Җир дә, җыр да – мәңгелек

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Үткән көз яңгырлы булды. Шуңа күрә игенчеләргә зур түземлек белән үстергән уңышны һәм башка культураларны җыеп алу өчен күп көч куярга туры килде.
- Көнбагышларны  җыеп алу вакыты җиткәч, көне-төне яңгыр коярга тотынды, һәм бу эш бары тик җирләр туңгач кына тәмамланды. Шундый зур кыенлык белән җыеп алынган уңышны кат-кат чистартырга, киптерергә туры килде. Ә кайбер хуҗалыклар җиргә кар төшкәнче  азапландылар, – дип башлады сүзен Камышлы  районындагы  Ярмәк җирлегенә кергән Чулпан  авылында яшәүче фермер Фәнис Идрис улы Җәләев.
Фәнис, Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хәләл җефете Фәнүзә һәм кызы Лилия белән бергәләп туып үскән авылы Чулпанга  кайта. Шулай булмый ни?!  Балачактан агроном булырга хыялланган  Фәнис биредәге кыр-басуларда яланаяк йөгереп үскән һәм аңа авылның һәр сукмагы таныш. Күкрәп үскән алтын башаклар өстендә сайраган тургай тавышы гына да йөрәгенә якын бит…
“Восток” колхозында көнне төнгә ялгап эшләгәндә, гомерләр сизелми  үтә: көннәр – айларга, айлар елларга кушыла бара. Тик “үзгәртеп кору” дип аталган яңалык афәте тормышны баштан аякка әйләндерә: колхозлар таркала, авыл халкы яхшырак тормыш эзләп чит җирләргә китеп бара…
Ә Фәнис читкә китү турында уйламый, чөнки ул үзенең гүзәл табигатьле авылыннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Колхоздан чыгып, фермерлык итә башлаганда ул 53 гектар мәйданда җир эшкәртсә, тора-бара бу 350 гектарга кадәр җитә. Тырыш хуҗа үз кырында күп итеп солы, арпа, көнбагыш, бодай  һәм күпьеллык үлән чәчеп үстерә. Аның үз тракторы, культиваторлары,  комбайны, йөк машинасы һәм башка техникасы бар.  Чәчү вакытында һәм урак өстендә үзенә ярдәм иткән авылдашларына өлешләрен тигез итеп бүлеп бирә ул. “Ә терлекләрне үзебез өчен генә асрыйбыз, чөнки бу бик җаваплы хезмәт”, – дип сөйли Фәнис Идрисович.
Аның хәләл җефете Фәнүзә хезмәткәрләрне ашату белән шөгыльләнә, өстәвенә бухгалтер хезмәтен дә башкара.  Казанда яшәүче кызлары Лилия, кияүләре Рамил, уллары Тимур да әти-әниләренә ярдәм итәргә дип авылга еш кайталар.
Игенче зарланырга яратмый. Һәр елның начар яклары да, яхшы яклары да була: корылыклы елларда уңыш аз дип өзгәләнәсең, икмәк уңган елларда аны кая куярга белми аптырыйсың. Менә үткән елда көнбагышны бик очсыз бәягә сатарга туры килгән.  Ә аны җыеп алу өчен күпме көч куелган!  Вакытында урнаштырып бетермәсәң дә начар – бозыла…
- Җирдә эшләргә яраткан, авырлыклар алдында югалып калмаган, өмете өзелмәгән  кеше генә игенче була ала, – ди Фәнис Идрисович.  – Сату- алуда арадашчылар булмасын иде. Нәкъ шулар аркасында зур чиратлар барлыкка килә бит, ә без югалтулар кичерәбез. Әйтик,  көнбагышны завод килограммын 8 сум белән кабул итсә, арадашчылар 7 сум белән сатып алалар. Алардан башка да эшләү мөмкин түгел. Былтыргы кебек яңгырлы елларда  көнбагыш бәясе солы бәясенә төшә. Шулай итеп,  мең мәшәкать  белән үзебез үстергән көнбагыш маен кибеттән кыйммәт бәягә сатып алып ашарга мәҗбүрбез…
Фәнис Идрисович  хәйрия эшләреннән дә читтә калмый. 2008  елда ул, “Чулпан” авылының 80 еллык тарихына багышлап, Сабан туен үткәргән булган. Шушы тантанага Самара өлкәсеннән, күрше Татарстаннан дәрәҗәле кунаклар, читтә яшәүче авылдашлар да кайткан. Барысы да рәхәтләнеп бергә ял иткәннәр.
Чулпан йолдызы астында
Авылыбыз урнашкан.
Җисеменә исеме дә
“Чулпан”диеп кушылган.
Язмышыма рәхмәтлемен,
Шөкер итәм Ходайга.
Балачагым, яшьлегем
Чулпанымда узганга, – дип, яза үзенең бер шигырендә Фәнис Идрисовичның  кызы Лилия,  ә кияве Рамил бу сүзләргә бик матур көй дә иҗат иткән.
Җыр да, җир дә – мәңгелек төшенчәләр. Алар беркайчан да  үзкыйммәтен  югалтмыйлар. Киресенчә, гомер үткән саен  йөрәкләрдә шигырь сүзләре, ә язлар килгән саен җир яңара бара. Фәнис Идрис улы Җәләев кебек ватанпәрвәр ир- егетләр булганда, авыл тарихы да югалмас, күк йөзендә балкып янган Чулпан йолдызы  сыман, Чулпан авылы  да гасырларда яшәвен дәвам итәр, дип ышанасы килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Фикер калдыру