Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тыңлап кара

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

муса3Герой-шагыйрь Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышында фашислар кулында тоткында булганда язган «Моабит дәфтәрләре»н хәзер аудиокитап буларак тыңлап була.

Танылган шагырьнең  Моабит төрмәсендә язылган әлеге ике дәфтәрендә 93 шигырь бар. Шигырьләр татар телендә, беренче блокнотта гарәп икенче блокнотта латыйн графикасы белән язылган. Дәфтәрләр Казанда саклана тик халыкка аларны елына бер генә мәртәбә  — шагыйрьнең туган көнендә күрсәтәләр.

Оригинал әсәрне нөсхәне уку мөмкинлеге булмаса да, әсәрне укырга теләүчеләр өчен шигырьләрне интернеттан табарып уку яки   аудиокитап рәвешендә тыңлау мөмкинлеге бар. Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә әлеге китап та бар.

Ссылка буенча узып аудиокитапны онлайн тыңла!

Татарча аудиокитаплар турында күбрәк мәгълумат.

idel-tat.ru

Фикер калдыру