Кабер өстенә басуга караганда утлы күмергә басу хәерлерәк (хәдис)

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Иске Ярмәк авылы – халкы тирә-якта кунакчыллыгы, бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән танылган авылларның берседер. Авылда яшәүчеләр элек-электән үзара туганлашып-кодалашып, дуслашып гомер итәләр. Шулай ук авылыбыз үзенең тарихи хәзинәләре белән дә горурлана ала. Бабалары-бызның төрле төбәкләрдән бирегә килеп урнашулары, әлбәттә, аларның үз диннәрен, милләтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау рәвеше булгандыр. Россия патшасы Петр I 1722 елда халык санын ала башлагач, бөтен халыкны бары тик православ диненә генә күчерү сәясәтенә керешә. Менә шуннан соң тирә-яктагы халык төрлесе-төрле якка качып беткән.

1737 елда Хөсәенов Ярмөхәммәд Туйбакты углы (Ярмәк бабай) үзенең Асылхуҗа бабасына Казан ханы Мө-хәммәд-Әмин тарафыннан 1516 елда бирелгән җир биләмәләренә Байтуганнан күченеп килә. Шуннан соң аның авылына халык төрле җирдән килеп урнаша. Мәсәлән, Польшадан – Биктимер, Себер Ханы Күчүм нәселе дәвамчысы Түкәнәй углы Габдерәфыйк, хәтта гарәп иле Ямән җиреннән дә безнең авылда үзләренә сыену урыны тапканнар. Гарәпләрнең бабалары Алатырь тирәсендәге Сура елгасы буена урнашкан Токшым дигән авылда берничә буын яшәгәннәр. Аларның дәвамчылары Шатланов Йосыф Исмәгыйль углы дигән кешенең 5 баласы – Әмир, Зәбир, Нәдир, Корбангали һәм бер кыз туганнары Гөлди 1780 елда Ярмәк авылы тирәсендәге Урта Имәнлек урманына килеп урнашалар. Алар биредә 3 еллар чамасы гомер итәләр. Шул елларда ниндидер сәбәпле Корбангали вафат була һәм аны шул урманның битләвендә җирлиләр. Алар яшәгән куе урман төрле җәнлекләргә бай була, анда хәтта аюлар да яшәгән. Бу кешеләр ауга йөреп, кыргый умарталардан бал җыеп гомер иткәннәр. Беравык Сок елгасы буена якынрак килгәч, алар этләр өргән тавыш ишетеп, монда авыл барлыгын беләләр, һәм анда барып, авылга килеп урнашырга рөхсәт сорыйлар. Авыл халкы алардан шикләнебрәк карап: “Сез нинди милләттән, динегез нинди, кайдан килдегез?» – дип сорау ала. Боларның тышкы кыяфәтләре шактый сәер була: озын ак күлмәктән, озын чәчле һәм озын кара сакаллы, шулай ук татарча да бераз сәер сөйлиләр. Алар авыл халкына бик күптәннән, берничә гасыр элек, ерак бабаларының Ямән дигән җирдән килгәнен, гарәп кавеменнән булуларын аңлаткач, авыл картлары үзара киңәшәләр. “Әгәр без боларны авылга кертмәсәк, Сосна мукшылары килеп мәҗбүри чукындырырлар да, без Аллаһы каршында гөнаһлы булырбыз”, – дип куркып, аларга авылга керергә рөхсәт бирәләр. Тик шундый шарт белән: морҗа саен 3 сум салым түләргә, аларга җирне аз биреп, тагын башка төрле шартлар куялар. Бу гарәпләр укымышлы халык булганга, тора-бара алар арасыннан Усман исемле кеше старшина дәрәҗәсенә ирешә һәм үзенең кардәшләренә башкалар белән тигез хокукка ирешергә ярдәм итә. Бүгенге көндә дә аларның нәсел дәвамчылары кайсысы авылда, ә кайберләре авылдан читтә гомер итәләр. Әмир исемле углыннан: Шагиев Рөстәм, Ришат, Әхмәдуллин Рөстәм һәм Иске Ярмәк тарихын туплаучылар нәселеннән Әнисә апа Әхмәдуллина (хәзер инде мәрхүмә) һ.б. Зәбир исемле углыннан: Әхмәтгалиев Фәһим, Фаил, шулай ук Гарифуллин Нуркәшиф абыйлар һ.б. булганлыгы билгеле. Аларның нәсел шәҗәрәсе дә бик зур итеп төзелгән. Урта Имәнлектәге урманда яшәгәндә, Корбангали күмелгәнен әйтеп узган идек инде, шулай ук аларның сеңелләре Гөлди дә шунда вафат булган дигән фараз бар. Корбангали кабере белән янәшә тагын ике кабер бар. Кызганыч ки, аларның кемнеке булуы, кызганыч ки, безгә мәгълүм түгел. Ярмәк халкы бу каберлекнең урынын югалтмыйча саклап, ул тирәдән узган да биредә туктап дога кылып китәләр иде.

Авылыбызның күркәм карты, мәрхүм Хөснелгата бабай Сәлахов бу урынны үзенең балаларына күрсәткән, һәм алар инде безгә дә күрсәттеләр.

Мәрхүм Хөснелгата бабайны да искә алып китү урынлы булыр. Ул 12 гектар тәшкил иткән авыл каберстанын да тимер койма белән тоттыруны оештырган карт булса, үзенең авыл тарихын тирәнтен белүе белән дә дан тота иде.

Сентябрь аеның урталарында без, бер төркем авыл халкы, Урта Имәнлек урманына барып, әлеге каберлекне тәртипкә китереп, анда тимер чардуган куеп кайттык. Мәчет картлары Низамиев Хәйдәр, Рәхимов Мидхәт, Әхмәтгалиев Фаил, Гәрәев Нәгимулла, Йосыпов Мәҗит, Рәхимов Тахир, Вагазов Тәлгать, Вәлиәхмәтов Фәрит, Хәлимов Минсәхи, Сәлахов Җәлил, Рәфыйков Наилгә һәм башка актив катнашучы кешеләргә, авылдагы «Милосердие» шәфкатьлелек оешмасы егетләренә һәм бу эшкә кем үз өлешен кертте -барчасына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм изге догаларбызны юллыйбыз. Рәсүлебезнең хәдисе буенча: «Каберлеккә аяк басуга караганда утлы күмергә басуың хәерлерәк», – дигәнгә карап, бу каберлекләр тапталмасын иде, һәм аларның дәвамчылары, туганнары да бу каберлеккә килеп, аларны дога белән искә алсыннар иде дигән теләктә калабыз. Ә безнең алдыбызда төбәгебез тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнеп, киләчәк буыннарга изге мирас итеп тапшыру максаты куелган.

Төбәк тарихын өйрәнүче имам-мөхтәсиб

Габдулла МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

“Ислам-Нур”.

Фикер калдыру