Җәүдәт Сөләйманов: Татар яшьләре мөстәкыйльлеккә өйрәнде

КатегорияТатарлар турында
Автор Администрация сайта

Август ае милли җанлы яшьләре өчен оештырылган чараларга шактый бай булды. Биләрдә «Сәләт» лагере тәмамланды, Таллинда Европа татар яшьләре форумы узды, Казанда исә бу көннәрдә Татар яшьләре көннәре уза.

Бу корылтайларның күбесе озак еллар дәвамында үткәрелеп килә. Алар инде берничә буын татар яшьләрен тәрбияләп чыгарды.

Еллар узган саен татар яшьләре ничек үзгәрә, яңа буын татар яшьләренә нинди үзенчәлекләр хас, аларның теләк-максатлары, тормышка карашлары аерыламы? Әлеге сораулар безне «Сәләт» лагере проектлары җитәкчесе Җәүдәт әфәнде Сөләйманов янына китерде. Татарстанда республиканың татар яшьләре турында аңардан да күбрәк белүче юктыр, мөгаен.

- Җәүдәт әфәнде, сез инде 20 ел буе республиканың татар яшьләре арасында «кайныйсыз».  Шушы гомер эчендә алар ничек үзгәрде, нинди яхшы сыйфатларга баеды?

- Чыннан да, ике дистә ел дәверендә мин гел яшьләр арасында булдым. Миңа калса, соңгы елларда яшь буын вәкилләре аеруча зур үсеш кичерде, камилләште. Әйтергә кирәк, хәзерге яшьләр бик тиз өлгерә. Алар үзләренә генә хас сәләтләрне тизрәк ачып, тормышка кереп китәргә омтыла. Иң мөһиме, алар үз алларына билгеле бер максатлар куеп эш итә.

Мин үзем гомерем буе аларны мөстәкыйль итеп күрергә тырыштым. Алар үз тормышларын үзләре төзергә тиеш, дип санадым. Максатым – аларны шулай эшләргә мәҗбүр итү түгел, ә төрле чаралар, киңәш-тәкъдимнәр ярдәмендә булышу, көч, дәрт, рух бирү булды. Минемчә, алар моңа өйрәнде. «Сәләт» яшьләренә мин хәзер дә «үзегезне үзегез карарга өйрәнегез, кем белән генә күрешсәгез-сөйләшсәгез дә, тәҗрибә тупларга тырышыгыз», – дип әйтә киләм. Аллага шөкер, алар бу сүзләрнең мәгънәсен хәзер төгәл аңлый.

- Соңгы вакытта татар яшьләре өчен оештырылган форумнар анда катнашучыларга ничек тәэсир итә, дип саныйсыз?

- Әлеге чараларның барысының да үзәгендә татар теле ята – яшьләр туган телләрен, һичшиксез, белергә тиеш. Җыеннарның ничә көнгә сузылачагы әһәмиятле түгел, чөнки телне берничә көн эчендә генә өйрәнеп булмый. Аның каравы, берсеннән-берсе акыллырак, нинди дә булса өлкәдә уңышка ирешергә омтылучы татар яшьләре барлыкка китергән милли мохит татарча белмәүче яшьләрдә әлеге телгә карата кызыксынуны арттыра, алар үзләре дә сизмәстән әлеге телне үзләштерү, өйрәнү теләге белән яши башлый. Менә бу – иң мөһиме.

«Сәләт»не генә алыйк. Без лагерьда катнашучылар барысы да татар телендә сөйләшә белергә тиеш, дигән максат куймыйбыз. Беренче тапкыр килүләрендә телне аңламасалар да була, хәтта. Иң мөһиме, “сәлкеш” аны үзләштерергә теләсен. Икенче елны килгәндә, ул инде татар телен аңларга тиеш – шул чакта гына лагерьда катнашу хокукы алачак.

Аллага шөкер, әлеге эшчәнлегебез үз нәтиҗәләрен бирә. Лагерь узганнан соң, балаларында татар теленә мәхәббәт уятканга рәхмәт әйтеп шалтыратучы ата-аналар бихисап.

- Халыкта татар яшьләре русларга караганда күпкә кыюсызрак, дигән фикер яши. Сез моның белән килешәсезме?

- Татар яшьләрен «кыюсыз» дип әйтү дөрес түгел, минемчә. Алар башка милләт яшьләре белән чагыштырганда бераз тыйнаграк. Элегрәк бу сыйфат милләтебезнең яшь буын вәкилләрендә аеруча зур чагылыш таба иде кебек. Күбесе үз фикерен белдерергә, нинди дә булса тәкъдим белән чыгарга оялыбрак тора иде. Хәзер исә алар әрсезләнде. Мин карап-күзәтеп йорим бит инде – балалар хәзер үзләренә сүз кушканны көтеп тормый, тизрәк алга чыгарга, үзен күрсәтергә тырыша. Минемчә, бу бик кирәкле сыйфат. Алга омтылганнар гына уңышка ирешә ала.

Аның каравы, бу – безнең татар яшьләре бер нәрсә белмәгән килеш, әрсезләнеп алга сикерә, дигән сүз түгел. Алар нинди дә булса гамәл белән үз-үзен күрсәтергә тырыша. Чөнки зур эшләр башкарып та, «мине күрерләр әле», «рәхмәт әйтерләр әле», дип утыру шулай ук дөрес түгел. Бер сүз белән әйткәндә, татар яшьләре һәрнәрсәдә чаманы белеп эш итә.

Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Фикер калдыру