Кадерле ветераннарны – фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме белән тәбрикләү!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Хөрмәтле ветераннар, ватандашларым!

Сезне Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән 9 Май бәйрәме белән тәбриклим.

Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.

Җиңү гаять зур корбаннар биреп яуланды. Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Гани Сафиуллин, Гази Заһитов һәм башка күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора.

Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.

Балачактан йөрәкләребезгә сеңгән «Беркем дә, берни дә онытылмый» дигән гыйбарә безнең өчен әхлакый канунга, иҗтимагый тормыш-көнкүрештәге гамәлләребезне бәяләү калыбына әйләнде.

Барчагызга тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы телим.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Фикер калдыру