Изге җирдә – изге дога

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте вәкилләре кайчандыр Болгар ханлыгының көньяк форпосты булган Муром шәһәрчегенә (Самара өлкәсенең Подгоры һәм Валы авыллары янында урнашкан) барып, анда борынгы ата-бабаларыбыз – Идел буе болгарлары рухына намаз укып кайттылар. Бу дини чараны Самараның “Болгар мирасы” дип аталган мәдәни-тарихи фонды рәисе, эшкуар Гомәр Батыршин оештырды.

Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге делегация вәкилләре биредә галимә Анна Кочкина  җитәкчелегендә алып барылган археологик казылмаларны карадылар.  Самараның Алабин исемендәге крайны өйрәнү музееның археология бүлеге мөдире Анна Кочкина Болгар ханлыгы буенча тикшеренүләр белән күптән шөгыльләнә инде. Очрашу барышында ул Самара мөселманнары делегациясе вәкилләре алдында бу темага кызык­лы чыгыш та ясады.    

Муром шәһәрчеге тарихи экспонатларга бай. Биредә борынгы савыт-саба, уклар, сөякләр һәм башка нәрсәләрнең  калдыклары күп табыла икән.

Самара шәһәре вәкилләре татарлар өчен изге булып саналган бу җирдә намаз укып, кайчандыр Муром шәһәрчегендә яшәгән ата-бабаларыбыз рухына догалар кылдылар.

Рөстәм ФӘЙЗУЛЛОВ

 

 

Фикер калдыру