләрне альфонслар дип йөр­тәләр. Кечкенә вакытта әти-әнисе бернәрсәдән дә чикләмәгән ир балалар үсә төшкәч тә тормышта иң җайлы вариантларны эзли. Гаи­ләдә әни кеше баш булса, малайлар чын ир-ат булып үсми. Алар гел хатын-кыз ышыгында яши торган була. Бай хатын-кызларның малайлары да эшләмичә яшәргә тиз күнегә. Чибәр, “тел бете” булган егетләр дә хатын-кызга аркаланып ята торган була. Гаиләдә булдыра торган, тырыш хатын-кыз булса, ир-ат үзеннән- үзе көчсезгә әйлә­нә. Тора-бара аңа болай яшәү ошый башлый. Кайбер ир-атлар бер эшкә барып карый, икенчесенә урнаша. Бер урында озак эшли алмый. Гаепне дә башкалардан эзли. Гел зарланып үзен кызгандыра.

Хатыгыздан аңлашылганча, ирегез бүгенге көн белән генә яши. Аңа шулай җайлы. Бу гомер буе шулай барачак. Бәлки, сезгә дә ир-ат булудан туктап, бер мәлгә генә нәфис зат булып караргадыр. Тормыш йөген үз аркагызда гына өстерәмәскә кирәк иде. Гаилә коруга ук эшләрне бүлеп куйсагыз, җиңелрәк булыр иде. Хәзер инде соңга калуыгыз да бар. Тик шулай да гаиләгезне таркатканчы тагын бер кат утырып сөйләшеп карарга кирәк. Үсеп килүче улыгыз, әти­сеннән күреп, нәкъ шундый ук булмас дип кем әйтә ала. Шуңа күрә бар авырлыкларны читкәрәк куеп торыгыз. Бераз үзегез өчен дә яшәргә кирәклеген исегезгә тө­шерегез.

Альфонс ирләрне берничә төргә бүләләр:

Эш сөймәүчеләр. Мондыйлар эшләргә яратмый. Тормышның ул эшләмәсә дә барганын белгәч, бөтенләй ялкауга әйләнә. Чөнки ул хатынына бик ышана. Кайбер булдыклы хатыннар үзләре ирләрен җебегәнгә әйләндерә.
Мескенләнүчеләр. Андыйлар гел зарланып тора. Эш юк, акча түләми, диләр. Ә үзләре ял итәргә яраталар. Дуслар белән бергә җыелсалар, аларның акча янчык­лары өендә кала. Андыйлар хатын-кызның күңелен яулар өчен башта бүләкләр бирәләр, ә аннары муенына менеп утыралар.

Остарган альфонс. Андый ирләр үз эшен бик оста башкара. Иң кәттә машинада йөри. Үз-үзен гел формада тота. Байларча кылана. Затлы шәрабларны белә, хатын-кызга кирәкле кыйммәтле кос­метикаларның маркасы белән кызыксына. Кыскасы, гүзәл затларга үзен шулкадәр белемле, затлы кеше итеп күрсәтә. Баксаң, аның бернәрсәсе дә булмый. Ул тәмле теле белән хәлле хатын-кызларның күңеленә кереп оялый.

Интернет-альфонс. Социаль челтәрләрдә хатын-кызны үз кармагына төшереп утыручы ирләр төре бу. Сез аларны бер дә күрмәскә мөмкинсез. Әмма алар күңелегезне смслар белән яулап ала. Матур сүзләр белән алар сезнең кредит картасы номерларын да сорап алырга мөмкин. Шул рәвешле ул үзенә кирәк бөтен мәгълүматны җыячак. Үзен корбан итеп күрсәтергә дә мөмкин. Янәсе, дустыннан акча алып торган. Хәзер кайтармаса, аңа зыян булачак, дияргә мөмкин.

Альфонс ирләрне ничек танырга соң?

Андыйлар хатын-кыз белән танышкач, бик тәфсилләп аның кайда эшләгәнен, уңышлары турында сораша. Еш кына тормышыннан зарланырга мөмкин. Гаиләсе юклыгына да хатынын гаепләп куячак. Ә хатын-кыз зарын сөйләсә, аны ишетми дә, ярдәм итәргә дә ашыкмый. Кыс­касы, андыйлар яныннан тизрәк ычкынырга кирәк. Альфонслар бай хатын-кызның җаеннан гына торып, ул нәрсә теләсә, шуны эшләп аның күңелен яулый. Тик беркатлы булырга ярамый. Җе­бегән ирләргә кызыкмагыз, ир икән – ир була белсен инде ул.

Ватаным Татарстан
№ — | 31.07.2015

Фикерләр

  1. Радий

    Яңа ел белән!
    Бүген интернетта “Гаилә” темасынв фото эзләп бу сайтны күрдем.
    Бу көннәрдә бик уйлыйм гаилә турыда, ялгыз яшәү җитәр дип. Улым белән икәүләп Яңа елны каршыладык.
    Мәдинә белән танышып Чиләбегә кунакка чакырыр идем.
    Ничек табарга? Шунсын гына белмим… Интернетта, компьютерда бит мин өйрәнә башлаучы кеше…
    Үз кулларым белән бакча үстереп, балта остасы эшләрен һәм башка эшләр эшләп яшәргә яратам. Моннан алда һәрби очучы булдым.
    Җирдә гаилә белән яшәргә планнар.
    Минем телефон 8-967-789-67-67,
    шалтыратырга һәм
    sms-ка язарга була.
    Барыгызга да бәхет телим!

Фикер калдыру