Искитәрлек бәйрәм

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

“Похвистнево хәбәрләре” газетасында Мәдәният йортыбызда Мәүлид ән-Нәби бәйрәме булачагы турында белдерү укыгач, мин бу көнне түземсезлек белән көтә башладым. Менә, ниһаять, ул килеп тә җитте. Мин генә түгел, башкалар да милли бәйрәмнәребезгә сусаган икән. Иртәнге сәгать10 тулганда тамаша залында басып торырга да урын юк иде инде.

Башта сәхнәгә Самара өлкәсе мөселманнарының ре­гиональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин чыгып, аңлаешлы итеп вә­газь сөйләде, Коръән сү­рә­ләре укыды. Ә инде төрле мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләр пәйгамбәребезгә ба­­гышлап язылган эчтәлекле мө­нәҗәтләр укыганда, без бары­быз да мөкиббән китеп утырдык.

Ике сәгать дәвам иткән бәйрәм бер мизгел кебек үтте дә китте, чөнки һәр чыгыш тирән мәгънәле, һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек иде. Мөхәммәт Мостафаның (с.г.с.в) ятимлектә, әти-әнисез үсүе турында сөйләгәндә күп хатын-кызлар күз яшьләрен тыя алмыйча, тоташ елап утырдылар. Шәкертләр пәйгамбәребезнең һәр эштә сабыр, кирәк урында таләпчән, башкаларга үр­нәк булуын бик оста күрсәтә белделәр. Чувашстанның Шыгырдан авылыннан килгән ба­лаларның чыгышлары иски­тәрлек иде. Аларга карап: “Яшь­легеңдә гамәл кылсаң – күнегерсең, картлыгыңда кү­неккәнче – күмелерсең”, – ди­гән әйтем искә килеп төште.

Татар халкы үзенең ислам дине белән көчле бит ул. Элек тә дин безне саклап калган, хәзер дә авылларыбыз һәм шәһәрләребездә шушындый сөйкемле, талантлы яшьләребез динебезне пропагандалап йөргәч, ислам динебез яшәячәк, дип ышанам.

Шушы бәйрәмне оештыручыларга, бу эштә катнашучыларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын һәм киләчәктә дә аларга шундый бәйрәмнәр оештырырга исәнлек-саулык, тулы зиһен, көч-куәт бирсен. Һәрбер эше­гездә уңышлар теләп калам.

 

Сәлимә ТӨХВӘТУЛЛИНА,

80 яшьтән узган милләттәшебез.

Похвистнево шәһәре.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру