Истанбулда укучы Диния кайтты

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Үсеп килүче яшь буынга дини һәм дөрес рухи тәрбия бирү эшен бервакыттада күз уңыннан чыгарырга ярамый. Сызран шәһәрендә балаларга дин дәресләре бирү эшен күптән инде үз өстенә Галиулла ага Габдерәшитов алды. Ул вертолет училищесында хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, тормышын мөгаллимлеккә багышлады.

Шәһәребезнең Балалар һәм яшүсмерләр сараенда үткәрелүче дәресләргә балалар гына түгел, хәтта туташлар, әбиләр, кайчакта рус балалары да укырга йөриләр. Кыскасы, ислам дине нигезләрен үзләштерергә теләгән һәркемгә дә ишекләр ачык. Менә, мәсәлән, Марат Әитовка – 6, Динә Уруновага – 9, Гөлсинә Кәримовага 15 яшь кенә булуына карамастан, алар инде догаларны җиренә җиткереп, укып бирә алалар. Ә менә 11 яшьлек Ринальдин Подольский – рус малае. Шуңа да карамастан, ул татарча яхшы сөйләшә, күп догалар белә инде.

Ә шушы курсларны тәмамлаган Диния Камалетдиновага сокланмыйча мөмкин түгел. Зифа буйлы, сөйкемле, күркәм бу кыз берничә ел элек Галиулла аганың курсларын тәмамлаганнан соң, Казанның Ислам университетына укырга кергән иде. Ә бераздан әтисе аңа Истанбулның дин университетына күчәргә ярдәм итте. Менә инде Төркиядә бер ел укуып кайткан Диния бүген Галиулла Габдерәшитовның яңа укучылары белән очрашуга килгән. Ул балаларга чит илдә уку тәртибе, үзе кебек төрле илләрдән килеп укучы студентларның көнкүреше турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Сызранның “Туган тел” оешмасы әгъзалары һәм мөгаллим Галиулла Габдерәшит Диниянең әтисе Илдарга шундый тәртипле һәм динле кыз үстергәне өчен рәхмәтләр белдерделәр, ә кызына укуында уңышлар теләделәр.

Рәсемдә: ГалиуллаГАБДЕРӘШИТ(уңнанберенче)янындаДинияКАМАЛЕТДИНОВАһәмочрашугакилүчеләрнеңбертөркеме.

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

Бердәмлек”.

Фикер калдыру