Җил шәһәренең символлары

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Похвистнево районы
Автор Администрация сайта

Похвистневода шәһәрнең 125 еллык юбилеен билгеләп үтәргә бөтен көчкә әзерлек эшләре алып барыла. Бәйрәм тантанасы 31 августка бил­ге­ләнгән.

Похвистневоны “Җил шә­һәре” дип тә атыйлар бит әле. Шуңа да төрле җил тәгәр­мәчләре, флюгерлар, җиде җил астында торучы шәһәрне тасвирлаучы матур күренешләрнең сәбәпчеләре булып торалар. Әле борынгы вакытлардан ук флюгерлар уңыш китерүче талисманнар булып саналганнар.

Быелгы юбилей елында “Җил шәһәре” – Похвистневода дүрт флюгер урнаштыру каралган. Беренчесе һөнәрчеләр йорты өстенә куелган булса, икенчесе сәнгать мәктәбе түбәсенә менгереп урнаштырылды.

Балалар сәнгать мәк­тә­бендәге флюгерда скрипка ач­кычын, балерина сурәтен, кла­­вишалар һәм ноталарны күреп була. Җил искәндә боларның барысы да әйләнеп, әле төньякны яисә көньякны, көнбатыш яисә көнчыгышны күрсәтеп торалар.

Һәрбер флюгер аерым оеш­маларның эшчәнлегенә ишарә ясаячак. Мәсәлән, элеккеге 49 санлы тимер юлы мәктәбе түбәсенә глобусны һәм башка мәктәп-укыту әсбабларын тасвирлаучы флюгер куелачак. Ә крайны өйрәнү музее өстенә, җил шәһәренең символы буларак, канатлы прибор күтәреләчәк. Бу флюгерларның барысының да эскизлары һө­нәрчеләр йорты директоры Елена Владимировна Анисимова тарафыннан эшләнгәннәр һәм, әлбәттә, юбилей елында шәһәрне тагын да матурайтып, аның аермалыгын һәм кабатланмавын күрсәтеп торачаклар, дип хәбәр итә Похвистнево шәһәр округы сайты хәбәрчесе.

Рәфыйк НУРМӨХӘММӘТОВ

Фикер калдыру