Танылган татар абыстаена 90 яшь тулды

Танылган татар абыстае Рәшидә Ихсакова юбилеен билгеләп үтте.
Рәшидә абыстай 1924 елның 20 июлендә Татарстан Арча районы Күпербаш авылында күп балалы гаиләдә туган. Гаиләдәге 10 нчы бала туып туган кыз балачактан сугыш һәм сугыш елларыннан соңгы барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татыган. Ул балачактан дини рухта тәрбияләнгән һәм башкалар белән  белемен уртаклаша башлаган. Рәшидә абыстай 40 елдан артык күпсанлы хатын-кызларга ислам нигезләрен өйрәткән. Социализм чорында бу эшне яшерен рәвештә, Тынычлык бистәсендә үз өендә эшләргә туры килгән. Үзгәртеп корудан башлап дәресләр Казан мәчетләрендә дәвам иткән.

Изге Рамазан аеның кадер кичәсе көннәре башлана

Мөселманнар өчен айлар арасында рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә.

Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының берьеллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди.

Камил хәзрәт Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 8 июльдә Казанда икенче мәртәбә зурлап үткәрелгән Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелгән очрашуда бер төркем эшкуарлар катнашты. Аерым алганда, “Бәхетле” кибетләр челтәре, “Питрәч” -”Пестречинка” сәүдә йорты,  Күмәч-кондидетр комбинаты- “БКК” ,  “Чаллы-ит” -”Челны-мясо”, «Вкуснотеевъ» компанияләре вәкилләре килгән иде. Аларга “Хузур” нәшрият йорты нәшер иткән  китаплар бүләк ителде. Шулай ук чарада нәзарәтнең “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов булды.

Камил хәзрәт ифтар мәҗлесенә үз өлешләрен керткән оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде. Мөфти алга таба да өммәтебез өчен уздырылган чараларда берләшергә, үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.   

Равил Гайнетдин Мәскәү метросы фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты

Мөфти Равил Гайнетдин, мөселманнар өммәте, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, Мәскәү метросы фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты.

“Һәлак булучыларның гаиләләре кайгысын уртаклашабыз. Мөселманнар, бер гаепсез һәлак булучыларның җаннарын кабул итүне һәм аларның туганнарына һәм якыннарына сабырлык сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәчәк”, – диелгән Россия мөфтиләре шурасы сайтындагы кайгынамәдә.

Донецки мөселманнары, сугышка карамастан, ифтарга җыелырга тырыша

Рамазан аенда Донецки мөселманнары башка еллардагы кебек  җәмигъ мәчетенә бергәләп җыелып ифтарлар оештыра алмый. Бу хакта “Умма” Украина мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлов әйтте.

“Донецкидагы Русия террорчылары комендант сәгате кертте һәм төнлә йөрергә рөхсәт итмиләр. Шуңа мөселманнар ифтар һәм тәравих намазына “Әл-Әмаль” дигән кечкенә мәчеткә генә килә. Кеше бик аз була. Шул якында яшәүче 70-80 кеше җыела. Нигездә татарлар һәм украиннар йөри. Ислам динен кабул иткән украиннар бик күп. Безнең диния нәзарәте Киевта урнашкан, Донецкида мөселманнар җәмгыяте бар. Мин үзем Киевта да, Донецкида да яшим”, ди ул.

Исмәгыйлов даими рәвештә Facebook социаль челтәрендә Донецкида барган хәлләр турында яза. Аеруча христиан руханиларының югалуына борчылу белдереп, аларны эзләү өчен үз өлешен кертергә тырыша.

Күптән түгел ул Украина мөселманнарын илнең христианнары белән диалогка чакырып мөрәҗәгать ясады.

Хәйрия бүлеге “Здравушка”да

15 июльдә ТР МДН хәйрия һәм яшьләр бүлеге “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен сабын кайнату буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә тәрбиячеләр белән бергәләп, сабын ясап карадылар. Шулай ук өлкәннәр балаларга  шәхси гигиена хакында сөйләделәр.

Тирә-юньдәгеләрнең игътибарлы карашы, яратуы балаларга куаныч алып килде. Аларның шатлыгы мәрхәмәтлерәк булырга, изге гамәлләрне дә күбрәк кылырга этәрә. 

Казанда дини агарту юнәлешендә яңа ислам мәдәният үзәге ачылды

Казан шәһәре мөхтәсибәте башлангычы белән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге “Ислам мәдәният үзәге” үз эшчәнлеген башлады. Әлеге иҗтимагый оешманың максаты – хәйрия, социаль, мәдәни эшчәнлекне гамәлгә ашыру, рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызу һәм милли традицияләрне саклау. Үзәкнең башкарма директоры Алсу Идрисова хәбәр иткәнчә, яңа ачылган үзәк хәйрия эшчәнлеге, ярдәмгә мохтаҗларның мәнфәгатен кайгырту, эшсезләр һәм инвалидларны социаль реабилитацияләү белән шөгыльләнергә ниятли. Болардан тыш “Ислам мәдәният  үзәге”ндә җәмгыятьтә гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф чаралары уздыруга зур әһәмият биреләчәк. 21 нче июль көнне Әл-Мәрҗәни мәчете биләмәсендә корылган чатырда Ифтар ашы вакытында әлеге үзәк киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

Чаллы мөхтәсибәте балаларны куандырды

Чаллы мөхтәсибәте “Кояшкай” балалар һәм яшьүсмерләр үзәгендә Рамазан ае уңаеннан хәйрия акциясе уздырды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Күңелле старт” эстафетасы оештырылды. Әлеге хәйрия чарасында үзәктә тәрбияләнүче 50 дән артык бала катнашты. Мөхтәсибәт вәкилләре аларның һәркайсына спорт инвентаре һәм тәм-томнар өләштеләр. Балалар махсус оештырылган спорт бәйрәменнән бик канәгать калдылар.

Түбән Камада мүрхүмнәрне дин кушканча соңгы юлга озату урыны – “Ихсан” ачылды

15 июльдә Түбән Камада “Ихсан” дип аталган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкару үзәге ачылды. Әлеге җеназа кылу урынын ачу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР Дәүләт  Советы депутаты Разил Вәлиев, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры  Азат Гайнетдинов, шәһәр хакимияте вәкилләре, кунаклар, мәхәллә халкы катнашты.

Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие игътикяфта үткәрергә ниятли

Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие игътикяфта – мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт кылуда үткәрәчәк. Рамазан аенда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә шулай эшләгән. Мондый гамәл кылу өчен кимендә бер тәүлек кирәк.

Журналистларны җыеп ифтар уздырганда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы рамазан аенда да шундый нияте булуын белдерде. Догалары белән ул Аллаһы Тәгаләдән илгә-көнгә тынычлык, республика халкына һәм аның җитәкчеләренә карата мәрхәмәтле булуын сорарга ниятләп тора. “Алдагы 3 көнне генә авыррак, чөнки бу дөньядан тулысында “китеп” торасың, дөрес, аннары күнегелә”, – дигән иде хәзрәт ул вакытта.

Искәртеп үтәбез: 28 июль – Ураза гаете, ягъни ураза беткән көн.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның күптән түгел дөнья күргән “Ураза” китабыннан игътикяф хакында язылганнарын тәкъдим итте.

Мөселманнар һәлак булган Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның каберен зиярат кылырга чакырыла

Иртәгә, ягъни 17 июльдә мөселманнар танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы булган Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) каберен зиярат кылачак, аның рухына багышлап догалар укылачак. Чара Казан мөселман зиратында сәгать 11.00дә башлана, ә җыелу – “Апанай” мәчете янында сәгать 10.00 да.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте шундый игълан таратты.

Россиянең һәм Татарстанның танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 19 июльдә инде 2 ел тула.

Белешмә.
1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшрияты мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

Мөселманнарның онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

1-15 август көннәрендә мөселманнар өчен беренче онлайн-фестиваль узачак. Чарага online-islam.ru сайтында теркәлергә мөмкин. Онлайн-фестиваль Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла. Катаншучылар онлайн-режимда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Мәскәү, Украина, Белоруссия, Коми Республикасы, Ханты-Манси автоном округы, Төньяк Осетия мөфтиләре, танылган мөселман җырчысы Мәхер Зәйен, дин галимнәре, журналистлар, исламга күчкән православ дине әһеле һәм башкаларның чыгышларын тыңлый алачак. Чыгышлар 15 телгә тәрҗемә ителәчәк. Әлегә катнашырга теләүчеләрнең саны 1000нән арткан.

Дини оешмалар Балтачта республикакүләм балалар Сабан туе уздыра

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте районның Бөрбаш авылында алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар Сабан туен уздыра.

Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, Сабан туенда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган.

1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла: 36 кг, 50 кг, 65 кг га кадәргеләр һәм аннан югарырак үлчәүдәгеләр.

Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер бүләк ителәчәк, дип вәгъдәли оештыручылар.

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы һәм Мәҗлес Кырым мөселманнары хокукларын яклаячак

“Украина 2005 елда Ислам Хезмәттәшлек Оешмасына күзәтүче булып керү тәкъдименнән баш тартмаган булса, бүгенге көндә ясалган кайбер катлаулы хаталарны булдырмый калып булыр иде”, дип саный Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

Чубаров Украинаның “Громадське ТВ” каналына биргән әңгәмәдә, Украина Кырым мәсьәләсендә төрки һәм гарәб илләре белән хезмәттәшлекне җанландыра, диде. Моны ул Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белән очрашудан соң әйтте.

“20 миллионлап мөселман яшәгән Русия андый тәкъдимнән баш тартмады. Киләчәктә халыкара оешмаларның ярдәме һәм яклавы булсын өчен, бүген Украина хакимиятләре дә шундый ук адымга барырга тиеш”, диде Мәҗлес рәисе.

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы белән Мәҗлес арасында берлектә Кырымда мөселманнарның хокуклары торышын күзәтү эшен башкару мөмкинлеге турында сөйләшү булган иде.

Данлыклы татар җырчысы Илһам Шакиров “Ярдәм” мәчетендәге ифтарга килде

42066150

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров Казандагы “Ярдәм” мәчетенә ифтарга килде. 

“Ярдәм” мәчетендә Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Шундый авыз ачу мәҗлесләренең берсенә Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Гукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илһам ага Шакиров килде. Данлыклы җырчы күрмәүчеләрнең “Ярдәм” мәчетенә һәм үзәгенә моннан алдарак та килеп киткән иде.

“Апанай” мәчетендә Төркия консулына “Иман” нәшрияты китаплары бүләк ителде

Казанның “Апанай” мәчетенә кичә Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы килде. Әлеге очрашуда шулай ук Төркиядән килгән Коръән-хафиз Сәләхетдин Оҗаклы катнашты. Коръән-хафиз биредә тәравих намазларын үткәрә һәм Коръән-хәтем чыга.

Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров мөхтәрәм кунакны иман йорты тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашу вакытында дин әһелләре һәм кунаклар татарларның һәм төрекләрнең дини гореф-гадәтләре, бүгенге көндә алып барылган үзара хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Нияз хәзрәт Төркия консулына “Иман” нәшриятында дөнья күргән китапларны бүләк итте, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Җәмәгатькә җиткерәсе килгән фикеребез журналистлар аша бара, ә ул фикерләрнең төгәл тапшырылуы мөһим”

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген республиканың ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды. Дини мәҗлес, традиция буенча, изге Коръән сүрәләре, вәгазьләр укудан башланды. Ахшам намазына исә ММЧ вәкилләренең күпченлеге басты, бу күренеш һәм ураза тотучылар күплеге дин әһелләрен гаять куандырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның үзенчәлекләрен искәртеп, бу айда укылган сүрәләрнең һәрбер хәрефе аны укучы өчен савабы меңгә тапкырлап исәпләнә, диде. Бүген бәндәләргә диндә яшәү ифрат җиңел: дин тоткан, мәчеткә кергән, ураза тоткан өчен акча түлисе түгел, дин гыйлеме алу мөмкинлекләре бар – кешенең шуңа фәкать теләге булу, бигрәк тә Аллаһы Тәгаләне тану һәм Ул кушканнардан тайпылмау гына кирәк, ә бу кешенең киләчәге өчен әһәмиятле, дип өндәде.

Диния нәзарәтенең ММЧ баш мөхәррирләрен, журналистларны җыеп ифтар уздыруы гадәткә кереп китте. Шулай ук Татарстаннан читтә белем эстәүче яшьләребез белән дә ифтар оештырыла, республика ифтарын үткәрүдә эшләгән волонтерлар өчен дә ифтар мәҗлесе уздыру ниятләнә, киләсе елга исә Казанда федераль дәрәҗәдә ифтар үткәрү күздә тотыла, дип мөфти хәзрәтләре планнары белән уртаклашты.

Уфалар мәчеттә ифтар оештырырга чиратка язылган

Башкортстан мәчет-мәхәлләләрендә Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләрен оештыру дәвам итә. Уфадагы “Ихлас” мәчетендә  аның чираттагысы үтте.

“Ихлас” мәчетендә ифтар мәҗлесләре һәр елны берничә тапкыр оештырыла. Аллаһ йорты мөтәвәллияте үзе дә аны үткәрә, шулай ук ошбу мәчетне якын күреп аңа даими йөрүчеләр дә (хәлле мөселманнар, билгеле) үзләре алдан ук мөрәҗәгать итеп куеп, оештыра ифтар мәҗлесләрен.

Быелгы Ураза ае башланганнан бирле, 10 июльдә, өченче тапкыр ифтар кичәсе үтте “Ихлас”та. Аны Уфада яшәүче эшкуар Салават Яналинның матди ярдәме белән әзерләгәннәр. Бәйрәм башланганчы, киң күңелле кардәшебез белән әңгәмәләшеп алдык.

Ижауның “Иман нуры” мәчетендә Рамазан аенда Корьән тыңлыйлар

Ижауның “Иман нуры” мәчетенә көн саен йөздән артык ураза тотучы мөселман ифтарга җыела. Алар озын, эссе көннәргә карамастан, авырлык сизмәүләрен әйтә.

Җәйнең иң озын көннәре. Һавалар да бик эссе. Әмма “Иман нуры” мәчетенә йөрүче мөселманнар бер дә авырлык сизмибез дип уртаклашты.

“Рамазан аенда, иң беренче чиратта, кеше үзен тәрбия кылырга тиеш”, дип башлады сүзен “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов

Рамазан ае дини белем туплау ае. Шуңа да, дин кардәшләребез намаз башланырга күпкә алдан килеп, китаплар укып утырырга омтыла. “Иман нуры” мәчетендә быел яңалык та керткәннәр. Үткән елда Равил хәзрәт Рамазан аенда Согуд Гарәбстанында булган. Тәравих намазына җыелган кешеләр һәр көн Коръәннең бер өлешен дә тыңлаган. Шулай итеп ай буена изге китапны тулысынча укып чыканнанр. Андагы гадәтне биредә дә кулланырга булганнар.

Рәшидә абыстай Исхакова: «Бала – Аллаһ Әманәте, хатын-кыз аны таба гына»

Булачак язмамның герое – барлык мөслимәләрнең остазбикәсе дип танылган, бик күпләрне намазга бастырган Рәшидә абыстай Исхакова турында һәрбер газета-журналда саллы-саллы язмалар күп дөнья күрде. Алты баласына дөрес тәрбия биреп, иманлы итеп үстереп, бүген иң бәхетле Ак әби булып яшәвен дә мин шул язмалардан укып, зәңгәр экраннардан күреп белгән идем инде.

Ләкин үзем дә күпбалалы әни буларак, күңелемдә бала тәрбияләүгә кагылышлы шактый гына сорауларым да җыелган иде. Аларга җавапны озын гомер юлы үткән шундый тәҗрибәле тәрбиячедән аласым килү мине аның катына алып килде.
Таныш түгел урам буенча барганда күзләрем биек зур таш пулат эзләде. 13 ел буе Татарстан диния нәзарәте мөфтие булып торган Госман хәзрәтнең әнисе нишләптер мәһабәт йортта яшәргә тиештер дип уйладым. Каршымда башка авыл өйләреннән берние белән дә аерылмаган, яшелгә буялган җыйнак кына йортны күргәч, булачак героема ихтирам-хөрмәтем үзен күргәнче үк бермә-бер артты. Дөнья малы артыннан кумый, сүзе белән эше аерылмый торган кеше икән. Капканы ачып, ишегалдына үтәм. Анда  хуҗаларның уңган икәнлекләрен күрсәтеп торучы гөлбакча шау чәчәктә.

Мөфти Иранның Татарстандагы Генераль консулы белән очрашты

 Бүген ТР МДНдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран республикасының Татарстандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян белән очрашты, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Очрашуда сүз нәзарәт белән консуллык арасында алып барылган хезмәттәшлек хакында барды. Шулай ук сөйләшүдә катнашучылар бүгенге заман мөселман дөньясындагы хәлләр турында фикер алыштылар.

Минтимер Шәймиев дөньяда иң зур басма Коръән нашире Недьян Браташевец белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика Фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул 8-11 нче июльдә Казанда уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашырга килгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“ARC Group” басмаханәсе 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 нче елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең истәлек билгесе бинасында тора.

Коръән “АКИБАНК” ААҖ идарәсе рәисе Илдар Гәләветдинов һәм “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы буенча ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды ярдәмендә булдырылды.

Очрашу алдыннан ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты һәм фондның аны тормышка ашыру буенча эшчәнлеге белән таныштырды.

Кытайда ураза тоткан уйгыр студентларына уку йортыннан куу белән яныйлар

Кытайның Кашгар көллиятендәге уйгыр мөселман студентларына Рамазан тотуны дәвам иткән очракта уку йортларыннан куу белән яныйлар.

«Көллият җитәкчелеге уйгырларга ураза тотуны һәм Рамазанның башка шартларын үтәүне катгый тыйды. Ураза тотудан баш тартмаучылар кара исемлеккә кертелгән һәм аларның исемнәре Кытай коммунистик партиясе җитәкчелегенә җибәрелгән», диде үз исемен әйтергә теләмәгән бер укучы кыз.

Моннан тыш, уку йортына якын булган барлык рестораннарга студентлар авыз ача алмасын өчен ифтар вакытына ябылу боерыгы бирелгән.

Уразадагы футболчылар башкалардан ким уйнамый

Дөнья футбол беренчелеге ахырына якынлашып килә. Быел ул Рамазан аена туры килде. Уеннар узган Бразилиядә ураза вакыты көненә 13 сәгать ярым тирәсе булды. Шуңа да карамастан, дистәләгән мөселман футболчысы ураза тоткан килеш стадионнарга чыкты.

ФИФА һәм төрле илләрнең футбол такымнары хуҗалары шәхси кагылсызлыкны истә тотып, ураза тотучы уенчыларның исемнәрен атамады. Шуңа да карамастан, ураза тотуның уен сыйфатына бәйлелеге белән кызыксынган журналистлар бу мәсьәләгә битараф кала алмады.

Германия такымы уенчысы, чыгышы белән төрек Месут Өзил, Швейцария такымыннан чыгышы белән Косово албаны Жердан Шакири, Гранит Дҗака вә Валон Бехрамий сәламәтлеккә зарар килү мөмкинлеген әйтеп, беренчелек дәвамында ураза тотмаячакларын әйтте.

Шул ук вакытта Франция футбол җыелмасыннан сенегаллар Бакари Санья, Мамаду Сако һәм малилы Муса Сисоко, Германиядән тунислы Сами Хедира, Бельгия такымыннан малилы Муса Дембеле, мароканлы Маруан Феллайни вә албан Аднан Янузай бу хакта әйтмәүне хуп күрде.

Мәгариф министрлыгында мөселман уку йортлары өчен әзерләнгән яңа стандартлар хакында сөйләштеләр

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында 3 дәрәҗәле урта мөселман һөнәри белем бирү стандартлары хакында сөйләшү булды. Уку-укыту стандартлары ТР МДНнең Уку-укыту методик берлеге тарафыннан әзерләнде, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Россия Ислам институты ректоры, уку-укыту методик берлеге җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм башкалар катнашты.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләшүдә катнашучыларны  берлек эшчәнлеге белән кыскача таныштырды. Әлеге берлек дини мәгариф өлкәсен камилләштерү максатыннан оештырылуы хакында әйтте.

“Каzan-Arena” стадионында II республикакүләм ифтар үткәрелде, анда Татарстан җитәкчелеге дә катнашты

Кичә Татарстан башкаласының “Каzan-Arena” футбол стадионында, республика күләмендә икенче мәртәбә буларак (беренчесе 2011 елда булды), ифтар уздырылды. Килгән халыкка ишек төбеннән үк намазлык һәм су тутырылган шешәләр таратып, волонтерлар кая барасын күрсәтеп торды. Башта садионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка саф татарча вәгазьләр сөйләде, ислам дине кыйммәтләрен төшендерергә тырышты. Һәркайсы шушындый зур залга бөтен республикадан халыкны җыеп (ә бирегә автобусларда ерактан килүчеләр дә күп иде) ифтар оештырганнарга, ачык рәвештә дин тотарга рөхсәт һәм бүгенге кебек ифтарлар үткәрү мөмкинлеге биргән дәүләт һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә мөхтәрәм җәмәгатькә сөйләгән вәгазенең эчтәлеге дингә тартылуның, Рамазан уразасын тотуның, намаз укуның мөселманнар өчен әһәмияте турында булып, болар дини гыйбарәләр китереп расланды, изге Коръән сүрәләре белән дәлилләнде.

Рамазан вәгъдәләре

Татарстанда быел 28 июньдә Рамазан ае кереп, мөселманнар ай дәвамында уразада. Ураза гаете исә 28 июльгә билгеләнгән. ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин исеме белән дин кардәшләр игътибарына Рамазан вәгъдәләре урнаштырылган.

Рамазан аеның беренче 10 көне – Аллаһ рәхмәтенә ия булу вакыты. Аллаһ рәхмәтенә ирешү исә бик тә мөһим нәрсә, чөнки бу – кеше бәхет иясе булды дигән сүз. Безнең ниндидер уңышка ирешүебез, эш-максатларыбызның тормышка ашуы фәкать Аллаһ рәхмәте һәм ярдәме белән бәйле.

Рамазан аеның икенче 10 көне – гөнаһларның гафу ителү көннәре (мәгъфирәт). Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.) янына бер кеше килә дә фәкыйрьлеккә, акча җитмәүгә зарлана. Пәйгамбәр (г.с.) аңа: “Аллаһтан гөнаһларың өчен гафу үтен”, – дип киңәш бирә. Икенче кеше килеп: “Хатыным белән ничә ел торабыз, әмма балаларыбыз юк”, – дип зары белән уртаклаша. Мөхәммәд гәләйһиссәләм аңа да: “Тәүбә – истигъфар кылыгыз, гөнаһлар өчен Аллаһтан гафу үтенегез” – дип җавап бирә.

Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы узды

Узган ялда Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза мәҗлесен татар малтабарлары оештырды.

Мәчет ишегалдында табыннар өчен махсус чатырлар куелды. Күмәк намазга ике йөзләп кеше килде. Милләттәшләр мәҗлес табынына азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алу өчен акча җәлләми җыйган иде. Өстәл-келәмнәр тәм-томнардан сыгылып торды.

Мәҗлес өчен хәләл бәрән итеннән пылау пешерелде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен табын мәчетнең икенче катында аерым әзерләнгән иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Санкт–Петербург һәм төньяк–көнбатыш мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Равил Панчеев җитәкчелегендә дини мәҗлесләр Нева буендагы шәһәрдә һәр елны зур оешканлык белән үтә.

Ураза тотучыларга файдалы киңәшләр

Ничек тукланырга?

Бар мөселман дөньясының сыналу чоры җитә: ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың.

Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе – күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы – организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный. Ураза тотарга кемнәргә ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, ач торырга үзеңне ничек әзерләргә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Казанлылар өчен Рамазан ае чорына төнге вакытта өстәмә транспорт эше оештырылды

Казан шәһәренең Башкарма комитеты тарафыннан 28 июнь – 27 июль көннәрендә – Рамазан ае дәвамында –шәһәр халкына төнге вакытта транспорт хезмәте күрсәтү оештырыла.

Автобуслар Муса Җәлил һәйкәле яныннан төнге 1.00 сәгатьтә кузгала, дип хәбәр итә Казан шәһәренең Транспорт комитеты.

Автобусларның хәрәкәт итү маршрутлары берничә юнәлештә оештырылды: К.Маркс урамы буенча “Соцгород” юнәлешендә – “Миллениум” күпере – Маршал Чуйков урамы – Восстание урамы;

“Азино” юнәлешендә – Н.Ершов урамы – Чехов урамы – Достоевский урамы – П.Лумумба урамы – Камалеев проспекты – “Азино” – “Горки”.

Кытайда студентлар һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә ураза тоту тыелган

Кытайның уйгырлар һәм ислам динен тоткан башка милләт вәкилләре күпләп яшәгән төньяк-көнбатышында югары уку йортлары һәм дәүләт оешмалары үз хезмәткәрләренә ураза тотуны тыю турында белдерде, дип хәбәр итә Associated Press мәгълүмат агентлыгы. Хакимиятләр бу тыюны апрель аенда Өремче каласында булган террор гамәленнән соң дәвам иткән террорга каршы чараларның дәвамы, дип аңлата. Бу төбәктә балаларның мәчеткә йөрүе дә тыелган.

Май аенда Синҗан-уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремче шәһәре базарында шартлауларда 30дан артык кеше һәлак булды, 100гә якыны яраланды.

Кытай президенты Си Цзиньпин бу террор гамәленнән соң иминлек чараларын тагын да арттырачагын белдерде.

Май башында президент Синҗанда булып китте. Сәфәре тәмамланган көнне вокзалында булган ике шартлауда өч кеше һәлак булып, кимендә 79 кеше яраланган иде.

Әлфәс хәзрәт: “Тәравихләрдә яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана”

Чаллы шәһәре мәчетләрендә тәравих намазлары һәм мөселман активы өчен ифтарлар оешкан төстә бара. Тәравих намазларына башлыча урта яшьтәгеләр һәм яшьләр йөри. “Нур-Ихлас” һәм “Ак мәчет”тә намазларны Төркиядән килгән дин әһелләре – Самсун шәһәреннән Коръән-хафиз Гомәр Ой һәм Чанкара шәһәреннән имам-хатыйб Нияз Кая укыта, Алар ифтарларда башка мәчетләрдә дә була. Беренче ифтарлар “Ак мәчет”, “Туфан” мәчетләрендә узды. “Нур-Ихлас”, “Тәүбә”, “Ихлас” мәчетләрендә алар һәр көнне оештырыла. Алга таба шәһәрнең мөселман активы өчен узачак зур ифтар мәҗлесенә әзерлек бара.

Болар турында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәрәт Гайфулла болай ди: “Рамазан ае якынлашканда: “Көннәр озынайды, эсселәнде, ничегерәк булыр?”- дигән фикер һәр кешедә туа. Әмма Аллаһы Тәгалә изге айның беренче көненнән үк көннәрне салкынайтып куйды. Шуңа күрә көн озынлыгы 20 сәгатьтән артып китсә дә, быел да Рамазан ае бик җиңел, көч-куәт белән башланды. Тәравих намазлары укыла. Аларда яшьләрнең, укучыларның күп булуы күзгә ташлана. Олы яшьтәгеләр күп килә алмаса да, яшьләр шушы 20 рәкәгать намазны бик теләп укыйлар.

Казанда беренче мөселман онлайн-фестивале үтәчәк

Чарада 35 мең кеше катнашырга теләк белдергән.

Дөньяда мөселман онлайн-фестивале беренче тапкыр уздырыла. Ул 1 августтан 15 августка кадәр Татарстан башкаласында үтәчәк. Онлайн фестиваль 15 телдә узачак. Докладлар инглиз телендә укылачак. Программа биш тематикага бүленә: мөселман диненә кагылышлы лекцияләр, мөселманнарның хокуклары, ислам икътисады һәм финанслары, күңелләрне чистарту, ислам һәм спорт.

Хаҗга җыенучыларга менингококк вакцинасы киңәш ителә

Хаҗ кылырга теләгән мөселманнарга быел алдан вакцина кадату киңәш ителә. Кулланучылар хокукларын яклау идарәсенең Башкортстан бүлекчәсе хәбәр итүенчә, быел Согуд Гарәбстанга баручылар мотлак менингококк инфекциясенә каршы прививка ясарга тиеш.

Быел хаҗ вакыты 27 августтан 30 сентябрьгә кадәр билгеләнгән.

Башкортстанда мәчетләр саны арта. Бер ай эчендә ачылган җиде мәчетнең берсе Тәтешле районы Үрге Тәтешле авылында урнашкан. 800 м2 мәйданы булган дин йорты 250 кешегә исәпләнгән.

Ураза иманны ныгыта (СОРАШТЫРУ)

Мөселманнар көтеп ала торган изге Рамазан ае башланды. Игелекле һәм изге  гамәлләр ае бу. Начар эшләрдән, гайбәт- боһтаннан, ялган сүз, хөсет адымнардан да тыелырга кирәк. Рамазан ае кешеләр өчен бер лакмус кәгазе кебек – үз-үзеңне сынап карарга мөмкин, чөнки бу айда шайтаннар адәм баласын котырту-аздырудан тулысынча мәхрүм, алар бу айда богаулы хәлдә көн итә. Димәк, ураза тота алмауны да, башка дини йолаларга битараф булуыңны да шайтанга сылтар җирлек юк. Унтугыз сәгать ярым ашау-эчүдән, бозык уйлар һәм якынлык кылудан тыелу, калебеңне изгелеккә юнәлтеп тору бөтен кешегә дә җиңел түгелдер. Шулай да ата-баба йоласын җиренә җиткереп үтәүче милләттәшләребез дә күп икән, шөкер.

Обама мөселманнарны Рамазан уңаеннан котлады

АКШ президенты Барак Обама һәр елдагыча үзе һәм тормыш иптәше Мишель ханым исеменнән АКШ һәм дөнья мөселманнарын Рамазан ае башлану уңаеннан котлады.

“Рамазан – уйланулар һәм гыйбәдәт кылу, ураза тоту ае гына түгел, мөселманнарның мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булганнарын күрсәткән чор. Без, АКШта яшәүчеләр, илебездә фәкыйрьлекне бетерүгә, кеше хокуклары өчен көрәшкә, белем һәм һөнәри осталыкка ирешү, лаеклы медицина хезмәтен булдыруга керткән өлешләре өчен нәкъ мөселман оешмалары, эшкуарлар һәм аерым кешеләргә рәхмәтлебез”, диелә Обама белдерүендә.

АКШ президенты, дөньяда әле бик күп кеше мәгънәсез низаглар һәм көч кулланудан газап күргән бу чорда, тынычлык һәм солых урнаштыру, шулай ук кешелек абруен саклау һәр кешенең эше икәнен онытмаска чакыра.

Ел да Ак Йортта ифтар оештырыла. Быел да президент ифтар мәҗлесенә АКШ үсешенә зур өлеш керткән танылган кешеләрне, мөселман дәүләтләре илчеләрен чакырачак.

Татарстанда шәригать кануннарына туры килгән ял итү үзәге булдырылачак

Татарстанның Югары Ослан районы Ташовка авылында Русия күләмендә беренче мөселман лагерен булдырмакчылар. Әлеге проект өчен җаваплы булган Алсу Хафизованың Азатлык радиосына әйтүенчә, ул бөтен гаилә белән ял итү урыны булачак һәм аны ел дәвамында эшли торган итү планлаштырыла.

“Мисал өчен мөселманнар су коенганда хатын-кызлар аерым, ирләр аерым коена. Башка аермалыклар дә күп. Без барысын да истә тотабыз. Хәзер бит күп җирдә хәмер саталар, дискотекалар… Мөселманнар андый урында ял итә алмый. Шуңа Ташовка авылындагы лагерь нигезендә мөселманнарга ял итү үзәге булдырырга карар кылдык. Бу Казан мөхтәсибәте планы нигезендә эшләнә, әмма кайчан ачылачагын әле әйтүе авыр, хәзер иганәчеләр эзлибез”, диде ул.

Республика мәчетләрендә Коръән-хәтем чыгалар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге белән берлектә Татарстан мәчетләрендә тәрәвих намазларын үткәрүне оештырды.

Рамазан дәвамында намаз вакытында Коръән-хәтем кылалар, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгалар. Казанның “Кол Шәриф”, “Гаилә”, “Әниләр”, “Өметлеләр”, “Казан нуры”, “Ярдәм”, “Нур Ислам” мәчетләрендә, шулай ук Әмәт, Салмачы бистәләре иман йортларында Коръән-хәтем чыгачаклар. Республика районнарына килгәндә, Питрәч, Түбән Кама, Чирмешән, Бөгелмә, Буа районнары мәчетләренә Коръән-хафизлар җибәрелгән. Киров өлкәсе “Исмәгыйль” мәчетенә дә Коръән-хафиз юлланган.
Моннан тыш, Татарстан чакыруы буенча Төркиядән килгән 30га якын Коръән-хафиз Рамазан дәвамында Татарстанның төрле районнарында, авылларында тәравих намазларын укыячаклар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

“Намаз вакытлары” программасының рус телле варианты эшләнде

Татарстан Республикасы мөселманнарының  Диния назәрәте карамагындагы “Хузур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен “Намаз вакытлары”ның русча варианты эшләнде.

Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар”, – дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

ИМСАКИЯ 2014

“Намаз вакытлары” программасының рус телле варианты эшләнде

Татарстан Республикасының Диния назәрәтенең “Хузур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен “Намаз вакытлары”ның русча варианты эшләнде. 

Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар”, – дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды

Казанның былтыр ачылган «Ярдәм» мәчете быел да ифтар чатыры корды. Чатырда 350 кешелек урын хәзерләнсә, мәчет эчендә тагын 150 кешегә ифтар табыны корылды.

19 ярым сәгать ураза тотып авызны мәчеттә ачарга килгән һәркемгә ризык җитте. Мәчетнең имамы Илдар Баязитов мондый чатырларда һәркөнне ифтар ашлары оештырылачагын һәм казан мөселманнарын үзләренә көтеп калуларын белдерде.

Ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә укыган мөселманнар тәравих намазын да «Ярдәм» мәчетендә укып өйләренә таралышты.

Ф.Б.Канюкаев дин кардәшләребезне Рамазан ае белән котлады

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Һәркемгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

 

Татарстанда Ураза, Корбан гаете көннәре һәм фитыр сәдакасе күләме билгеле

Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете – 4 октябрьгә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә, рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме – һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һәм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Быел фитыр сәдакасе күләме – 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга – 330 сум.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта белешмә тараткан иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан ае җитү уңаеннан, дин кардәшләргә мөрәҗәгать белән чыкты

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рамазан ае җитү уңаеннан, мөрәҗәгать белән чыкты.

“Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!

Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм: исламның биш баганасы бар. Биш багана ул – Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән.

Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 аять).

Рамазан аенда дөрес туклану мөһим

Күп кенә илләрнең мөселманнары, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, 28 июньдә ураза тота башлый. Беренче тәравих намазы 27 июнь көнне кояш баегач укылачак. Ураза вакыты тәүлегенә егерме сәгатьләп  дәвам итәчәк.

Табиблар дөрес тотылган ураза нәтиҗәсендә организм ял итә алуы, зыянлы матдәләрдән азат ителүе, иммун системы ныгуы сәбәпле ифтар, сәхәр вакытларында ашау-эчүнең сыйфатына әһәмият бирү кирәклеген әйтә. Табибә, мөслимә Мәликә Ямгурова Азатлыкка сөйләвенчә, ризакларның җиңелчә булуы кулай. Уразаның рухи яктан булган әһәмиятен дә ассызыклады.

“Беренче чиратта, уразаны Аллах ризалыгы өчен тотабыз, аның төп файдасы – Аллаһка гыйбадәт кылуда, ягъни без фарызны үтибез. Калганнары өстәмә буларак килә, әлбәттә, ураза ихтыяр көчен ныгыта, чөнки без көннең якты өлешендә ашаудан-эчүдән тыелырга тиеш, сабырлыгыбызны тәрбияли. Ә теләсә кайсы шундый тыелу дисциплинага өйрәтә, кеше үзен контрольдә тота башлый”, ди ул.

“Мөфтияткә халык белән эшләргә кирәк”

Без аралашкан дистәләп галим, журналист, хәзрәтләр, һәркайсы республикадагы дини тормышны күзәтеп бара. Кайберләре үз фикерләрен журналистларга әйтергә кирәк дип тапса, икенчеләре эндәшми калуны хуп күрә. Әмма  барысы да Татарстандагы мөселманнарның дус, тату яшәвен тели. Тик алай да, кайбер вакыйгалар дин белгечләрен уйланырга мәҗбүр итте. Ул да булса, бер ай элек Русия иҗтимагый пулатына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның үтә алмавы һәм аның үзенчәлекле эш алымы. Без сораштырган шәхесләрнең бер төркеме аны халыктан ерак торган мөфти дисә, икенчеләре ачык кеше буларак бәяли.

Рафаил Хәкимов: “Муллаларга татар тарихына ябышып эшләргә кирәк”

Тарих институты галиме Рафаил Хәкимов мөфтинең иҗтимагый пулат сайлавында катнашу тарихын искә төшереп, “Халыкка, республикага эшләмәсәң, абруй барыбер булмый”, ди. Ул мөфтиятнең татар тарихына ябышып эшләвен тели.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Рамазан аендагы һәр хәерле гамәлебез өчен 1000 тапкыр күбрәк савап бирелә”

Бүген Казан Крменлендәге Кол Шәриф мәчетендә якынлашып килүче Рамазан аена багышланган матбугат конференциясе узды.

Билгеле булганча, 28 нче июньдә изге Рамазан аена аяк басабыз. Ай дәвамында ураза тоту балигъ һәм сәламәт булган һәр мөселманга фарыз. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча мөэмин-мөселманнарны изге ай башлану белән тәбрикләп, уразаның кыйммәте, аның кагыйдәләре, нечкәлекләре турында искәртеп үтте.

Әйтергә кирәк, уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк.

Татарстанда беренче Тәравих намазын республика мәчетләрендә 27 нче июньдә укый башлаячаклар. Хәнәфи мәзһәбе буенча Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора. Ураза бәйрәме 28 нче июльгә, Корбан гаете 4 октябрьгә билгеләнгән. Рамазан ае дәвамында республикка мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәреләчәк, ә 8 нче июльдә республикакүләм ифтар ашы уздыру ниятләнә.

Бүген журналистларга татар телендәге “Ураза” китабы тәкъдим ителде

Бүген Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телендәге “Ураза” китабы тәкъдим ителде. Матбугат очрашуы якынлашып килүче Рамазан аена багышлап оештырылган.
Камил хәзрәт әйтүенчә, бу китапта элеккеге танылган авторлар тарафыннан язылган дини тәгълиматлардан, башка китаплардан өзекләр дә кертелгән. Биредә ураза төрләре, аны тоту кагыйдәләре, моның әҗере турында мәгълүмат урын алган. Һәр хәдисне кайсы китапта табып булу турында искәрмә бар.
“Бу китап гади тел белән язылган. Дини лексика, катлаулы терминология кулланылмаган. Гадәттә, китапларда борынгы дини сүзләр күп кулланыла, бу гади укучы өчен бик үк уңайлы түгел. Без хәдисләрне тәрҗемә иткәндә, дини лексиконнан качарга тырыштык”, – дип белдерде Камил хәзрәт.

Рамазанга багышланган матбугат очрашуында мөфтинең “Ураза” китабы тәкъдим ителде

Бүген, 26 июньдә, Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты.  Әлеге чара якынлашып килүче рамазан аена багышланды. Шулай ук очрашуда Камил хәзрәтнең “Ураза” дип аталган китабы тәкъдим ителде.

Мөфти ураза тотуга һәм рамазан аена кагылышлы күп сандагы сорауларга җавап бирде. Нәзарәт тарафыннан изге айда оештырыла торган чаралар хакында сөйләде.  Белгәнебезчә, 28 июньнән изге Рамазан ае башлана. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә. Корбан бәйрәме – 4 октябрьдә була. Рамазан аенда барча мөселманнар уразага керә. Бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ният кылып ураза тоталар.

Рамазан аенда нәзарәт төрле чаралар оештыра. Күпләп ифтар ашлары уздырыла. Республика мәчетләрендә ураза тотучыларны, мохтаҗларны җыеп мәҗлесләр оештырыла, бергәләп догалар кылына. 8 июльдә икенче мәртәбә республика ифтарын оештырабыз. Ифтар “Казань-арена” да булачак. Җәмәгать намазы да шунда укыла.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат Әюпов Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте медале белән бүләкләнде

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары нигезендә, иман һәм Ватан хакына намуслы хезмәте, җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына, бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасларын саклауга, Россия халыклары һәм  традицион дини конфессияләре вәкилләре  арасында тынычлык, татулык, һәм игелекле хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат Сабир улы Әюпов “Әбу Бәкер радыяяЛЛаһу анһу” дәрәҗәсендәге “Әл-игътисам”–“Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. 

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе баш мөфти  Шәех ул- Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин  имзалаган карар нигезендә әлеге бүләккә Татарстан Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Яр Чаллы  имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да лаек булганнар.  

Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды. Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады.

Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге бергәләп оештырды.

Велокросска теләгән һәркем катнаша алды. Велосипедлары булмаучыларга “Ярдәм” мәчетендә арзанга гына велосипедлар биреп торылды.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар Баязитов һәм Рөстәм Батров та катнашты.

Казанда II республика ифтары узачак

8 нче июльдә исә Татарстанда икенче тапкыр республика ифтары оештырылачак. “Казан-Арена” стадионында узачак ифтарда өч меңләп кеше катнашуы көтелә. Җәмәгать намазы да шунда укылачак. «Татар-информ» язуынча, ифтар вакытында Кырымның Бакчасарай шәһәре ятимнәренә ярдәм йөзеннән, хәер җыю планлаштырыла.

Беренче республика ифтары 2011 елны узган иде һәм анда бер меңләп кеше килде. Икенче ифтар 2012 елга планлаштырылган булса да, июль аенда дини җитәкчеләргә һөҗүмнән соң, иминлек сәбәпле аны уздырмаска карар кылдылар.

Камил Сәмигуллин киләчәктә республикакүләм ифтар ел саен оештырылачак дип ышандыра.

“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының эшли башлавына 10 ел, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә 1 ел тулуга багышланган кичә мөфтиләр, имам-мөхтәсибләр катнашында узды

Күзсез язмышка дучар булганнарга күзлеләр ярдәм итеп яшәргә тиеш.

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 1 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев башкаруындагы мөнәҗәт белән башланган кичәдә шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан каласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Чаллы, Нурлат һәм Ульяновск имамнары һәм сукырлар өчен эшли торган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, Кече залны шыгрым тутырып (бик күп кеше аягөсте торды) килгән мөслимәләр, иганәчеләр, күзләре зәгыйфьлектән инвалид булган мөселманнарга һәртөрле ярдәм итүчеләр һәм шундый ярдәмне тоючылар катнашты. ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һ.б. рәсми затлар да “Ярдәм”нең изге юлын хуплап һәм аның җитәкчеләрен хөрмәтләп, Тәлгать Таҗетдин әйткәнчә, “шөкерана мәҗлесе”нә килгән иде.

Нәзарәт вәкилләре Мәскәү сабантуенда катнашты

Татарстан Республикасы Мөселманнарының Ддиния Нәзарәте делегациясе Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров җитәкчелегендә Мәскәү сабантуенда катнашты. Сабантуй Мәскәүнең “Коломенское” паркында уздырылды.

Милли бәйрәмдә нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йортының күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Теләгән һәркем дини китапларны күпләп сату бәясеннән ала алды.

Шуны билгеләп узарга кирәк, быел Мәскәүдә сабантуй мөселман кануннары буенча узды, шул сәбәпле спиртлы эчемлекләр сату тыелган иде. Ә милли бәйрәмебезне ачу тантанасында Мәскәү шәһәре милли мәдәни автономиясе рәисе Ринат Мөхәммәдиев җыелган халыкны дүрт телдә: татар, башкорт, рус һәм крым -татар телләрендә сәламләде. 

Нәзарәт вәкилләре Мәскәү сабантуенда катнашты

ТР МДН делегациясе Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров җитәкчелегендә Мәскәү сабантуенда катнашты. Сабантуй Мәскәүнең “Коломенское” паркында уздырылды.

Милли бәйрәмдә нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йортының күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Теләгән һәркем дини китапларны күпләп сату бәясеннән ала алды.

Шуны билгеләп узарга кирәк, быел Мәскәүдә сабантуй мөселман кануннары буенча узды, шул сәбәпле спиртлы эчемлекләр сату тыелган иде. Ә милли бәйрәмебезне ачу тантанасында Мәскәү шәһәре милли мәдәни автономиясе рәисе Ринат Мөхәммәдиев җыелган халыкны дүрт телдә: татар, башкорт, рус һәм крым -татар телләрендә сәламләде. 

Камил хәзрәт Швейцариягә сәфәре кысаларында очрашуларда катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Швецариягә сәфәре кысаларында Россия һәм чит ил вәкилләре белән очрашулар уздырды. Билгеле булганча, бу көннәрдә Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасының  кеше хокуклары буенча советының 26 нчы сессиясе бара. Камил хәзрәт Сәмигуллин 16 июньнән Россия делегациясе составында сессия эшендә катнаша.

19 июньдә хәзрәт БМО Баш комиссары идарәсенең хакимлек, тигезлек һәм раса ягыннан дискриминацияләмәү буенча сораулар секторы җитәкчесе Мона Ришмави белән очрашты. Камил хәзрәт чит ил вәкиленә күпмилләтле Татарстанның уңай тәҗрибәсе хакында сөйләде. Күп илләрдән республикага динара һәм милләтара мөнәсбәтләрне өйрәнергә килүләре хакында әйтте.

Мөселман яшьләренә дөньякүләм танылган спортчы мастер-класс күрсәтә

11 июньдә Россия мөселман яшьләре берлеге “Tiger Fight Gym” спорт клубы белән берлектә мастер-класс уздыра. Мөселман яшьләренә дөньякүләм танылган спортчы Баһаутдин Габбасов мастер-класс күрсәтәчәк. Әлеге спортчы 9 мәртәбә Россия, 6 мәртәбә дөнья чемпионатында җиңгән.

Танылган спортчы республикага беренче тапкыр килә, шуңа күрә спорт чарасына кадәр берлек вәкилләре кунакка Казанны күрсәтәчәкләр, Татарстанда ислам таралуы тарихы турында сөйләячәкләр.

Мастер-класс Казанның 108нче спорт мәктәбендә уздырыла. Мәктәп Карьер бистәсендә урнашкан. Спорт чарасын ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак.

Баһаутдин Габбасов яшь егетләргә саклану ысулларын күрсәтер, спорттагы уңышлары һәм диннең рухи һәм физик чыныгу алуда роле хакында сөйләр, сорауларга җавап бирер дип көтелә.

Лугански мөселманнары Русиядә яшәргә теләмиләр

“Сәлам” Лугански мөселман җәмгыяте башлыгы Сәйфулла Рәшитов өлкәдә булган ике меңләп мөселманның берсенең дә Русиягә кушылырга теләмәвен әйтә. Бу хакта ул әңгәмәдә “Реальная газета”га әйткән.
“Мин андый бер генә мөселманны да белмим. Алар елга берничә тапкыр Дагыстанга кайта һәм федерализация тарафлылар белән ничек сөйләшүләрен үз күзләре белән күрә. Дөресрәге аны сөйләшү дип атап булмый: кешеләр янына арттан киләләр дә берничә килограмм тротил куеп шартлаталар ”, ди ул.
Рәшитов фикеренчә, Украинаның төп проблемасы – патриотик тәрбия булмау һәм җәмгыятьнең барлык өләкләрендәге әшнәлек.

Мөслимәләр нәзарәттә курслар үтә

Россия мөселман яшьләре берлеге нәзарәттә “21 гасыр хатын-кызы. Ислам – хәзерге заман һәм киләчәк дине”  дип аталган проект кысаларында кызлар өчен чираттагы чараны оештырды. Кызлар өчен курсларны мөселман киемнәре модельеры һәм психолог Фәкия Ларина уздыра.

Бу юлы мөслимәләр җәмгыятькә яраклашу, үз урыныңны табу темасына сөйләштеләр. Киләсе 13 июньдә узачак дәрес гаиләдә хатын-кыз роленә багышланачак.

Курслар бары тик хатын-кызлар өчен һәм бушка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелә.  

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете мөселманнарны изге җирләрне зиярат кылырга чакыра: сәфәргә автобуслар каралган

Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен билгеләп узу уңаенннан, 14 июньдә ТР Мөселманнарының Казан мөхтәсибәте һәм Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете мөселманнарыбызны изге җирләрне зиярат кылырга чакыра, дип хәбәр итә әлеге мәчетнең матбугат хезмәте.

Башкала мөхтәсибәте җитәкчелеге сүзләренә караганда, мондый гамәл инде берничә ел рәттән оештырыла. Изге Болгар җиренә барырга теләүчеләр өчен уңайлы автобуслар бирелгән һәм әлеге автобуслар Мәрҗани мәчете яныннан иртәнге 5 сәгать 30 минутта кузгалачак. “Транспорт чаралары һәм аларда урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә алдан ук мәчеткә 249-56-32 телефоны аша мөрәҗәгать итеп, заявкалар калдырырга кирәк, дип кисәтә мөхтәсибәттәгеләр, диелгән хәбәрдә.

“Остабикә” конкурсында Норлат, Мөслим, Арча мөслимәләре җиңде

4 июньдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтаеузды. Корылтай кысаларында “Остабикә” конкурсы үткәрелде.

Бәйгедә Татарстанның 25 районыннан үзен күрсәтә белгән иң сәләтле мөслимәләр катнашты. Алар жюрига үзләренең бәйләү, чигү, ризык әзерләү буенча мөмкинлекләрен күрсәтте.

Конкурста Татарстанның Норлат районыннан Гөлназ Җамалиева (1 нче урын), Мөслимнән Фәридә Шәрәфиева (2 нче урын) һәм Арчадан Гөлшат Гыйниятуллина (3 нче урын) җиңүче дип табылды. Аларга диплом, көнкүреш техникасы, косметика җыелмалары тапшырылды. Башка катнашучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Омсикның “Танылган ризыклар” ширкәте хәләл ит ризыкларын Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе белән төзелгән килешү нигезендә җитештерә. Ширкәткә ит ризыкларының шәригать кануннары буенча эшләнгән һәм хәләл булуы турында таныклык бирелгән.

Моннан берничә ел элек кенә хәләл ит, хәләл пилмән, манты кебек ризыкларны Омски кибетләрендә табу мөмкин түгел иде. Хәләл итне бары тик халык телендә “Казачий” дип йөртелгән базарда һәм авыл хуҗалыкларында гына сатып алырга була иде.

2008 елда хәлләр үзгәрде, Омски мөселманнарына өлкәдә җитештерелгән хәләл ит ризыгын шәһәрнең эре сәүдә йортларында сатып алу мөмкинлеге туды – шәһәр читендә урнашкан Ростовка бистәсендәге “Себер” кошчылык фабрикасында хәләл тавык ите җитештерелә башлады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә дини мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелды

Бүген ТР ДНнең дини һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләренең Уку-укыту – методик берләшмәсе эш төркеме киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге белгечләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты. Дини мәгариф вәкилләре мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР ДН матбугат хезмәте.

Нәзарәтнең  фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты һәм укыту планнары белән таныштырдылар. Эш төркеме әгъзалары “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” юнәлеше буенча (башлангыч һәм урта әзерлек) урта һөнәри дини белем стандартларын һәм якынча уку планының соңгы вариантын кабул иттеләр.

Шулай ук эш төркеме мәдрәсәләрдә укытылачак программалар турында фикер алышты, мәдрәсәләрнең мөмкинлекләрен бәяләде.

Мөфти Куба вәкилләре белән очрашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Куба Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт чит ил кунакларына республикадагы динара мөнәсәбәтләр хакында сөйләде. “Безгә күпләр динара татулыкны өйрәнергә килә. Казанда төрле милләт вәкилләре үзара тату яши, мәчетләр һәм чиркәүләр рәттән тора. Бу күренеш республиканың визит карточкасына әйләнде, без моның белән горурланабыз. Татарстан җитәкчелегенең зирәк сәясәте ярдәмендә бу юнәлештә күп эшләр башкарылды”, – диде мөфти. Шулай ук ул республикада алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләде.
Үз чиратында Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа мөфтигә җылы кабул итүе өчен рәхмәтен белдерде. Ул Татарстан белән Куба арасында төрле юнәлешләрдә элемтәләр булдыруга өмет белдерде.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка тарихи Коръән нөсхәсен бүләк итте. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Дин гаиләгә хатын-кыз белән керә

Бүген Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республикакүләм корылтае узды. “Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар” исеме астында узучы форумга Татарстанның 44 районыннан иң актив мөселман лидер хатын-кызлар килде. Шулай ук Башкортстан, Мордовиядән дә делегатлар бар иде.

Мөслимәләр форумын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятләре белән башлап җибәрде. “Динебез нәсыйхәттән гыйбарәт. Күркәм нәсыйхәтләрне без беренче тапкыр күпне күргән әбиләребездән, әниләребездән ишетәбез. Динебезгә күпләр хатын-кызлар аша килгән. Шуның өчен сезнең фикерләрегез, тәкъдимнәрегез безнең өчен бик мөһим. Мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү кирәкле гамәл. Бердәм булган очракта гына максатларыбызга ирешәчәкбез”, – дип мөслимәләрне сәламләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Ак мәчет” мәдрәсәсендә 29 мөслимәгә диплом тапшырылды

2 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә яңа чыгарылыш булды. Бу юлы мәдрәсәнең читтән торып һәм кичке бүлекләрен тәмамлаган 29 мөслимәгә дини урта белем алулары хакында дипломнар тапшырылды.

Тантана сәбәпчеләрен ошбу шатлыклы вакыйга белән мәдрәсә ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин котладылар һәм мөслимәләргә мәдрәсәдә өч ел дәвамында алган белемнәрен халыкка җиткерүдә уңышлар теләделәр. Мәдрәсәне тәмамлаучылар, үз чиратында, гыйлем алу өчен барлык мөмкинлекләрне тудырган “Ак мәчет” мәдрәсәсе директорына, мөгаллимәләргә һәм мөгаллимнәргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга үзләре әзерләгән бүләкләрне бирделәр.

Шулай ук мәчет ихтыяҗлары өчен дип җыелган садака да тапшырылды. Мөслимәләрнең чыгышлары бик тә тәэсирле булды. Алар һәр мөгаллимәнең, мөгаллимнең хезмәтләренә аерым-аерым тукталдылар, аларга хас сыйфатларны аерып күрсәттеләр. Үзләрендә дә шундый сыйфатлар булдыру өчен тырышачакларын белдерделәр.

Вәлиулла Якуп васыятьләре

12-14 июньдә Казанда  900 имам һәм дини мәгърифәтче катнашлыгында  “Милли тормыш һәм дин” шигаре астында татар дин әһелләре корылтае  оештырыла. Бишенче тапкыр үтүче бу форумны   Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан президенты каршындаus дин эшләре идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы оештыралар. Форумда катнашучылар 14 июньдә  үтүче Изге Болгар җыенында да катнашачак. Бу чараларда ислам дине һәм хәзерге җәмгыять, милли яшәешнең актуаль  мәсьәләләре тикшерелә.

«Дөнья» студиясе архивында  2012 елның 19 июлендә атып үтерелгән Вәлулла хәзрәт Якуп белән аның  һәлак булуына 7 атна калгач  яздырылган әңгәмә сакланган. Аны Римзил Вәли алып бара. Беренче өлеш. Әңгәмәнең ахыры киләсе көннәрдә сәхифәгә куелачак.

Очар өчен ике канат кирәк

Бала тәрбияләү хатын-кыз әхла­гына турыдан-туры бәйле. XX га­сырның ахыры хатын-кыз обра­зына гаять зур тәэсир ясады. Бер яктан, хатын-кызны рульгә утыр­тты, кулына тәмәке тоттырды, чалбар кидерде. Чикләр ачылды. Чит илләргә йөри башладык. Үз гореф-гадәтләребез югалып, оныты­лып торганда яшәешкә чит тради­цияләр кереп оялый. Бу бездә дә тулысынча диярлек чагылыш тап­ты. Туташ һәм ханымнарыбызның гарәп һәм төрек киемнәренә, хиҗапларына төренүе дә – шушы хәлләрнең нәтиҗәседер. Ни өчен бүген мәктәп балалары­на яулык бөркәндерү мәсьәләсенә шулкадәр зур игътибар бирелә, ул мәхкәмәләргә куела, матбугат битләре шул хакта төрле язмалар белән тула?

Мин бу күренешләрнең асылын яшәешебездә гармония югалу белән бәйлим. Дини гыйлемнәр белән дөньяви гыйлемнәрнең ка­мил пропорцияләре җимерелүдә күрәм.

Июнь

 Число  Фаджр  Восход  Зухр  Аср  Магриб  Иша
 1  3:01  4:18  12:42  18:14  20:59  22:26
 2  3:00  4:17  12:43  18:15  21:01  22:28
 3  3:00  4:17  12:43  18:15  21:02  22:29
 4  2:59  4:16  12:43  18:16  21:03  22:30
 5  2:59  4:15  12:43  18:17  21:04  22:31
 6  2:58  4:14  12:43  18:17  21:05  22:32
 7  2:58  4:14  12:44  18:18  21:06  22:33
 8  2:58  4:13  12:44  18:18  21:07  22:34
 9  2:57  4:13  12:44  18:19  21:08  22:35
 10  2:57  4:12  12:44  18:19  21:08  22:35
 11  2:57  4:12  12:44  18:20  21:09  22:36
 12  2:57  4:12  12:44  18:20  21:09  22:36
 13  2:57  4:12  12:44  18:20  21:10  22:37
 14  2:57  4:11  12:45  18:21  21:11  22:38
 15  2:57  4:11  12:45  18:21  21:12  22:39
 16  2:57  4:11  12:45  18:22  21:12  22:39
 17  2:57  4:11  12:46  18:22  21:13  22:40
 18  2:57  4:11  12:46  18:22  21:13  22:40
 19  2:57  4:11  12:46  18:23  21:13  22:40
 20  2:57  4:11  12:46  18:23  21:14  22:41
 21  2:57  4:11  12:46  18:23  21:14  22:41
 22  2:57  4:11  12:47  18:23  21:14  22:41
 23  2:58  4:11  12:47  18:24  21:14  22:41
 24  2:58  4:12  12:47  18:24  21:14  22:41
 25  2:58  4:12  12:47  18:24  21:14  22:41
 26  2:58  4:12  12:47  18:24  21:14  22:41
 27  2:59  4:13  12:48  18:24  21:14  22:41
 28  2:59  4:14  12:48  18:24  21:14  22:41
 29  3:00  4:14  12:48  18:24  21:14  22:41
 30  3:00  4:15  12:48  18:24  21:13  22:40