Кайда сез, ирләр, яки Альфонслардан сак булыгыз!

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Ил һәм дөнья хәбәрләре
Автор Администрация сайта

news_10986Абый белән авыл урамы буйлап атлыйбыз. Икебез дә шушында гомер кичердек, шушында сакал агарттык, шуңа күрә авылдашларны гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләренең дә бай­тагын әйбәт таныйбыз. Каршыбызга тормышының иң төбенә төшкән классик шәһәр бомжы кыяфәтендәге бер кеше килә. Шешенгән йөзле, кызыл чырайлы мондый адәмнәрнең яшен билгеләрлек түгел: син җитмештә дип уйласаң, ул утыз­да гына да булырга мөмкин.

Күңелгә: “Тагын шәһәр бомж­ларын авылга кайтарып ташлаганнар мәллә?” – дигән уй килә. Моннан берничә ел элек шундый бер трюк ясап караганнар иде, барып чыкмады, бомжлар икенче көнне үк шәһәргә җәяүләп тайдылар, чөнки авылда эшләми генә җәм­гыять җил­кәсендә тамак туйдырып яту өчен кимендә йә әтиең, йә әниең булу кирәк. Шулар канаты астында гына җан саклый аласың. Ә нәсел-нәсәпсез бомжга иң кулай урын шәһәр инде.
Каршыга килүче сәер кыяфәтле персонажны үтеп киткәч, абыйдан сорыйм: “Кем булды бу?” Абый да танымаган икән. Каршыга килү­че­ләрдән сорыйбыз: “Фәләнов бит”,  – дигән җавап ишетелә, минем бе­лән мәктәптә бер чордарак укыган күрше авыл егетенең фамилиясен атыйлар. Икебез дә аһ итәбез, кайчандыр без белгән янып торган чибәр йөзле егеттән күләгәсе дә кал­маган хәтта. Ишеткән идем аны: Мәскәүдә яшәгән икән, эчкән өчен хатыны куып чыгарган, хәзер әти-әнисе йортына кайтып эчеп ята, утын-газын өзгәннәр, күрше-тирә та­выкларына кул суза башлаган дип.

Төрле җирләрдә бергә укыган сабакташ кызларның берничәсе, ирләре үлеп, бик яшьләй тол калдылар. Элекке елларда очратканда мин аларга: “Кияүгә чыгыгыз, картлыгыгызда ялгыз калмагыз”, – дип эндәшкәли идем. “Кая инде ул безгә кияүгә чыгулар, юньле-баш­лы ирләр юк бит, булган­нарының инде күптән ияләре бар”, – дип җа­вап бирә алар. Хак сүзләр, әл­бәттә. Яшьтәш егетләр, егермене үтүгә үк, дөнья белән саубуллаша башлады, хәзер инде вафат булган сабакташ егетләрне санарга ике кулның бармаклары гына җитми. Кем­нәрдер аракы сөреме эчендә калып югалдылар, кем­нәрдер Әфган сугышыннан психик яктан сынып кайттылар да тыныч тормыш авырлыгын күтә­рә алмадылар, тәртипле генә яшәп, чир белән үлеп китүчеләр дә байтак булды. Кызлар исә, Алланың рәхмәте белән, барысы да исән-саулар, араларында бө­тен кол­лек­тивның ихтирамын казанган җи­тәк­челәр бар, чибәр­ләр дә, тормыш алып барырлык уң­ганнар да, кыскасы, ир бәхете булырлык хатыннар, әмма  …толлар.
Ирле булып, ир тамагы туйдырып, аны сабый баладай тәрбия­ләп яшәүчеләр дә җитәрлек. Болары үз җилкәсендәге йөктән шатланып котылырлар да иде, бәлки, әмма үз көнен үзе күрә алмаган ирләрне кая куясың? Менә карагыз: күп бала әтисе, хатыны ат урынына эшли, сиксәнне узган әти белән әни дә ярыйсы гына пенсия алалар. Ир көн дә эчә, беркайда да эшләми диярлек. Билгеле инде, өйдәгеләр моның кулына акча тоттырудан сак­ланалар. Ир исә барыбер эчәргә каяндыр таба, чөнки бу мәсьәләдә башы бик креатив эшли аның. Ме­нә шул авылдашларына мактанып утыра: “Бер дә идән астына төшкә­нем юк иде, бер­көнне бә­рәңге алырга төшер­деләр. Төшсәм, әти-әни пенсиялә­рен шунда банкага салып, бәрәңгегә күмеп саклыйлар икән, шуны табып алдым бит, әй”. Табыш акчаның нигә тотылганын һәркем белә инде, чөнки күз алдында. Яше иллегә якынлашкан икенче бер өйләнмәгән егет (пенсионер әнисе белән генә яши): “Әни акча бирсә, фәләнне алыр, төгәнне алыр идем, эчәргә бик яратам шул, аракыга тотам акчаны”, – дип, хатын-кызларга мактана. Мо­ңа охшаган персонажлар безнең җәмгыятьтә күп.
Әтисе-әнисе үлгәч, кая барырга бел­мә­гәнлектән (йорт бар, әмма аны тотарга хәленнән килми) туганнарына барып сыенган иллене узган егетләр бар. Мин тол калган таныш хатыннарны күз алдына китерәм дә бу “егетләр”не алар янәшәсенә куеп карыйм, янә­шәлек барып чык­мый берничек тә.
Хәзер хатын-кыз бизнесны үз кулына алып бара, оешма җитәк­чесе булып эшли, үзен күп кенә ирләрдән бер башка өстен тота. Җәмгыятьтә хатын-кыз эмансипациясе белән ирләр инфантильлеге параллель бара. Әниләре тәр­биясе һәм канаты астында өф-өф итеп үстерелгән ир малайлар буыны, тормышка күбрәк аяк баскан саен, хатын-кыз җилкәсенә авыр йөк булган ирләр саны арта. Яшьлектә әллә ничә кызны алдап аборт ясаткан чибәр һәм мускуллы егет­ләрдән берничә елдан хатын-кыз кадерен һәм бәясен белми торган мәлҗерәйгән альфонслар үсеп чыга. Аптыраган ха­тын-кызлар хәзер бер-берсен мон­дый типлардан социаль чел­­­­тәр­ләрдә “Альфонслар” дигән ки­сәтүче төркемнәр төзеп сакларга омтылалар. Менә Казан альфонслары турында кисә­түче төркем­нән бер персонаж турында мәгъ­лү­мат (исем-фами­лиясен атап тормыйм, сүз татар кешесе турында бара): “…кызлар белән социаль чел­тәрләрдә акчага ия булу өчен генә таныша, күбрәк булган саен яхшырак. Миннән 50 мең сум урлады, үзенә минем акчага “айфон” сатып алды. Минем фатирда бер ай яшәде. Кредитка машина алуымны сорады. Беркайда да эш­ләми, үзенең бернәрсәсе дә юк, бөтен сөйләгәне ялган, ышанмагыз аңа…” Бәяләмә үтергеч ямьсез сүгенү сүзе белән тәмамлана.
Яшьлектәге маҗараларын кабатлап, бер хатыннан икенчесенә йөри торган, берничә сөяркә тота торган ир типлары да җи­тәр­лек. Баланы хатын тәрбияли, тормышны шул алып бара, ир бик булдык­лы да булырга, күп акча да эш­ләргә мөмкин, әмма барысы да кәеф-сафа өчен генә. Мондый “алтын” ирләрнең дә күпчелеге картаеп эштән чыккач, ахыр чиктә, хатын кулына кайтып егыла. Танылган бер рус журналист хатын-кыз күп­тән түгел генә “Ирләр ахыры­ның башы” дигән язма бастырды. Ул аны ирләргә үтергеч бәя биргән хатын сүзләре белән башлый: “Ир­ләр ата мәчеләр кебек. Алардан соң да диванда чокыр гына кала”. Аналитик хатын-кыз акылы бер нәрсәдә ялгыша: җәмгыять ирләр ахырының башында түгел, уртасында инде.
http://matbugat.ru

Фикер калдыру