Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары нигезендә барлыгы 42 дәреслек әзерләнде”

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

FNR_5175Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” дигән темага видеоконференция уздырылды. Очрашуда Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, стандартларны әзерләүгә өлеш керткән белгечләр катнашты.

Сентябрьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә бердәм стандартлар нигезендә белем биреләчәк. Хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланган: “Ислам фәнннәре һәм тәрбия”, башлангыч әзерлек; “Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, төп әзерлек; “Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, югары әзерлек. Стандартлар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, мәдрәсәләр, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә, ике ел дәвамында әзерләнгән. Алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы узып, Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан раслаган.

“Әлеге стандартлар студентларыбызга фән дөньясына чумарга ярдәм итәр дип ышанбыз. Фундаменталь, системага салынган белемнәр булмаганда, халыкара дәрәҗәдәге галимнәр тәрбияләүгә ирешеп булмый. Ә безгә мондый галимнәр бик кирәк”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин матбугат конференциясендә.

“Стандарт – дини мәгариф системасына куелган таләпләр ул. ТР мөселманнары Диния нәзарәте, оештыручы буларак, әлеге стандартларны эшләп, имамнарга булган заман таләпләрен мәдрәсәләргә җиткерә. Мәдрәсәләр, үз чиратында, нәкъ менә шул стандартлар нигезендә имамнар әзерләргә тиеш”, – дип сөйләде Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Мөхәммәд Пәйгамбәр чорында да имамнар булган, алар да халык белән эшләгән. Ләкин хәзер без XXI гасырда яшибез, һәм заман таләпләренә җавап бирә торган төпле, компетентлы имамнар әзерләү төп бурычларның берсе булып тора дип игътибарны юнәлтә ул.

Яңа стандартка кертелгән фәннәр исемлеге, нигездә, үзгәрмәгән. Әмма программада хәзерге шартларда зуррак ихтыяҗга ия һәм булачак имамнар өчен мөһимрәк булганнарына күбрәк игътибар бирелгән. Бердәнбер яңа фән – ул мантыйк (логика). Революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә мантыйк төп фәннәрнең берсе булган, чөнки мантыйгы камил булган кеше генә белемнәрен калыпка салып, башкаларга җиткерә ала. Әмма совет чорында аңа игътибар бирелмәгән. Хәзер исә мантыйк кабат төп фәннәр рәтендә булачак. “Мантыйктан башка Фикхны, Фикхтан башка шәригать кануннарын өйрәнү мөмкин түгел”, – дип шәрехләде бу уңайдан ТР мөфтие Камил Сәмигуллин.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, стандартлар мәсьәләсе оештыру ягыннан бик мәшәкатьле. Хәзерге вакытта мәдрәсәләр стандартлар нигезендә белем бирәчәк кадрларга кытлык кичерә. Яңа уку елына кадәр бу проблеманы чишү максаты куелган. Булган укытучыларның белемнәрен махсус курсларда күтәрү күздә тотыла.

Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары нигезендә барлыгы 42 дәреслек әзерләнде, дип җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашуда.

Фикер калдыру