Кадерле ветераннарны – фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме белән тәбрикләү!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм үз исемемнән Бөек Җиңү көне белән тәбриклим.

1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куйды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу-ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде. Бөек Җиңү илебез шөһрәтен һичкайчан булмаганча югары күтәрде, халкыбызның җиңелмәслеген бик ачык күрсәтте. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Җиңү көне сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен дә изге, киләчәк буыннар күңел түрендә дә шулай калыр, дип ышанам.

Хөрмәтле ветераннар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Халкыбыз һәм илебез  хакына кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәт!

Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр илебез тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәрберебезнең йөрәгендә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши.

Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВА,

“Ак бахет” оешмасы рәисе .

Фикер калдыру