Иске Җүрәйдә “Ак калфак” һәм “Аулак өй”

КатегорияБелдерүләр, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самарада өлкә күләмендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы оештырылуы турында без “Бердәмлек”тә хәбәр иткән идек инде. Аның җитәкчесе итеп Самараның “Розалина” татар кухнясы җитәкчесе, милләтпәрвәребез Разия Азимҗан кызы Әюпова сайланып куелды. Хәзерге вакытта ул үз янына активистларны барлау, төрле тармакларда эшләячәк бүлекләрне әгъзалар белән туплау, киләчәккә планнар төзү өстендә эш алып бара. Урыннарда, татарлар күмәкләшеп яшәгән шәһәрләрдә, районнарда, авылларда “Ак калфак” өлкә оешмасының филиалларын булдыру да көн үзәгендә.
Күптән түгел шундый бүлекләрнең берсе Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында да оештырылды. Аның җитәкчесе итеп авыл клубы мөдире Рәфисә Рәфгать кызы Минебаева, ә рәис урынбасары итеп Иске Фәйзулла фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшләүче Разия Вафа кызы Снигатова сайланды.
Инде хәзер үк биредә фольклор ансамбль коллективын булдыру буенча оештыру эшләре бара, клубта көзгә зур итеп “Аулак өй” бәйрәмен оештыру һәм үткәрү бурычы куелган.
Рәфыйка АЙБҮЛӘКОВА.

Фикер калдыру