Камышлыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

2015-06-15_111602Истә тотабыз һәм
рәхмәт әйтәбез
Сабан туен ачу тантанасы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланып, районның төрле милләт вәкилләреннән торган үзешчән иҗат коллективларының зур музыкаль-хореографик композициясе белән башланып китте. Кайберәүләрнең әйтүенчә, мондый уңышлы чыгышны өлкә күләмендә үткәрелгән зур бәйрәмнәрдә генә күреп буладыр. Ул шулкадәр камил итеп, югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Камышлы районында бү­генге кебек мәйданда Сабан туе бәйрәме барганда 1941 елның 22 июнендә сугыш башлану турында хәбәр ителүе һәм аннан соң булган авыр вакыйгалар җыр-бию һәм башка сәнгать алымнары белән яңадан торгызылып, тамашачының күз алдыннан үтте. Нәкъ совет солдатының батырлыгы, рухи бөеклеге, музыка һәм шигырь җиңүгә ирешүгә ярдәм иткән дә бит инде.

Кем иң-иң
алдынгы бүген?
Сабан туе – башкарылган эшләргә йомгак ясау, алдынгыларны хөрмәтләү вакыты да бит ул. Мәсәлән, быелгы бәйрәмдә елның иң яхшы механизаторы-2015 елгы Сабан туе батыры итеп “Байком-сервис” хуҗалыгының тракторчы-ма­шинисты Марат Морзаханов аталды. Ул һәм районның башка авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләренең ал­дынгылары район админист­рациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунак­лары – Самара өлкәсе спорт министрының беренче урынбасары, Камышлы районы кураторы Андрей Харин, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рәфыйк Янбулатов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Расыйх Латыйпов, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы Рамил Гатауллин кулыннан күп бүләкләр кабул итеп алдылар.

Ат чабышлары – бәйрәмнең бриллианты
Ат чабышлары – Камышлы Сабан туеның иң якты һәм дулкынландыргыч вакыйгаларының берседер, мөгаен. Алар ниндидер аерым киеренкелеге, көтелмәгән төсмерләре белән генә түгел, югары дәрәҗәдә хәзерләнүе, күзгә бәрелеп торган башкару матурлыгы белән үзләренә тартып торалар.
Быелгы бәйгеләрдә биш заезд булып, анда Камышлы районыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 13 чабышкы катнашты.
Чабышлар биш яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк биш юртакның заезды белән башланып китте. 2,4 километр арадагы чабышта җиңүче Кумир кушаматлы чабышкы булды (җайдагы Татарстан Республикасының Азнакай шәһәреннән Рушан Зарипов). Икенче һәм өченче нәтиҗәләрне Берейтер (җайдагы Татарстан Республикасы “Зеленая Роща» бистәсеннән Николай Васильев) һәм Каприз кушаматлы (җайдагы Азнакайдан Николай Грачев) чабышкылар күрсәтте. Ярымканлы токымлы атлар арасындагы бәйгеләрдә чемпион исеменә Резьба кушаматлы (җайдагы Иске Ярмәк авылыннан Фәрит Гайфуллин) чабышкы ия булды. Көмеш бүләк Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Данил Трофимовның Форвардына эләкте, ә өченче булып финишка Зеленая Рощадан Валерий Васильевның Гордоны килде.
5 яшьлек һәм аннан да яшьрәк юртаклар арасында беренчелекне Челно-Вершиныдан Владимир Аваньковның Зажигалкасы яулады, ә икенче урынны Азнакайдан Рушан Зариповның Гиюсы алды.
Чиста канлы токым атлары арасында үткәрелгән дүртенче заездның җиңүчесе Джамал кушаматлы (җәйдагы Яр Чаллыдан Рамис Мәрданов) чабышкы булды. Икенче булып финишка Татарстанның Зәй шәһәреннән Рамил Шәрәфетдиновның Танцоры килде. Җирле токым атлары арасында Иске Ярмәктән Радик Шәйхетдиновның Мечта аты да катнашты. Ат чабышларында кат­нашучыларның һәм призлы урыннарны алу­чыларның барысына да Сабан туеның оештыручыларыннан акчалата бүләкләр тапшырылды.

Халык осталары таланты
Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә районның барлык авыл җирлекләре дә актив катнаштылар. Мәйданның бер читендә матур итеп эшләнгән авыл йортлары борынгы бабаларыбызның көн­күрешен чагылдыралар иде. Биредә осталарның декоратив кул эшләре әйберләре дә, милли ризыклар да урын алган. Мунча керү өчен каен себеркеләрен бәйләү, йон эрләү, чигү буенча мастер-класслар да үткәрелде. Шунысы куанычлы: халкыбыз үзенең гореф-гадәтләрен, традицияләрен онытмый.
Һәр авыл җирлеге йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәм шулай ук авылларның тарихын, мәдәни тормышын яктыртучы, авылда эшләүче производство алдынгылары турында сөйләүче фотостендлар куелган. Биредә йорт-кирәк яраклары белән кечкенә генә музейны да күреп була иде.
Милли киемнәргә киенгән хуҗалар кунакларны йортларына чакырып алып, аларны милли ризыклар белән сыйладылар. Профессиональ һәм үзешчән фольклор коллективлары милли җырлар башкардылар. Алардан башка авылда бер генә бәйрәмнең дә, бигрәк тә Сабан туеның узганы юк әле.

Спорт ярышлары
Кунакларның һәркайсы биредә үзе өчен тамашаны да, күңеленә ошаган шөгыльне дә таба алды. Сабан туе барсына да күп куанычлар, матур тәэсирләр һәм бүләкләр алып килде.
Ә бәйрәм программасы елдан-ел байый, камилләшә бара. Озак еллар дәвамында халык педагогикасы тарафыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак файдаланылган спорт уеннары аеруча зур игътибарга лаек.
Аякларга капчык киеп йөгерү, бүрәнә өстенә утырып капчык белән бәрешү, авызга капкан кашыкка йомырка салып йөгерү, биек тау башына йөгереп менү, аркан тартышу һәм башка шуның кебек уеннар халык арасында иң нык таралганнар исәбендә.
Шулай ук күпләр гер, штанга күтәрү, биек һәм авыш колгаларга үрмәләп менү, армрестлинг буенча бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.
Уналты килограмм авылыгандагы герне 80 тапкыр баш өстенә күтәреп, Камышлы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әлмир Гарипов кыйммәтле бүләккә ия булды. Похвистнево районында яшәүче Шамил Шакиров ел саен Сабан туенда биек колга башына үрмәләп менеп, анда эленгән чиккән сөлгене алып төшә. Быел ул моны 14 секундта башкарып чыкты. Шамил әфәнденең 14 яшьлек улы Илдар да әтисеннән калышырга тырышмый. Бу бәйгедә ул 4нче урынны алды.
Самарада яшәүче Эдуард Заварожный 115 килограммлы штанганы күтәрде. Армспортта җиңүгә Камышлыдан Артур Гарифуллин, хатын-кызлар ара­сыннан Балыклыдан район һәм өлкә ярышларында күп тапкырлар җиңеп чыккан Наҗия Хәсәнова иреште.

Сабан туеның төп бүләге – сарык тәкәсе
Келәмгә иң беренче булып малайлар чыкты, аннан аларны яшүсмерләр, ниһаять, ир-атлар алыштырды.
Җирле һәм читтән килгән көрәшчеләр арасында чын-чынлап көндәшлек башланды.
Камышлы районы көрәш­челәре арасында 95 килограмм авырлыктагы үлчәүдә үткән еллардагыча Иске Усман авылыннан Илдус Нуретдиновка тиңнәр табылмады. Ул Сабан туеның төп бүләгенә – сарык тәкәсенә ия булды да инде. Икенче урынны – Камышлыдан Руслан Латыйпов, өченче урынны Балыклыдан Раил Фәрдиев алды. Ә 85 килограмм авырлыктагы үлчәүдә шулай ук Иске Усман егете Әнвәр Нуретдинов беренче булды. Ә икенче һәм өченче урыннарга камышлылылар Илнар Төхвәтшин һәм Филат Шәйхетдинов чыкты.
Кунаклар арасында да көрәш бик тә катлаулы булды. Озак көч сынашканнан соң беренче урынны Татарстан Республикасының Әлмәт шә­һәреннән Айваз Билалов яулады, ә икенче урынга Оренбург өлкәсенең Северный районыннан Фәнис Гыйбадуллин чыкты, өченче нәтиҗәгә Айваз Била­ловның энесе Руслан ия булды.
Илдус Нуретдинов белән Айваз Билалов арасында көрәш озакка сузылмады. Башта Әлмәт егете көндәшеннән ике баллга алга чыкты, ә соңгы бил алышта чиста җиңүгә иреште. Аңа Яңа Усман авылы эшкуары Марсель Йосыповның ак­чалата бүләге һәм Сабан туе­ның төп спонсоры – Самара гу­берна Думасы депутаты, “СамараГаз” фирмасының генераль ди­ректоры Владимир Субботин әзер­ләгән суыткыч тапшырылды.
Бәйгенең башка җиңү­челәренә дә эшкуар кыйммәтле бүләкләр – телевизорлар, велосипедлар бүләк итте.
Таланттан ару
мөмкин түгел
Бәйрәмнең иң нәни кунакларына киң программа әзерләнгән иде. Бала-чага хәтерендә бу Сабан туе кызыклы уеннар һәм матур бүләкләр көне буларак кына түгел, ә өлкәннәрнең аларга карата күрсәтелгән җылы мөгамәләсе белән дә истә калачак.
Ә бәйрәмнең яшь катнашучылары кечкенә сәхнәдә үзләренең талантларын тулысынча күрсәтә алдылар – ару-талуны белмичә рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр.
Балалар мәйданчыгында бәйрәм дәвамында төрле кызыклы аттракционнар, батутлар һәм манежлар, атынгычлар, карусельләр эшләп торды. Кыс­касы, бала-чага Сабан туенда рәхәтләнеп уйнады, көлде, ял итте.

“Бердәмлек”
Раилә Гайнетдинова,
Илүсә Гайнуллина.
Рөстәм Бәдретдинов һәм Раилә Гайнетдинова фотосурәтләре.
Виктор КАЗАНОВка каен себер­кесе бик ошады.
Хуш киләсең безнең йортка, мөхтәрәм кунаклар!
Җилдән җитез юртаклар..!
Зур музыкаль-хореографик күренештә катнашкан атаклы “Ак каен” фольклор ансамбле артистлары.

2015-06-15_111909

2015-06-15_111625

Фикер калдыру