Кабер ташында Кызылсу авылы тарихы

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Красный Яр районы Яңа Кызылсу авылының беренче муллалары кабере табылды
Аңа күп еллар буе авы­лыбызның зиратын чистартып, тәртипкә салып торучыларның берсе – Әмирхәт Ситдыйков тап булган. Ике ел элек ул өрәнгеләр арасыннан бик иске агач койма күреп алган һәм якынрак килеп карагач: “Бу танылган кешеләрнең кабере булса кирәк”, – дип уйлап куйган. Бер өлеше җиргә баткан, искечә гарәп хәрефләре язылган кабер ташы аның бу ышанычнын тагын да көчәйтә төшә.
Быел язын зиратта өмә үткәргәндә бу таш өстенә язылганнарны укырга мөмкин булды. Иң өстәге сүз яңгыр, кар, кояш йогынтысы белән таный алмаслык хәлгә килгән булса да, астагылары бик яхшы сакланган. Анда “… хаҗи әлхәрәмәйн имам Камалетдин Ибраһим углы вафат 1910”, – дип язылган. Шулай итеп моның Яңа Кызылсу авылында 1854 елдан алып 1910 елга кадәр имам булып хезмәт иткән Камалетдин Ибраһимовның кабере и­кәнлеге ачыкланды.
Камалетдин мулла, чыннан да, бик танылган кеше. Моңа әлеге муллалар нәселенең тормышы һәм хезмәтләре турында җыелган күп мәгълүмат дәлил булып тора. 2006 елда дөнья күргән “История села Ново-Урайкино. Годы, события, люди” исемле китапта да алар турында язылган иде. Ә соңрак архивларда бу дин әһелләренә кагылышлы тагын берничә документ табылды.
Губанкүл, Мулла авыл­лары­ның имамнары да Камалетдин мулла мәд­рәсәсендә белем алганнар. Бу турыда Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның да язганы бар.
Зираттагы уртак койма 9 каберлекне берләштерә. Димәк, биредә бу кешенең башка туганнары да җирләнгән булырга мөмкин. Бәлки, Камалетдин мулланың әтисе, 1854 елга кадәр авылыбызда мулла булып торган Ибраһим Фәйзуллов, аларның хатыннары һәм башка туганнары да биредә ятадыр.
…Беренче муллаларның кабере табылу Яңа Кызылсу халкы өчен тарихи ачышка тиң вакыйга булды. Шуның өчен без – авылдашлар, Кызылсу мәчетенең хөрмәтле имамы Фоат ага Мингачев һәм мәчет картлары киңәшеп, әлеге урынны ничек тә билгеләп куярга ниятләдек.
Самарада яшәүче эшкуар Йосыф Мингачев рәшәткә ясату чыгымнарын үз өстенә алды. Туган авылы өчен шундый изгелек кылган хөрмәтле якташыбызга Аллаһының рәхмәтләре яусын!
Менә инде 17 июльдә, Рамазан гаетеннән соң, халыкка каберлекнең яңа рәшәткәсе һәм кабер ташы күрсәтелде. Рәшәткә кую өчен урын әзерләүдә һәм куюда бертуган Габделәхәт, Әмирхәт, Әхтәм Ситдыйковлар, Мингали Хасьянов, Минегел Мингачев, Рафаэль Грачев катнаштылар.
Дөрес, әле ул коймага мәгълүмати такта эләсе бар. Югарыда әйтелгән фаразларыбызны ачыклау максаты белән Үзбәкстанда яшәүче Камалетдин бабайның оныгы Шакир мулланың улы Әнвәр Ибраһимовка (1927 елда туган) хат яздык һәм аңардан җавап көтәбез…
Шамил Галимов, тарихчы, Россия журналистлары Берлеге әгъзасы.

Рәсемдә: Шамил ГА­ЛИ­МОВ Кызылсу мулла­ла­ры турында белешмә бирә.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру