Иске Мәчәләйдә – корбан мәҗлесе

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Бу көннәрдә татарлар күмәкләшеп яшәгән татар авылларында һәм шәһәрләрдә корбан мәҗлесләре дәвам итә. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында да шундый зур мәҗлес булып үтте. Бирегә Самара шәһәреннән өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә бер төркем дин әһелләре дә килгән иде.

Мәҗлес Аллаһының изге аятьләрен уку белән башланып китте. Аннан мөфти Талип хәзрәт Яруллин укылган догаларны багышлап, шушы корбан мәҗлесен оештырган “Восток” җәмгыятенә, аның җитәкчесе Ринат Зәйнулла улы Искәндәровка эшләрендә уңышлар теләде.

Талип хәзрәт Самараның атаклы эшкуары, “Дуслык” татар җәмгыяте рәисе, туган авылына даими ярдәм күрсәтеп торучы Фәхретдин Канюкаевның хезмәтләренә шулай ук югары бәя бирде. Фәхретдин әфәнде үзе килә алмаган иде, шуңа күрә өлкә Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын аның урынбасары Рәфыйк Бадамшинга тапшырды.

Восток” авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Ринат Искәндәров кунакларны һәм мәҗлескә җыелучыларны эшләрнең торышы белән таныштырды.

- Әле күптән түгел генә оештырылган җәмгыяте-безнең тормышы әкрен генә җайлана башлады, – диде ул. – Аллаһыга шөкер, басуларыбызда быел күкрәп икмәк үсте. Елына карата әйбәт кенә уңыш җыеп алдык, көзен җирләребезне сукаларга да өлгердек. Авылыбызда терлекчелек фермасына “җан өрелде”. Эшләүчеләргә хезмәт хаклары вакытында түләнелә. Өр-яңа техника сатып алдык. “Айбагар” көнбагыш чистарту цехында да эшләребез бүген яхшы бара.

Киләчәктә бөтен сөрү җирләребезне дә эшкәртеп, тагын да күбрәк икмәк үстерергә, хуҗалыкның машина-трактор паркын яңар-тырга исәплибез. Әгәр дә хуҗалыкта тиешле шартлар булдырылса, ышанып әйтә алам: авылны ташлап читкә киткән яшьләребез дә кире әйләнеп кайтачаклар. Авылда мәктәпне саклап кала алдык, биредә балалар бакчасы да ачылды. Җәмгыятебезнең эшчәнлегенә үз өлешләрен керткән һәр хезмәткәргә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.

Мәчәләй авылында корбан мәҗлесе югары дәрәҗәдә, күтәренке рухта үтте. Сый-нигъмәт тулы өстәлләр тирә-сендә Аллаһының аятьләре укылып, күп изге теләкләр теләү мондый туганнарча аралашу хезмәт белән динебезнең уртак бәйләнештә торуын аңларга ярдәм итте.

Аллаһы Раббыбыз барыбызга да хезмәт кылып яшәргә кушкан. Хуҗалык җитәкчесе Ринат әфәнде әйткәнчә, тырыш хезмәт, түземлек, бер-беребезгә ышаныч киләчәктә авылларыбыз һәм ислам динебезне, һичшиксез, саклап калачак.

Нурсинә Хәкимова.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру