“Исламда көчләү юк”

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

 дип саный тарихчы, күп китаплар авторы Анна КНЯЗЕВА

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Волжская Булгария” дип аталган яңа китапны тәкъдир итү кичәсе булып үтте. Аның авторы – Анна Князева әлеге китабын өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм аның рәисе, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов заказы буенча һәм аның матди ярдәме белән бастырып чыгарган. Өлкә мәгариф министрлыгы һәм Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте тарафыннан хупланган бу басманы мәктәпләрдә һәм башка гомумбелем бирү учреждениеләрендә төп дәресләрдә өстәмә әдәбият буларак кулланырга була.

Бу Анна Князеваның ислам турындагы бишенче китабы инде. Моңа кадәр ул “Озарение”, “Пророки Аллаха”, “Жизнеописание Пророка Мухаммада” һәм “Шариат” китапларын язып бастырган. Рус милләтеннән һәм христиан диненнән булуына карамастан, Анна ислам белән чын күңеленнән кызыксынып, аны тирәнтен өйрәнеп яши.

- Мәктәптә, аннан соң институтта укыганда газета-журналларда миңа ваххабизм, радикализм турында бик күп укырга туры килде. Шунда мине һәрвакыт “Дин көчләүгә һәм агрессиягә өндәргә мөмкинме?” – дигән сорау борчый иде. Шуңа күрә исламны өйрәнә башладым да инде. Ә мәктәптә укытучы булып эшли башлагач, без балалар белән Самараның Җәмигъ мәчетенә экскурсиягә бардык. Анда барыбызга да бик тә ошады, һәм мин шул вакытта үземне кызыксындырган дини әдәбият та сатып алдым. Аннан соң ислам турындагы уй-фикерләремне, хисләремне үзем дә шигъри юлларга сала башладым.

Бу динне өйрәнә башлагач, мине аның кешенең төрле шартларда үзен ничек тотачагын күзаллавы сокландырды. Һәм исламда, сөйләнелгәнчә, бернинди начарлык та, көчләү дә юк. Гомумән, кешегә түгел, ә диннең үзенә карап фикер йөртергә кирәк, чөнки безнең һәрберебез дөреслекне бозып күрсәтергә мөмкин, дип сөйли Анна.

Әйе, авторның бөтен китаплары да шигъри формада язылган. Бу балаларга теманы яхшырак һәм җиңелрәк үзләштерү мөмкинлеге бирә, дип саный ул.

Кичәдә тәкъдир ителгән “Волжская Булгария” китабында автор татар этносы тарихын тасвирлый. Анда Болгар дәүләтенең барлыкка килүе, үсеше һәм таркалуы турында сүз бара. Татарлар турында күзаллау өчен биредә бу халыкның көнкүреше, культурасы, дине турында кыскача тарихи мәгълүмат та бирелә.

Анна Князева Самара дәүләт педагогия университетын тәмамлаган, менә инде алты ел ул шәһәребезнең 15 санлы мәктәбендә тарих дәресен укыта. Былтыр җәйге ял итү лагерында мөселман балалары өчен оештырылган смена өчен ул төрле чаралар үткәрү буенча дөньяви программа төзегән. Шулай ук Анна полицейскийларның белемнәрен үстерү үзәгендә ислам буенча лекцияләр дә укый икән. Бу эшне ул тулысынча бушлай башкара, чөнки динне таратуда акча алырга ярамый, дип саный.

Самара Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт Мингачев ярдәмендә ул гарәп әлифбасын да өйрәнгән, Крачковский, Кулиев тәрҗемәсендә Коръәнне дә укып чыккан.

Волжская Булгария” китабын тәкъдир итү кичәсендә “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Равил Галимов, әлеге китапның рецензенты, Самара дәүләт университеты кафедрасы доценты Риза Баһаутдинов автор турында бик күп җылы сүзләр әйтеп, аңа киләчәктә иҗади уңышлар һәм татарлар белән хезмәттәшлеген дәвам итүен теләделәр.

Якын киләчәктә Анна Князева Идел буе болгарлары тарихы турында җентекләбрәк язып, үзенең “Волжская Булгария” китабын киңәйтергә, өстәмә мәгълүматлар туплап, аны камилләштерергә ниятли. Ә без аңа бу мөһим эшендә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

Автор фотосурәте.

“Бердәмлек”.

Рәсемдә: Очрашу вакытында Анна КНЯЗЕВА (уңнан сулга), Радик ГАЗИЗОВ, Равил ГАЛИМОВ, Риза БАҺАУТДИНОВ.

 

Фикер калдыру