Камышлы районы Иске Усман авылы Сабантуе

Зур дулкынлану белән Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче туганнарыбызны күрергә дип Сабан туена барабыз. Күңел бит һаман кайдадыр ашкына, очрашу көтә.

Самара – Уфа юлыннан авыл ягына борылгач ук мәчет манарасын күреп алдык. Тагын бер борылыш, һәм менә алдыбызда Сабан туе мәйданы пәйда булды. Алан яшеллеккә күмелеп утыра, сәхнә, көрәш келәме тирәсендә төз наратлар, читтәрәк чабыш атлары утлап йөри…
Ә сәүдәгәрләр аланга кичтән үк килеп куйганнар ахыры. Болын буйлап сузылган төтен борыннарны шашлык исе белән кытыклый, самавыр башына утыртып куелган зур чәйнекләрдән карлыганлы чәй исе бөркелә.
Мәйданга әкренләп халык та җыела башлады. Чиккән түбәтәй кигән бабайлар, ак яулыклы әбиләр, озын сыйракларын күрсәтеп, кыска итәкләрен җилфердәтеп җилбәзәкләр һәм иң модный джинсыларын сандыктан алып кигән егетләр мәйдан буйлап йөренәләр.
Сәүдә рәтләрендә аракы, сыра, шәраб сатканнары күренми. Шашлык та сарык, тана һәм тавык итеннән генә ясалган, дип кычкырып торалар сатучылар. Иске Усманда татар гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар, динебез ислам таләпләреннән тайпылмыйлар икән.

Әле ярар серләшергә каеннар бар…

Кешеләр язмышы белән каеннар язмышы – икесе дә бер-берсенә шулкадәр охшаш ки, аларның арасында бернинди киртәләр юк.

Әгәр табигатьнең матурлыгына соклана белсәң, аның серләрен чишә белсәң – ул безне сөендерә дә, тукландыра да. Ә инде табигать-анага ихтирам күрсәткәннәр үзләренең бәхетле икәннәрен тоеп яшәрләр.

Безнең урамның башыннан ук каенлык башлана, һәм ул ике авылны тоташтыра. Гали белән Кызыл  Күпер арасы өч чакрым. Өч чакрымга сузылган каенлык!  Яратам мин шул араны җәяүләп узарга.

Каен кайгы сүзе белән аваздаш шикелле.

Мулла булса шундый булсын

Самар төбәгендә йөзгә якын мулла. Халкыбызны динебез ислам юлына бастыруда алар гаҗәеп зур көч куялар. Һәрберсенең үз ысулы. Һәммәсенең үз юлы. Алар яшьләре белән дә аерылалар, тормыш тәҗрибәләре дә төрле, дөньяви белемнәре  буенча да кызыклы шәхесләр.  Ләкин дә, имам вазыйфасы өстенә әле әдәбият, тарих белән дә тирәнтен мавыгу сирәк ирләр һөнәре. Иске Ярмәк авылында яшәүче Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим шундыйлардан.

Хәзрәтнең тагын бер сыйфаты – ул мәш килеп бала-чагаларга ислам тәрбиясен бирә.

Әңгәмәбез Габдулла  хәзрәт Мөхәммәдкәрим  белән.

Балыклыда колхоз җыелышы узды

Җыелышны колхоз рәисе Хәбибулла углы Рафаэль Нигматуллин алып барды.

Ул югары белемле авыл хуҗалыгы белгече, инженер – механик. Элгәре төрле район оешмаларын җитәкләгән тәҗрибәле җитәкче. Аның  әтисе, Гайзулла углы Хәбибулла  Нигматуллин  да Камышлы районы башкарма комитетында эшләгәндә  егылган колхозны торгызу өчен үз авылына кайта һәм шул колхозның рәисе итеп сайлана. Колхоз уңышлы эшләп, алдынгылар сафына баса һәм аның рәисенә “Знак почёта” ордены бирелә.

 Балыклы авылында чын татарлык рухы яши. Андагы “Правда” колхозының отчёт – сайлау  җылышында бу нәрсә  ачык күренде. Җыелыш барган мәдәният йорты чиста, җыйнак һәм ремонтланган. 

Шәмсекамал әбигә – 99 яшь!

 

Балыклы – чишмәләр авылы. Изгеләр тавындагы чишмә суында  көмеш һәм тәнгә сихәтлек бирә торган башка файдалы нәрсәләрнең күплеге турында фәнни тикшерүләр сөйли. Бу чишмә янында әбиләр Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, намазлар укыганнар. Балыклыда көмеш сулары эчеп үскән халык яши. Аларның  иң олысы  булган Шәсекамал әбигә -  99 яшь!

Аның әнисе – Шәмсафа әби туксаннан узып яшәде. Ә сеңелесе Шәмсекамәр әби – туксан дүрттән узып,  исән–сау Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Аларның исемнәрендә – серлелек, ә карашларында кояш яктысын күрәсең. Шәмсафа – кояштай якты йөзле, саф күңелле мәгънәсендә.

Шәмсекамал -  камиллек кояшы,  ә Шәмсекамәр – ай һәм кояш кебек йөзле дигәнне аңлата.

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсе

Татарлар борынгы заманнардан бирле мәхәлләләргә тупланып, берләшеп яшәгәннәр. Аларны укымышлы, алдынгы карашлы, батыр холыклы шәхесләр — “абызлар” җитәкләгәннәр.
Кешеләр Ислам дине таләпләрен үз йөрәкләре аша кабул итеп, аны күңел түрендә саклый белсеннәр өчен, абызлар аларга милли һәм дини тәрбия биргәннәр, үзләре артыннан ияртә белгәннәр.
Казан ханлыгы алынгач, татар халкы үз милләтен, динен саклап калу өчен, гасырлар буена канлы көрәш алып барган.
Кайсы гына патша тәхеткә утырса да, аларның төп максаты — татарны чукындыру һәм милләт буларак юк итү булган. Коточкыч җәберләүләр, кимсетүләр аша үтеп, татарлар үз диненә, милләтенә тугры калганнар.
Хәзерге заманда тормыш күпкә җиңел, азмы-күпме иреклек бирелгән. Ләкин, борынгы бабаларыбыз кебек, үз милләтен, динен саклау өчен батырларча көрәшә алырлык кешеләрне хәзер күрәбезме? Хәзерге көндә күпләр диннән бөтенләй читтә! Урлашу, кеше алдау, эчкечелек хәзер инде гадәти күренешкә әверелде. Җәмгыятебездәге әхлак дәрәҗәсе – аварга торган черек коймадай. Шуңа күрә кыйбласын югалтып, аптырап йөрүчеләр дә күп. Ләкин үрнәк булырлык күренешләр дә җитәрлек. Тик аларны күрә, аңлый һәм теләктәшлек күрсәтә белергә кирәк. Мисал итеп Иске Ярмәк авылы имамы, Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсен телгә аласы килә.

Бөек һәм затлы тормыш кичергән бабам

Бабам вафат булуына менә инде 5 ел да үтеп киткән. Кулыма бабамның җыентыгы (альбомы) эләкте. Бу җыентыкта бабай һәм әбинең яшь чактагы фотосурәтләре генә түгел, ә гәҗитәләрдә алар турында язылган мәкаләләр. Ә аларның саны бикхисап! Шул язмаларны укып бабам турында күп мәгълүмат белдем һәм бабам турында язарга исәпләдем.

Гый­зам бабай Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы иң актив шәхесләрнең берсе булган. Ул үз авылына күп изге эшләр күрсәткән, гомере буе халык белән аралашып, халыкка хезмәт итеп яшәгән кеше, ә Мәрзия әбием – аның бердәнбере, ышанычы, терәге, киңәшчесе булып гомер кичергән.

Бер күрүдә гашыйклар

Азат Тимергазин Сания исемле кызны күрә дә, йокысын югалта. Үзе чибәр, үзе аралашучан, тормыш җилләренә каршы торырлык ихтыяр көче иясе булып тоела ул аңа. Азат та Саниягә ниндидер ышанычлылыгы, төплелеге белән ошый. Егет ышыгында ниндидер рәхәтлек иңә аңа. Шулай, бер-берсен күзләп, сынап йөриләр дә Тимергазиннар, 1979 елда гаилә корып җибәрәләр.

Икесенең дә ялгышмаганлыгын тормыш 34 ел эчендә исбат итте инде. Кулга-кул тотынып атлаган парның олыгая барган саен тормыш тәҗрибәсе арта: нәрсәнедер югалталар, күбрәген табалар, эшлиләр, яраталар – кыскасы, яшиләр. Гомер буе туплаган байлыкларының иң кадерлесе – аларның уллары һәм ике кызлары. Мәктәптә яхшы укыган, тәртипле, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы балалары да инде үсеп җитеп, үз тормышларын кора башладылар. Югары белем ияләре Аяз белән Азалиянең үз гаиләләре бар, ә төпчек кызлары Лилия төзү һәм архитектура институтының икенче курсында укый.

Горурланып, шул ук юлдан узар иде ул тагын…

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән дустым Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың вафатына кырык көннән артык вакыт үтеп китте. Ә мин һаман капкамнан керә-килә: “Сәхия, ташла эшеңне, мин синең яныңа сөйләшеп утырырга килдем”, - дип елмаюын көтәм. Бигрәк матур елмая иде бит җан ахирәтем.

Соңгы очрашубыз да нәкъ шулай булды. “Беләм, беләм, ремонт ясыйсыз. Тик мин чәй эчмичә, иркенләп сөйләшеп утырмыйча китмим”, – дип, Рәисә өстәл артына кереп утырды. Бу көнне минем дә эшләрем әллә ни күп түгел иде. Җиләк чорында кем зур эш кузгатсын инде? Иркенләп, кичә җыеп кайткан җиләк белән чәй эчкән арада, дөнья хәлләрен дә сөйләшеп алдык, истәлек томаннарына да сәяхәт кылдык…

Камышлыга, ат чабышына килегез!

 

 

“Укучыларыма җиткерәм йөрәк хисләрем”

Самараның “Азан” мөселман газетасы редакциясендә Камышлы районының Яңа Яр­мәк авылында яшәүче мил­ләттәшебез Гөлсинур Гафу­рова-Рәхмәтуллинаның “Йөрәк хисләрем” дип аталган 100 битле шигырьләр җыентыгы 120 данә белән дөнья күрде.

Якыннарына, туганнарына, авылдашларына багышлап язылган шигырьдә автор үзенең уй-фикерләрен, ки­че­решләрен, күңел хисләрен укучыларга җиткерә. Табигатьне бик тә нык яратучы кеше буларак, Гөлсинур Гафурова шигырьләренең күбесен туган авылы табигатенә: челтерәп аккан чишмәләргә, шаулап үсеп утырган талларга, моңлы итеп сайраган сандугачларга, аланнарны, кырларны бизәп үскән матур чәчәкләргә, урманнарда кызарып пешкән җиләкләргә багышлый.

Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!

Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының  Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде.

Байтуган мәктәбе яңара

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов инициативасы белән быел Байтуган авылы мәктәбе өлкәбез мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасына кертелгән иде.

Менә инде яз башында мәктәп түбәсен ябу, инженер ком­муникацияләрен, тәрәзәләрен, ишекләрен алмаштыру, диварларын тышкы һәм эчке яктан сылау һәм буяу өчен өлкә казнасыннан акча бирелгән. Ремонт эшләренең биш проценты гына район бюджетыннан түләнә. Шулай итеп, ремонт 20,6 миллионга төшәчәк.

Гомерең бер гасырдан да узсын, Гөлчирә әби!

Шушы көннәрдә Яңа Усман авылында яшәүче Гөлчирә әби САФУАНОВА 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Сугыш елларында тылда эшләгән хатын җилкәсенә үз гомерендә күп авырлык­лар төшкән: ач-ялангач Ча­паевскиның снаряд ясау заводында авыр эштә дә эшләгән, улының аянычлы үлемен дә кичергән, туган ягыннан аерылып та яшәгән… Тик бу кыенлыклар Гөлчирә әбине чыныктырган гына. Ә бүген ул балалары, оныклары, туруннары һәм авылның социаль хезмәткәрләре назында яши. Олы яшьтә булуына карамас­тан, һич тә төшенкелеккә бирелми һәм тормыш авырлыгына сукранмыйча, оныкларының оныклары туганны көтә.

Шәрәфетдиновлар – спорт гаиләсе

Самараның Управленческий бистәсендә Самара өлкәсенең авыл районнары арасында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” ярышлары уздырылды. Бу бик матур һәм массакүләм спорт чарасы – регионда үткәрелә торган иң матур чараларның берседер, мөгаен.

Камышлы районының спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге бу ярышта катнашу өчен Балыклы авылында яшәүче Резедә һәм Раил Шәрәфетдиновлар гаиләсен сайлап алган.

Ак каен» ансамбле «Бергә без- Россия» дип аталган Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә чыгыш ясады

Агымдагы елның 11 июненнән алып 14нә кадәр Чуашстан Республикасы Чебоксар шәһәрендә «Без бергә – Россия» дип аталган Бөтенроссия халык иҗаты фестивалененең региональ этабы узды.

Әлеге масштаблы проект ике елга каралган. Катнашучылар – фольклор коллективлары, халык бию һәм җыр ансамбльләре, кулланма сәнгать осталары.  Фестивальнең финалы 2014 елның ноябрь аенда Мәскәүдә үтәчәк. Аңа кадәр дүрт сайлап алу этабы булачак. Беренчесе – Чебоксар шәһәрендә старт алды.

Дәртле биючеләрне күргәч, дәртләнә күңел!

Самара өлкәсенең Камышлы авылында “Әйлән-бәйлән” дип аталган икенче Регионара татар милли бию фестивале булып үтте.

…Җирдә яз. Кешеләргә җы­лылык биреп, кояш елмая. Кыр­лар, авыл урамнары, тау бит­­ләре хәтфә белән түшәлгән ди­ярсең. Инде уянган бөреләр керфекләрен ачкан бер миз­гелдә Камышлы төбәгенә ерак­лардан кунаклар килеп төште.

Фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Камышлы район администрациясе оештырды.

Камышлы Сабан туе кунакларын көтә

- Матур итеп яшәү һәр татар кешесенә хас сыйфат ул, - ди Камышлы районының Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһит Абделхак улы Сафин.

Гомер-гомергә Камышлы районындагы Камышлы авы­лы тирә-юньдә мактауга лаеклы авыллардан саналган. Быел биредә тарихта беренче мәртәбә өлкә татар авыллары Сабан туе үткәреләчәк. Камышлыда моңа әзерлекнең торышы турында авыл җирлеге үзидарәсе җитәкчесе Заһит Абделхак улы САФИН белән очрашып сөйләштек.

Иң матур тел

Камышлы тулы гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район китапханәсе хезмәткәрләре Ту­ган тел көненә һәм Әлифба дәреслеге авторы, Татар Байтуганы авылында туып үскән якташыбыз Сәләй ага Вәгыйзовка багышлап оештырган кичәдә катнаштылар.  Кеше кайда гына яшәсә дә,  туган теленең изге чишмәсеннән, рухи хәзинәдән аерылмаска тиеш. Кечкенәдән гаиләдә ана телендә сөйләшеп үскән бала, беренче сыйныфка килгәч, Әлифбаны кулына ала. Ә бу китапны  якташыбыз, Байтуган авылында туып- үскән Сәләй Гатат улы Вагыйзов язган бит.

Кабер өстенә басуга караганда утлы күмергә басу хәерлерәк (хәдис)

Иске Ярмәк авылы – халкы тирә-якта кунакчыллыгы, бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән танылган авылларның берседер. Авылда яшәүчеләр элек-электән үзара туганлашып-кодалашып, дуслашып гомер итәләр. Шулай ук авылыбыз үзенең тарихи хәзинәләре белән дә горурлана ала. Бабалары-бызның төрле төбәкләрдән бирегә килеп урнашулары, әлбәттә, аларның үз диннәрен, милләтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау рәвеше булгандыр. Россия патшасы Петр I 1722 елда халык санын ала башлагач, бөтен халыкны бары тик православ диненә генә күчерү сәясәтенә керешә. Менә шуннан соң тирә-яктагы халык төрлесе-төрле якка качып беткән.

Ярмәк авылы тирәсендәге атамалар

Мин күптәннән инде үземнең туган Иске Ярмәк авылының тарихын барлау белән шөгыльләнәм. Бигрәк тә мине атамалар кызыксындыра. Нинди генә исемнәр юк безнең якларда?! Ә еллар узган саен күл, елга, чокыр, тау, урман исемнәре дә үзгәрә бит. Атамаларның күбесе аңлашыла, әлбәттә: мәсәлән, “Аккош күле”, “Торна елгасы”, “Бүре өннеге”, “Аю чокыры”. Димәк, безнең бабайлар бу җирләргә килеп урнашканда, монда аюлар да, аккошлар да, торналар да күп булган дигән сүз. Ә менә кайбер кеше исемнәре кайдан, ничек килеп чыккан соң? Араларында татар исемнәре белән беррәттән рус исемнәре дә очрый. Шуларның берничәсенә үзем белгән аңлатмаларны биреп үтәм.

Якташыбызны котладык

15 августта якташыбыз, танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМгә 75 яшь тулды. Ә моннан 15 ел элек Камышлы районы Мәдәният йортында якташлары бик зурлап аның 60 яшьлек юбилеен билгеләгәннәр, шагыйрьнең 70 яшьлегендә дә Казанга барып, үзен тәбрикләгәннәр иде. Шуннан бирле күпме гомер үткән.

Юкәле Тау авылы серләре

Юкәле Тау, Юкәле Тау,

Юкәле Тау итәге,

Юкәле Тау итәгендә бүген

йөрдем бит әле…

Ап-ак каен инде бик карт каен,

яшьләр күңеле аның куйнында,

Ялгыз үсә, ялгыз гына яши

Әүлияләр тавы буйында…

(Зыя Ярмәки)

Иске Ярмәк авылы үзенең бай тарихы белән һәм шул тарихны кәгазьгә теркәп, буыннан буынга саклап килүе белән башкалардан аерылып тора. Халык арасында да тарихи вакыйгаларга һәм атамаларга карата да төрле серле риваятьләр сөйләнелә.

Без яңарыш, күтәрелеш чорында

Бүгенге заман яшьләре терлекчелек, кыр эшләре белән кызыксынамы?” “Кешеләрдә авылга булган мәхәббәт сүрелмәдеме?” кебек кызыксынулы сорауларым мине Камышлы муниципаль районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәһим Фәйзерахман улы САФИУЛЛИН янына алып килде.

- Шатлыкка, районыбызда авыл хуҗалыгына, җиргә тартылучы яшьләребез, Аллаһыга шөкер, бетмәгәннәр әле, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Алар утыз яшькә дә җитмәгән, авылда эшкә чыныгып үскән егетләр. Төрле авыр сынауларга түзеп булса да, ата-бабалардан мирас буларак калган җирдә көчләрен кызганмыйча, хезмәт итәләр.

Җир кешесе ул…

Камышлы районының Ярмәк җирлегенә кергән Яңа Ярмәк авылының крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Мотыйгулла улы Габидуллин белән без басуда очраштык.

- Әгәр дә, Аллаһы Тәгалә язып, һава торышы әйбәт торса, быел уңыш мул булырга охшаган. Уҗым бодае әйбәт кенә  кышлап, башак җыя инде. Ә мин үзем – җир кешесе, җирне яратам, – диде ул канәгатьләнүен яшермичә.

Әйе, туып-үскән авылын, җирне яратучы, хезмәт җимешләренә ихлас күңелдән шөкер итүче кеше генә әйтә ала бу сүз­ләрне.

Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән …

Рафаэль Латыйпов башкаруындагы бу җырны әбием үзгәртеп: “…Үткән чакта тотып алып, кирәген бирсәң икән”, – дип шаяра иде. Менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы урта мәктәбен 1966 елда тәмамлаган укучылар 40нчы очрашу кичәсенә җыелуларына да 5 ел вакыт узып киткән бит инде. Без укып бетергән елда авылыбыз мәктәбе өч класс чыгарган иде – бер унберенче һәм ике унынчы.

Сугыш чоры балалары…

Сугыш башланган көн ун яшьлек бала күңелендә бик яхшы уелып калган. Ул көнне без әнием Зәйнәп белән икәү Иске Ярмәктән Камышлы Сабан туена киттек. Бәйрәм мәйданында кеше күп иде: матур итеп киенгән яшьләр, апа-абыйлар төркем-төркем йө­риләр, көләләр, шаяралар, төрле яктан гармун тавышлары ишетелә. Без әни белән озак кына көрәш карап торганнан соң, чабыш атлары киләчәк урынга юнәлдек. Барып кына җиттек, багана башындагы радио-рупордан диктор үзәк өзгеч тавыш белән Герман илбасарларының Советлар Сою­зы чиген бозып керүләре, шәһәрләребезне бомбага тотулары турында хәбәр итте. Бер мизгелдә дөньяның асты-өскә әйләнде, ахырзаман җиттемени: халык кайсы-кая йөгерә, кычкыра, елый… Ирләр турыга  хәрби комиссариатка юнәлделәр. Без дә әни белән шунда киттек. Анда инде безнең күршеләребез – Рәхмәтулла, Кыям, Исмәгыйль, Галиулла абыйлар килгән иде. Ә безнең әти юк. Шулай булгач, өйгә кайтып киттек.

Иске Ярмәк авылы һәм андагы мәчетләр тарихы

Булгар дәүләте чорында Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы заманнарда да татар авыллары мәхәлләләргә берләшеп, Ислам дине даирәсендә яшәгәннәр.
Рәсәй дәүләте кул астында төрле чикләүләр, тыюлар нәтиҗәсендә ирексезлектә һәм изелеп яшәсәләр дә, үз диннәрен кадерләп саклап килгәннәр.
Ул чорда халык саны 300 кешедән ким булган авылларда манаралы мәчет салырга рөхсәт ителмәгән. Шунлыктан халык, бергәләп намаз уку өчен, аерым өйләргә җыелган, җомга намазларына манаралы мәчете булган авылларга барган.
Кайсы гына авыл тарихын алсаң да, ул һәрвакыт анда яшәгән дин әһелләренең һәм анда корылган мәчетләрнең язмышына бәйләнгән.
Хәзерге Камышлы, Похвистнево районнары, Татарстан Республикасындагы Әлмәт, Лениногорск, Шөгер, Минзәлә, Сарман районнары Казан ханлыгы алынгач чукындырудан качкан халык белән тулган. Бигрәк тә Сок һәм Кинель елгалары арасындагы башкорт биләмәләре дип аталган әрәмәләргә, урманнарга һәм болыннарга, бай җирләргә качкыннар күпләп килеп урнашканнар. Бу хәзерге Камышлы районы тарихын күзаллаганда ачык күренә.

Туган авылым моң чишмәсе – Суын биргән миңа да…

Дәүләткол авылы клубында үзешчән сәнгатькә гомере буе тугры булган шәхесләр: Мөдәрис ага Гыйззәтов, Тәлига апа Галәлетдинова, Мәрьям апа Сәгыйдуллина, Фәнүзә апа Сәгыйдуллина һәм Тәзкирә апа Шәйхетдиноваларга багышланган зур кичә уздырылды. Юбилярларны котларга Камышлы районы депутатлар җыены рәисе Фаил Шәймәрданов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафиналар да килгән иде. Алар сәхнә ветераннарын чын күңелдән юбилейлары белән котладылар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Ирләр иген игә анда, хатыннар бала таба…

Авыл тормышыннан ерак булган милләттәшләребез газетабызны алган саен Гали авылы эшмәкәрләренең, фермерларының уңышлары турында укып, өлкәбезнең башка авылларында хәлләр мөшкел, шуңа күрә алар турында язмыйлар дип уйлап куярга да мөмкин. Галилеләр, әлбәттә, мактауга лаек хуҗалар, эшли дә, матур итеп ял итә дә беләләр, һәм аларны күтәрмичә мөмкин түгел. Ә шулай да, башка татар авылларында авыл хуҗалыгы тормышы ничегрәк икән? Шушы сорауга җавап эзләп, Камышлы районының иң зур авылларының берсе – Иске Ярмәккә юл алдым.

Ак каеның мәңге яшәр, мәңге үлмәс!

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән якташыбыз, танылган татар шагыйре Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигыренә язылган Җырны кем генә белми дә, кем генә җырламый икән бүген?!

Бер ананың биш улы

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәктәп каршында гадәти булмаган истәлек ташы җелеп тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрдә күбесенчә кулына автомат тоткан солдат сыны була бит. Ә бу мәрмәргә төгәл исемнәре белән шушы авыл кешеләренең сурәте уелган. Сугышта биш баласын югалткан Пәрвәз әби хөзмәтенә ул…

Ярмәк авылы тарихыннан

Ярмәк авылының Ярмәк исеме алып китүе Хөсәенев Туйбактыйның улы Ярмөхәммәд исеме белән бәйле. Безнең бу тирәләр, шул исәптән Ярмәк авылының җирләре дә Казан ханлыгына караган була. 1521-1533 елларда Казан ханлыгында Мөхәммәтәмин һәм Сафагәәрәйләр хан булып торганда Туйхуҗа ыруыннан Казан татары Асылхуҗа улы Хөсәенне ханнар күп сандагы җир һәм тарханлые дәрәҗәсе белән бүләклиләр. Аның нәселеннән Туйкилде исемле берәү күп санда утарлары, маллары, күп урында корылмалары була. Боларның берсе Туйбактый, икенчесе Мәмәт исемле була. Ярмөхәммәд җирен тартып алгач авылда өч ел чамасы торган. Китәр алдыннан үз тирәсендәге крестьяннарга “Мин моннан киттем, мин моннан киткәч, исемлегегезне төзеп, минем эшчеләр булып хөкүмәт тарафына мөрәҗәгать  кылыгыз. Хуҗабызның җире банк аша безгә булсын дип сорагыз. Башка җирләрдә шулай булды.

Яңа Ярмәк кайчан һәм ничек барлыкка килә?

Помещик Блудовның банкрот булу сәбәпле хәзерге Яңа Ярмәк урындагы аның җир биләмәләре буш ята. Шул уңайдан Югары Ярмәктә (хәзерге Байтуган) һәм Түбән Ярмәктә (Иске Ярмәк) яшәүче типтәрләр Богырыслан җир көнтарасына Блудовның буш яткан җирләрен үзләренә бирүне сорыйлар. Аларның үтенече уңай хәл ителә. Югары һәм Түбән Ярмәк халкы күчкәч, 1782 елда Яңа Ярмәк авылы барлыкка килә.

Бәләкәй Рөстәм

Кайдадыр сугыш иде

Безнең балачак тормышы­быз бүгенге балалар тормы­шыннан бөтенләй үзгә булды. Чөнки ул сугыш елларына туры килде. Шәһәр тормышының үз кыенлыклары булгандыр. Ә авылларда, әйтик, мин яшәгән авылда, кешеләр дә ач, мал­лар да ач иде. Әтиләребез су­гышта, әниләребез көне-төне эштә. Без, балалар, ни теләсәк, шуны кыланып яшибез. Менә тамак ач булу гына җанны кый­ный. Бодай басуы саргайгач, хәлебез җиңеләя, басуга ке­реп утырабыз да башак уып итәкләребезгә бодай тутыра­быз. Кырда учак ягып, аны та­бада кыздырып ашый башлый­быз. Басуга керү куркыныч, кол­хоз бригадиры камчы тотып, атка атланып басу карап йөри. Безне күрсә, камчысы безнең аркага эләгә. Ул чакларда аш­лык өлгергәч, аны урып ын­дыр дигән урынга ташып суга­лар иде. Әнкәйләр ашлык суга башлагач, безнең хәлләр тагы да яхшыра, алар учак ягып, бо­дайны мулданрак кыздырып безне ашаталар иде. Шунысы яман, бодайны кесәгә салып өйгә алып кайтырга ярамый, ә безнең өйдә дә ашыйсы килә.

Яңа Ярмәгемә кайткан идем!

Һәркемгә үзенең туган йорты, уйнап үскән урамы, авылы кадерледер, мөгаен. Мин дә үземнең кече Ватаныма – Камышлы районындагы җиләк-җимешкә бай урманлы, биек таулар белән уратылып алынган, боргаланып-боргаланып аккан Сок ел­гасы буена урнашкан Яңа Ярмәгемә сабый вакыттан ук гашыйк­мын.

Ярмәктә каз өмәләре гөрли

Казлар сатып алырга теләсәгез, бирегә килегез!

Безнең халык борын-борынгыдан ук каз асраган. Татар өен идәннән түшәмгә кадәр өелгән мендәр-ястыктан, туен дан тоткан кода-кодагыйларның пар казларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Аллаһыга шөкер, өлкәбездә соңгы вакытларда каз үрчетүгә яңадан игътибар бирелә башлады. Мәсәлән, бу юнәлештә Камышлы районындагы Яңа һәм Иске Ярмәк авылларында «Эссор» предприятиесе уңышлы эшли.

Яңа Усман авылыннан фотосурәтләр

Яфраклары яшел ак каенның…

«Туган як» дигәндә, авылдашларымның һәркайсы минем кебек Юкәле тауны, аның итәгендә үскән бөтен татар дөньясына мәгълүм ак каенны,
Суыксу елгасын искә төшерәдер.
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Сәлам сиңа, туган ягым, мәңге сүнмәс Йолдызым!

«Бердәмлек» газетасы битләрендә «Читтә яшәүче милләттәшләребез» рубрикасы астында еш кына кызыклы язмалар, әңгәмәләр басылып килә. Без берничә тапкыр Самара якларына туганнары янына кунакка кайткан, бүгенге көндә Киевтә яшәп, андагы татарлар арасында «милли казанда» кайнаучы Римма ханым Сәифетдинова белән дә әңгәмәләр урнаштырган идек. Анда ул якташыбыз, Камышлы районының Йолдыз авылында туып үсеп, бүген Киевтә гомер итүче Рәшит Хәйретдин улы Каюмов турында, аның оста гармунчы, баянчы буларак, татар җәмгыяте үткәргән күп чараларда актив катнашуы турында да күп яхшы сүзләр әйткән иде.

Җир дә, җыр да – мәңгелек

Үткән көз яңгырлы булды. Шуңа күрә игенчеләргә зур түземлек белән үстергән уңышны һәм башка культураларны җыеп алу өчен күп көч куярга туры килде.