Интернет челтәрендә Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча уку турында фикер алышалар

Интернет челтәрендә Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча уку турында фикер алышалар

Бу яңалык Казанда республика мөселманнары Диния нәзарәтендә кабул ителде һәм зур яңгыраш тапты

(Казань, 15 августа, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). 11 августта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте. Республика мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанның барлык имамнары бу яңалык өчен бертавыштан ризалык белдергән.

Әмма Россия һәм Татарстан өммәтендә мондый бердәмлек күзәтелми. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге матбугат сәркатибе Диләрә Әхмәтова белдергәнчә, бу карар практик мәгънәгә ия түгел һәм татар теле проблемасын хәл итми. Автор фикеренчә, бу шәһәр яшьләрен, урта яшьтәгеләрне, читтән килүчеләрне һәм дингә яңа килүчеләрне Татарстан өммәте тормышында актив катнашудан читләштерәчәк. Бу вазгыять әлеге категория кешеләрен башка конфессияләргә, секталарга, хәтта террорчылар оешмаларына мөрәҗәгать итүгә этәрәчәк, дип борчылуын белдерде Диләрә Әхмәтова. Мәкалә рус телендә язылган. Күпләр Исламны этнизацияләү – ул Россия таркалуга юл дигән фикерне хуплаган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин бу фикер белән килешми. Татар яшьләре лидеры бу пост турында татар телендә үз фикерен белдерде һәм мәчетләрдә татар теле буенча бушлай курслар дингә яңа килүчеләрне генә түгел, ә башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итәчәк, дип билгеләп үтте. “Рамил хәзрәт (Юнысов) татар телендә вәгазь укыды, һәм моның өчен ничә кеше террорчылыкка китте?” – дип сорый Яруллин. Аңа, киресенчә,  мөселман хөтбәсен рус телендә кабул итәргә авыр икәнен билгеләп үтә. Яшь җитәкче совет кешеләре бабайлары динен нәкъ менә туган татар телләре аша кабул итәләр дип саный. Уфадан Римма Колбарс та үз фикерен белдергән: “Үзгәртеп кору елларында беренче тапкыр мәчеткә кергәч, татар телендә сөйләшергә мөмкин булуы куандырды. Мин нәкъ менә мәчет татар телен саклаган дип уйладым”.

Россия мөселман эшмәкәрләре ислам банкингыннан файдалана алачак

Партнерлык банкингы үзәге белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоцициясе хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалаган

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Партнерлык банкингы үзәге белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоцициясе хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалаган. Әлеге документ белән ислам финансларын, икътисад һәм банк эшчәнлеген үстерү өлкәсендә уртак эшнең өстенлекләре һәм юнәлешләре билгеләнгән.

Меморандум кысаларында кайбер белем бирү проектлары һәм фәнни-тикшеренү эшләрен тормышка ашыру, шулай ук мөселман бизнес-берләшмәләре вәкилләре арасында хезмәттәшлекне арттыру ниятләнә. Моннан тыш, яклар юридик затларга расчет-касса хезмәте күрсәтү буенча махсус тарифлар һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм партнерлары өчен ташламалы шартлар кертү турында да килешкән.

Әйтергә кирәк, Партнерлык банкингы үзәге Россия Банкы, Татарстан Республикаксы буенча Милли банк, Татфондбанк, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам үсеш банкы (Согуд Гәрабстаны) ярдәмендә төзелгән. Шунысы да мөһим, Ислам банкы үзәгенең барлык продуктлары да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән килештерелгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

Мөфтинең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында булганы юк иде – Рөстәм Батров

4 нче август көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тавышы белән яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары – матбугат секретаре Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр итте.

Рөстәм Батров әйтүенчә, Коръәнне тулысынча яздыру өчен бик күп вакыт киткән. “Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөфтиләре арасында беренче Коръән хафиз. Һәм ул Коръәнне тулысынча бөтен кагыйдәләре белән яздырып укып чыкты. Эш барышын шәехлар, зур галимнәр тикшереп торды. Авазларны әйтү ягыннан хаталы урыннары булса, аны дөресләтеп бардылар. Аудио Коръән бөтен тәҗвит кагыйдәләре, мәкам буенча дөрес итеп эшләнелгән. Мөфтинең, дин белгеченең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында әле булганы юк иде. Моны тарихи вакыйга дип тә атарга мөмкин. Төрле мөфтиләрнең Коръәнгә кагылышлы китаплар язганнары бар иде. Коръәннең бер өлешен яздыручылар да булды. Ә мондый форматтагы тулы Коръән беренче мәртәбә тәкъдим ителә.”

Аудио Коръән ике дискка яздырылган. Дисклар бушлай да тартылыр, сатуга да чыгарылыр дип көтелә.

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән<br />

Камил хәзрәт Сәмигуллин гайбәтләрне кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымга бармаска чакыра

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Гөлшат Ганиева). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты.

Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән:

“Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек. Ә без, яшьләр, бу хакта берни дә белмибез. Бу хәбәрне раслагыз яки инкарь итегез әле, зинһар өчен. Дөрес икән, акчаны кая күчерергә икәнен, ничек ярдәм итеп булганын әйтегез”.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәгълүматны кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымнарга бармаска чакыра:

“Кайвакыт Интернетта үзең һәм гаиләң турында әллә никадәр кызыклы “яңалыклар” белергә була…Кемдер дөнья челтәрендә, имеш, минем әти-әниләрнең өйләре янган һәм, имеш, республиканың мескен пенсионерлары Татарстан Мөфтие гаиләсенә ярдәм итәр өчен 1000 шәр сум акча җыялар (яки җыярга тиешләр) дигән гайбәт тарата. Мондый хәбәр яки махсус таратылган ялган яки минем ир һәм кыз туганнарымның ялгышуы. Нинди генә очрак булса да: “Рәхмәт!” – диясем килә. Нинди генә максаттан эшләнүгә карамастан, Аллаһ аларга яхшы сыйфатлар бирсен. Мөгаен, һәрчак күз уңында булган кешеләр тирәсендә аларның үзләреннән дә күбрәк белгән кешеләр йөрүенә ияләнергә кирәктер инде. Мөгаен, тормыш шулай яратылгандыр”, – дип мөрәҗәгать иткән ул.

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Бүгенге форум татар телендә, милли рухта үткәрелә.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген мөселман яшьләре форумының алтынчы көне. Ул тулысынча татар телендә, гомумән, милли рухта уза. Форум кысаларында милли бәйрәм – Сабан туеның оештырылуы моңа дәлил булып тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте вәкиле Айзирәк Гәрәева сөйләде.

Искәртеп үтик: мөселман яшьләренең II форумы Болгарда үткәрелә. Анда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым республикаларыннан, Ростов, Төмән, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән 120ләп делегат катнаша. 16 июльдә башланган форум иртәгә төгәлләнәчәк. Атна дәвамында мөселман яшьләре аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күздә тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашты, чит илләрнең һәм Татарстанның күренекле дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, белән очрашты.

Бүгенге чаралар иртәнге сәгать 10да башланган. Иң элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләгән. Ул яшьләргә гыйлем алу үзенчәлекләрен аңлаткан. Аннары егетләрне, кызларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм әлеге район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сәламләп, аларга үзләренең нәсыйхәтләрен әйткән. Шуннан соң кунаклар һәм яшьләр Ак мәчеткә җомга намазына җыелган. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барган. Җомга вәгазендә ул бәрәкәтле чорда яшәвебезне билгеләп: “Бүген Татарстанда 1,5 меңләп мәчет эшли. Бөтен республикага нибары 13 мәчет калган заманнар да булган. Хәзер исә динебез үсештә, иманлылар саны көннән-көн арта бара. Бүген дә республикабызның иң матур мәчетләренең берсендә җыелдык”, – дигән. Ул яшьләргә ялган сүзләргә ышанып, ялгыш юлга кереп китүдән сакланырга, галимнәрнең хезмәтләренә таянып эш итәргә киңәш иткән.

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

 Конкурста киләсе елга шамаилләр музее ачылачагын игълан иттеләр
 Бүген Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Икенче тапкыр үткәрелгән бәйгегә Казан, Азнакай, Мамадыш, Яр Чаллы калаларыннан, Россиянең Владимир, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләреннән юлланган 200дән артык заявка теркәлгән.

Бәйгенең шорт-битенә кергән шамаилләрдән “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 3 мәйданчыгында күргәзмәләр эшләнелгән. Ислам мәдәнияте музее исә “Гаилә мирасы буларак шамаил” конкурстан тыш номинациясендә шамаилләрне тәкъдим иткән.Оештыручыларның һәм жюри әгъзаларының берсе, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, быелгы бәйгенең аермасы конкурска профессиональ эшләр күп юлланылган булуда.

“Конкурска җибәрелгән эшләр, минем фикеремчә, профессиональ яктан бик нык үскән. Катнашучыларның саны узган елгы кебек бер тирәдә, әмма былтыр балалар эшләре бик күп иде. Быел исә без ул номинацияне булдырмадык, шуңа да карамастан, “Минем гаиләмнең шамаиле”ндә шактый күп кеше катнашты”, – диде ул. Аның сүзләренчә, бу бәйге турында күп кенә профессиональ рәссамнар ишетеп белә башлаган. Приз фонды да былтыргыга караганда зуррак. Иҗатчыларга бераз булса да матди ярдәм күрсәтү максатыннан, урыннарны берничә кешегә бүлеп түгел, ә бер катнашучыга гына тапшырырга ниятләгәннәр.

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен бары татарча гына уку турында карар кабул ителергә мөмкин

 

Бу хакта мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде, дип хәбәр итә “Татар информ”. “Әлеге тәкъдим белән кайбер хәзрәтләребез чыкты. Мин дә бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса – гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗани.

Шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, – диде ул.
Мөфти билгеләп үткәнчә, бу карар татар телен аңламаган кешеләрне вәгазь тыңлау, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә дигән сүз түгел. Рус телендә вәгазьне башка көннәрдә оештырырга була. Хәтта җомга да, әйтик, ахшам намазы алдыннан. Ләкин вәгазьләребез, гыйбадәтләребез, мәчеттә аралашу да татарча булса, яхшы булыр иде, диде ул.
“Казанда берничә мәчеттә генә русча сөйлиләр. Татар теленә өйрәнү авыр түгел. Өстәвенә, мәчетләр каршында рус телле якшәмбе курслары эшләп килә. Хәтта безнең Галиев мәчетендә дә дәресләр атнасына 6 тапкыр русча һәм нибары 1 мәртәбә татар телендә үткәрелә”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Шул ук вакытта ул җомга вәгазьләренең генә фәкать татар телендә алып барылачагын ассызыклады.
Карар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында кабул ителергә мөмкин. Пленумның Корбан гаетенә кадәр уздырылачагы билгеле (Корбан гаете быел 12-14 сентябрьдә була).

Татарстанда яшьләрнең конфессияара форумы узарга мөмкин

ТР мөфтие Татарстанның Дагыстан үрнәгенә иярмәкче булуын әйтте

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның күп кенә өлкәләрдәге проектлары тәҗрибәсен башка төбәкләр өйрәнсә дә, республика үзе дә читтәге кызыклы тәҗрибәләрне үзендә файдалана. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Мөфти сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанда яшьләрнең конфессияара форумы узуы ихтимал. “Без үзебез дә кайбер кызыклы тәҗрибәләрне кулланабыз. Мисал өчен, Дагыстанда кызыклы тәҗрибә бар. Владыка Феофан Кавказда булганда, яшьләрнең конфессияара форумы булган. Мөселман, православие вәкилләре бер-берсенең мәдәниятен өйрәнгән. Хәзер без атакай белән монда ничек итеп үткәрергә дип сүз алып барабыз”, – диде.

Камил хәзрәт, төбәкләрнең бер-берсенең тәҗрибә алмашуына килгәндә, изге эшләрдә ярышырга тиешлекне әйтте. “Кемнең беренче башлавы мөһимдер, әлбәттә. Әмма принципиаль түгел. Татарстан күп очракта беренче, бәлки бу безнең халыкның инициативалылыгы белән бәйледер. Без 10 мең кеше катнашында Ифтар мәҗлесе үткәргән иде. Бездән күреп, башка төбәкләр тагын да күбрәк кеше җыеп Ифтар ясады. Әмма без беренче булдык”, – диде мөфти.

Судан Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели

Казанда Судан Республикасы делегациясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре очрашты

Бүген Татарстанга эшлекле визит белән Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер җитәкчелегендәге делегация килде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм ТР МДН аппараты җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев каршы алды.

Мөхтәрәм кунаклар белән очрашуда “Хәләл” стандарт комитеты, “Вакыф” Фонды җитәкчелеге, Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе, мөселман табиблары берлеге, Партнерлык банкингы үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм хәләл хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашты.

Ике як үзара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, очрашу барышында перспективалы юнәлешләрне барладылар.
Аерым алганда, Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Татарстанда хәләл продукция җитештерү өлкәсе шактый алга киткән булуын билгеләде.

“Суданда күбесенчә мөселманнар яши һәм без сезнең белән барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Аеруча, хәләл-медицина өлкәсен үстерүдә нәтиҗәле эшли алабыз. Шулай ук вакыфлар системасы тәҗрибәсе белән дә бүлешә алабыз. Мәсәлән, безнең Мәккәдә һәм Мәдинәдә вакыфлы милкебез бар. Бу тәҗрибә белән без, һичшиксез, уртаклашачакбыз”, – дип белдерде илче.

Судан Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең киңәшчесе Ахмед Халифа Мохамедали Идрис һәм Судан Илчелегенең РФ дәге хәрби атташе урынбасары Мохамед Рахма “Хәләл” стандарты буенча продукция чыгаручы Татарстан җитештерүчеләре белән элемтәләрне җайга салырга вәгъдә иттеләр.
Искәртеп үтик, бүген Судан Республикасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Якын арада Судан башкаласы Хартумга хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем җибәреләчәк.

«Ак калфак»лылар эшсез утырмыйлар!

Кичә, 24 Рамазан ае кичендә,  «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы канат астында эшләп килгән  «Ак калфак» оешмасы әгъзәлере мастер-класста очраштылар. «Ак калфак» оешмасының рәисе Разия-ханым Аюпова, җыелган хатын- кызлар өчен кулъяулыклар чегү һәм кулъяулыкның очларын крючок белән бизәргә өйрәтте. Бу җыелыш, «Ак калфак» оешмасының Бөек җиңү көненә әзерләнү максатыннан, чөнки чегү бик тиз эш түгел, шуңа күрә  хәзердән әзерләнә башларга кирәк, дип ачыклады Разия-ханым.

S1340019

S1340042Разия-ханым игътибарлы итеп бар хатын-кызларга күрсәтеп- өйрәтте

Ислам университеты төзелә башлады

19 – 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган

VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде

Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус – 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык.

- Быел форумга әлегә кадәр Болгарны күрмәгән мөфтиләрне, имамнарны һәм мәчетләребезнең актив әгъзаларын алып бардык. Шулай эшләгәндә, борынгы Болгарыбызны күбрәк кешеләр күрә ала, татарның кайдан чыкканы, тамыры кайдан булуын белә башлый. Гомумән, үзен татар дип белгән һәр кеше Болгарга барып, борынгы бабаларыбызга зиярәт кылып кайтырга тиеш, дип уйлыйм.

Безнең автобус Казанга барып җиткәндә иртәнге тугызлар тирәсе булгандыр. Кунакханәләргә урнашып беткәч, безне төрле биналарда – “Казан” үзәге, Университет, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясендә урнашкан секцияләргә бүлделәр. Без “Татар яшьләре һәм ислам дине” секциясенә туры килдек. Җитәкчебез дә бик зыялы, бик укымышлы имам Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ләкин Самара татарлары да төшеп калганнардан түгел. “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов сүз алып, яшьләр арасында уздырыла торган чаралар, конференцияләр һәм форумнар, җәйге лагерьларда алып барыла торган дини тәрбия эшләре турында тәфсилләп сөйләгәч, Җәлил хәзрәтнең хуплавын ишеттек. Казаннан читтә яшәп тә татар мәктәпләре, мәчетләр, мәдрәсәләр булдырасыз, дин һәм мәгариф өлкәсендә хәерле хезмәт күрсәтәсез, дип күңелләребезне үсендерде ул.

Ураза гаетендә Казан җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтә йөри башлый

5 июльгә җәмәгать транспорты өчен махсус режим пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен кертелә

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Быел 5 июльдә билгеләп үтелә торган Ураза гаете көнендә Казанның җәмәгать транспорты махсус режимда эшләячәк. Автобуслар һәм троллейбуслар пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен 4.30 сәгатьтә маршрутка чыгачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91-нче номерлы автобус һәм 1, 2, 12-нче номерлы троллейбус маршрутлары шәһәрлеләрне Казан мәчетләрендәге бәйрәм чараларына илтеп җиткерәчәк.
5 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы 6.30 сәгатьтә башланачак. 7.00 сәгатьтә гает намазы башлана, соңыннан хөтбә укылачак.
Татарстан башкаласында, Ураза гаете уңаеннан, төп чаралар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак.

Мөселманнар Кадер кичәсен көтә

Ул Рамазан аеның соңгы 10 көнендә була

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мөселманнар өчен айлар арасында Рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Мөселманнар аны бүген булыр дип өметләнә. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” МА корреспондентына белдергәнчә, Кадер кичәсе Рамазан аеның 27 нче көненә туры килә, әмма бу төгәл билгеле түгел. “Бу Ходайга гына мәгълүм, шулай да без өметләнеп көтәбез инде”, – диде хәзрәт.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелә.

Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».

Чечняда Ураза гаете уңаеннан дүрт көн ял каралган

Бу хакта Чечня башлыгы һәм Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Чечняда  Ураза гаетен бер атнага якын бәйрәм итәчәкләр – 5-8 июль республикада ял көннәре, дип хәбәр ителә Чечня башлыгы һәм Хөкүмәтенең рәсми сайтында.”Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Әбүбәкер Әделгәрәев указ имзалады, аның нигезендә, Ураза гаетен бәйрәм итү сәбәпле, 5, 6, 7 һәм 8 июль Чечня Республикасы территориясендә ял көннәре дип игълан ителә”, – диелгән хәбәрдә.

Кытайда “Бөтендөнья мөселман шәһәре” аттракционнар паркы ачылган

World Muslim Cityны төзү якынча 3,15 млрд сумга төшкән

(Рига, 1 июль, «Татар-информ», Дмитрий Родионов, Гөлшат Ганиева). Кытайның Иньчуань шәһәрендә “Бөтендөнья мөселман шәһәре” (World Muslim City) аттракционнар паркы ачылган. Бу хакта инглиз телендәге «China Daily» газетасына сылтама белән «Благовест-инфо» дини мәгълүматлар агентлыгы хәбәр итә.

Паркның төп капкасы Таҗ-Махалга охшатып ясалган, ә “мөселман шәһәренең” 8 гектарлы мәйданында Истанбулдагы Зәңгәр мәчет, Таҗ-Махал мавзолее һәм башка күп һәйкәлләрнең күчермәләре ясалган. Бирегә килүчеләргә мөселманча киенергә тәкъдим итәләр. Парк бинасындагы язуларда гарәп мотивлары бар.

Җирле хакимият паркка гарәп илләреннән бай туристлар килүгә исәп тота. Алар өчен парк янында кунакханәләр, конгрес сарайлары төзелгән.

Белешмә өчен. Иньчуанда хуэйлар – ислам динен тотучы кытайлылар яши. Алар Кытайда яшәүче күпчелек халык телендә сөйләшә, әмма алардан диннәре буенча аерылып тора.

World Muslim Cityны төзү якынча 3,15 млрд сумга төшкән.

Буада яңа мәдрәсә салына

Хәзерге мәдрәсәдә урын җитми

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Буада яңа мәдрәсә төзелә башлады. Бу хакта районның “Байрак” газетасы хәбәр итә.

Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә чагыштырмача яңа ич әле. Тагын бер мәдрәсә төзү кирәкме, дигән сорау куя газета.

“Хәзер мәдрәсә урнашкан урында элек тулы комплекс булган. Күптән түгел мәдрәсә территориясендәге аннан алынган җирләрне кайтаруга ирештек. Анда май-сыр комбинаты биналары иде. Озак “эшсез” тордылар. Безгә территорияне анда мәдрәсә төзү шарты белән кайтардылар. Гамәлдәге гыйлем алу йорты гөрләп тора. Анда яшь шәкертләр дә, олылар да дин сабагы алалар. Мәдрәсәдә укучыларга кысан була башлады. Күз алдына китерегез, шунда тулай торак, ашханә, уку бүлмәсе, уңайлыклар чамалы гына. Яңа бинада, иншалла, барысы да әйбәт булыр иде. Территорияне дә төзекләндерергә уйлыйбыз”, – дип белдерә директор Рәшит хәзрәт Маликов җирле басмага.

Мәдрәсә тарихи урынына кайтарыла. Элеккеге мәдрәсә агачтан булган, хәзер таштан төзелә. Тәрәзәләрдә, кәрнизләрдә элеккеге мәдрәсәнең архитектура стиле кабатланачак. Гамәлдәге мәдрәсәдә дә тәрәзәләр элеккечә ясалган.

2015 елның 10 октябрендә булачак мәдрәсәнең истәлек ташы салынган. Төзелешкә халык, оешма-предприятиеләр хәлдән килгәнчә ярдәм итә. 500 мең сум акча хәйрия акчасы җыелган. Бу эшкә буалыларның өлеш кертүләренә ышаналар. Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли

 Татарстан Диния назәрәте бу уңайдан белдерү әзерли
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстан республикасы Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы” исеме белән билгеле булган закон проектын ашыгып һәм уйланмыйча кабул ителгән документ дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына белдерде.

Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая әзерләгән закон проекты дини биналардан тыш урыннарда дини эшчәнлек алып баруны тыя.

Канун террористларга һәм традицион булмаган юнәлешләргә каршы кабул ителгән, әмма аларга бу тыюлар зыян салмаячак, чөнки алар инде күптән үз эшчәнлекләрен Интернетта алып баралар, дип саный мөфти. Закон традицион исламга һәм традицион дин әһелләренә комачаулаячак.

«Мәсәлән, исем кушу йоласын алыйк. Ул өйдә үткәрелә. Никах, гадәт буенча, кунакларны чакырып, килен йортында үткәрелә. Бу дини йола, аны башкача атап булмый. Өчесе, җидесе үткәрелгән мәҗлесләр барысы да өйдә уза. Болар барысы да дини чаралар, чөнки анда Коръән укыла һәм вәгазь сөйләнә. Бу канун буенча, кунаклар чакырып ифтар уздырган кешегә дә дәгъва белдереп булачак”, – дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти фикеренчә, бу канун, киресенчә, традицион булмаган юнәлештәгеләргә уңай булырга мөмкин, чөнки алар традицион исламдагы кайбер гореф-гадәтләргә каршы киләләр. Мәчетләргә килгәндә, андагы вәгазьләр барысы да Диния назәрәте тарафыннан расланган стандартлар буенча укыла.

“Ярдәм”дә бүгенге ифтар Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы булышлыгында үткәрелә

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне

 (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Күрү сәләтен югалткан кешеләрне укыту-тернәкләндерү эшләре белән гомуммәгълүм “Ярдәм” үзәге һәм мәчете биләмәләрендә быел да рамазан ае дәвамында ифтар ашлары уздырыла. ТР Диния нәзарәте андагы рамазан чатырында бүгенге ифтарны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә үткәрә. Бу хакта Генераль консуллык хәбәр итә.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” вәкиленә бүгенге ифтарның традицион дини мәҗлес булуын, бер яктан да үзгә түгеллеген әйтте. Казанда яшәүче төрекләр дә киләчәкме икәнлеге турында мәгълүматы булмавын әйтте. Сукырлар, начар күрүчеләр һәм мәчетебезгә даими йөрүчеләр булачагын әйтте. “Төркия консуллыгы былтыр да ифтар уздыруда катнашкан иде, бу шушы матур багланышның дәвамы”, – диде Илдар Баязитов.

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне үткәрелә. Рамазан аенда “Ярдәм” мәчете чатырына ифтарга журналистларны, язучыларны, шагыйрьләрне бергә җыю традициягә әйләнде. Ул инде 3 нче ел рәттән шулай үткәрелә. Чираттагы ифтарда милли-мәдәни, шигъри программа тәкъдим ителәчәк. Шагыйрьләр яңа дини шигырьләрен укый, әдипләр хикмәтле сүз әйтәчәк, дип вәгъдә бирде аны оештыручы “Ярдәм” фонды.

Мәскәү татар яшьләре “Рамазан чатыры”нда катнаша

Мәскәү татар яшьләре “Рамазан чатыры”нда катнаша

Фото:shater-ramadana.ru

Яшьләр үзләре дә ифтарлар оештыра

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүнең Мемориаль мәчете каршындагы мәйданда оештырылган “Рамазан чатыры”нда бүген яшьләр кичәсе уздырыла. Анда Мәскәү татар яшьләренең дә катнашып чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин хәбәр итте.

“Рамазан чатыры” – Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән, ел саен оештырыла торган үзенчәлекле агарту-мәдәни проекты. Чатыр көн саен 600гә якын кешене җыя. Анда мәдәни программалар һәм бәйрәм мәҗлесләре үткәрелә.

Эмиль Фәйзуллин әйтүенчә, Мәскәү татар яшьләре Рамазан аенда аеруча актив. Бүген, әйтик, “Рамазан чатыры”ндагы яшьләр кичәсендә кимендә 50 егет һәм кыз катнашуы планлаштырыла. Алар арасында ифтар мәҗлесен оештыруга ярдәм итүчеләр, ягъни волонтерлар да бар. Программа 19.50дә башлана, ифтар 21.18дә була.

Татар яшьләре үзләре дә бәйрәм мәҗлесләре оештыра. Мисалга, Рамазан ае башында Мәскәү татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән шундый ифтарларның берсе 80ләп егетне һәм кызны җыйган. Иртәгә исә башкаланың Битца паркында ифтар оештыру ниятләнә.

Эмиль Фәйзуллин 30 июньдә “Рамазан чатыры”нда Татарстан кичәсе уздырылачагы, анда да татар яшьләренең күпләп катнашачагы турында әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). IV Республика ифтары уңышлы узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чара төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шул хакта әйтте.

“Минемчә, ифтар бик әйбәт, уңышлы узды. Шулай да, нәтиҗәләр соңрак ясалачак, әлегә берни әйтеп булмый”, – дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтик: чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Республика күләмендә дүртенче мәртәбә үткәрелгән мәҗлестә 10 меңләп кеше катнашуы көтелгән иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин шул сандагы кешегә исәпләнгән чакыру билетларының кичә тулысынча таратылып бетүен әйтте. Бүген иртән килеп тә, билет таләп итүчеләр булган.

“Кеше шул рәвешле билет таләп итә икән, ул, һичшиксез, килергә тиеш иде. Без аларның килгәнлегенә ышанабыз” – диде мөфти. Шул ук вакытта ифтарда күпме кеше катнашуын төгәл генә санау мөмкин түгеллеген искәртте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, ифтарда катнашучыларның составын исәпкә алганда, чараны халыкара дип атарга да була. Республикакүләм мәҗлестә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Бахрейн Корольлегенең РФдагы вәкиле Әхмәд Абдулрахман әс-Саати катнашты. Мөфти сүзләренчә, соңгысы шундый күләмле ифтарны Бахрейнда уздырып карау нияте барлыгы, ислам илләрендә стадионнарның футбол уйнау өчен генә түгел, намаз уку өчен дә файдалану кирәклеге турында әйткән.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, уздырды, анда 800ләп волонтер эшләде. Соңгылары арасында респбулика районнарыннан килүчеләр дә бар иде.

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән. Кемдер акчалата, азык-төлекләтә ярдәмен күрсәтсә, икенче берәүләр төзелеш материаллары, казаннар белән тәэмин иткән, волонтерлар җыярга булышучылар да булган

Республикакүләм IV ифтар 10 меңгә якын кешене җыйды

Республикакүләм IV ифтар 10 меңгә якын кешене җыйды<br />

Кунакларга 800ләп волонтер хезмәт күрсәтте

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Kazan-Arena” стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.

Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.

Кунакларны кичке 6дан кертә башладылар. 7дә ифтар программасында каралган чаралар башлады. Иң элек Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллин изге Коръән аятьләре укыды. Аннары кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чарага җыелганнарны Рамазан ае белән котлады, берничә истәлекле вакыйганың бер көнгә туры килүен билгеләп үтте.

“Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне. Моннан тыш, Рамазан аеның 17 көненә ислам тарихындагы хәлиткеч вакыйга туры килә. Бу – Бәдер сугышы башланган көн. 22 июньдә бөтен дөньяда Хәләл көне дә билгеләп үтелә. Ифтар – ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм изге гамәлләр кылуда берләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Алга таба ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады.

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанган кешеләрнең генә ураза тота алуын искәртте.

“Кешедә даими рәвештә акыл белән нәфес көрәше бара. Шушы көрәштә акыл җиңә икән, кеше Аллаһы Тәгалә каршында фрештәләрдән дә өстен була. Раббыбыз акылыбызны 5 вакыт намаз белән, нәфесебезне ураза ярдәмендә тәрбия кылу мөмкинлеге биргән”, – дип сөйләде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, бүген күпләр балаларының БДИ тапшырып, югары уку йортына керүе, кеше булуы турында хыяллана. Әмма динсез, имансыз гына кеше булу мөмкин түгел. Иманнан мәхрүм кеше корган агачка тиң, дип саный ул.

“Бүген ничек кенә зарлансак та, кибетләрдә ризык күп, көн саен ни телсәк, шуны ашый алабыз. Эш артык күп булмагач, өстәлләр тулып торгач, нәфес котыра, шуңа күрә зарланабыз, шөкер итә белмибез, – диде ТР баш казые һәм бу мәсьәләдә балалардан үрнәк алырга киңәш итте. – Кечкенә баланың тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, ул шат күңелле була”.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бүген ифтарда мөселманнарның гына түгел, республикада гомер итүче башка конфессия вәкилләренең дә катнашуын әйтте.

“Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда изге Коръәнне иңдергән һәм үзенең рәхмәт ишекләрен ачкан. Бу айда без кешеләр күңелен җылытырлык изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләргә омтылабыз. Бүгенге ифтар – изге Рамазан ае рәхмәтенең бер чагылышы. Берничә ел элек без шундый күләмле чара турында хыяллана да алмый идек”, – дип сөйләде ул. Рөстәм хәзрәт Батров бүген илебездә ислам динен тотучыларга барлык мөмкинлекләр булдырылуын, мәчетләр ачылуын, ил башлыгы карары белән Болгар ислам академиясенә нигез салынуын искәртте, мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга өндәде.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазь сөйләде. Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи һәм Абу Яхья, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.

Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә

  Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының “2016 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү турында”гы указы белән 5 июль көнне Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм алды көнне яки 4 июльдә эш көне яки смена 1 сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 2016 елның 5 июле – эш көне булмаган бәйрәм көне.

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

 Чара илнең төбәкләреннән 750 үсмерне җыйган, Казахстаннан төркем белән килгәннәр
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана. “Сәләт” фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева “Татар-информ” хәбәрчесенә әзерлек эшләре хакында сөйләде.

Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.

Гөлшат Гыймадиева хәзерге вакытта делегатларны Казаннан автобусларда озату эшләре баруы хакында сөйләде. Болгарга якын районнарда яшәүчеләр үзләре киләчәк. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, Россиянең 13 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан 14-17 яшьлек 750 яшүсмер катнаша. Былтыр чарада 600 делегат катнашкан. Казахстан Республикасыннан быел 17 кеше килә.

“Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әйдаман булып эшләячәк студентларны да кертеп, “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында барлыгы 800 кеше катнаша.

Форум бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 18енә сәгать кичке 5кә билгеләнгән. Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, язучы Рабит Батулла, Спас районы хакимияте җитәкчелеге катнашуы көтелә. Шулай ук КФУның Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чакырулы.

Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыру, Болгар буенча сәяхәт кылу күздә тотыла.

Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын “Яңарыш” фонды проектларын тормышка ашыруга юллаган

Илсур Метшин республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын мэрия башлангычына кушылырга чакырды

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын “Яңарыш” фондына Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү өчен күчерде, дип хәбәр итә Казан порталы.

Шәһәр башлыгы республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын Казан мэриясе башлангычына кушылырга  чакырды.  “Бу изге эш республика халкын берләштерәчәк, ә мирасыбыз оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга калачак”, – дип саный мэр.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Яңарыш” фонды 6 елдан артык эшләп килә. Фондның 2 төп проекты – Зөя һәм Болгар – Татарстанның яңа энҗе бөртегенә әйләнде, алар йөз меңләгән туристны җәлеп итә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аларны яңарту эше үз акчаларын әлеге изге эшкә керткән Татарстан халкы, эре компанияләр һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме һәм булышлыгында гына тормышка ашырыла.

Бу елда “Яңарыш” фонды республиканың рухи үзәген яңарту белән бәйле булган яңа проектлар эшләде. Халык бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Илсур Метшин фикеренчә, бу – республика халкы өчен зур вакыйга булып тора.

“Традиция буенча мондый проектлар безнең илдә бөтен Җир шары белән тормышка ашырыла. Биредә шәһәрнең һәм республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кеченә елгалардан зур диңгез барлыкка килгән кебек, әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора”, – дип билгеләп уза мэр үзенең мөрәҗәгатендә.

Казанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында макулатура җыю эше оештырылган

Кәгазь тапшырганнан кергән акча хәйрия максатларына тотылачак. Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә макулатура җыю эше оештырылды. Аннан кергән акчаны хәйриягә тоту күздә тотылган иде. Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, алар “Зәкят” фонды белән берлектә, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында шушы эшне оештырырга булган.

“Дөресен генә әйткәндә, башта үз оешмабыздагы артык кәгазьләрне генә тапшырырга булган идек, социаль челтәрләрдә, нәзарәт сайтында игълан язгач, хәйран гына кеше макулатура китерде. Инде акцияне рамазан ахырынарак тагын уздыру ниятләнә”, – дип сөйләде Айгөл. “Зәкят” фонды мохтаҗ гаиләләргә дип бүләк каплары әзерли, макулатура тапшырганнан кергән акчага кирәк-ярак алып, шушы капларга өстәргә иде исәп, дип ачыклык кертте әңгәмәдәш.

Бүген нәзарәт бинасында акция активистларын бүләкләү тантанасы булган. Нәзарәттән хәбәр итүләренчә, анда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге вәкилләре катнашкан. Шундый акция оештыру макулатура җыю чималның янә файдаланылышка керүенә һәм яшь буында табигатькә карата сакчыл караш булдыруга этәргеч булса иде, ди Рөстәм хәзрәт. Ул бу эшнең, хәйрия чарасы булудан тыш, шушы уңай ягы да булуын әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”ТР мөфтие Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясендә чыгыш ясады

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дөньяның 13 ислам иленнән килгән вәкилләр катнаша. Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максаты белән оештырылды, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

Аерым алганда, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында төрле ислам кыйммәтләренә каршы килгән секталар белән көрәшне дини наданлыкны бетерүдән башларга кирәклеген ассызыклады. “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә. Без барыбыз да әлеге авыруның киң колач җәйгәнен таныйбыз, әмма хәзер дәва турында уйларга вакыт. Беренче чиратта, дини гыйлемне ныгытырга кирәк”, – дип саный ТР МДН рәисе.

Камил хәзрәт фикеренчә, Россиядә бердәм фәтвәләр һәм замана таләпләренә туры килгән югары белемле дин белгечләрен туплаган мөселман галимнәре берлеген булдыру кирәк. Дини секталарга тиешле җавап кайтару өчен, шулай ук, аларның эш мотивларын, дәлилләрен өйрәнү тиешле.

Мөфти хәзрәтләре федераль каналларда традицион исламны аңлатучы дин белгечләренең аз күренүен һәм ил эчендә дини уку үзәкләренең эшчәнлеген көчәйтү, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү мөһимлеге турында әйтте.

ТР мөфтие мөселман дин әһелләренең халыкара конференциясендә катнаша

ТР мөфтие мөселман дин әһелләренең халыкара конференциясендә катнаша<br />
Чара, радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максатыннан, уздырыла.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша.

Конференциядә мөселман дин әһелләрен һәм дин белгечләрен Россия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров сәламләде. “Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган мәрхәмәтлелек, гаделлек идеяләрен үзгәртеп, дингә ышанучылар белән уйнау бара. Шуңа күрә дә идеяләр өлкәсендә экстремизмга каршы көрәш әһәмияте зур”,- диде ул.

Конференция, радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максатыннан, уздырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар

Кадер кичендә
Төннең өченче өлешендә
Азан белән камәт арасында
Яңгыр яуганда
Зәмзәм суы эчкәндә
Сәҗдә вакытында
Фарыз намазларыннан соң
Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга)
Рамазан аенда
Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы
Ата-ананың баласына карата догасы
Мөсафир кешенең догасы
Ураза тотучының догасы
Авыз ачканда

РИИда мөселман журналисты мәктәбе ачыла

РИИда мөселман журналисты мәктәбе ачыла Мәктәп октябрьдән эшли башлый

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады. Аның кысаларында мәктәп укучыларын киләчәктә РИИның “Журналистика” юнәлешенә укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыруга әзерләү күздә тотыла. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда төгәлләнәчәк. Укучыларны БДИга РИИ доцентлары әзерләячәк. Шулай ук мәктәп кысаларында журналистика нигезләре буенча да белем бирү планлаштырыла. Бу дәресләр чыгарылышларга журналист белгечлеге белән якыннанрак танышырга һәм иҗади имтиханга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укучыларны интернет-газета редакциясе булдыру, фотоюнәлеш буенча кызыклы мастер-класслар көтә.

Дәресләр атнасына 2 тапкыр кичке якта уздырылыр дип көтелә.

Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетенә төзелеш краны ауган (ФОТО)

Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә 60тан артык кеше һәлак булган, 30га якын кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Бу минутларда фаҗига урынында коткару эшләре бара.

Хаҗ кылырга теләүчеләр саны, бирелгән урыннарга караганда, азрак булган

Хаҗ кылырга теләүчеләр саны, бирелгән урыннарга караганда, азрак булган<br />
Быел барлыгы 750 кеше изге сәфәр кыла

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Татарстаннан беренче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга китте.

Булачак хаҗилар иртә белән “Казан” халыкара аэрпортыннан Истанбулга очты. Төркиядә алар махсус киемнәр киеп Согуд Гәрабстанына юл алачак. Беренче төркемдә – 49 кеше. Калган хаҗ кыларга теләүчеләр саны, заманча Татарстан тарихында беренче тапкыр, бик аз булган. Традиция буенча хаҗга китүче тәүге төркемне озатырга килгән республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, быел изге сәфәргә барлыгы 750 кеше барачак.

Әйтергә кирәк, Татарстанга 1500 кешегә квота бирелгән булган.

Искәртеп узабыз: берничә ел элек, теләгән һәркем Аллаһы Тәгалә каршында үз бурычын үти алсын өчен, бер тапкыр хаҗ кылган кешеләрне яңадан җибәрмәү турында карар кабул ителгән иде.

“Ни үкенеч, быел без бары 750 кешене генә туплый алдык. Моның сәбәбе – доллар курсының кискен артуы. Юлламаның доллар эквивалентындагы бәясе элекечә үк калды. Без турларны якынча мең долларга арзанайттык та. Әмма рубльдә хаҗ бәясе, барыбер, шактый артты”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әйтик, иң очсыз “Эконом” туры якынча 220 мең сум тора – ул 1,5 тапкыр кыйммәтләнгән. Хәер, Татарстан мөселманнары лидеры ассызыклаганча, быел Корбан бәйрәмен Мәккәдә билгеләп үтә алмаучылар да Ходай Тәгаләнең хәер-фатихасына өметләнергә тиеш. Чөнки матди мөмкинлекләре булучылар өчен генә хаҗ мәҗбүри санала.

Хаҗиларның беренче төркеме 25 көннән туган якларына әйләнеп кайта.         

Корбан нисабы күләме билгеле булды

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды. Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете 24 сентябрьгә, пәнҗешәмбе көнгә, туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килеште. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Шулай ук гает намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгып, ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, шул рәвешле, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

Бәйрәм намазыннан соң, корбан чалулар 3 көн рәттән махсус урыннарда башкарыла. Корбанлык ите өч өлешкә – корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Соңгы вакытта мөселманнар сафына төрмәдә утырып чыкканнар күп кушыла

– Соңгы вакытта мөселманнар сафына төрмәдә утырып чыкканнар күп кушыла. Шулай дини даирәләр криминаль­ләшә, – дип чаң сугучылар бар. Мәчеткә килмәгез, дип аларга ничек әйтәсең?! Муллаларыбыз, тәүбә ишекләре һәрвакыт ачык, дип сөйли ич. Мондый дәгъваларга нәрсә әйтергә була? – дип “Казан нуры” мәчете имам-хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

 – Бисмилләһир-рахманир-рә­хим. Ачуына караганда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киңрәк. Ул – тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһ­ларны кичерүче. Ислам динендә һәрбер кешегә форсат бирелгән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүгә һәркемнең өмете бар. Шайтан гына өметсез. “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмете­гезне өзмәгез”, – диелгән Коръән­дә. Шуңа күрә өмете бар, дингә килә икән, син тегенди-мондый булгансың дип әйтергә, тыярга безнең хакыбыз юк. Төрмәгә дә, фәкыйрьлеккә дә тарымам дип лаф орма, ди әнә күршеләребез. Кем хәерлерәк икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Аллам сакласын, бүген төрмәләрдә күпме кеше нахакка утыра. Хаталанып та эләгергә мөмкиннәр. Хатасыз кеше юк. Азгын дусларына ияреп китеп, шикле урыннарга тап булып, төрмәгә ябып куюлары ихтимал.

Дөрес, хәзер төрмәләрдә мә­четләр эшли, дин сабагы бирү­челәр дә бар. Аллаһы Тәгалә һәр­бер кешенең күңеленә иман салган. Шул иман чаткысы кабынып китеп, тормышы турында уйланып кеше үзгәрә: намазлыкка баса, дингә кереп китә, Коръән укый башлый. Төрмәдән чыккач, ул кая килсен? Без аны мәчеткә керт­мәскә тиешме? Билгеле, без алар белән сөйләшергә тиеш. Аларның үз теле, үз психологиясе бар. Без алар күңеленә ачкыч таба бе­лергә тиеш. Әгәр кабул итмәсәк, аларның кабат кырын юлга басуы бар. Дингә кереп, алар җәм­гыя­те­бездә үз урыннарын таба – эшкә урнаша, гаилә кора ала. Шулай гади кешеләр кебек яшәп китә.

Дәгъва белдерергә, кимчелек табарга яратучылар колагына шуны да әйтү кирәк: кеше мәчеткә килмәс, намаз укымас өчен мең төрле сәбәп таба. Кайдадыр муллалар урлый, кайдадыр үзара әрепләшеп ята, сәдака бүлешә алмый; мәчетне элек бандит булып йөргән егетләр басты, элек коммунист булып йөргәннәр дин сабагы бирә… дип йөз төрле сылтау табалар. Алай түгел, җәмәгать. Иң әүвәл Ходай Тәгалә каршында үзебез өчен үзебез җавап би­рәбез. Үзебезне әүлия, изге кеше дип санап йөрибездер бәлкем. Аллаһы Тәгалә каршында кем соң без?! Бәлкем Аның ачуына иреш­терә торган гөнаһыбыз бардыр? Бәлкем без начар дип уйлап йөргән кешенең шундый зур изгелеге бардыр: Ходай Тәгалә аның күп кенә гөнаһларын гафу итәдер.

Яңа төзелеп килгән Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасына Илбашын көтәләр

Яңа төзелеп килгән Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасына Илбашын көтәләрАнда берьюлы 10 меңгә кадәр кеше гыйбадәт кыла алачак

 (Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 23 сентябрь көнне, Корбан гаете алдыннан, Мәскәү җәмигъ мәчете ачыла. Аны ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белешмә өчен. Мәскәү җәмигъ мәчете — Россия башкаласындагы иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәскәүнең Икенче мөселман мәхәлләсе имамы Бәдретдин Әлимов Николай II тәхеткә утырган 1894 елда ук Мәскәүнең ул чактагы төньяк районында мәчет төзергә рөхсәт сорап яза. Мәчет салдыру заруриятен ул Мәскәүдә мөселманнарның бик күп булып, Мәскәү яны мәчетенең нибары 1,5 мең кеше сыйдыра алуы белән нигезли. 1903 елда патша хакимияте Выползов тыкрыгындагы хосусый җир территориясендә мәчет төзүгә рөхсәт бирә. Бу җирне 1902 елда, мәчет салу максатыннан, Касыйм татарлары Х. Байбәков, Х.Акбулатов, С.Бакиров сатып алган була. Моңа алар 35 мең сум күләмендә акча сарыф итә. Мәскәү җәмигъ мәчете 1904 елда эшмәкәр Салих Ерзин акчасына төзелә. Гыйбадәт залы 800 кешегә исәпләнгән булуга карамастан, мәчет дини бәйрәмнәр көннәрендә меңнән артык диндарны сыйдырган. Ул дин эзәрлекләнгән иң кырыс елларда да ябылмаган. Шулай да 1980 елдагы Мәскәү җәйге Олимпиадасы алдыннан, “Олимпийский” спорт комплексы янәшәсендә урнашкан мәчетне сүтү куркынычы туа. Гыйбадәт йортын Мәскәү дин әһелләре һәм гарәп илчеләре генә коткарып кала.

1994 елда Мәскәү җәмигъ мәчете территориясендә төзелгән административ бинада Мәскәү ислам институты эшли башлый. Нәкъ менә әлеге мәчет базасында хәзерге Россиянең әйдәп баручы мөселман оешмалары – Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр шурасы барлыкка килә.
Шуны да билгеләп узу зарур: төп дини бәйрәмнәр – Ураза һәм Корбан гаетләре көннәрендә мәчеттә, аның янәшәсендәге территориядә, шулай ук якын-тирә урамнарда 100 меңнән артык мөселман җыела.

Ураза тәмам – ишекләр ябыламы?

Изге Ураза ае бетеп, Гает бәйрәмен уздырып җибәрдек. Республиканың күпчелек мәчетләрендә ай буе тәравих намазлары укылды. Тик, сер түгел, изге ай тәмамлану белән гыйбадәтханәләрдә халык саны кими башлый. Хәтта атнага бер тапкыр – җомга көннәрендә генә эшләүчеләр дә юк түгел. Имам-хәзрәтләр моңа юл куймас өчен нәрсә эшләргә җыена?

Ураза гаете көнендә Казандагы Кол Шәриф мәчетенә җыелган халык сыймады. Башка гыйба­дәтханәләрдә дә шулай булган диләр. Шәһәр мәчетләрендә әле җомга көнне дә кеше аз булмый. Ә авылларда бабайлар гына утырып кала. Сер түгел, иман йортына елга ике генә мәртәбә баручылар да байтак бездә. Бу мәсьәләдә фикерләр байтак. Берәүләр әй­түенчә, замана кешесе бүген тормыш куа, аның гыйбадәтханәгә барырга вакыты юк. Икенчеләр исә дин әһелләренең халык белән эшли белмәвен әйтә. Тегесендә дә, монысында да, башка фи­керләрдә дә халык бардыр анысы. Тик шунысы да хак: авыл мәчетләренә йозак эленә, ә шәһәрдәгеләрендә вәгазь русча сөйли башлыйлар икән – анысына замана да, имамнар да гаепле түгел. Инде нишләргә?

Илдар Баязитов, Татарстан мөфтие урынбасары:

– Мәчет салып куеп кына авылны динле итеп булмый. Анда йөрүче бар икән, ул авылның исәнлеген, киләчәген күрсәтә. Мәчеткә йозак эленү-эленмәү имамнан тора. Имам үзе дә биш вакыт намазга мәчеткә йөрергә тиеш. Аларның вазыйфасы – Аллаһ ризалыгы өчен кешеләрне мә­четкә чакыру. Шөкер, соңгы вакытта яшьләр дә дингә тартыла башлады. Моның өчен республика күләмендә зур эшләр башкарыла. Укытулар, төрле чаралар уздырыла. Күп кенә белемле яшьләребез динне үстерү өчен районнарга да кайтып эшли. Моңа мисал итеп Чирмешән районын алып була. Яшь кенә Кәбир хәзрәт Ханов мөхтәсиб ярдәмчесе булды. Шул көннән башлап районда күзгә күренерлек эшләр башкарыла. Ул халык белән очрашып, аларны дин юлына басарга чакыра. Райондагы барлык чараларда катнашып, кешеләргә дин сабаклары бирә. Эшенең уңай нәтиҗәләре дә күренә – халык мәчетләргә килә башлаган.

ТР мөфтие “Кол Шәриф” мәчетендә Спортның су төрләре буенча ДЧның шәрәфле кунаклары белән очрашты

Кунаклар мәчеттәге Ислам мәдәнияте музеенда ислам һәм татар халкы тарихы, шулай ук “Гаиләмнең шамаиле” күргәзмәсе белән танышты.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Спортның су төрләре буенча ДЧның шәрәфле кунаклары – Илкүләм олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәйх Әхмәд Әл-Фәхад Әл Сабах һәм Азия йөзү федерациясе президенты Халид Әл-Сабах белән очрашты.

Иң элек Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчете буенча экскурсия үткәрде. Очрашу башында мөфти биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәте проекты тормышка ашырылуы – тәүлек әйләнәсе өзлексез Коръән-хәтем чыгу, моның Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль булуы турында бәян итте.
Шуннан соң, кунаклар мәчеттәге Ислам мәдәнияте музеенда ислам һәм татар халкы тарихы, шулай ук “Гаиләмнең шамаиле” күргәзмәсе белән танышты.
Моннан тыш, Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары тормышы, нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында ул башкала кунакларына Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ураза Гаете Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе һәм ул толерантлык, кардәшлек, мәрхәмәтлелек билгесе – ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Ураза Гаете Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе һәм ул толерантлык, кардәшлек, мәрхәмәтлелек билгесе – ТР мөфтие Камил хәзрәт СәмигуллинТРМДН рәисе республика мөселманнарына, олуг бәйрәм – Ураза гаете уңаеннан, мөрәҗәгать итә.

 (Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарына, олуг бәйрәм – Ураза гаете уңаеннан, мөрәҗәгать итә.

“Бисмилләхир-рахманир рахим!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм!

Ураза Гаете Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе һәм ул толерантлык, кардәшлек, мәрхәмәтлелек билгесе. Исламның тынычлык һәм үсеш дине булуына бер дәлил.

Быел рамазан җәйнең иң кызу июнь-июль айларына туры килде, төннәр дә бик кыска булды. Әмма, бернинди авырлыкларга карамастан, без бары Раббыбыз мәрхәмәтенә өмет итеп, эчке бер шатлык һәм җиңеллек белән уразалар тоттык, Аллага шөкер. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ураза тотуның күркәмлеге турында аңлатып, бер хәдисендә әйтә: “Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”.

Барча мөселманнар мөбарәк Рамазан аенда тәравих намазларында Раббыбызга сыендылар һәм илебезгә, якыннарыбызга бәрәкәтле көннәр теләделәр.

Бүген мөселманнарның зур бәйрәме, һәркайсыбыз аны дулкынлану белән каршы ала. Чөнки ураза бәйрәме якынлашканда күңелләребезгә ике хис тула. Беренчесе аның – шатлык, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотуыбызга сөенеч, икенчесе – моңсулык, догаларыбыз кабул була торган күркәм айдан аерылу сагышы.

Мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан ае теләгән һәркемгә дин юлына басарга, рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Күпләр бу айда ярамаган гадәтләрдән арындылар, телләрен яман сүзләрдән тыйдылар, вакытларын күбрәк гаиләләренә багышладылар һәм төннәрен өстәмә гыйбадәтләрдә уздырдылар, догалар кылдылар. Алга таба бәйрәм көннәрен тормыш мәшәкатьләре, гадәти көннәр алыштырыр. Менә шул гадәти көннәрдә дә рамазанда кылган матур гамәлләребезне дәвам итсәк, күңелләребезне начар уйлардан сакласак иде!

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан аен да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!” – диелә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Питрауда Пелагея татарча җырлады (ВИДЕО)

Мөселманнар Кадер кичәсен көтә

Мөселманнар Кадер кичәсен көтәУл рамазан аеның соңгы 10 көне арасындадыр

 (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Мөселманнар өчен айлар арасында рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.
“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелә.

Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди. Шуңа күрә мөселманнар бу кичләрдә, бәйрәм көннәрендәге кебек, мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар. 

Татарстан мөфтие Венада вөҗдан һәм дин иреге хокуклары сорауларына багышланган конференциядә катнаша

Татарстан мөфтие Венада вөҗдан һәм дин иреге хокуклары сорауларына багышланган конференциядә катнаша  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия) үткәрелүче вөҗдан һәм дин иреге хокуклары сорауларына багышланган конференциядә катнаша. Әлеге мөһим чара үтүче Хофбург конгресс үзәгенә Европаның куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасына кергән 57 илдән рәсми вәкилләр, дини оешмалар җитәкчеләре җыелды.

Ике көнлек конференциядә фикер алышулар, сөйләшүләр өч юнәлештә – секциядә алып барыла:
- вөҗдан һәм дин иреге хокуклары, Европа куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы төбәкләрендә үзара хөрмәт саклауга һәм аңлашуга булышлык китү;
- куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан конфенссияара диалог өчен шартлар тудыру;
- хакимият органнары, дини оешмалар, гражданлык җәмгыяте вәкилләре арасында диалог һәм хезммәшлек алып бару.
Татарстан мөфтие өч секциядә дә катнаша. Шулай ук мөфти хәзрәтләре Россия өммәте, Татарстан тәҗрибәсе хакында сөйләячәк. Моннан тыш Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайбер илләрнең дин әһелләре белән очрашулары билгеләнгән, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

Ифтар ашларына килик, бергәләп дога кылыйк – ТРМДН

Кичә кояш баеганнан башлап, Һиҗри буенча рамазан ае керде, мөселманнар өчен ураза башланды. Узган еллардагы кебек, быел да Татарстанның байтак мәчетләрендә ифтар ашлары уздырырга ниятләнелде. Ифтар ашларына килик, бергәләп дога кылыйк, дип чакыра ТР мөселманнары Динитя нәзарәте үзенең сайты аша.

Түбәндә ай дәвамында авыз ачу мәҗлесләре уздыручы Казан мәчетләренең исемлеген тәкъдим итәбез:
“Гаилә” мәчете
(Җ.Фәйзи ур., 2)
Әл-Мәрҗани мәчете
(К.Насыйри ур., 17)
Тынычлык бистәсе мәчете
(Мирный бистәсе)
“Ярдәм” мәчете
(Серов ур., 4а)
“Казан нуры” мәчете
(Чистай ур.)
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә
(М.Гафури ур., 67)
Хузәйфә мәчете
(Ю.Фучик ур., 53)
Ризван мәчете
(Х.Мәүлетов ур., 48а)
Мәдинә мәчете
(Курчатов ур.4а)
Кабан арты мәчете
(Һ.Такташ ур., 26).

Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләнде

Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләндеШуның буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Голәмәләр утырышы үткәрелде

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Кичә Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына кагылышлы дини мәсьәләләрдә сөйләшү алып барды.

Дин әһелләре үзара киңәш тоткач, мондый карарларга килделәр: рамазанның беренче көне – 18 июнь; беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла, рамазанның соңгы көне – 16 июль. Димәк, 17 июльдә – Ураза бәйрәменең беренче көне.

Җыелышта катнашучылар Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә бертавыштан килделәр.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, – 100 сум, йөзем бәясенә карап, – 500 сум.

Фидия сәдакасы – 200 сум.

Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18 мең сум.

Нисаб алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170 мең сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 28 июньдә башланган иде.

Равил Гайнетдин толерантлык тенденцияләренә фәлсәфи альтернатива эзләү буенча үз фикерен белдерде

Равил Гайнетдин толерантлык тенденцияләренә фәлсәфи альтернатива эзләү буенча үз фикерен белдердеАның фикеренчә, андый фәлсәфә мөмкин булган һәм мөмкин булмаган арасында төгәл чик куючы Коръәнгә таянырга тиеш.

 (Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин толерантлык тенденцияләренә фәлсәфи альтернатива эзләү буенча үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, андый фәлсәфә мөмкин булган һәм мөмкин булмаган арасында төгәл чик куючы, әмма “кешеләр турында гайбәт сөйләргә түгел, ә гөнаһ турында сүз алып барырга чакыра” торган Коръәнгә таянырга тиеш. Бу хакта Р.Гайнетдин бүген Санкт-Петербургта икенче “Бигиев укулары” Халыкара фәнни-мәгариф конференциясендә белдерде, дип белдерә ТАСС.

Россия Динара советы катнашында Халыкара мөселманнар форумы химаясында уздырыла торган “Бигиев укулары” бөек татар дин белгече-фәлсәфәче, Коръәннең мәгънәсен беренче булып татар теленә тәрҗемә итүче Муса Бигиевка (1874-1949) багышлана. Конференциядә Европа эре мөселман берләшмәләре башлыклары, Россия, Белоруссия, Бельгия, Бөекбритания, Германия, Иран, Катар, Кувәйт, Литва, Оман, Украина, Финляндия, Эстония фәлсәфәчеләре һәм галимнәре катнаша.

Равил Гайнетдин фикеренчә, шулай ук мөселманнар глобальләштерүгә карата фәлсәфи алмаш табарга тиеш. “Глобальләштерү кешелекнең унификацияләнгән бердәмлеген күзаллый, әмма бу процессның икенче ягы да бар – унификация мәдәни һәм тел төрлелегенә, дөньяви өлкәне чамадан тыш киңәйтүгә китерә”, – диде Гайнетдин һәм унификация принцибы буенча глобальләштерү – “ул көнбатыш үрнәге буенча яшәүче бердәм кешелекнең фәлсәфи нигезләнгән формалашу процессы. Мөселманнар бу процесска альтернатива табарга тиеш”. 

Хәләл хезмәттә үткән тормыш савабы

ТохватуллинЧелно-Вершины рай-онын­дагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.
Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап би­рерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт кылырга йөри башладылар”, – дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт Төхвәтуллин. Тәлгать хәзрәт дин гый­лемен Самараның “Нур” мәд­рәсәсендә үзләштергәннән соң, Татарстанның Нурлат шә­һәрендә укып, белемен тагын да үстерергә алынган. Мәдрәсә өлгереп беткәч, авылдашларын да гарәп графикасына һәм Ислам нигезләренә өйрәтергә хыяллана, хаҗ кылып кайту бәхетенә дә ирешкән.
Тәл­гать Төх­вәтуллин үзенең хез­мәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә. Ун елга якын мәктәптә балаларга белем бирә, ә тормыш шартлары үзгәреп киткәч, аңа колхозның өлкән ветеринары булып эшләргә дә туры килә. Ә инде колхоз тәмам таркалгач, Тәлгать үзенең җир кишәрлекләрен бүлеп алып, иген игү эше белән шөгыльләнә башлый. Маңгай тирен түгеп башкарган авыр хезмәт аны аягында нык басып торучы крес­тьян хуҗалыгы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрә.
- Ул елларда районыбызның байтак кешеләре фермерлык эшенә алынган иде дә, күбесе булдыра алмыйча, безнең сафтан төшеп калды, – дип исенә төшерә үткән тормыш юлын героебыз. “Ә сез хуҗалыгыгызны ничек саклап кала алдыгыз?” – дигән сорауга ул: “Аллаһының рәхмәте белән. Хезмәтем дин белән үрелеп барды. Эчмәдем, тартмадым, тәртипле тормыш рәвеше алып бардым. Бәлки шуңа-дыр”, – дип җавап бирде.
Тәлгать Әбделәхәт улының хуҗалыгында эш җитәрлек: җир эшкәртә, иген үстерә, авыл халкына үзе үстергән икмәкне сата, авылдашларын салам белән тәэмин итеп тора. Хуҗалыкта җир эшкәртү техникасы да җитәрлек, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы да түләнеп тора. Быелгы уңыш өчен дә нигез салынган инде: көзен уҗым бодае чәчеп калдырылган булган, язгы чәчүгә техникалары әзер.

Хаҗга багышланган яңа тәңкә дөнья күрде

Хаҗга багышланган яңа тәңкә дөнья күрдеАлтынланган көмеш тәңкә турыпочмаклы триптих формасында. (Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татфондбанк сатуга Хаҗга багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Аның дизайны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре белән берлектә эшләнде. Алтынланган көмеш турыпочмаклы триптих формасында.

Тәңкәнең бер ягында Мәдинәдәге Ән-Нәбәви мәчете, ә икенче ягында Хаҗның 3 символы урын алган: ябык алтынланган Коръән, Кәгъбатулла һәм ачык алтынланган Коръән. Шулай ук тәнкәдә Әл-Хәрәм мәчете дә бар. Тиражы – 200 данә, авырлыгы – 124,4 г, ә бәясе – 35 мең сум тәшкил итә.
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә белдерелә.
Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Җиңү көне белән тәбрик итә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәАллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын, дип тели мөфти хәзрәтләре

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлый.

“Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! 9 майда – Ватаныбызда яшәүче күптөрле милләт, дин вәкилләренең Бөек Ватан сугышында җиңүенә быел 70 ел тула. Сезне ихластан Җиңү көне белән котлыйм!

Барчагызны да, 9 майда гына түгел, башка көннәрдә дә сугыш һәм тыл ветераннарына Ватаныбызны саклауда батырлык күрсәтүләре өчен рәхмәтләр әйтергә һәм аларга карата миһербанлы булып, ярдәм итәргә чакырам. Барыбыз да күреп тора: сугыш һәм тыл ветераннары сафы кими бара. Аларга рәхмәтле булыйк һәм догаларыбыздан ташламыйк.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһка да рәхмәтле түгел” (имам Әхмәд, Әбу Давыд, Тирмизи).

Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итәсем килә. Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, ныклык бирсен! Беркайчан да башка сез кичергән сугыш газаплары кабатланмасын һәм күгебез һәрчак аяз булса иде!

Аллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Туган җирләребездә тынычлык саклап, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын. Амин!” – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Мөселманнар Бөек Ватан сугышында” китабы дөнья күрде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Мөселманнар Бөек Ватан сугышында” китабы дөнья күрде Аны журналист төзегән, «Хузур» нәшрият йорты нәшер иткән

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). “Мөселманнар Бөек Ватан сугышында. Мусульмане в Великой Отечественной войне” китабы дөнья күрде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән бу китап II Бөтендөнья сугышында фашистик Германияне җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Журналист Нурия Әлмиева төзегән әлеге җыентыкта мөселманнарның сугыш чорындагы язмышына багышланган хезмәтләр урын алган. Аларның авторлары — галимнәр, тарихчылар, дин эшлеклеләре һәм журналистлар. Китап яшь буынны тәрбияләгәндә дә, сугыш чорына бәя биргәндә дә файдалы чыганак булыр дип күзаллана, диелә ТРМДН хәбәрендә.

«Бөтен проблемаларның башы – әманәтнең үтәлмәвендә»

Аллаһы Тәгалә «Әхзәб» сүрәсенең ахырында әйтә: «Без әманәтне күкләргә, җиргә һәм тауларга күтәрергә тәкъдим иттек, ләкин алар: «Юк, ул әманәтне күтәрә алмаячакбыз», – дип куркып, аны кире кактылар. Ә адәм баласы аны күтәрде.» Гадәттә, без әманәт төшенчәсен кемгә булса да ышанып тапшырылган мал, сакларга кушкан берәр әйбер яки сер дип аңлыйбыз. Коръәндә күп урында әйтеп кителгән әманәт исә ул нәрсә? Аллаһ Раббыбыз күкләргә һәм җиргә нәрсәне күтәрергә кушкан? Әлеге сораулар белән без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.

– Ислам динендә әма­нәт сүзе киң мәгънәгә ия. «Әхзәб» сүрәсендә телгә алынган әманәт ул – тиешле хакларны үтәү дигән сүз. Димәк, без гадәти тормышта куллана торган әманәт сүзенең асылы да шуннан чыккан – сиңа җаваплылык йөкләтелгән икән, син аңа тугры калырга, хыянәт итмәскә тиеш. Аллаһ Раббыбыз һәрбер әйбернең үзенең хакын кылды: Аллаһ хакы, әти‑­әни хакы, туганнар, күрше, ир-хатын, балалар хакы – һәрбер әйбернең хакы бар. Менә шул хаклар адәмгә йөкләтелде һәм адәм баласы шуны күтәрергә тиеш булды.

– Иң беренче үтәлергә тиешлесе, әлбәттә, Аллаһ хакыдыр…
– Адәм баласына йөк­ләтелгән иң зур хак ул – «Лә иләһә иллә Аллаһ» кәлимәсенең мәгънәсен аңлау, шуның буенча яшәү. «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык зат юк һәм Мөхәммәд (с.г.в.) аның колы һәм илчесе», – дип иман китереп, шуның буенча яшәү. Шулай ук гыйбадәттә әманәт – Аллаһыбыз безгә биш вакыт намаз йөкләде. Без аңа хыянәт кылмыйбызмы? Биш вакытын да үти алабызмы, мәчетләргә йөрибезме? Бу да Аллаһ тарафыннан йөкләнгән әманәт. Кеше шушы әманәткә хыянәт итәргә тиеш түгел. Һәрбер гыйбадәтне башкарганда уйларга кирәк: син аны Аллаһ кушканча башкарасыңмы? Кыя­мәт көнендә бит Раббыбыз шушы әманәтне ничек үтәвең хакында сораячак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министрлыгының тантаналы кабул итү чарасында катнашты

image_20_04_15_21_04_3Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә РФ Тышкы эшләр министрлыгының тантаналы кабул итү чарасында катнашты, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Аерым алганда, чарада Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл, төрле конфессия вәкилләре, гарәп һәм Африка дәүләтләре илчеләре бар иде. Мөселман руханилары арасында тантаналы кабул итүдә Мәскәү мөселманнары мөфтие, җәмәгать эшлеклесе Әлбир хәзрәт Крганов һәм Кырым мөселманнары мөфтие урынбасары Әсәдулла Баиров катнашты.

Кунаклар каршында чыгыш ясаганда, РФ Эчке эшләр министры Якын Көнчыгышта шактый киеренке вазгыять булуы турында әйтте: “Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәкләрендәге хәл зур борчу тудыра: биредә экстремизм һәм терроризм күренешләре арта бара. Аеруча христиан халкы азаплана. Хәзер бу халык игътибарын Россиягә юнәлтә. Мөгаен, христиан халкының Якын Көнчыгыштан китү юллары эзләве гарәп җәмгыятенә һәм, гомумән, бу төбәккә тискәре тәэсир итми калмас”,- дип белдерде Сергей Лавров.

Рәсми кабул итү барышында Татарстан мөфтие православие чиркәве вәкилләре, гарәп дәүләтләре илчеләре белән аралашты. Аерым алганда, Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әлбадри һәм РФ Тышкы эшләр министры урынбасары, РФ Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча махсус вәкиле Михаил Богданов белән дә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РФ Эчке эшләр министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) утырышларында актив катнаша. Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министрлыгының тантаналы кабул итүенә Сергей Лавров чакыруы буенча барды.

Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән

news_11495Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара ала. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте.

Анда катнашучылар виза алу, хаҗиларның авиаочышын оештыру, хаҗ бәясен түләү механизмнары һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты. Киңәшмәдә быелдан башлап хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачагы турында да хәбәр ителде.

Быел Россия күләмендә хаҗга бару өчен барлыгы 16,4 мең кешелек квота каралган. Былтыр да квота күләме шул санда булган. Хаҗиларның Согуд Гарәбстанына килүе 16 августтан башлана, туган илләренә алар 12 ноябрьдә әйләнеп кайтыр дип көтелә.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Замана кәләшләре мәһәргә берничә кило алтын, BMW X5 сорый

news_11444Мөселман илләрендә мәһәре булмаган ир‑ат өйләнә алмый, чөнки аның күләме берничә мең доллар белән исәпләнә. Ә бездә исә мәһәргә гап‑гади никах бүләге дип кенә карыйлар. Чынлыкта аның хикмәте нәрсәдә, мәһәрнең күләме күпме булырга тиеш һәм аны бирү мәҗбүриме? Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шул хакта сөйләштек.

– Мәһәр ул – никах шартларының берсе. Гаилә барлыкка килгәч, бөтен булган нәрсә дә уртак. Ә мәһәр исә бары тик хатын‑кыз хакы, ул аны үзе ничек тели, шулай куллана ала. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Менә шул вакытта ул аны үз кирәк-ярагына тота ала.
– Аның билгеле бер күләме бармы?
– Галим-голәмәләр, казыйлар шурасы билге­ләвенчә, биш мең тирәсе. Әлбәттә, аннан да артык булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, биш мең дигәч, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Китап та бүләк итә аламдыр бит, диләр. Мәһәрнең хикмәте шунда да инде: булачак кияү егете биш меңлек бүләк тә алып бирә алмагач, гаиләсен ничек туендырыр? Мәчетләрдә сак­ланган борынгы амбар дәфтәрләреннән укып утырдым: безнең әбиләр арасында мәһәргә биш сыер сораучылар да булган. Хәзер сыер хакын кырык мең сум тора дип чутласаң, 200 мең сум килеп чыга.

Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин юбилеен бәйрәм итте (ФОТО)

Кичә 28 март көнне “Корстон”да Казанның имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин үзенең 55 яшьлеген бәйрәм итте. тулды. Юбилярны котларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка зур гына кунаклар килгән.

 

Казанда Казанда Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылды

islam(1)Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылды. Шул уңайдан үткәрелгән тантанада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты директоры урынбасары Светлана Решетникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б рәсми затлар катнашты.

Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк каршындагы эшче төркем җитәкчесе Ләйлә Алмазова сүзләренә караганда, ресурс үзәк моңа кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләп килгән Этномәдәни мәгариф үзәге базасында оештырылган. Әлеге мәгариф үзәге ислам вузлары һәм Казан университетында исламны өйрәнүчеләр өчен белем бирү программалары эшләү белән шөгыльләнгән. “Бүген ачылган ресур үзәкнең функцияләре күпкә киңрәк. Хәзер без, югары дини уку йортларыннан тыш, башлангыч һәм урта дини белем бирү учреждениеләре белән дә эшчәнлек алып барачакбыз. Тормышка ашырыласы проектларның саны да шактый”, – дип сөйләде Ләйлә Алмазова. Ресурс үзәк, иң беренче чиратта, имамнар, мәчетләр каршындагы дини курслар мөгаллимнәре һәм дини уку йортлары укытучыларының һөнәри әзерлеген оештыруга, аларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән. Шулай ук биредә дәүләт органнарының дини берләшмәләр белән эшләү идарәләренә административ-идарә кадрлары һәм белгечләренең, этноконфессиональ өлкәдә эшләүче муниципаль һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, шулай ук ММЧ вәкилләренең белемен күтәрү дә күз уңында тотыла.

“Зина кылдыңмы? Беркемгә үпкәли алмыйсың”

news_11408(“Туган авылым” мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә)

– Хатының яки ирең үлгәч, яңадан тормыш кору – бу хәләл җефетеңә хыянәт итү түгелме?

– Дөньяда Аллаһ ризалыгы өчен дип яшәргә өйрәнергә кирәк. Без үзебезнең рәхәтлегебез өчен яшибез һәм шул нәрсә проблемалар тудыра да инде. Балалар дип яшибез. Берәүнең улы булган, ул гел улым, дип яшәгән. Бөтен әйбер аңа кала, ул нәсел дәвамчысы, дип уйлаган. Әмма уллары көннәрдән бер көнне асылынып үлә. Бу кешенең бөтен өметләре киселә, тормышы бетә. Гел үлгән малайлары турында гына уйлап йөри башлый. Хатынны яки ирне яратып яшисең, алар да сине калдырып иртәрәк үләргә мөмкин. Шулай булгач, Аллаһ ризалыгы өчен яшәргә кирәк.
Әбү Сәләмә р.г. белән Үммү Сәләмә бер-берсен бик нык яратучы пар була. Үммү Сәләмә иренә әйтә: “Син үлеп китсәң, мин бервакытта да кияүгә чыкмыйм, ялгыз калам. Сүз биримме?” – ди. Ире: “Алай дип сүз бирә күрмә. Мин алданрак үлеп китсәм, кияүгә чыгачагың турында сүз бир. Кияүгә чыгып, рәхәтләнеп, тулы канлы тормыш белән яшә”, – ди. Чыннан да, Әбү Сәләмә алданрак үлеп китә. Үммү Сәләмә р.г. Пәйгамбәребез г.с.гә кияүгә чыга. Яңадан тормышка чыгу хыянәт итү булса, Пәйгамбәребез г.с. дә өйләнмәс иде. Аның да яраткан хатыны Хәдичә р.г. вафат була. Пәйгамбәребез г.с. үзе генә кала. Ул хатыны  аннан 15 яшькә олырак та була әле. Пәйгамбәребез г.с. бик нык кайгыра, әмма барыбер өйләнә. Тик үлгән хатынын яратудан туктамый.

Киемең нинди?

news_11379Аллаһ бәндәләр өчен ике төрле кием яралткан. Берсе – күзгә күренә торганы – безнең оят җирләребезне каплап, үзебезне хайваннардан өстен, аерым икәнебезне күрсәтер өчен. Чөнки кешеләрдә оялу сыйфаты бар, хайван ояла белми, аңа кием кирәк түгел.

Әмма кеше башка, ул акыл белән зиннәтләнеп, Әдәм, ягъни намаз укучы дигән исем алып, Җир йөзенә хәлифә итеп куелган. Барча мәхлукат аңа хезмәт итә. Безнең вазифа – җирдәге нигъмәтләрнең барысыннан файдалану һәм Аллаһка итагать кылу. Итагать кылабызмы? Кушканнарын үтибезме? Кием мәсьәләсен карыйк. Гаурәт җирләр каплаулымы соң? Юк. Гаурәт күрсәтеп кеше көлдерәбез, кеше кызыктырабыз, кеше аздырабыз. Хәзер җилбәзәкләр генә түгел, күренекле артистларыбыз да сәхнәгә менеп, халыкка гаурәт күрсәтәләр дә, шуны сәнгать дип аңлатмакчы булалар. 70 яшькә җитүче кайбер артистларыбыз да чәч тузгытып, итәк күтәреп йөрүне, артистлар, сыер мөгезе куеп, җилен тагып, лифчик киеп, үгез сораучы сыер булып уйнауны “сәнгать” дип атыйлар.

Кием турындагы аятьнең ахырында Аллаһ Раббебез: “Тәкъвалык киеме бирдек, тәкъвалык саклау киеме хәерледер”, – диде. Аллаһ Тәгалә безне тышкы бозыклыклардан саклау өчен, күзгә күренми торган кием белән төреп алган икән. Галимнәр аны “биокыр” дип атыйлар. Киемебез оятыбызны гына түгел, үзебезне дә саклый икән. Никадәр шәрә йөрсәк, безне саклаучы көч, ягъни энергия кырыбыз, яман кешеләрнең күз карашындагы бозыклык белән кушылып, зарарланып, безне саклау сәләтен югалта.

Талак, талак, талак – бу сүзләрне хәзер смс белән генә җибәрәләр икән

news_11237Бүген аерылышу да заманча төсмер алган икән. Бер ханымның ире телефоннан аңа хәбәр язып җибәргән. “Талак, талак, талак. Мин синнән аерылам”.

Хатынының йөкле булуына да карамастан, чит ханым янына яшәр­гә киткән дә барган. Ба­ланың туганын да күрмәгән, бала табу йортына да барып алмаган, бер тиен акча да бирмәгән. Соңгы вакытта йөкле хатыннарын ташлап китүчеләр шактый күбәйде, әлбәттә. Әмма “талак” сүзен тел белән әйтмичә, телефон аша гына язып җибәрү дөресме соң?

Аерылышу хакында яки талак дип фәкать ир-ат кына әйтә ала. Коръән буенча хатын-кызга андый хокук бирелмәгән. Ул үзенең мәнфәгатьләрен бары тик үзенең әтисе, абыйлары ярдәме белән  генә якларга мөмкин. Әгәр ир хатынына карата дөрес мөгамәләдә булмаса, аерылышу мәсьәләсен­дә мөселманнар хөкемдары – имамга мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул гаиләдәге низагны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Аерылышу сүзе ачык ише­те­лергә тиеш. Гарәп теленнән кер­гән “талак” сүзен яки аның тәр­җе­мәләрен әйтергә мөмкин. Мә­сәлән, “мин синең белән аерылышам”, “сиңа – талак”, “син ирекле” дигән сүзләр ярый.
Өч тапкыр талак әйтү аерылышу өчен нигез була аламы? Дин белгечләре үзләре дә бу хакта шактый бәхәсләшә. Кемдер аерылышу өчен өч тапкыр талак әйтү генә җитми, бу процесс өч тапкыр кабатланырга яки “син ирек­ле” дигән сүзне тугыз мәртәбә кабатларга кирәк дип уйлый.
Коръәндә шунысы мәгълүм: ир-ат хатынына талак әйткәннән соң өч ай көтәргә тиеш. Хатын-кызның өч тапкыр күреме кил­гәнче, ул аның хәләл җефете булып исәпләнә. Ә ир шул өч ай эчендә хатынын ашатырга, эчер­тергә, киендерергә тиеш. Әгәр инде хәләлен кире кайтарырга тели икән, шул өч ай эчендә хәл итәргә кирәк.

Иран делегациясе һәм РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе вәкилләре хезмәттәшлек итү турында килеште

18ТР Халыклар дуслыгы йортында Иран Ислам Республикасы делегациясе оешма президенты Марат Кабаев җитәкчелегендәге РФ Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе эшче төркеме вәкилләре белән очрашты.

Иран делегациясен шәһәр вице-мэры Тебриз Миратемад Эмади һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Шаян тәкъдим итте.
Кичә сөйләшүләр барышында яклар үзара танышу сәфәрләре һәм Россия белән Иран мөселманнар бизнесы вәкилләре арасында элемтәләрне җайга салу турында килештеләр.

Очрашу тәмамланганда, Иран делегациясе Марат Кабаевка истәлекле бүләк – шамаил тапшырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары нигезендә барлыгы 42 дәреслек әзерләнде”

FNR_5175Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” дигән темага видеоконференция уздырылды. Очрашуда Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, стандартларны әзерләүгә өлеш керткән белгечләр катнашты.

Сентябрьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә бердәм стандартлар нигезендә белем биреләчәк. Хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланган: “Ислам фәнннәре һәм тәрбия”, башлангыч әзерлек; “Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, төп әзерлек; “Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, югары әзерлек. Стандартлар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, мәдрәсәләр, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә, ике ел дәвамында әзерләнгән. Алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы узып, Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан раслаган.

Татарстан мөфтие урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары турында ММЧ вәкилләренә “Татар-информ”да шәрехли

Kamil_hazrat_Samigyllin26 гыйнвар сәгать көндезге 2дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” темасына пресс-конференция уздырыла. Очрашуда Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, стандартларны әзерләүгә өлеш керткән белгечләр катнашуы көтелә.

Татарстанда “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” эшләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, мәдрәсәләр, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә, ике ел дәвамында стандартларны әзерләде. 2012 елда мәгариф өлкәсе белгечләре һөнәри мөселман мәгариф оешмаларында (мәдрәсәләрдә) аудит уздырды. Татарстан мөселман уку йортлары Уку-укыту методик берләшмәсе оештырылды. Әлеге берлеккә Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Уку-укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге – һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү. 2013 елның 19 апрелендә бердәм стандартларны әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырылды. Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Алга таба өч дәрәҗәгә туры килгән уку-укыту буенча стандарт проектларын әзерләү эше башланды, дип аңлата ТРМДН матбугат хезмәте.

Пәйгамбәр яклауга мохтаҗмы?

Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы Грозный шәһәрендә үткәрелгән митингны Татарстан Диния нәзарәте яклап чыкты.
19 гыйнварда Чечня башкаласында миллионга якын кеше урамга чыкты. Анда Чечня халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә мөселманнар һәм башка дин вәкилләре җыелды. “Без Мөхәммәт Пәйгамбәрне (с.г.в.) яратабыз” дигән шигарь астында оештырылган әлеге акция белән алар дөньяда дини хисләрдән көлү күренешләренә каршылык белдерде. Грозныйның үзәк мәйданында кешеләр Коръәннән аятьләр укып, Аллаһ Илчесен мактап салаватлар әйтте.

Бу – гыйнвар башында Франциядә булган хәлләрнең – коралланган адәмнәрнең “Charlie Hebdo” атналык сатирик журналы редакциясенә бәреп керүе һәм башка террористик һөҗүмнәренең кайтавазы. 17 кешенең гомерен өзгән адәмнәр үзләренең кансыз гамәлләрен француз журналы хезмәткәрләре Мөхәммәт Пәйгамбәрне мыскыл итүче карикатуралар бастырган өчен җәзасын күрде, дип аңлаткан. Европада халык котычкыч террористик гамәлләргә каршылык йөзеннән митинглар үткәрсә, кайбер мөселман илләрендә гаммәви мәгълүмат чараларында дини кыйммәтләрдән көлүне туктатуны таләп итүче чыгышлар яңгырый башлады.

Кайда сез, ирләр, яки Альфонслардан сак булыгыз!

news_10986Абый белән авыл урамы буйлап атлыйбыз. Икебез дә шушында гомер кичердек, шушында сакал агарттык, шуңа күрә авылдашларны гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләренең дә бай­тагын әйбәт таныйбыз. Каршыбызга тормышының иң төбенә төшкән классик шәһәр бомжы кыяфәтендәге бер кеше килә. Шешенгән йөзле, кызыл чырайлы мондый адәмнәрнең яшен билгеләрлек түгел: син җитмештә дип уйласаң, ул утыз­да гына да булырга мөмкин.

Күңелгә: “Тагын шәһәр бомж­ларын авылга кайтарып ташлаганнар мәллә?” – дигән уй килә. Моннан берничә ел элек шундый бер трюк ясап караганнар иде, барып чыкмады, бомжлар икенче көнне үк шәһәргә җәяүләп тайдылар, чөнки авылда эшләми генә җәм­гыять җил­кәсендә тамак туйдырып яту өчен кимендә йә әтиең, йә әниең булу кирәк. Шулар канаты астында гына җан саклый аласың. Ә нәсел-нәсәпсез бомжга иң кулай урын шәһәр инде.
Каршыга килүче сәер кыяфәтле персонажны үтеп киткәч, абыйдан сорыйм: “Кем булды бу?” Абый да танымаган икән. Каршыга килү­че­ләрдән сорыйбыз: “Фәләнов бит”,  – дигән җавап ишетелә, минем бе­лән мәктәптә бер чордарак укыган күрше авыл егетенең фамилиясен атыйлар. Икебез дә аһ итәбез, кайчандыр без белгән янып торган чибәр йөзле егеттән күләгәсе дә кал­маган хәтта. Ишеткән идем аны: Мәскәүдә яшәгән икән, эчкән өчен хатыны куып чыгарган, хәзер әти-әнисе йортына кайтып эчеп ята, утын-газын өзгәннәр, күрше-тирә та­выкларына кул суза башлаган дип.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты

view_640431_877665Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты.

Очрашу барышында Президент һәм мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып, алга таба булган планнар хакында сүз алып барган. “2014 ел безнең өчен бик матур узды. Без 50ләп китап бастырдык, 42 популяр китап дөнья күрде. Мөселман йолаларына кагылган стандартларны да тулысынча эшләп бетердек һәм бу ай дәвамында ул стандартлар бастырылган китап Татарстанның барлык дини учреждениеләренә дә җиткереләчәк. Президент безнең эшебезне югары бәяләде. Алга таба да республика үсеше өчен хезмәт куярга ниятләп торабыз”, – диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул 2015 елның Татар дин белгечләре елы дип игълан ителүен, шул уңайдан әлеге галимнәр, татарның дин өлкәсендә танылган кешеләре хакында китап чыгару планы булуы хакында да хәбәр итте. “Ел дәвамында “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак, татар дин галимнәрен барлап, бер җыентыкка җыеп, аны бастырырга ниятлибез”, – диде Татарстан мөфтие.

Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчетенә мәсхәрәле сүзләр язганнар

5da8d2ccec8c653b60abb5cbd24f0eca-e1421073137906Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчетенә иртәнге намазга килүче мөселманнар бинага ясалган төрле рәсемнәргә тап булган. Бөтенрусия милләтара яшьләр берлеге рәисе Азамат Минцаев Азатлыкка әйтүенчә, аның кардәшләре әлеге мәчеткә ясалган рәсемнәрне фотога төшереп алган.

Мәчеттә ясалган рәсемнәрнең берсе

“Алар мәчеткә килгәч аның бинасы тәре билгеләре белән буялганын һәм төрле сүгенү сүзләрен күргән. Миңа моны дусларым шалтыратып әйтте. Анда видеокамералар куелган булган”, диде ул.

Мәчетнең имам-хатыйбы Шамил хәзрәтнең энесе Илдар Әләүтдинов бу мәсьәләне куертып торырга теләмәде.

“Мин шуны гына әйтә алам. Моны психик яктан сәламәт булмаган кеше ясаган. Аның исламга, мөселманнарга каршы бернинди дә нәфрәте юк. Бу тотрыксыз булмаган кешенең эше. Белүемчә, аны инде тотканнар”, диде ул.

Имам үзе моны исламга каршы эшләнмәгән дисә дә, мөселманнар моны Франциядәге соңгы вакыйгалар белән бәйли.

Болгарда Мәүлид бәйрәменә һәм рәбигыләүвәл аена багышланган бәйрәм үткәрелә

Gorodishhe_Bulgar83 гыйнварда Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәменә һәм рәбигыләүвәл аена багышланган бәйрәм үткәрелә. Болгар шәһәрлегендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелеп бара. Йөзләгән дин кардәшләребез бирегә килеп илебезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) не зурлап салаватлар әйтә.

Россия күләмендә уздырылучы Мәүлид бәйрәмендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашуы көтелә.  Бәйрәм программасы кысаларында рәсми затлар, төрле төбәк мөфтиләре чыгышлары, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү, “Мәүлид ән-Нәби” касыйдәсен уку каралган.

Мәүлид бәйрәмен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Искәртеп узабыз: 2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.  

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бәйрәм итәргә теләүчене тыярга кирәкми»

news_10905Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мө­селман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.

Шушы хәлләрне ишеткәч, моннан берничә ел элек Яңа ел көннәрендә Тажикстанда Кыш бабай булып киенеп туганнарын бәйрәм белән котларга килгән 24 яшьлек егетне кыйнап үтерүләре искә төште. Аның сәбәбен исә болай аңлаттылар: Тажикстан мөфтие, христиан бәйрәмнәрен бәйрәм итү мөселман традицияләренә туры килми, дип фәтва биргән булган. Бәйрәм алдыннан кайберәүләрнең шар ярып, Яңа ел мөселман бәйрәме түгел ул, дию­ләре шушындый чиккә кадәр барып җиткермәсен өчен халыкка дөрес мәгълүмат бирергә кирәк, ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

– Исламда Яңа ел дигән бәйрәм юк анысы. Гомер кыска, беребезнең дә үләсе килми, яшисебез килә. Бер караганда, һәр ел туган саен, олыгаясың, гомерең кыскара бара. Бәйрәм итәрлек сәбәбе дә юк кебек. Икенче караганда, гореф-гадәт, традиция дигән нәрсә дә бар бит. Безнең илдә Яңа елны каршылау традиция­гә кергән. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, аңа карап кына бер җиребез дә кителгәне юк. Тик бу безнең уебыз, безнең яшәү рәвешебез. Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә, аны тыярга кирәкми, безнең авылның намазлы егетләре аны бәйрәм итә, мин аларга сүз әйтмим, чөнки беләм, бәйрәмдә егетләр аракы эчеп ямьсезләшеп утырмыйлар. Эш Яңа елны бәйрәм итү-итмәүдә түгел, ә аны ничек каршылауда. Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: без Яңа елны каршылый идек, иске елны озатканда арадагы иң өлкән кеше Коръән укый иде, Яңа ел кергәч, иң яшебез укый иде, дип. Алар да бәйрәм иткән, әмма Коръән, вәгазьләр укып.

Манара кискән һәр кешегә фаҗига, бәла-каза килгән

news_10824Кемнәр кискән соң безнең мәчет манараларын? Һәм бу аларга ни өчен кирәк булган? Әмер өстән килгән, ә башкаручылары үзебезнең милләт кешеләре – татарлар, Аларның кайберләре бер шешә аракыга яки йөз сум акчага алданган, ә кайберләре түрәләргә ярарга тырышып, шулай эшләгән.

Алар хәзер ялгышларын аңлап, үкенәләрдер, дип уйлыйсызмы? Кызганычка каршы, андыйлары бик сирәк. Әмма манара кискән һәр кешегә үзе исән чакта ук фаҗига, нинди дә булса бәла-каза килгән. Коръән тотты, Аллаһы Тәгалә сукты, муллалар каргышы төште, ди халык.

Чыннан да, мин белгәннәрнең язмышы гел бер төрле: аларның барысына да бәла килгән. Дөрес, бәла, фаҗига манара кисмәгәннәргә дә килә. Әмма халык шулай уйлый, шуңа ышана. Мин мистик түгел, ә шулай да вөҗдан газабына, намусың сугуга мин инанам. Мәчет кискән хаиннар турында шәһитләр тарафыннан сөйләнгән хәбәр-мәгьлүматны бергә туплап карагач, уйларга-уйланырга мәҗбүр буласың. Мәчет манараларын кискән кешеләрнең байтагы инде күптән вафат. Үлгән кешене тәнкыйтьләү егетлек түгелдер. Әмма дәшми калу да мөмкин түгел.
Гыйбрәт өчен. Тарихыбызның һәм яхшы, һәм яман сәхифәләрен онытмас өчен. Үз йолаларыбызны, үз телебезне, үз динебезне кабат мыскыл иттермәс өчен. Үзебезне милләт буларак саклап калыр өчен кирәк бу хакта сөйләү!

Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?

news_10824Әлмәт районының Чупай авылы мулласы Нәфис абый Ханнанов хатын-кызларны мәчеткә кертми, дигән хәбәр килеп иреште редакциягә. Барып тикшергәч, моның имеш‑мимеш түгеллеген ачыкладык. Җитмәсә, мулла миңа: «Шестерка булып йөрмә», – дип «киңәш бирде». Кемнән кемнән, тик руханидан мондый «киңәш» ишетермен дип, башыма да китермәгән идем.

Мулла йорты түгел – Аллаһ йорты

Быелның февраль ахырында авыл мулласы булып куйган Нәфис абый турында республиканың икенче бер басмасына язган идем инде. Шул вакытта ук ул үзен закон юлы белән сайланган мулла дип атаган иде. 700 кеше исәпләнгән авылда мулла сайлауда 32 кеше генә катнашкан. Җыелышның протоколы да бар, янәсе, әмма мулла миңа аны күрсәтмәгән иде. Дини белеме булмаган мулланың мәчеткә хуҗа булуы авылның кайбер кешеләрендә канәгатьсезлек уяткан иде. Ул вакыйгалардан соң салада дини тормыш рәтләнгәндер дисәм… Кая ул! Һаман ызгышалар.

Инде яз башында ук Нәфис Ханнанов егермеләп хатынны, шул исәптән ике остабикәне мәчеткә кертми башлаган, шуңа да мөслимәләр дини белемне авыл мәктәбендә алырга мәҗбүр. Инзилә апа Маннанова да шулар сафында. Чупайда туып үскән, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә өч еллык курсларда белем алган. Нәфис абый муллалыкка килгәнче, бу хатыннар мәчеттә тыныч кына дин белемен укып йөргән. Әмма хәзерге мулланың үз йортына түгел, ә Аллаһ йортына ни өчен кертмәвен үзләре дә белми. Авыл мөслимәләрен инде берничә ел Чупайга Әлмәттән килеп йөрүче Миңнегөл апа Мостафина укыта. Мулла хатын-кызларга: «Укытучыгыз белем бирер­гә миннән рөхсәт сорасын», – дигән.

Барыбызга да үрнәк булырлык Динара ханым

MeeTtCiXKeo“Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” про­граммасын алып баручы Динара Садретдинованы белмәгән мөселман кешесе юктыр, мөгаен. Җомга саен ул илебезнең төрле почмакларында яшәүче дин кардәшләребезне ис­лам динендә булган яңалыклар белән зәңгәр экран аша таныштырып тора.
Ә менә узган атнада Динара ханым Самарага килеп, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган “Ислам, уңыш һәм син” дип аталган яшьләр форумы эшендә катнашты.
Әлеге форумга 300гә якын кеше җыелып, Россиядә ислам яшьләре алдында торган проблемалар турында фикер алыштылар. Уфадан Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт хәзрәт Әхмәров, Россиянең спорт мас­теры, олимпия, дөнья һәм Европа чемпион­нары исемнәрен алган Таһир Хайбуллаев, Са­мараның 2нче ипи заводы директоры Ри­­­нат Фәйзетдинов, Самара шәһәренең татар мил­ли-мә­дәни автономиясе советы вәкиле Илдар Тренгулов кебек дин кардәшләребез чыгыш ясап, үзләренең тормышларын­да һәм эшчәнлекләрендә Ис­­лам дине ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр.
Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунак Динара Садретдинованың чыгышы хатын-кызның Исламда нинди урын алып торуына багышланган иде. Бу теманы ул соңрак “Яктылык” татар мәктәбендә шәһәребезнең мө­селман хатын-кызлары белән очрашуда да ныклап ачарга тырышты.
Мөселман хатын-кызла­ры­ның баш киеме – хиҗап киеп телевидение тапшыруларын алып баручы белән күрешергә теләгән ханымнар һәм туташлар белән мәктәпнең актлар залы шыгрым тулган иде.
Самара өлкәсе мөфтие Та­лип хәзрәт Яруллин ерак араларны якын итеп килүләре һәм Самарада яшәүче дин кардәшләребез белән очрашып, яшьләргә, мөселман ха­тын-кызларына үзләренең вә­­газьләрен җиткерүләре өчен Динара ханымга һәм тап­шы­руның иҗат төркеменә үзенең рәхмәтен белдерде.

“Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе була

halial29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә 60ка якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.

Ярминкә кысаларында төрле мәдәни чаралар, конкурслар һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру да каралган.

Ярминкәне ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Хәләл” индустриясе милли ассоциациясе һәм “Казан” агросәнәгать паркы оештыра.

“Казан” агросәнәгать паркындагы ярминкә 8.00-15.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Агар урамы, 2 нче йорт (“А”залы) адресы буенча үткәрелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте электрон китапханәсенә татар галимнәре китаплары урнаштырылды

Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр”  халыкара фәнни-гамәли конферециясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында хәбәр итте, дип яза ТР Мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә теләгән һәркем ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе − күп томлы басмалар. “Диния нәзарәте татарларның рухи мирасын тергезү бурычы куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар, күбесенчә, инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар”, – ди мөфти.