Изге айда изге гамәлләр

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Рамазан шәриф аенда көн яктылыгы дәвамында аш-сулардан тоелу Аллаһыбызның Адәм балаларына бер сынавы булса, аның икенче ягы – изге гамәлләр кылу, Коръән аятьләрен укып, үзеңнең мөселманлыгыңны ныгыту. Шул изге гамәлләрнең берсе – ифтар мәҗлесе уздыру, ягъни үзеңнең туганнарыңны, мөселман кардәшләреңне чакырып, аларны хөрмәт итү, безнеңчә “авыз ачтыру”. Рамазан аеның өченче тәүлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Дуслык» оешмасы Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев бу вазыйфаны үз өстенә алып, Самара өлкә мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Нур” мәдрәсәсе ашханәсендә ифтар мәҗлесе уздырды. Мәҗлесне алып баручы мөфти Талип-хәзрәт Яруллин, пәйгамбәребез хадисләренә таянып, “кем ифтар мәҗлесен уздыра икән, анарга мәҗлестә катнашкан һәрбер мөселман кардәшебезнең ураза тоткан әҗер-сәваплары насыйп булыр”, – диеп ассызлыклады.

Мәҗлестә Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның бертуган Гайфетдин абыйсы, Марат энесе, Фәхретдин әфәндәнең хәләле Лилия ханым, аларның кызлары Алия, Дания, Әминә һәм бәләкәй, әле күптән түгел генә дөньяга килгән Әдилә дә бар иде. Шулай ук аларның туганнары, якын дуслары ифтар мәҗлесенә килгәннәр иде.

Ифтар мәҗлесендә дин әһелләребез Талип-хәзрәт Яруллин, Әухәдетдин хәзрәт Канюкаев, Наил хәзрәт Сөләйманов, Иршат хәзрәт Сафин һәм башкалар арасында ерак Төркиядән сәфәр тотып, Рамазан аенда Самара өлкәсе мөселманнарына рухи ярдәм итү максаты белән килгән Коръән-хафизлар (Коръәнне яттан белүче, аны тәфсир кылучыга шулай диләр), дин кардәшләребез Мурат һәм Юныс хәзрәтләре дә катнаштылар. Юныс хәзрәт оештырылган ифтар мәҗлесенә зур бәя биреп, болай диде: “Мин күптән түгел бөек шагыйрь Пушкин йөргән Эрзрулда әти-әниләрем, туганнарым белән очрашып шатланган идем. Бүгенге ифтар мәҗлесендә сезнең белән очрашу күңелемдә шул ук хисләрне – туганнарым белән очрашуны  уяттылар. Аллаһырың рәхмәт е булсын сезнең барчагызга да”, – диде ул.

Ифтар мәҗлесендә иманнарыбыз Фәхретдин кардәшебезнең һәм аның хәләл җефете Лилия ханымның вафат булган туганнары, мәрхүм-мәхрүмәләргә багышлаган Ясин сүрәсен һәм башка Коръән аятләрен укыдылар, ә мәҗлес оештыручылар Җәмигъ һәм Тарихи мәчетләргә, мәҗлестә катнашучы мөселман кардәшләребезгә садакалар тапшырып, дога кылдырдылар.

Мәҗлескә бәйле тагын бер вакыйга да туры килде. Ул Фәхретдин һәм Лилия Канюкаевлар гаиләсендә дүртенче кызлары – Әдилә хөрмәтенә иде. Мөфти Талип-хәзрәт Яруллин бу турыда болай диде: “Әгәр ата-ана үз гомерләрендә өч кыз тәрбияләп үстерәләр икән, аларга оҗмах ишекләре ачык булыр”, – дигән пәйгамбәребез хадисендә.

Укыган догаларыбыз, тоткан уразаларыбыз, кылган гамәлләребез кабул булса иде.

Идеал Галәүтдинов.

Фикер калдыру