Җырлап һәм шигырь сөйләп танылыйк!

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

Февраль ахырында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарафыннан “Караоке – татар җыры конкурсы” уздырылган иде. Анда бик күп яшьләр катнашып, бәйгенең бик кызыклы үтүе турында без инде язып та чыктык.

Бу башлангыч дәвамлы булып, 20 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында мәктәп укучылары өчен дә шундый ук караоке-конкурс уздырылуы көтелә. Бәйгегә Самара шәһәре һәм өлкәсе мәктәпләрендә укучы балалар чакырыла. Катнашучылар ике категориягә: 10 – 13 һәм 14 – 17 яшьтәге башкаручыларга бүленеп җырлаячаклар. Жюри балаларның җырлау осталыкларына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, татар телен белү дәрәҗәсенә карап бәя бирәчәк. Гаризалар samtat@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 89277227148.

Ә 25 апрельдә Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараеның кече залында, Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп, “Татар шигърияты” дип аталган шигырь укучылар конкурсы үткәрелә. Аның да максатлары киң – танылган татар шагыйрьләренең иҗат җимешләрен пропагандалаудан башлап, җирле талантларны эзләп табуга кадәр. Бу бәйрәмгә Татарстанның танылган язучысы, шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла да чакырылган. 

Конкурста катнашучы 6 – 9, 10 – 13, 14 – 17 яшьлек һәм 18дән олырак башкаручылар татар телендә тулы бер фрагмент укып күрсәтергә тиеш булачаклар. Жюри аларның башкару осталыкларына, аудиториянең игътибарын тота белүләренә, оригинальлекләренә карап бәя бирергә әзерләнә.

Бу конкурсның сайлап алу турлары Халыклар дуслыгы йортында13 мартта һәм 17 мартта үткәрелә. Samtat@yandex.ru электрон адресы буенча гаризаларыгызны җибәрергә ашыгыгыз! Белешмәләр өчен телефон: 89277227148.

Фәрхәт МӘХМҮТОВ.

 

 

Фикер калдыру