Камышлы Сабан туе кунакларын көтә

КатегорияБелдерүләр, Камышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

- Матур итеп яшәү һәр татар кешесенә хас сыйфат ул, - ди Камышлы районының Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһит Абделхак улы Сафин.

Гомер-гомергә Камышлы районындагы Камышлы авы­лы тирә-юньдә мактауга лаеклы авыллардан саналган. Быел биредә тарихта беренче мәртәбә өлкә татар авыллары Сабан туе үткәреләчәк. Камышлыда моңа әзерлекнең торышы турында авыл җирлеге үзидарәсе җитәкчесе Заһит Абделхак улы САФИН белән очрашып сөйләштек.

- Районда иң беренчеләрдән булып, җирлегебездә (аңа Камышлы, Дәүләткол, Бозбаш авыллары керә) иҗтимагый оешма оештырдык. Ул
биредәге проблемаларны хәл итүдә безнең өчен зур терәк булып тора. Соңгы вакытларда  “Аз сулык”,  “Чиста су”, “Күпкатлы йортларны төзекләндерү” кебек программаларны тормышка ашыру буенча зур эшләр башкарыла.

Район үзәгенең Берёзовая, Победа, Северная, Советская, Коммуна урамнарындагы юлларга асфальт түшәлде, калганнарына таш җәюне, җәяүлеләр өчен тротуарлар салуны дәвам итәргә җыенабыз, суүткәргечләрне яңарту эшләре дәвам итә.

Камышлыда сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәлне төзекләндердек, Бозбаш белән Дәүләткол авылларында яңа­лары төзелде.

Электр энергиясенә түләү тарифларының үсүен истә тотып, урамнарны яктыртучы иске лампаларны энергияне саклаучы яңа лампаларга алмаштырырга керештек. Ял паркында бик матур фонтан төзеп куйдык. Анда төзелеш эшләре әле дә дәвам итә.

8 июньдә Камышлы авылында беренче мәртәбә уздырылачак өлкә татар авыллары Сабан туена хәзерлек эшләрен җәелдереп җибәрдек. Моның өчен аерым эшче төркемнәр оештырып, һәркайсына вазифалар бүлеп бирелде.

Сабан туеның бизәге булган ат чабышларын быел бәй­рәмнең башында ук үткә­рәчәкбез. Былтыргы трассаны тагын да камилләштереп, тамашачыга куркыныч янамасын өчен, ике араны койма белән бүлеп алачакбыз. Камышлы елгасының икенче ягындагы болында халыкка ял итү өчен өстәл-урындыклар ясап куярга булдык.

Балаларга аерым уен мәй­данчыгы төзеләчәк. Биредә җыр-бию һәм төрле конкурслар үткәрергә җыенабыз, һава өр­дереп кабартылган уенчыклар да куярга исәплибез.

Сабан туе мәйданында рай­онның зур татар авылларына аерым урын бүлеп биреләчәк. Анда үз авылларының йөзен чагылдырган мастер-класслар үткәреләчәк, тегү-чигү, милли аш-су ризыклары осталыкларын, төрле сувенирлар күрсәтү дә каралган.

Безгә кунакка килгән өлкә­безнең татар авыллары вә­килләре сафка тезелеп, Сабан туе мәйданы аша үтәчәкләр, һәм бәйрәмне тантаналы төстә ачканнан соң, уеннар башланачак. Онытыла башлаганнары кире кайтарылачак. Сабан туе билгеләнгән көнгә каршы оештырылган “Кичке уенда” сайланган иң чибәр, гүзәл кыз милли бәйрәмебезнең бизәге булган милли көрәш бәйгесендә җиңү яулаган баһадирга чигүле сөлгене үз куллары белән тапшырачак.

Әңгәмәдәш -

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру