Иске Ярмәк авылы һәм андагы мәчетләр тарихы

КатегорияКамышлы районы, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Булгар дәүләте чорында Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы заманнарда да татар авыллары мәхәлләләргә берләшеп, Ислам дине даирәсендә яшәгәннәр.
Рәсәй дәүләте кул астында төрле чикләүләр, тыюлар нәтиҗәсендә ирексезлектә һәм изелеп яшәсәләр дә, үз диннәрен кадерләп саклап килгәннәр.
Ул чорда халык саны 300 кешедән ким булган авылларда манаралы мәчет салырга рөхсәт ителмәгән. Шунлыктан халык, бергәләп намаз уку өчен, аерым өйләргә җыелган, җомга намазларына манаралы мәчете булган авылларга барган.
Кайсы гына авыл тарихын алсаң да, ул һәрвакыт анда яшәгән дин әһелләренең һәм анда корылган мәчетләрнең язмышына бәйләнгән.
Хәзерге Камышлы, Похвистнево районнары, Татарстан Республикасындагы Әлмәт, Лениногорск, Шөгер, Минзәлә, Сарман районнары Казан ханлыгы алынгач чукындырудан качкан халык белән тулган. Бигрәк тә Сок һәм Кинель елгалары арасындагы башкорт биләмәләре дип аталган әрәмәләргә, урманнарга һәм болыннарга, бай җирләргә качкыннар күпләп килеп урнашканнар. Бу хәзерге Камышлы районы тарихын күзаллаганда ачык күренә.

Иске Ярмәк авылы
Хәзерге Камышлы районына кергән авылларның җирләре унсигезенче гасырның икенче яртысында тарханнар нәселенннән булган Ярмөхәммәднең җир биләмәләренә кергәннәр. Ярмөхәммәднең идарә үзәге хәзерге Иске Ярмәк авылына күчүенең сере – ул пристав һәм исправник яшәгән Исаково авылына якынрак булу исәбенә бәйләнгән. Бүгенге көндә билгеле булганча, Иске Ярмәктә 1785 елларда эшләп килгән мәчет мәрхүм Ваһапов Н8биулла йорты тирәсендә була. Бу манарасыз мәчеттә имам вазыйфасын Исмәгыйль хәзрәт башкара. Ул вакытта аның Шәһәдәтнамәсе (указы) булмый. Җомга намазына җәяүләп Балыклы авылы мәчетенә йөриләр.
Торган саен авыл зурая 1790 елда Яңа мәчет бинасы төзиләр. Бу хәзерге универмаг урынында урнашкан манаралы мәчет була. Биредә имам вазыйфасын Мактама авылыннан килгән Габденасыйр хәзрәт башкара. Авылга килеп урнашканда аның дүрт хатыны, тугыз улы һәм унике кызы була. Кызганыч ки, 1969 елда
халыкка 170 ел буена хезмәт иткән мәчет янып бетә.
Биредә эшләгән имамнар:
1) Габденасыйр хәзрәт (1790 елдан 1830 елга кадәр 40 ел эшли);
2) Габденасыйр улы Галәлетдин (1830-1872 елларда эшли);
3) Галәлетдин улы Шәйхетдин (18721933 елларда эшли);
4) Шәйхетдин улы Әхмәтзыя (Зыя Ярмәки), (1924-1326 елларда эшли);
5) Мулла Гата хәзрәт;
6) Хисамулла хәзрәт;
7) Мөхибулла хәзрәт;
8) Мулла Шәех хәзрәт (1965-1969 еллар).
Иске Ярмәк авылында өченче мәчет 1890 елда төзелә. Бирегә имам булып эшләргә Чыршылы мәдрәсәсен тәмамлаган Хөснулла хәзрәт Баһаут-диновны чакырып китерәләр. Икенче имам итеп Габденасыйр нәселеннән булган Котбетдин хәзрәт билгеләнә. Соңгы вакытта анда имам вазыйфасын Габделхәй хәзрәт, ә мөәзин хезмәтен Миргабиҗан хәзрәт башкаралар. Кызганыч ки, 1941 елның 18 июнендә куштаннар аның манарасын кисәләр. Бу мәчет бинасын мәктәп йортына күчереп салалар һәм аны мәктәп буларак кулланалар. Котып мулла исеменә бәйләп, аны «Камчатка» дип атыйлар.
2001 елда ул Яңа мәчет йортына күчерелеп, мәдрәсә бинасы итеп салынды. 2003 елдан башлап шимбә-якшәмбе көннәрендә биредә дини укулар үткәрелә башлады.
Дүртенче мәчет бинасы 1907 елда төзелә. Аның урыны – Рәхимә Бәширова һәм Мәдхәт Рәхимов йортлары арасында була. Имам булып биредә Фатих хәзрәт эшли. Мөәзин булып -Каюм хәзрәт. Халык аны Каюм мулла дип тә йөртә.
Бу мәчетнең дә манарасын кисеп әүвәл «Кызыл Байрак» колхозының мәдәният йорты итәләр, аннары аны Юкәле Тау артына күчереп салалар һәм тавык фермасы ясыйлар.
Бер җәйдә яшен сугып, ул тавыклары белән бергә янып бетә. Бу мәчет халык телендә «Фатих мулла мәчете» дип йөртелә.
Иске Ярмәк авылында бишенче мәчет 1911 елда төзелә. Аның урыны хәзерге Яңа мәчет янында Рәфыйков Расих белән Гибадуллин Равил йортлары арасында була. Ул мәчеттә имам булып Хисамулла хәзрәт эшли. Бу мәчетне «Хисамулла мәчете» дип тә йөртәләр. 1922 елда янгын чыгып, аның манарасы яна. Шуннан соң аны мәктәп йортына күчерәләр, ахырда Юкәле Тау артына күчереп, ферма ясыйлар. Ул шулай ук яшен атудан янып бетә. Яңа мәчет төзелгәнче халык авыл башындагы бер өйгә җыелып намаз укый. Вакытлыча кулланылган бу мәчет алтынчы булып исәпләнде.
Илебездә дингә иреклек бирелгәч, авыл халкы тырышлыгы белән җиденче мәчет заманча матур, җыйнак һәм күркәм итеп төзелде.
Анда 1992-1993 елларда имам булып Рәфыйков Зәки, аннан соң, 1993-1994 елларда, Сәлахов Гатаулла абзый эшләделәр. 1994 елдан алып хәзерге көнгә кадәр «Гали» мәдрәсәсен тәмамлаган Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим эшли. Ул үз эшен төгәл алып бару белән бергә авыл җәмгыяте эшләрендә дә актив катнаша. Бу хакта күп итеп, җәелеп сөйләргә була. Күркәм сыйфатлары аның эшләрендә, сөйләмендә ачык күренә. Мәсәлән, «Унсигез ел эшләү дәверендә мин 600ләп яшь парга никах укыдым. Алар арасында булган шатлыклы хәлләргә мин алардан күбрәк шатланам, күңелсезлекләренә алардан да ныграк көенәм. Алар өчен Ходай Тәгалә алдында мин үземне һәрвакыт җаваплы дип саныйм.
Кешеләр арасында иң яратканым -балалар. Төрле конкурсларда, дәресләрдә аларның уңышларын күрү миңа чиксез шатлык китерә. Алар белән аралашудан рухи көчем, яшәүгә мәхәббәтем, тормышка ышанычым арта», – дип сөйли ул.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

“Ислам-Нур”.

Фикер калдыру